"Цирк" первая младщая группа).
опыты и эксперименты по развитию речи (младшая группа)

Фарида Миннисламовна Шарипова

Развлечение в первой младшей группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tsirk_word_2.docx64.47 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Циркка барабыз.

Максат: төрле җәнлекләр булып имитацион хәрәкәтләр ясап өйрәтелгән

җәнлекләр булып уйнарга өйрәтү.Рольгә керү теләге уяту.Фокус ясап карау.

Балаларның кызыксынучанлыкларын үстерү.Әдәпле булырга,сорауларга теләп җавап бирергә өйрәтү.Хайваннарга сак караш тәрбияләү.Бармак уеннары уйнарга өйрәтүне дәвам итү ,сөйләм телен үстерү.

Материал:маскалар,сихерле таяк,3 шешә,шешәгә салу өчен кызыл, сары, яшел төс,йомшак уенчыклар,муляжлар(җиләк-җимеш), әтәч, чыпчык,попугай уенчыклары,тәрбияче өчен клоун киеме,күңелле музыка,сюрприз момент өчен медальләр.

Уенның барышы.

Балалар,без бүген сезнең белән цирка кунакка барабыз.Юлга кузгалганчы әйдәгез әле кунакта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләшик.

-Кунакка баргач нинди булырга кирәк ?

Анда кычкырырга, тәртипсезләнергә ярыймы?

Җәнлекләрне тотарга,котыртырга ярыймы? Юк.

-Әйе,кунакка баргач бик тәртипле булырга кирәк.

Инде әйдәгез поездга утырып юлга кузгалыйк.Күңелле  музыка астында барабыз.Аякларны зур итеп күтәрәбез.Алар “топ-топ”дип биеп баралар.

Беренче тукталышта биеп ял итеп алабыз.(бию).Юлны дәвам итәбез.Кояш белән исәнләшик әле.”Исәнме,кояш”.

Инде менә циркка килеп тә җиттек.

Карагыз әле,кемнәр бар монда.Беренче читлектә кем утыра?Фил.Ул нинди?

Зур.(куллар белән күрсәтү).Филгә ашарга нәрсә бирәбез?Илсинә,син филгә нәрсә  бирергә телисең?

-Балалар,фил читлегеннән чыгып чыпчыкны ашыйм,-дигән.Чыпчык бик курыккан. Елый башлаган. Әйдәгез,филнең читлеген каплыйк әле.(бармаклар белән читлек ясау).

Икенче читлектә кем яши икән .Тиен.Ул нинди?Йомшак.

Аңа ашарга нәрсә бирәбез?(чикләвек).Ә аюга нәрсә бирик икән?Куянга нәрсә

ашатабыз.

-Инде хәзер урыннарга утырыйк.Мин сезгә фокуслар күрсәтәм.Менә бу шешәдәге суны карагыз әле.Су нинди тәстә?Хәзер мин аны болгатам, ул

нишләр микән.(болгату).Су нинди төскә керде?Кызыл.

Инде икенче шешәне селкетеп карыйк.Әйдә,Мәликә син эшләп кара әле.Су нинди төскә керде?

Яшел.(өченче шешә сары төскә керә).

-Карагыз әле кем бар икән монда .

Әтәч.Ул безгә биеп күрсәтәм ди.Без кул  чабып торыйк.

Икенче булып попугай чыгыш ясый. Ул сөйләшә.(бала әйтә попугай ка-батлый).

Өченче булып аю чыгыш ясый.Ул да биеп күрсәтәм ди. (балалар кул чабып торалар).

Инде хәзер әйдәгез үзебез җәнлекләр булып уйныйк.Мин сезгә маскалар киертәм.Без җәнлекләр булдык.(аюлар,куяннар,төлке,бүре булып йөрү)

-Менә минем сихерле таягым бар,с езне хәзер чыпчыкларга әйләндерәм.

Чыпчыклар очалар,җим чүплиләр,су эчәләр.Тагын очып киттеләр.Кич җитте.

Чыпчыклар ояларына кайттылар.Алар йоклыйлар.(чүгәләп йоклау).Таң атты

Кошлар тагын очып киттеләр.

Бармак уены.Алардан әтәч,куян,чыпчык ясау.Әтәч кычкыра,куян колакларын селкетә,крокодил авызын ачып яба.

-Сез минем кем икәнне таныдыгызмы соң?Мин клоун.Сезне тамаша карарга алып бардым.Ошадымы сезгә цирк? Иртәгә тагын барырбыз яме.Сез бик акыллы булдыгыз.Төрле уеннарда катнаштыгыз,фокуслар ясадыгыз.Минем

Җәнлекләремне ашаттыгыз.Бик зур рәхмәт сезгә.Минем дә сезгә бүләкләрем бар.Менә шушы матур медальләрне һәм тәмле конфетларны мин сезгә өләшеп чыгам.(күчтәнәчләр өләшү).Инде саубуллашыйк та үзебезнең бакчабызга кайтыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Цирк! Цирк! Цирк!" для подготовительной группы

Каждый выпукник и его родители хотят самого яркого и запоминающегося выпускного вечера. Предлагаю выпускникам  провести выпускной в цирке....

Конспект НОД в первой младшей группе "Цирк"

Конспект НОД в первой младшей группе "Цирк"...

Показ сюжетно-ролевой игры "Цирк! Цирк! Цирк!" в старшей группе

Развитие у детей навыков игровой деятельности....

Сюжетно-ролевая игра «Цирк, цирк, цирк!» в средней группе

Цели: Сформировать у дошкольников представление, что такое цирк.Расширить знания о цирке и его работниках.Создать условия для развития творческих способностей детей в процессе специально моделируемой ...

Конспект сенсомоторного занятия в первой младшей группе на тему «Цирк»

Задачи:• расширить знания детей о цирке,• овладеть техникой рисования ватными палочками;• развить мелкую моторику, творческое начало, воображение, фантазию, эстетический вкус;• вос...

Развлечение «День цирка» (первая младшая группа) - 2024 г.

20 апреля - День цирка Мы с ребятами сели в автобус и доехали до цирка, где нас ждал клоун Клёпа   Он показывал фокусы с окрашивание воды, исчезновением фруктов, волшебной ко...