Сценарий праздника НӘҮРҮЗ
методическая разработка на тему

Развлечение для детей дошкольного возраста, встреча нового по мусульманскому каленьдарю!!!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nuruz.doc71 КБ

Предварительный просмотр:

“Нәүрүз бәйрәме” – праздник “Навруз”.

А.Р Воспитатель по обучению детей

татарскому языку МБДОУ №47 “Энже бортеге”

г. Альметьевска .Республика Татарстан.

Асфандиярова.

                                 

                           Максат:

  1. Барлык милләт балаларын да татар теленә мәхәббәтне фольклорны өйрәнү, татар җырлары, уеннары, биюләре аша тәрбияләү эшен дәвам иттерү.
  2. Балаларны борыңгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре, аларның изге йолалары , бәйрәмнәренең тарихы белән таныштыру, аларны кире кайтару.
  3. Татар җырлары аша милли көйләрнең дөрес яңгырашына ирешергә, дөрес итеп сулыш алырга, җырны үз вакытында башларга һәм төгәлләргә, милли бию хәрәкәтләрен, җырлы-биюле уеннар, татар халык биюләре аша күрсәтергә.
  4. Татар сүзләренең дөрес әйтелешенә һәм яңгырашына басым ясау, матур итеп әдәби телдә  сөйләргә өйрәнү, балаларның сүзлек запасын баету.                                                              

       

                                                      Сүзлек өстендә эш:

       

             Гореф-гадәт, йола, Нәүрүз, сый-хөрмәт, хаер-дога, мөбәрәк , тубал, фәрман, ялтын-йолтын,  юш килсен.

     

                                             Бәйрәмнең барышы.

 

            А.Б. –Исәнмесез кадерле милләттәшләр, кунаклар!

 Безнең төрки- бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре         бүген,ниһаять яңадан әйләнеп кайта башлады. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш  бабабызның чәчләре кар сулары булып ага башлагач, әби-бабаларыбыз  Язны-Нәүрүзбикәне  каршылаганнар. Кешеләр матур теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга тырышканнар, өйдән-өйгә кереп теләк теләп сый җыеп йөргәннәр. Хөрмәтле кунаклар һәм кадерле балалар! Без дә бүген Язны-Нәүрүзбикәне каршы алырга җыендык. Әйдәгез әле,ул килгәнче барлык кешеләрне дә яз белән котлап, аларга сәламәтлек теләп сый- хөрмәт алып килик.

Авыл күренеше.

Балалар өйдән-өйгә кереп сый-хөрмәт җыеп йөриләр. Ишек төбенә җиткәч ишек шакыйлар.

Бала:

         Ач ишегең- керәбез,

         Нәүрүз әйтә киләбез,

         Хаер-дога кылабыз,

         Аш- сый көтеп калабыз,

         Нәүрүз, Нәүрүз

         Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Түти:   -Керегез, керегез, балакайларым! Без сезне күптән көтәбез. Нәүрүз котлы булсын!

Шәкерт:   - Өйдәме түтәй

          Җәтрәк бир күкәй

          Бирсәң безгә 3 күкәй

          Тавыгың салыр 100 күкәй.

Түти: -Мәгез, мәгез, алыгыз балалар. Нәүрүз котлы булсын.

Икенче өйгә керәләр.

Бала:- Ач ишегең-керәбез

         Нәүрүз әйтә киләбез

         Нәүрүз, Нәйрүз

         Нәүрүз мөбәрәк булсын

Ак әби: -Керегез, кер, балакайларым. Без сезне күптән көтәбез. Нәүрүз котлы булсын! Язлар матур,

          тыныч, имин килсен!                              

Бала: -Табакка кабак кирәк,

          Май, күкәй, калак кирәк,

          Күмәчен дә кызганма,

          Озак яшә, сызланма!

(Ак әби сөлге белән күмәч бирә)

Ак әби: -Оланнар! Бер җилкенеп биеп тә китегез инде.

