"Тәбигатькә сәяхәт"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Валиева Айгуль Надировна

"Тәбигатькә сәяхәт"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shogyl_1_1_1.docx19.88 КБ

Предварительный просмотр:

5-6 яшьлек балалар өчен”Табигатькә сәяхәт”ачык шөгыль

Максат:

- табигатьтә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру (әйләнә-тирә мохитне пычратмаска, үсемлекләргә һәм хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү);

-баланы үзен табигать  дөньясының аерылгысыз бер өлеше итеп санарга күнектерү;

-баланың күзәтүчәнлеген арттыру, туган табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;

- фикерләүне, зирәклекне үстерү;

Җиһазлау:(Шөгылне табигатьтә үткәрергә була)Җимлек,җим,агач,акбур,махсус чүп савытлары

Алдан эшләнелгән эш:Рәсемнәр карау,әңгәмәләр үткәрү,кагыйдәләр өйрәнү.

Шөгыль  барышы:

Хәерле көн балалар! Кәефләрегез ничек?Карагыз әле, бүген нинди матур көн! Урамда искиткеч һава торышы.Әйдәгез, хәзер без сезнең белән сәяхәткә барабыз.Табигатьнең  матурлыгына сокланып,саф һава сулап кайтыйк.Үзебез белән кошларга  күчтәнәчкә җим дә алыйк.

 Балалар, әйдәгез табигатьтә  үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерик.

Балалар: Агачларны сындырырга ярамый;

-чәчәкләрне эзәргә ярамый;

-пыяла савытлар ватарга ярамый;

-сулыкларны чүпләргә ярамый;

-учак ягарга ярамый;

-чүп-чарларны калдырып китәргә ярамый;

-кырмыска ояларын туздырырга ярамый.

Тәрбияче:Әйе балалар, сез барысын да бик дөрес әйттегез.

Балалар, сез дә ишетэсезме,кемдер елаган тавыш ишетелә.

(су буеда Су анасы елап утыра)

Су анасы :Әй, шушы адәми затларны,минем кулемә ял итәргә киләләр дә, бөтен дөняны чүп-чарга күмеп китәләр. Кая гына барыйм ,кемгә генә зарланыйм?! Сулыгымда һич яшәргә мөмкин түгел бит инде...

Тәрбияче:  Су анасы,кайгырма әле син.Без балалар белән хәзер сина ярдәм итәрбез.Су анасына ярдәм итәбезме балалар? (балалар төрле маркеровка ясалган махсус савытларга чүпләрне урнаштыралар.Пыяла шешәләрене ,кәгазләрне,тимерләрне,пластик шешәләрне һәрберсен аерым савытларга салалар)

Су анасы: Рәхмәт инде сезгә балакайлар.Күлем чистарып,матурланып китте.Сезнең кебек уңган балалар булганда, табигатебезнең чисталыгы өчен кайгырасы юк икэн. Шуны гына сорыйм әле, балалар,нишләп бер савытка гына тутырмадыгыз соң ул чүпләрне?

Тәрбияче: Балалар кайсыгызның аңлатып күрсәтәсе килә Су анасына?(теләк белдергән бала сөйли)

Тәрбияче: Менә су анасы,без чүп дип кенә караган әйберләргә икенче гомер бирергә була.Аны дөрес итеп җыеп,кирәкле урынга тапшырсак,алардан яңадан кирәкле әйберләр җитештерәләр.

Су анасы, синең күлеңә килгән кешеләр чүпләрен ташлап калдырмасыннар өчен бу махсус савытларны  күлең янында калдырабыз. Ял итәргә килгән кешеләр чүпләрен шушында гына салырлар.(өскә махсус табличка да эленә)

Су анасы: Менә, нәрсә дә икән бит хикмәт! Андый яңалыкны мин белмәгәнмен дә бит әле.Рәхмәт инде балалар.Мине онытып бетермәгез ,минем күлемә тагын кунакка килегез яме.Мин сезне көтеп калам .

Тәрбияче: Рәхмәт Су анасы,килербез.Ә хәзер без юлыбызны дәвам итик.

Ял.минуты.

Без табигать  балалары,

Табигатьтә атлыйбыз.

Безнең туган ягыбызның

Чисталыгын саклыйбыз.

Табигать  тә бүләк ясый,

Җиләк бирә,гөмбәләр.

Төрле дару үләннәре.

Чикләвек,себеркеләр.

Шуңа күрә табигатькә

Без дә рәхмәтле булыйк.

Туган якның һәр почмагын,

Кайгыртып,карап торыйк.

Тәрбияче:Ай- хай, балалар, кайсыдыр явызы агачның ботагын сындырып киткән.Мондый очракта нишләргә кирәк, кайсыгыз әйтә ала?

(балалар җавабы)

Тәрбияче:Әйе ,бик дөрес әйтәсез.Турайтып,ялгап тыгыз иттереп бәйләп кую кирәк.Әйдәгез, агачка тизрәк ярдәм күрсәтик.(агач ботагын бәйлиләр)

Тәрбияче: Афәрин, булдырдыгыз балалар. “Агач” сезгә үзенең рәхмәтен әйтә. Балалар,сез  бүген бик күп изге эшләр эшләдегез.

Карагыз әле балалар, минем кулымда нәрсә бар?

Балалар: Акбур.

Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз, без аны кисәкләргә бүлә алырбызмы? Карагыз әле, акбур  белән нәрсә булды?

Балалар: Акбур калды, аның кисәкләре генә кечерәк булды.

Тәрбияче: Балалар,ә без  күбәләк, коңгыз, кош, чәчәкне акбур кебек өлешләргә бүлсәк,алар  белән нәрсә булыр?

Балалар: Алар һәлак булалар.

Тәрбияче:Әйе шул балалар,бик дөрес әйтәсез.Без кешеләр аларга тисәк, алар һәлак булалар.Табигать кош-кортларның  яшәү урыны.Без үзебезнең авылыбызда яшәгән кейбек аларның  да үзләренең яшәү урыннары бар.Әгәр дә без шөпшә оясына бассак,ул безне чагып алырга мөмкин.Ул аны начарлык теләп чакмый, ә бары үзенен гаиләсен,яшәү урынын саклау чарасы буларак кына һөҗүм ясый. Шуңа күрә, үләннәр арасында йөргәндә сак була күрегез.Балалар,шөпшә,кырмыска ояларына басырга торышмагыз,һәрвакыт табигать тә үз-үзегезне дөрес тотарга тырышыгыз ярыймы.

Онытып торабыз икән, безнең кошларыбызга алып килгән күчтәнәчләребез дә бар бит балалар.(Балалар җимлеккә җим салалар)

Балалар, сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадыма? Аеруча, нәрсә мавыктыргыч булды?(балалар үзләренең фикерләре,уй –кичерешләре белән уртаклашалар).

Кечкенә дусларым мин сезнең белән бик тә горурланам,сез  кечкенә генә булсагыз да, бик тә олы йөрәклеләр.Сез табигатебезнең чисталыгын һәрдаим кайгыртып,саклап торырга әзерсез.Рәхмәт сезгә бик зур.