"Бөҗәкләр"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Газизова Гульназ Явдатовна

Конспект ООД

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Конспект ООД на тему "Бөҗәкләр"21.73 КБ

Предварительный просмотр:

"Бөҗәкләр" темасына шөгыль конспекты

Конспект: “Бөҗәкләр”

Максат:

1.Бөҗәкләрнең күптөрлелеге, аларның табигате һәм кеше тормышындагы  роле белән таныштыру.

2.Балаларның  логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен үстерү.

3.Табигатькә карата сакчыл караш , бөҗәкләргә карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

 

Җиһазлау: бөҗәкләр төшерелгән рәсемнәр, туп, кәрзин, әзер күбәләк рәсемнәре, буяу өчен краскалар.

 

Шөгыль барышы:

1.Оештыру моменты.

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Бер-берсенә карап елмаялар, хәерле иртә телиләр.

Хәерле иртә, күзләрем (күзләрне сыйпау)

Уяндыгызмы? (биноколь ясау)

Хәерле иртә, колакларым (колакларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (кул учларын колакларга кую)

Хәерле иртә, кулларым (кулларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (кул чабу)

Хәерле иртә, аякларым (аякларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (аяклар белән тыпырдау)

Хәерле иртә, кояш (уң кулны сул куларкасына куеп , бераз авыштыру)

Мин уяндым (башны бераз янтайтып, елмаю).

- Менә балалар, һәрберегезнең дә кәефләре күтәрелеп китте. Утырыгыз, ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз. Сүз нәрсә турында бара?

2.Төп өлеш.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

  • Әйе, бу табышмак яз турында иде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?-

Я, әйтеп кара.

– Балалар, яз айларын искә төшерик әле? (Март, апрель, май).

- Март – язның башы, апрель- уртасы, ә май – язның азагы.

- Ә хәзер язның кайсы вакыты?

- Ә хәзер яз айларының билгеләрен искә төшерик (Кояш җылыта, кар эри, тамчы тама,сулар барлыкка килә, бөреләр уяна, агачлар яфраклар яра, кошлар җылы яклардан кайталар, җәнлекләр, бөҗәкләр йокыларыннан уяналар )

– Бүген, мин иртән килүгә, ишеккә бер хат куеп киткәннәр. Ул хатта безне бер серле дөньяга чакырганнар.  Ләкин ул серле дөньяга  эләгү өчен безгә биремнәрне үтәргә кирәк.

  • Беренче бирем:  хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

(Табышмаклар әйтешү һәм    табышмакларның җавапларын бергә әйткәч, берәр бала чыгып тактага шул бөҗәкнең рәсемен табып элеп куя.

а) Табышмаклар: 1.Үзе бәләкәй генә булса да

                                 Үзеннән зур күтәрә.  (кырмыска)

2.Аллы-гөлле очкалак

  Оча гөлләр кочкалап (күбәләк)

                                  3.Чыр-чыр, чыр ди ул

                                      Канат белән җырлый ул

                                      Аяк белән тыңлый ул. (чикерткә)

4.Җәйнең буе бал җыя

   Кышның буе хәл җыя (бал корты)

                                      5.Без-без, без түбән

                                         Безнең өстә йөзтүбән (чебен)

6. Гомер буе үргән ул,

Җеп өстеннән йөргән ул.

Тозагында азык көтеп,

Шулай көнен күргән ул.

                       (Үрмәкүч)

- Балалар, без нәрсәләр турында табышмаклар әйтештек? Ә бер сүз белән без аларны ничек атыйбыз?

 Бөҗәкләр турында тәрбияче сөйләве.

    - Балалар, сез ничек уйлыйсыз? Бөҗәкләр кайда яши?

(бакчада, су буйларында, урманда һәм хәтта өйдә дә)

-         Ә кышкы салкыннарда нишли бөҗәкләр?

( алар агач кайрысы астында, җирдә кипкән яфраклар астына качып йоклыйлар)

-         Нәрсә белән туклана бөҗәкләр?

(агач кайрысы, яшел яфраклар, үлән, чәчәкләрдән серкә җыеп тукланалар)

    Умарта кортлары һәм күбәләкләр чәчәкләрне серкәләндерәләр, һәм аларда орлыклар барлыкка килә.

