"Муса Җәлил - балалар дусты"
план-конспект урока по развитию речи (подготовительная группа)

Закирова Венера Рашитовна

1. Продолжать знакомить с жизнью и творчеством великого татарского поэта Мусы Джалиля.

2. Закрепить пословицы о Родине, о смелости

3. Развивать связную речь детей: отвечать на вопросы распространенными предложениями, выразительно читать стихотворения.

4.    Воспитывать уважение к великому поэту, к его подвигу, любовь и преданность к своей Родине.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhlil_-_balalar_dusty.docx18.87 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм теле һәм грамотага өйрәтү буенча шөгыль конспекты

Саба районы 5 нче номерлы “Бэлэкэч” балалар бакчасы

Тәрбияче: Закирова Венера Рашитовна

Тема: Муса Җәлил – балалар дусты. К авазы белән танышу

Максат: Шагыйрь  Муса Җәлил иҗаты белән танышуны дәвам итү.

Бурычлар:

1. Балаларның  герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру.

2. Балаларның танып-белү сәләтен, сөйләм телен үстерү. К  авазы белән таныштыру, сүздән  К авазын аерып алу күнекмәләрен ныгыту.

 3. Муса Җәлил әсәрләренә мәхәббәт, алар аша балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү.

Балалар эшчәнлеге төре: уен, аралашу, танып-белү.

Алдан эшләнгән эш: М.Җәлил сүзләренә язылган шигырьләрне ятлау, җырларын тыңлау, “Муса Җәлил - герой шагыйрь” презентациясе аша иҗаты белән танышу.

Сүзлек эше: күке,моңлы, ямансу.

Җиһазлар:  М.Җәлил портреты, шагыйрь иҗаты турында слайдлар, рәсемнәр, аудиоязмада «Сәгать» җыры (М.Җәлил сүзләре, Ф.Әхмәтов көе), “Әтәч” җыры (М.Җәлил сүзләре, Җ.Фәйзи көе) ,  кисмә рәсемнәр, хәрефләр, авазлар “өе”, карандашлар.

1.Кереш өлеш

Исәнләшү

Тәрбияче: Хәерле, иртә балалар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бүгенге көнне сәләмлик әле.

  • Иртән иртүк тәрәзәгә
  • Кояш нурлары чиртә.
  • Күземне ачам, елмаям,
  • Телим хәерле иртә!

Дежурларга сүз бирү. Һава торышы  һәм көн турында мәгълүмат.

Тәрбияче: Бүген календарьда нинди көн билгеләп үтелә?(Гашыйклар көне)Бу көнне кешеләр бер-берсенә нәрсә бүләк итәләр?

Тәрбияче: Мин дә сезгә зур бер йөрәк алып килдем, хәзер шуны матур теләкләр әйтеп, әйләнә буенча җибәрик әле, матур теләкләрдән көнебез тагын да яктырсын.

Балалар матур теләкләр әйтәләр

Тәрбияче:  Минем бу йөрәкне сезгә бүләк итәсем килгән иде, тик йөрәгебез  берәү генә, әйдәгез аны менә бу матур серле тартмага салып торыйк, бик тырыш булсагыз, бәлки ул күбәеп , артып та китәр.

Урындыкларга ярым түгәрәк ясап утыралар. 

2.Төп өлеш

Тәрбияче радионы кабыза. Радиодан белдерү тыңлау. 

”Эфирда “Саба дулкыннары ” радиосы . Хәерле иртә , дуслар - малайлар һәм кызлар! Сезнең өчен бер белдерү укыйбыз. 15 февраль герой-шагыйрь  Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан Сезне “Бәләкәч” балалар бакчасында узачак шигырь бәйгесенә чакырабыз. Муса Җәлил шигырен өйрән һәм бәйгедә катнаш! ”

Тәрбияче: Бәйгедә катнашабызмы, балалар? Тик аңа кадәр безгә Муса Җәлил турында яхшылап өйрәнергә, аның шигырьләренең нәрсә аңлатканын белергә кирәк.

- Муса Җәлил кем ул?

- Ни өчен шагыйрьне Герой дип йөртәләр?

-Муса Җәлилне тагын “Балаларның дусты ” дип тә атыйлар? Ни өчен шулай икән?

Балаларның җавапларын тыңлау.

