"Серле сандык"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Татар халык иҗаты буенча эшчәнлек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_seminar.docx37.79 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Тәгәри китте йомгагым...” Татар халык иҗаты буйлап сәяхәт.        

Максат: татар халык иҗатының бай тарихы белән таныштыруны дәвам итү. Балаларның рухи дөньясын баету, аларга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү.

Исәнмесез, балалар! Исәнмесез кадерле кунаклар!

Дуслар елмаеп караса,        

Дөнья яктырып китә.        

Я,кайсыгыз дусларына          

 Елмаю бүләк итә?        

Ә хәзер бер –беребезгә карап елмаеп алыйк .

       Балалар эйтегез эле без сезнен белэн кайсы авылда яшибез? (Мөндеш авылында яшибез)

Балалар безнен Мөндешебез  матурмы?

Без нинди миллэт кешелэре сон? (татарлар)

Эйе балалар без сезнен белэн татар миллэтеннэн. Безнен татар халкынын уз милли киемнэре, уз гореф-гадэтлэре, узенэ генэ хас матур жырлары, биюлэре бар.

       Балалар, татар халык иҗаты турында без күп сөйләштек. Бүген ныгытабыз гына. Татар халык иҗатына халык иҗат иткән әсәрләр керә. Алар язу булганчы ук барлыкка килгән. Аларның авторлары билгеле түгел. Бу әсәрләр телдән-телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәннәр. Без бүген дә аларны яратып укыйбыз. Тикмәгә генә халык авыз иҗаты турында хикмәт энҗеләре, алтын бөртекләр дип әйтмиләр. Бу әсәрләрне шушы көнгә кадәр бөртекләп җыеп туплаганнар.        

Балалар, карагыз әле, сезгә килгәндә бер әби менә бу сандыкны бирде “Бу серле сандык”  анда тылсымлы йомгак булыр. Ул йомгак сезгә татар халык иҗаты буйлап сәяхәт иткәндә ярдәм итәр диде.

Әкиятләр.  Хыял илендә яшим дисәң – яңа әкиятләр укы.

- Әкиятләрне сез бик яратасыз. Әйтегез әле, нинди әкиятләр була? Алар нинди төркемнәргә бүленәләр? (Тормыш-көнкүреш, хайваннар турында һәм тылсымлы)

- Балалар, мин татар халык әкиятеннән өзек укыйм, сез шуның кайсы әкияттән булуын миңа әйтерсез.

1 әкият. Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән. (“Өч кыз” Татар халык әкияте)

2 әкият. - Ә-нә, - дигән ана, - Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасында киң басу бар. Шул басуга әтиегез алтын бөртекләр күмгән иде. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез. (“Алтын бөртекләр” Татар халык әкияте)

3 әкият. Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын – Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне – үзенә чакырып алган. – Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм , - дигән. Ә бүләк бик затлы икән – уч тутырып, йолдыз бирергә уйлаган Кояш. (“Бүләк кемгә?” Татар халык әкияте)

4 әкият. Үги әнисе биреп җибәргән бер телем икмәкне чыгарып ашыйм гына дисә, моның янына Куян килеп чыккан. Бик талчыктым, түтекәй, Бик ачыктым түтекәй, Бирче азрак ипекәй, - дигән куян. (“Ике кыз” Татар халык әкияте)

5 әкият. Төннәрдән бер төнне, убырлы карчык, үзе чыгып киткәндә, ишеккә йозак салырга оныткан, ди. Көлгә салган күмәчләрен дә калдырып киткән, ди. (“Гөлчәчәк” Татар халык әкияте) 

Табышмак. Зиһенем үссен дисәң, сиңа табышмак ярдәм итәр. Кем генә табышмаклар яратмый икән. Ә нәрсә соң ул табышмак? Гадәттә берничә кеше арасында зиһен-хыял үткенлеген сынашып күңел ачулар була, табышмак әйтешәләр. Табышмаклар бик күп төрле булалар. Алар табигать  күренешләренә, аерым әйберләргә карата чыгарылалар.

  1. Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхетне.

Ул үзем кебек бәләкәй,        

Ә исеме – (түбәтәй)

  1. Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

Аларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы  (калфагы).

  1. Колга башын бизәгән

Сабантуй мәйданында.

Кызлар тырышып чиккәннәр

Сабан батырларына. (сөлге)

  1. Синдә, миндә, һәркемдә

Булырга тиеш аңла.

Салкын тидеме сиңа

Ул ярдәмгә ашыга.

Дүрт почмаклы, чигелгән,

Чәчкәләр белән бизәлгән.

