"Теремкәй" әкияте
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Гибадуллина Разиля Марселевна

2 нче кечкенәләр төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teremky_kiyate.docx21 КБ

Предварительный просмотр:

Әкият   «Теремкәй»

Алып баручы :

Борын-борын заманда

Ерак тугел ,якында,

Безнен урман артында

Бер теремкәй торган ди…

Саескан: (Саескан залны әйләнеп , сөйләнеп очып керә)

Саескан: Ишеттегезме? Күрдегезме? Ишетмәсәгез ишетегез, күрмәсәгез күрегез. Менә урман. Урман уртасында бер матур йорт бар.

(Әйләнеп килә, очып чыгып китә).

Бию “Күбәләкләр”

(Көйгә тычкан чыга)

Тычкан :   

Мин тычкан баласы

Юл буйлап барам.

Алтын башакларны

Кәрзиннәргә салам. (Тычкан теремкәйне күрә)

Ай-яй,нәрсә бу?

 Матур теремкәй тора.

 Кечкенә дә,зур да түгел

 Кем яши икән монда? (шакый)

 Терем- теремкәй,

 Теремкәйдэ кем яши?

 Беркем дә юк?

 Әйдә мин керим, мин яшим (Тычкан  теремкәйгә керә)

(Көйгә сикерә-сикерә бака керә)

Бака-бакылдык:

-Бака-ка-бака-ка-ка! Ба-ка-ка!

(Теремкәйне күреп ала, янына килә).

Бака-Бакылдык: -Терем-терем-теремкәй! Теремдә кем яши?

Тычкан: Мин тычкан-чыелдык, ә син кем?

Бака-Бакылдык: Мин бака- бакылдык.

Тычкан: Әйдә, теремкәйгә кер, бергә яшик.

(Бака-бакылдык өйгә керә)

          (Көйгә куян керә)

Куян:

Мин Куянкай,Куянкай,

Куянкай-озынколаккай.

Юл буйлап сикерәм,

Уйныйм һәм көләм. (Куян Теремкәйне күреп)

Ай-яй,нинди матур Теремкәй!

Терем-теремкәй

Теремкәйдэ кем яши?

Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин Тычкан-чыелдык. Ә син кем?

Куян: Мин куянкай-озынколаккай.Керт әле мине.   

Тычкан. Җырлап күрсәтсәң кертермен.

Куян җырлый:…

Тычкан: Куянкай-озынколаккай кер,бергә  яшәрбез. (Тычкан,Куян Теремкәйгә керәләр)

(Көйгә Төлке керә)

Төлке:

Көз житте,салкын һава,

Җилләр исә  урманда.

Җылыга керер идем,

Тәмле чәй эчәр идем. (Теремкәйне күреп)

Ай-яй,нәрсә бу?

Матур теремкәй тора.

 Кечкенә дә,зур да тугел.

Кем яши икән монда? (шакый)

Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин Тычкан-чыелдык.

Бака-бакылдык: Мин Бака-бакылдык.

Куян: Мин куянкай-озынколаккай.

Бергә: Ә син кем?

Төлке:Мин Төлке-хәйләбай. Кертегез әле мине.

Куян:Биеп күрсәтсәң, кертербез.

Төлке бии.

Бергә: Төлке-хәйләбай, әйдә кер ,бергә яшәрбез. (Тычкан, Бака, Куян, Төлке Теремкәйгә керәләр)

(Көйгә Буре  керә)

 Бүре:

Көз дә житте.Бүрегә

Күңелсез бит үзенэ.

Кая киткән хайваннар

Мондамы әллә  алар.(шакый)

Терем-теремкәй

Теремкәйдә кем яши?

Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин Тычкан-чыелдык.

Бака: Мин бака- бакылдык.

Куян: Мин куянкай-озынколаккай. 

Төлке:Мин Төлке-хәйләбай.

Бергә: Ә син кем?

Буре: Мин бүре-сорыбай. Кертегез әле мине.

Төлке: Шигырь сөйләп күрсәтсәң кертербез.

Бүре шигырь сөйли:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кадерле тел.

 Бергә: Бүре-сорыбай, әйдэ кер ,бергә яшәрбез. (Тычкан,Куян, Төлке,Бүре Теремкәйгә керәләр)

(Көйгэ Аю  керә)

 Аю:  

Мин Аю-камытаяк,

Бал ашарга яратам.

Кыш буе кайда йокларга?

Шуңа башымны ватам.(Теремкәйне күреп)

Ай-яй, бу нәрсә? Теремкәй!

Теремкәйдә кем яши?

Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин Тычкан-чыелдык.

Бака: Мин бака-бакылдык.

Куян: Мин куянкай-озынколаккай. 

Төлке:Мин Төлке-хәйләбай.

Буре: Мин бүре-сорыбай.

Бергә: Ә син кем?

Аю: Мин Аю-камытаяк. Кертегез әле мине.

Бүре: Уен уйнатсаң, кертербез.

(“Тубэтэй”җырлы-биюле уен уйнау)

Бергә: Аю-камытаяк, әйдә кер ,бергә яшәрбез.    

Алып баручы:  

Урмандагы хайваннар,

Дус-тату яши алар.

Алардан үрнәк алыйк,

Без дә дус булып яшик.

(Балалар түгәрәк ясап,җырлап әйләнәләр, кушымтада хәрәкәтләр ясыйлар)

Урмандагы аланда

Матур Теремкәй тора,

Кушымта:Әйе шул,шулай шул, 

Матур Теремкәй тора.(Аякларны биетәләр)

Дуслар белән гел бергә

Яшәүләре күңелле,

Кушымта:Әйе шул,шулай шул, 

Яшәүләре күңелле.(Парлашып бер-берсе белән кул чабышалар)

Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

Матур җырлар җырлыйбыз,

Кушымта:Әйе шул,шулай шул, 

Матур җырлар җырлыйбыз. (Парлашып тотынып әйләнәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Театр илендә “Теремкәй”әкияте. (Театральләштерелгән тамаша)

Алып баручы:Балалар яхшы кәеф белән әкиятьтән килгән кунакларны каршы алыйк.                                ...