Күңеләрдә мзңге сакланыр
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Рамазанова Гульчачак Мусавировна

Бөек җиңүгә 75 ел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunellrd_mnge_saklanyr.docx19.1 КБ

Предварительный просмотр:

 Татар телендә сөйләм үстерү эшчәнлек барышы конспекты.

Кадыбаш балалар бакчасы тәрбиячесе Рамазанова Гөлчәчәк Мөсәвир кызы.

Тема:Күңелләрдә мәңге сакланыр

Бурычлар:

1. Балаларга патриотик хисләр ,туган якка , туган телгә,Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

2.Сугыш чоры вакыйгаларын балаларга аңлаешлы итеп җиткерү.

3.Өлкән буын  кешеләренә  игътирамлык тәрбияләү.

Сүзлек: Бөек Ватан сугышы ,Җиңү көне ,парад,ветеран ,батыр,патриот.

Җиһазлар:Авылыбыз ветераннары белән эшләнгән призентация, “Хәтер”китабы. “Җиңү көне”(А.Гайнетдинова сүзләре һәм көе)  җыры.

  1. Көнне каршылау мизгеле.

Балалар, мин сезне күрүемә бик шатмын.Бүген сез шундый шатмын ,көр күңелле ,һәркем дустына елмая .Мин сезне шатлык түгәрәгенә чакырам .Әйдәгез ,кулга-кул тотыштык та бер-беребезне матур сүзләр белән сәләмлик:

Дөняда яшәү рәхәт!

Дус булуы күңелле!

Дусларың булу бик шәп!

Минем булу да бәхет!

2 Төп  өлеш:

Тәрбияче.Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишекне,

Кабатладык  шулчак тешне кысып;

“Без җиңәргә тиеш ничектә”

1941 елның 22 июнендә немец –фашист илбасарлары безнең илебезнегә басып керделәр,шәһәрне,авылларны талый ,яндыра башладылар.Халкыбыз,бердәм булып ,дошманга каршы көрәшкә күтәрелә.

Җыр тыңлау: “Җиңү көне”(А.Гайнетдинова сүзләре һәм көе)

Үстерешле диалог.

Тәрбияче.Сугышта һәләк булганнарны ничек атылар?

Балалар.Геройлар,батырлар.

Тәрбияче.Бөек Ватан сугышында Җиңү яулап кайткан сугышчыларны хәзер ничек дип йөртәләр?

Балалар.Ветераннар.

Презентация :Авылыбыз ветераннары белән презентация карау.Аларның исенәре , батырлыклары белән танышу.Орден медальләрен карау.

Тәрбияче . Безнең Бөек Ватан сугышында һәләк булган геройларның исеме кайсы китапка язылган.

Балалар.”Хәтер “ китабы.

“Хәтер”китабы белән танышу. Авылыбыздан киткән  батыр салдатларны барлау.

Тәрбияче.Хәтер китабы илебезнең горурлыгы дип атала.

Р.Корбан “Җиңү бәйрәме”  шигырен уку

 

Тугызынчы май -

Җиңү бәйрәме.

Бәйрәмнәрнең иң

Зуры, мөгаен.

Бөтен ил белән,

Яше һәм карты

Бәйрәм итәбез

Аны ел саен.

Безнең Ватанны

Ташларга буып

Килгән фашистлар

Күп еллар элек.

Безнең солдатлар

Явыз дошманны

Газиз Ватаннан

Түккән себереп.

Ул көннән инде

Күп еллар үтте,

Еракта калды

Ул җиңү таңы.

Ләкин беркем дә

Җуймый хәтердән,

Саклый исендә,

Онытмый аны.

       

3.Йомгаклау.

 “Җиңү көне”дигән темага  кумәк рәсем  ясау

Тәрбияче. Балалар ,без бүген белем бирү эшчәнлеге  барышында нәрсәләр эшләдек?

Балалар.Авылыбызның ветераннары белән таныштык, “Җиңү бәйрәме”шигырен укыдык,рәсемнәр ясадык.

Тәрбияче.Белем бирү эшчәнлеге барышында  сез бик актив булдыгыз.Әйдәгез ,хәзер ясаган рәсемне карыйк.Нинди матур рәсем килеп чыккан!Мин рәсемне тырышып ясавыгыз өчен шатланам.

Интегральләштерү.Балалар белән 9 май көнне “Бесмертный полк”парадында катнашу . “Җиңү көне”нә багышланган шигырьләр сөйләү.Бөек Ватан сугышы ветераннарына чәчәкләр бирү.Һәйкәлгә чәчәкләр кую.

.