Тәрбияче: Сез өйдә әти-әниләрегез белән берлектә аның шигырьләрен өйрәндегез, Әйдәгез, искә төшереп китик әле (балалар  өйрәнгән шигырьләренең исемнәрен,  нәрсә турында икәнен әйтәләр. “Әтәч”, “Карак песи”, “Сәгать”, “Кызыма”, “Дуслар”, “Маэмай”.)

Ял минуты  “Сәгать” җырына хәрәкәтләнү.

Тәрбияче:Ә хәзер , әйдәгез,  өйдә  әниләрегез белән бергәләп өйрәнгән “Күке” шигырен сөйләп күрсәтегез әле (1 бала сөйли)

- Балалар,  сез күке  турында нәрсә беләсез?

- Нинди кош ул? Кайда яши?

-Башка кошлардан кайсы ягы белән аерылып тора?

-“Күкегә нигә ямансу?”  Моңлы, ямансу сүзен ничек аңлыйсыз?

-Муса абыегыз нәрсә әйтергә теләгән?

Балаларның җавапларын тыңлау (Күке ялгыз яши, бала чыгармый. Шагыйрь ялгызлык турында әйтергә тели.)

Тәрбияче: Балалар минем дә теләгем бар: Әти-әниләр балаларын, балалар әти-әниләрен ташламасыннар иде!

-Күке булып кычкырып карыйк әле. “Кәк – күк, кәк-күк”.

-Кайсы аваз күбрәк ишетелде? (“к” авазы)

- Муса Җәлилнең  балалар өчен язган шигырьләре арасында тагын бер кош турында язылганы бар, анысы инде йорт кошы, ничек атала әле ул?

Балаларның җавапларын тыңлау

Әйдәгез, “Әтәч” җырыннан өзек  тыңлап үтик.

-Әтәч булып кычкырып күрсәтегез әле: Кикрикүүүк, Кикрикүүүк

-Кайсы аваз күбрәк ишетелде? (“к” авазы)

Бер бала хәрефләр арасыннан К хәрефен табып алып күрсәтә.

-К авазы тартыкмы, сузыкмы?

-Яңгыраумы, саңгыраумы? Пары нинди хәреф.

Практик эш

1. К авазын сүздән аерып алу. Рәсемнәр бирелгән, к авазы булганнарын түгәрәккә аласы

2. Сүздәге иҗекләр санын билгеләү. Өч өй бирелгән (1 катлы, 2 катлы,3 катлы). Иҗекләр санына карап , кисмә рәсемнәрне  өйләргә урнаштырырга.(күз – 1 катлы өйдә, китап, бака, күлмәк, акча -2 катлы өйдә, карандаш -3 катлы өйдә)

3. “Адашкан хәрефләр ” уены “К” син кайда?

Тәрбияче тупны балага атып, “К” син кайда? дип сорау бирә,бала “к” авазы кергән сүзне әйтә  (Китапта,  карандашта, күкедә, акчада, бакада)

3.Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче: Бүгенге шөгыльдә бигрәк тә нәрсә кызыклы булды? Нинди яңалык белдегез? Муса Җәлил кем ул?  Күке нинди кош ул? Кайткач әниләрегезгә  ниләр  сөйләрсез?

Тәрбияче серле тартмадан йөрәкләр алып балаларга өләшә.

- Булдырдыгыз , балалар , бу йөрәкләрне сезне яраткан кешеләргә бүләк итә аласыз. Әти-әниләрегез гел янәшәгездә булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш...

Муса абый-балаларның якын дусты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты».

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»....

Муса Җәлил - балалар язучысы

Муса Җәлилнең биографиясе, тормыш юлы белән таныштыру. Аның балаларга язган шигыйрьләрен яттан өйрәтү.Балаларда Ватанга мәхәббәт,патриотик хисләр,кыю һәм батыр булу тәләге тәрбияләү.Бирелгән шигырь аш...

Муса Җәлил- балаларның якын дусты

Тема: Муса Җәлил- балаларның якын дусты.Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.2. Балаларның сөйләм телен камилләштерү, сүз байлыгын үстерү. 3. Шагыйрьнең  шигырьләрен...

Муса Җәлил-балалар дусты

Муса Җәлил-балалар дусты...

“Муса Җәлил – балалар дусты”

ldquo;Муса Җәлил – балалар дусты”....