«ТУГАН ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШӘМ».
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Абдуллина Эльмира Раифовна

Мәктәпкә әзерлек төркеме белән туган тел  йомгаклау  эшчәнлеге

Максаты: Балаларның сәнгатьле сөйләмен камилләштерү;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_teld_soylshm_belem_biru_eshchnlege.docx23.18 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: «ТУГАН  ТЕЛДӘ  СӨЙЛӘШӘМ».

Мәктәпкә әзерлек төркеме белән туган тел  йомгаклау  эшчәнлеге

Максаты: Балаларның сәнгатьле сөйләмен камилләштерү;

Бурычлар:

 1. Тәрбия бурычы: балаларга  бер-берсен тыңлый белү сыйфатларын тәрбияләү. Туган илгә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Ярышу теләген уяту; Балаларда татар теле белән кызыксыну, әкиятләр, шигырьләр белән кызыксыну уяту, , бердәмлек, татулык хисен  ,милли үзаң тәрбияләү.

2. Үстерү бурычы: балаларның татар милли ризыклары турында белемнәрен кинәйтү. Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә

иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Татар халкының милли ризыкларына кызыксыну уяту. Балаларның  туган телдә  сөйләм күнекмәләрен,  фикерләү  сәләтен үстерү.

3. Белем бирү бурычы: Куелган сорауларга тулы, дөрес бирә белү ,бергә команда булып уйнау күнекмәләрен активлаштыру ;

Җиhазлау: Экран, әкият күрсәтү өчен битлекләр.

Эшчәнлек барышы

Балалар: Исәнмесез, исәнмесез,хәерле көн!

Тәрбияче:Балалар,әйдәгез әле,кунаклар белән якынрак танышыйк, микрофоннар алып “Корреспондент” уенын уйнап алабыз.

Татар теле тәрбиячесе: Хәзер мин сезгә бер уен уйнарга тәкъдим итәм, уен “Рәсемне кара һәм бел” дип атала. Игътибар экраннарга.

(Слайд)( Сингапур структурасы ЗУМ  ИН)

(Бу уенда беренче слайдта кечкенә генә рәсем кисәге чыга , аннан шул рәсемгә кисәкләре өстәлә барып ахырдан зур бер рәсемгә әйләнә .Әлеге уенда, иң соңгы слайдта “табын артында утыручы гаиләне сүрәтләүче рәссам малай” . Уен баланың креатив, критик фикер йөртү күнекмәләре үстерә)

Сораулар

1 слайд – Сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә?(җаваплар тыңлана)

Әйдәгез әле карыйк шулай микән.

2слайд-Монда нәрсәдер икенче нәрсә. Ә хәзер нәрсә уйлыйсыз,нәрсә бу?

(җаваплар тыңлана)

3 слайд-Карыйк әле алга таба, нәрсә микән анда. Ничек уйлыйсыз бу нәрсә булырга мөмкин.(җаваплар тыңлана) Алга таба  рәсемгә яңа элементлар өстәлә. Әйдәгез әле карыйк .

4 слайд –  Бу чәчәкләр кайда булырга мөмкин. (җаваплар тыңлана) Әйдәгез карыйк.

5 слайд- Әйтегез әле сезгә бу рәсем нәрсәне хәтерләтә.Ни өчен сез шулай дип уйлыйсыз.( җаваплар тыңлана) Ә хәзер карыйк әле чыннан да шулай микән.

6 слайд- Әйе чәчәкләр өстәлдә, табын уртасында. Ә рәсемдә тагы нәрсәләр күрәсез. (җаваплар тыңлана) Өстәлдә   нинди милли ризыклар бар? Ә  бу табын кайда? (җаваплар тыңлана) Ни өчен алай дип уйлыйсыз? Ә сез ничек уйлыйсыз, бу рәсем ничек тәмамланырга мөмкин? ( җаваплар тыңланыла) Әйдәгез карыйк.

