Сабантуй
материал (подготовительная группа) на тему

Хайрутдинова Гелюся Наиловна

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен сценария.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл сабантуй19.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин районы “110нчы катнаш төрдәге “Сөенеч”балалар бакчасы”ның татар теле тәрбиячесе Хәйретдинова Г.Н. “Сабантуй”сценариясе .

«Сабантуй»

Алып баручы 1:  Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар,хәерле көн!

Алып баручы 2: Без бүген татар халкының олы бәйрәме- Сабан туена җыелдык. Сабантуй – ул хезмәт бәйрәме.

Алып баручы 1: Сабантуй – ул дуслык бәйрәме.

Алып баручы 2:Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме!

Бергә: Котлы булсын Сабантуйлары!

Алып баручы 1: Кадерле балалар, балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр,килгән кунаклар,сезнең барчагызга да тыныч балачак,ныклы сәламәтлек,эшләрегездә уңышлар телибез.

Алып баручы 2: Ал  көннәрегез дә бүгенге көнне кебек ямьле,күңелле булсын!

Бала 1:   Шатлыклар күңелебездә,

Ак кояш күгебездә,

Килегез,дуслар,кунакка:

Сабантуй бүген бездә.

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебезгә.

Көрәшик тә,узышыйк та:

Сабантуй бүген бездә.

Бала 2:  

К нам пришёл сегодня праздник,

 Весельчак, батыр, проказник,

 Сабантуй, сабантуй,

 Пой, скачи, борись, танцуй!

Бала 3:

Зазвенел теплом июнь

 Здравствуй, праздник Сабантуй!

 После сева летним днём

 Мы станцуем и споём!

Бала 4:

Победит, кто будет сильным,

 Смелым, ловким, удалым!

 Пригодиться здесь сноровка

 И отвага молодым.

Бала 5:

Быстрый конь летит, как вихрь,

 Управляет им джигит,

 А чуть дальше, посмотри,

 На полянке – силачи!

Бала 6:

Вёдра, полные воды,

 Очень быстро пронеси

 Смех, улыбки, шутки пляс –

 Всё здесь это есть сейчас.

Бергә:

Веселись же или пой!

 Это праздник Сабантуй!

Бала 7:

Сабан туе,сабан туе,

Шундый кызык,күңелле.

Ник чыкмаска көрәшергә,

Мин соң егет түгелме?

Егылса да,исем китми,

Булыр еккан чаклар да..

Бүген бәйрәм – Сабан туе

Безнең туган якларда.

Бала 8:

Батыр калу өчен әле

Миңа бераз иртәрәк.

Тик шулай да сабан туен

Үзем башлап җибәрәм!

Җыр “ Сабантуй җыры”

( Камырша белән Батырша чыга)

Алып баручы 2:  Камырша,алай булгач, Батырша белән көрәшеп кара.

Камырша:  Яле,көрәшик. Хәзер мин сине егып салам.

( Корәшәләр. Батырша җиңә. Балаларны көрәш майданына чакыралар)

( Котбетдин белән Хоппетдин чыга.)

Котбетдин :  Минем арттан йөрмә диеп әйттем бит инде.

Хоппетдин:  Кем кем артыннын йөри бит әле монда?

Алып баручы 1:  Туктагыз әле,сез кем буласыз? Нигә тарткалашасыз? Бүген бездә Сабантуй,иң яхшысы үзегез белән таныштырыгыз.

Бергә: Исәнмесез,балалар! Исәнмесез,кунаклар!

Хоппетдин: Алайса, таныш булыйк. Бу минем игезәк сыңарым -  Котбетдин.Котыгыз алынмасын,үзе бик әйбәт ул.(башыннан сыйпый).

Котбетдин: Ә бу минем җан дустым Хоппетдин.  Хоппетдин,без дә Сабантуй карыйк әле.

Алып баручы 2: Карап кына утырмагыз әле. Менә сезгә бау. Аркан тартышыгыз.

Котбетдин белән Хоппетдин (бергә) : - була ул!

Алып баручы 1:Балалар, әйдә сез дә булышыгыз!

(аркан тартышалар)

Алып баручы 2:  Бүген кайгыру – урынсыз,

Рәхәтләнеп көлегез.

Тирә-юндә уен-көлке,

Мәзәк хәлләр күрегез.

Көлке хәлдән көлә белү

Бик файдалы,белегез!

Алып баручы 1:  

Әйдәгез,бер рәхәтләнеп

Шаярыгыз,көлегез.

Рәхәтләнеп көлә белү

Витамин ул,белегез!

Көлегез,көлегез,

Файдасы күп белегез!

Алып баручы 2:  

Сабантуй уеннарын дәвам итәбез.

                               Икегезгә ике капчык,

Ягез әле, тотыгыз.

Сабан туенда ярышып

Сез дә бүләк алыгыз.

(“ Капчык белән йөгерү”)

Алып баручы1:

Кашыкка салып күкәйне

Йөгерегез тизрәк.

Күрик әле,бу ярышта

Кайсыгыз җитезрәк!(Кашыкка күкәй салып йөгерү)

Алып баручы 2:

Чүлмәк ватам,чүлмәк ватам,

Ватып булырмы икән?

Бүләккә бер чиккән яулык

Алып булырмы икән(“Чүлмәк вату”)

Алып баручы 1:

Менә сиңа сулы чиләк,

Көянтә ал иңеңә.

Йөгер тизрәк,иң алдан кил

Егыла гына күрмә! ( Су ташу)

Алып баручы 2: Менә дуслар көтеп алган Сабантуйлары да тәмам.

Алып баручы 1: Барыгызга да саулык-сәламәтлек телибез. Киләсе елга да Сабантуйларда очрашырга язсын.

Бергә : Сау булыгыз дуслар.

Алып баручы 1: Ә хәзер барыгызны да биергә чакырабыз!

Алып баручы 2: А тепер  всех приглашаем на татарский танец!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Летний сабантуй

летнее развлечение для дошкольников...

Сценарий праздника Сабантуй

Уважаемые коллеги! Данный сценарий предназначен для национальных татарских групп ДОУ. Рекомендуется для воспитателей и воспитателей по обучению детей татарскому языку и очень надеюсь, что этот с...

Сабантуй в детском саду

сценарий мероприятия...

Сценарий татарского народного праздника "Сабантуй" для дошкольников

Праздник лучше проводить на открытом воздухе, с песнями, стихами, танцами и играми, способствующими развтию национальных чувств....

Проект на тему "Сабантуй в детском саду"

В июне наш детский сад вместе со всеми жителями района отмечает один из любимых национальных праздников — Сабантуй. Сабантуй — древний земледельческий праздник, посвященный окончанию сева яровых...

Сценарий проведения праздника "Сабантуй"

Данный сценарий способствует формированию национальной культуры детей, появлению спортивных увлечений и просто создания хорошего настроения. Рекомендуется для детей средних - подготовительных национал...

Татарский народный праздник Сабантуй. Килегез дуслар кунакка, Сабантуй бүген бездә!

Цель: 1. Продолжать знакомить детей с традициями, культурой и обычаями татарского народа....