Милли киемәр
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Гараева Гульназ Рузалифовна

Конспект занятия по НРК. Данный конспект предназначен для старшей группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_kiemnr.docx17.82 КБ

Предварительный просмотр:

 Алабуга шәһәренең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга  белем бирү  оешмасы 34 нче “ Салават күпере” бакчасы.

                 

            Милли киемнәр    

                              ( зурлар төркемендә комплекслы шөгыль)

                                                                                             

                                                                             

                                                                                                 Тәрбияче:

                                                                                                 Гәрәева Г.Р.

                                                   Алабуга 2015

                               

Тема : “ Милли киемнәр”.

Максат:  татар милли киемнәре турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.

Бурычлар:

  1. Милли киемнәргә кызыксыну уяту,үзенчәлекләрен ачыклау. Милли киемнәрнең исемнәрен , бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү,  татар бизәкләре белән таныштыру.
  2. Балаларның кыңгырау, яфрак бизәген кисенү ныгыту.
  3. Халык сәнгате аша балаларда зәвыклы, матур итеп киенү теләге тәрбияләү.

Сүзлек:  калфак, түбәтәй, алъяпкыч, читек, лалә, кыңгырау, канәфер чәчәге,  милли.

Җиһазлау: милли киемнән курчаклар, милли киемнәрнең  рәсемнәре,  түбәтәй, калфак,  ИКТ, бизәк үрнәкләре, кайчы, җилем,  гади карандаш. төсле кәгазьләр, түбәтүй  һәм калфак өлгеләре.

Методик алымнар: сораулар, әңгәмә, дидактик уеннар.

Алдан эшләнелгән эшләр: музейда булу , шигырьләр уку, тизәйткечне “ Түбәтәй “ уенын уйнарга өйрәнү.

Шөгыль барышы:

  • Исәнмесез, балалар! Карагыз әле бүген безгә кунакка кемнәр килгән?
  • Курчаклар.
  •  Алар нинди милләт киеменнән киенеп килгәннәр?
  • Бу татар милли киеме.
  • Әйе, ә  ни өчен ул милли дип атала?
  • Чөнки аны татарлар гына кияләр.
  • Әйе, балалар. Әйдәгез әле татар кызының киемен карыйк . Башына ул нәрсә кигән икән? Кем белә? Дөрес башына ул кафак кигән. Өстендә күлмәк һәм алъяпкыч, ә аякларында читекләр.
  • Ә хәзер бергәләп татар кызларының башка киемнәрен дә карап китик.( презентация күрсәтү)

Кызларның күлмәгенә, читекләренә, бизәнү әйберләренә игътибар итегез. Бик матур , төрле төстәге бизәкләр белән бизәлгән, муенсалар, алкалар такканнар.

  •  Ә татар малае нәрсәләр кигән? Татар малае түбәтәй, камзул, читек кигән. Инде бергәләп татар малайларының киемнәрен карап үтик ( презентация күрсәтү). Бәйрәм киемнәре һәм көндәлек киемнәр ничек аерыла.
  • Көндәлек кием гади, ә бәйрәм киемнәре бизәлгән.
  • Әйе, балалар бик дөрес. Бергәләп сүзләрне кабатлыйк: милли, калфак, түбәтәй, алъяпкыч, камзул, читек.
  • Инде бергәләп “ Түбәтәй” уенын уйнап алыйк.

Түбәтәең кигәнсең,

Бик ерактан килгәнсең.

Түбәтәең  укалы,

Менә кемдә тукталды.

( Түбәтәй кемдә кала шул балага “ җәза “бирелә: бии, җырлый һ.б.)

  • Балалар без караган киемнәрдә нинди төсләр күбрәк. Яшел, сары, кызыл, зәңгәр.
  • Бу бизәкләр нәрсәләрдән тора?
  • Төрле чәчәкләрдән, яфраклардан.
  • Әйе, татар милли киемнәрен бизәү өчен үсемлек орнаментын кулланалар. Менә алар : кыңгырау , ләла, канәфер чәчәге, өчяфрак ( презентация күрсәтү) Хәзер аларны киемнәрдән эзләп табыйк.  (  “Бизәкне таны “уены уйнала)
  • Балалар карагыз әле безнең курчакларыбызның янында нидидер хат та бар. Укып карыйк әле.

“ Хөрмәтле балалар! Безне дусларыбыз кунакка  чакырдылар. Без аларга  бүләккә түбәтәй һәм калфаклар алып  бармакчы идек, тик аларның бизәкләре югалган. Сез безгә ярдәм итә алмассыз микән.”

  • Ярдәм итәбезме?  Әйдәгез алайса бергәләп түбәтәй һәм калфакларга бизәкләр ябыштырыйк. Тик башта тизәйткечне искә төшереп алыйк:

“ Итек, читек, энә, без,

   Матур итеп тегәбез.

  • Инде эшебезне башлыйк.

( Тактага кыңгырау чәчәге үрнәге куела, төсне дөрес сайлау, кисү алымнары ныгытыла. Балалар әзер үрнәкләр буенча кисеп ябыштыралар. Эшләр буенча нәтиҗә ясала.)

  • Балалар күрәсезме бу матур, пөхтә эшләребездән курчакларга күңелле булып китте. Сез аларны бик шатландырдыгыз. Инде аларны кунакка озатыйк, саубуллашыйк.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.

Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....

Милли тел язмышы ул - милләт язмышы.

   “Тел язмышы – милләт язмышы” –дип бик еш  әйтәбез  һәм ишетәбез. Тел  язмышы  барыбызны  да  борчыган  бик  мөһим ...

Милли тел – милләт җаны.

Милли тел – милләт  җаны....