        Балалар, бөҗәкләрнең күбесе кешеләргә файда китерә, ә шулай да араларында зыян китерә торганнары да бар, мәсьәлән чебен пычрак тәпиләре белән төрле аврулар таратырга мөмкин.

 - Балалар, әйдәгез, икенче биремне үтәр алдыннан бераз гына ял итеп алыйк. (Физминутка)

     УрмандаКырга чыктык бергәләп.

Кырга чыктык бергәләп,

Анда оча күбәләк.

Ә ямь-яшел чикерткә,

Шундый оста сикерә. 

Әй кырмыска, кырмыска,

Һаман чаба йомышка,

Бөтен дөнья мәш килә:

Без дә кузгалыйк эшкә!

- Әйдәгез әле без сезнең белән  , серле дөньяга эләгү өчен икенче биремне үтик. Моның өчен  уен уйнап алыйк: “Нәрсә артык”

- куян, бал корты, керпе, төлке

- умарта корты, чебен, енот, энә карагы

- бака,  черки, май коңгызы, күбәләк

- таракан, шөпшә, чебен, тиен

- тукран, кырмыска, умарта корты,шөпшә.

Ә хәзер өченче биремне үтик , балалар. Ул биремне үтәр алдыннан бераз гына күзләребезне дә ял иттереп алыйк. (Күзләр өчен гимнастика)

  •  Ә хәзер , без сезнең белән “Әз һәм күп” уенын уйнап алырбыз. Түгәрәк ясап басабыз. Мин уртага басам, һәм сезгә бер бөҗәк исемен әйтеп туп бирәм, ә сез күилек санда әйтергә тиеш буласыз.

- Булдырдыгыз, балалар. Утырыгыз. Мин сезгә бер бик матур бөҗәк турында сөйләп китәсем килә.

-Яз җиткәч, кояш җылытып беренче чәчәкләр күренә башлау белән үк үзләренең ояларыннын бөҗәкләр чыга башлый. Шуларның иң матурларның берсе – күбәләкләр!

Ә сез, балалар, күбәләкләрнең ничек үсүләрен беләсегез киләме? Иң башта – йомырка, ә аннан соң – корт, корттан – курчак, ә күпмедер вакыттан соң курчактан җитлеккән күбәләк барлыкка килә. (Рәсем күрсәтелә).

- Безнең Миланабыз да күбәләк турында бик матур бер шигырь өйрәнде.

-  Шулай итеп, балалар, без сезнең белән нинди “Серле дөнья”да булдык. Нинди иң матур бөҗәк турында белемнәребезне арттырдык? Без бүген бөҗәкләр турында бик күп нәрсәләр белдек.  Әйдәгез истәлеккә матур күбәләкләр ясыйбыз. Ләкин аны ясаганчы, бармаклар гимнастикасы ясап алыйк.

 

Бармакларны саныйбыз –

Бөҗәкләрне барлыйбыз.

Күбәләк, чебен, чикерткә,

Ә монсы – яшел коңгыз.

Безелтәп черки оча…

Тиз-тиз кач, әйдә!

Дружно пальчики считаем —

Насекомых называем.

Сжимают и разжимают пальцы.

Бабочка, кузнечик, муха,

Это жук с зеленым брюхом.

Поочередно сгибают пальцы в кулачок, начиная с большого.

Это кто же тут звенит?

0й, сюда комар летит!

Вращают мизинцем.

Прячьтесь!

Прячут руки за спину.

Ә хәзер әйдәгез өстәлләр артына утырабыз һәм матур күбәләкләр ясап карыйк.  Ул безгә тиздән җәй җитәчәген искә төшереп, сөендереп торачак.

 ( балалар краскалар белән киселгән күбәләкләрне буйыйлар)

3.Рефлексия.        

-Балалар, сез бүген бик яхшы шөгыльләндегез. Без сезнең белән нинди серле дөньяда булдык?

Ул дөньяда яшәүчеләрне без бер сүз белән ничек дип атыйбыз. Булдырдыгыз, балалар.Әфәрин!