"Калфакны бизик әле"
план-конспект занятия на тему

Иванова Алина Рашидовна

Зурлар төркемендә татар халык баш киеме  - калфакны бизәү буенча рәсем шөгыле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kalfakny_bizik_ele.docx18.41 КБ

Предварительный просмотр:

Галиуллина Алина Рашид кызы,

49 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе

“Калфакны бизик әле”

Зурлар төркемендә рәсем шөгыле

Юнәлеш: рәсем

Белем бирү өлкәсе: Сәнгатлелек һәм эстетик зәвыклылык үсеше

Максат: балаларда төрле төсләрнең матурлыгын күрә белү, мөстәкыйль рәвештә калфакка рәсем ясау, бизәкне буяу, бизәкләрне дөрес урнаштыру сәләтен үстерү.

Бурычлар: Балаларны бизәк төрләре белән таныштыруны дәвам итү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү;  танып-белү сәләтен, кызыксыну һәм үз уй-фикерләрен әйтә белүләрен үстерү; матурлык, пөхтәлек тәрбияләү.

Алдан башкарылган эш: татар халык киеме төшерелгән рәсемнәр карау, курчаклар белән танышу, татар халык бизәкләре белән танышу, музейга сәяхәт оештыру.

Сүзлек эше: бизәк, бизәлгән, калфак, күлмәк, түбәтәй, татар халык бизәге.

Күрсәтмәлек: һәр балага – калфак рәсеме, буяулар, пумала; татар халык көе, татар халык бизәкләре сурәтләнгән рәсемнәр, татар халык киемендә курчак, сандык, күлмәк, түбәтәй калфак.

Эшчәнлек барышы:

Балалар ярымтүгәрәк булып утыралар, салмак  кына татар халык көе яңгырый.

Тәрбияче: Балалар, мин кичә ярминкәгә барган идем, карагыз эле, сезгә нинди күчтәнәч алып кайттым. (сандыкны күрсәтү) Нәрсә бу?

Балалар: Бу – сандык.

Тәрбияче: Бу сандык гади генә түгел, э серле. Без аны табышмакка җавап бирсәк кенә ача алачакбыз. Тыңлап карыйк эле. (Сандык өстенә язылган табышмакны уку)

Баш-аяксыз − буе бар,

Гәүдәсе юк − кулы бар.

Нәрсә ул балалар?

Балалар: Күлмәк.

Тәрбияче: Әйдәгез сандыкны ачып карыйк (сандыкны ачып карау, сандык ачыла) .Димәк, без сезнең белән дөрес җавап тапканбыз. Карый әле, сандыкта нәрсә бар икән? (сандыктан татар халык күлмәген, түбәтәйне, калфакны алу). Балалар, сез бу әйберләрнең нәрсә икәнне беләсезме? (Әйе). Нәрсәләр бу әйберләр?

Балалар: бу татар халык киемнәре.

Тәрбияче: Дөрес. Ә сез каян белдегез татр халык киемнәре икәнен?

Балалар: Бизәкләрненән таныдык.

Тәрбияче: Ә нәрсә сон ул бизәк?

Балалар: Нәрсәне дә булса бизәүче төрле-төрле рәсемнәр.

Тәрбияче: Сандыкта булган түбәтәй белән күлмәктә нинди биәкләр суратләнгән?

Балалар: Ләлә чәчәге, яфраклар, дулкынлы дуга, кыңгырау, ярымтүгәрәк – татар халык бизәкләре.

Тәрбияче: Бик дөрес, әйтегез эле, бу киемнәрне хәзер кияләрме?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Бу киемнәрне күргзәмәләрдә, ярминкәләрдә күрергә була. Шулай ук бәйрәм кичәләрендә дә очрата алабыз.

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән.

Туган көнгә дәү әтием,

Түбәтәй алып килгән.

Түбәтәемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

-Менә шундый була ул.

Татар малае!-дидем.

Әйдәгез, “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк әле. (сүзле-хәрәкәтле уен:”Түбәтәй.”)

Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,

Бик ераклардан кунакка килгәнсең.

Эшкә батыр, төскә матур икәнсең,

Тирә-якны шаккатырам дигәнсең.

Түп, түп түгәрәкле түбәтәй (2 т-р)

Түбәтәем чигүле дә укалы.

Түбәтәем менә кемдә туктады.( Түбәтәй калган балага җәза бирелә, һәм уен дәвам ителә) Балалар, урыннарына утыралар.

Игътибар белән карагыз әле, безнең төркемдә татар халык бизәкләре төшерелгән киемнәр бармы? (Әйе) Дөрес әйтәсез, курчаклар милли кием кигәннәр.Балалар, нишләп безнең бер курчак бик күңелсез ул?

Балалар: Чөнки аның калфагында бизәк юк. Без аңа ярдәм итә алабызмы? (Әйе) Балалар өстәл артына утыралар)

Тәрбияче: Тактага беркетелгән татар халык бизәкләренә карый эле. Нинди бизәкләрне атый аласыз? 

Балалар: Ләлә чәчәге, яфраклар, дулкынлы дуга, кыңгырау, ярымтүгәрәк.(Төсләрне, формаларын билгеләү)

Тәрбияче: Мин сезгә калфак рәсемнәре әзеләдем. Әйдәгез калфакларны матур итеп бизик әле. Сезнең алдыгызда калфак рәсеме, буяулар, пумала һәм каранадаш бар. Баштан гади карандаш белән калфакның кырыйларында дулкынлы сызык төшерәбез, янына яфраклар ясыйбыз. Калфакның уртага ләлә чәчәген ясыйбыз. Дулкынлы сызыкны нинди төс белән буярга кирәк?

Балалар: яшел.

Тәрбияче:Ә ләлә чәчәген буяганда нинди төс кулланабыз?

Балалар: Сары яки кызыл.

Тәрбияче: буяуларны һәм уны күп алмыйча ашыкмыйча эшләргә кирәк. Сез эшкә тотынганчы, бармакларны ял иттереп алыйк эле.

Баш бармак – баш кашый

Имән бармак – имән ташый,

Урта бармак – утын яра

Атсыз бармак – ат куа

Чәнчи бармак – чәй эчә.

Шуңа үсмәгән дә ул!

Дөрес утырып, эшне башлыйбыз.Эшне нәрсәдән башларга кирәк? (Балалар җавап бирә)

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.(Күзәтү, ярдәм итү, индивидуаль якын килү).

Балалар,әйдәгез әле, ясаган рәсемнәребеәдән күргәзмә оештырыйк.Күргәзмә янында, сораулар ярдәмендә нәтиҗә ясала.

Курчак безгә “Рәхмәт” әйтә. Аның да биәзкле калфагы барына ул бик сөенә.

-Балалар, сез бик уңганнар. Игелек, яхшылык кылу, кешеләргә ярдәм итү бик зур савап…

Шөгыль тәмам.