Кызлар бик тә тырышып,

Бүләккә әзерләгән. (кулъяулык)

  1. Эш эшләгәндә кияләр

Күлмәктән күбрәк юалар.

Бизәкләп чигеп элек

Әбиләр йөргән киеп. (алъяпкыч)

  1. Каз мамыгыннан тутырып

Бирнәгә әзерләнгән.

Ап-ак, йомшак, чигелгән

Килен бүләге булган. (мендәр)

Җырлы-биюле уеннар. Мондый төр уеннар күп гасырлар буена Сабантуй, җыен кебек бәйрәмнәрдә уйналып килгән.  Безнең борынгы әби-бабаларыбыз көйләп, җырлап, такмаклар әйтешеп бии торган булганнар. Әйдәгез без дә ял итеп, җырлы-биюле уен башкарабыз.  

        “Зәңгәр чәчәк” татар халык җырлы уены башкарыла.

Балалар, кулга-кул тотынышып , түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр.

                Юл читендә зәңгәр чәчәк

                Якты нурлар тарата.

                Безнең кызлар һәм малайлар

                Зәңгәр чәчәк ярата.

Туктап, биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри.

                Якын дуслар арасыннан

                Берсен сайлап ал әле.

                Тезләреңә ипле булыр –

                Мендәреңне сал әле.

Мәкальләр. Әгәр дә сүздә акыл, хикмәт, тапкырлык ишетергә теләсәгез, мәкаль кыстырып сөйләргә яратучыны тыңлагыз. Мәкальләр – тирән мәгънәле җөмләләр. Аларның күбесендә кеше тормышта үз көченә, үз хезмәтенә таянырга тиеш дигән фикер әйтелә.

Әнкәм йорты (алтын бишек)

Сөйли белсәң, (тыңлый да бел)        

Ашаганың белән мактанма, (эшең белән мактан)

Калган эшкә (кар ява)

Сабыр төбе (сары алтын)

Күп укыган (күп белер)

Сәламәт тәндә (сәламәт акыл)

Әткәй - шикәр, әнкәй - (бал)

Китап укысаң – белемең артыр, укымасаң – (белгәнең дә онытылыр)

Ялкаулык – хурлык, тырышлык – (зурлык)

Җыр. Җыр – кешенең юлдашы диләр. Татар халык җырлары берничә төркемгә бүленә: озын җырлар, кыска җырлар, уен-бию җырлары һәм такмаклар.

Без бүген сезнең белән бишек җырларын тыңлап китәрбез.                                                                                 

Әлли-бәлли  итәр бу, үсеп буйга җитәр бу,

Үсеп буйга җиткәчтен мәдрәсәгә китәр бу,        

Мәдрәсәдә белем алып, галим булып китәр бу.

Әлли-бәлли көйләрмен, әкиятләр сөйләрмен,                                                                                      

Теләкләрне теләрмен, “бәхетле бул” диярмен.

Дидактик уен. “Дүртенчесе артык”        

Татар халык бизәкләрен кулланып сөлге бизәү.

- тюльпан – лалә

- лист – яфрак

- колокольчик – кыңгырау

- гвоздика – канәфер чәчәге

- трехлистник - өч яфрак

- пион –чалмабаш

- шиповник-гөлҗимеш;

- зигзаг-борма;

- кружева-челтәрбаш

C:\Documents and Settings\Admin.MICROSOF-551022\Рабочий стол\Семинар фото\тюльпан.jpeg

Йомгаклау.

- Әйе, балалар, татар халык иҗаты бик күп төрле. Бүген без аларның иң киң таралган төрләренә генә тукталып киттек.

 Без бүген дә аларны яратып укыйбыз. Тикмәгә генә халык авыз иҗаты турында хикмәт энҗеләре, алтын бөртекләр дип әйтмиләр. Бу әсәрләрне шушы көнгә кадәр бөртекләп җыеп туплаганнар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Серле сандык"

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...

" Серле сандык"

Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....

"Серле сандык"

Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души. В своём занятии  знакомлю детей с национальным,  татарским  костюмом, стараюсь прибл...

серле сандык

Максат: туган телгә ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, татар халкының милли киемнәре турындагы белемнәрне ныгыту , җырлар, уен һәм бию аша балаларда милли киемнәр...

серле сандык

Максат: туган телгә ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, татар халкының милли киемнәре турындагы белемнәрне ныгыту , җырлар, уен һәм бию аша балаларда милли киемнәр...

Серле сандык

Дидактическая игра...