-Ә чынлыкта бу картина.Ә картинаны кем ясый? (җаваплар тыңлана) Ә сез ничек уйлыйсыз, ни өчен ул бу картинаны ясарга уйлаган.(җаваплар тыңлана)

Ф.Х. Ә хәзер,балалар,мин сезне бирегә чакырам.Әйдәгез әле,”Казан диләр...” уенын уйнап алабыз:

Казан диләр,Казан диләр,           Казан диләр,Казан диләр,          

Нәрсә бар ул Казанда?                Нәрсә бар ул Казанда?

Казанда,Казанда                          Казанда,Казанда

Зәңгәр Идел бар анда!                 Җиде катлы манара.

Төрле-төрле халыклар

Яши безнең Казанда.

Казанда,Казанда-

Дус яшибез Казанда!

Ф.Х. Булдырдыгыз,балалар, афәрин!

Без хәзер  сезнең  белән  “Туган  телдә  сөйләшәм  “ исемле  бәйге  уздырып  алырбыз.ҮзебезнеңТуган  телебездә  аралашып  тапкырлыгыбызны  hәм  зирәклегебезне  ачыкларбыз.Биредә ике команда  дөрес  җавап  бирү  өчен  көрәшәчәк.”Тапкырлар”hәм “Зирәкләр” командасына бүленәбез.

1.Инде  бәйгенең беренче өлешен  башлап  җибәрик.Round Robin (Раунд Робин)Тәрбияче сорау әйтә һәм уйларга вакыт бирә. Балалар төркемдәшләре белән билгеле бер вакыт аралыгында фикер алышалар һәм ңавапны әйтәләр.

Мин сезгә туган ил, туган тел турында мәкальләрнең башын әйтәм,ә сез ахырын дәвам итәрсез.

“Зирәкләр” командасына:

1.Илдә булсаң үлмәссең-илсез көн күрмәссең.

2.Теле барның- иле бар.

3.Телләр белгән-илләр гизгән.

“Тапкырлар” командасына:

1.Үз илем-алтын бишек.

2.Иленнән аерылган-канаты каерылган.

3.Чит илне макта-үз илеңдә яшә!

Булдырдыгыз,балалар,рәхмәт!

2Бәйгебезнең икенче өлеше- сорауларга җавап бирү,тыңлагыз:

“Зирәкләр” командасына:(Раунд Робин)

1.Без нинди Республикада яшибез?

2.Татарстан республикасының флагынданичә төс бар?

3.Татарстанның нинди күренекле композитрлары,җырчылары бар?(С.Сәйдәшев,С.Садыкова,Ф.Кудашева,И.Шакиров)

“Тапкырлар” командасына:

1.Татастанда нинди милләт кешеләре яши?

2.Г.Тукайның нинди әкиятләрен беләсез,санап китегез.

3.Татарстанда яшәүче нинди халык язучыларын беләсез?(Р.Миннуллин,..Ә.Бикчәтаева,Рафис Корбан...

Ф.Х.Булдырдыгыз,афәрин,балалар!

3.Бәйгенең өченче өлеше:”Кем остарак уйный” дип атала.

Тапкырлар командасына сүз бирелә.”Зирәкләр командасы игътибар белән карый.(“Куян кызы”)

“Зирәкләр” командасы татар халык әкияте “Су анасы”әкиятен күрсәтә.

Яхшы, рәхмәт,балалар.Безнең бу бәйгедә “Дуслык” җиңде .Сез  матур итеп туган телдә мәкальләр әйттегез.Әйе, туган телебез –татар теле бай,җырлы-моңлы,зур тарихлы тел.Туган телне яратыгыз,матур итеп сөйләшегез,тәмле телле булыгыз.Акыллы,гыйлемле,зирәк булып үсегез.

Бәйгебезне “Туган җиребез” дигән җыр белән тәмамлыйбыз.

Казан  шәһәре Совет районының

 «Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы»

муниципаль автономиялемәктәпкәчәбелемучреждениесе

Туган телдә сөйләшәм

Мәктәпкә әзерлек төркеме белән ана теленнән эшчәнлек конспекты

Әзерләде һәм үткәрде:

тәрбиячеләр:

Идрисова Г.А.

Сафина Ф.Х.

Татар теле тәрбиячесе

Абдуллина Э.Р.