             (балалар бииләр)

              Менә булдырдыгыз. Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Балалар:- Рәхмәт ак әби! Нәүрүз котлы булсын!

                                             

Музыка яңгырый.

Алып баручы:- Балалар күпме, сый-хөрмәт җыйдыгыз икән, ягез әле шуны күрсәтегез.

Балалар: - Безне бик зурладылар. Менә никадәр сый-хөрмөт җыелды.

Алып баручы. –Бигрәк күп җыелган икән. Ә хәзер барыбыз да аларны шушы тубалга салыйк.    

          Еллар тыныч, уңышлар мул булсын!

Музыка яңгырый. Малай белән кыз чыга.

Малай: -Тыңлагыз! Тыңлагыз!

         Табигать патшасының

          Фәрманы бар!

Кыз: - Тыңлагыз! Тыңлагыз!

         Табигать патшасының

          Боерыгы бар!

Икесе бергә: - Нәүрүз котлы булсын!

          Нәүрүз котлы булсын!

Бала: - Бөре чуклары белән

         

       

          Сыерчыклары белән

          Яз килә, яз килә

          Яз ишекләрдән керә

          Яз тәрәзәдән көлә

          Кар суында йөгерә

          Яшеллеккә төренә

          Яз Ләйсән булып ява

          Яз күкри-тетри һава

          Яз кошлар белән кайта.

          Язны һәркем ярата.

Бала: - Яз килә! Яз килә!

          Сыерчыклар килә!

          Гөрләшеп сайрашып,

          Җырчы кошлар килә.

Бала: - Көннәр аяз, күктән алсу

          Нур сибеп кояш көлә

          Җиргә тама көмеш тамчы

          Сагынып көткән яз килә.

          Бала: Яңача Мартның уртасы

          Искечә башы инде

          Бу вакытта җир җылына

          Уяна башлый инде.

Бала: - Кыш китте, яз килде

          Үрдәк белән каз килде

          Былбылдан аваз килде

          Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бала:- Абзый эшең уң булсын!

          Теләгәнең юш булсын!

          Күңелләрең хуш булсын!

          Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бала: - Нәүрүз хакы биш алтын

          Бирсәң ярар ике алтын

          Карама ялтын-йолтын

          Нәүрүз мөбәрәк булсын!

А.Б. – Борын-үткән заманнан

          Болгар белән Казаннан

          Җаек белән Иделдән

          Бу бәйрәм безгә килгән

          Нәүрүз мөбәрәк булсын!

          Нәүрүз мөбәрәк булсын!

          Әйдәгез әле, балалар, Нәүрүзбикәне бергәләп чакырыйк.

Балалар: - Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!

Шәкерт: -  Нәүрүз килә, Нәүрүз!

          Бу тәмле сүз

          Яз дигән сүз, яшьлек дигән сүз.

Кыз: -  Нәүрүз килә, димәк яз башлана

          Бозларыннан елга арына

          Нәүрүз килә, Нәүрүз!

Нәүрүз керә.

Нәүрүз: -  Әссәламәгәләйкум кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар.  (Җырлый)

          Агымсулар кичтек без

          Сезгә килеп җиттек без

          Нәүрүз мөбәрәк булсын!

          Яратыйк кошларны

          Бик матур язларны

          Нәүрүз, Нәүрүз

          Нәүрүз бикәне.

Алып баручы: - Әйдә түрдән уз, Нәүрүзбикә!

Җыр: “Нәүрүз килә”

Нәүрүз:- Газиз балаларым, кызларым һәм улларым. Көн белән төн тигезләшкән вакытта кешеләргә       бәхет теләгез. Ике кулыгызны биреп күрешегез. Бер-берегезгә ягымлы булыгыз. Шул   вакытта күрмәс күзләр күрә башлар. Телсезләрнең теле ачылыр.

         Тәнегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек хисе тулыр.

Бала: (ипи бирә) - Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз: - Мине сагынып көтеп алуыгыз өчен рәхмәт сезгә

          Ай-һай матур кызлар күп

          Күңелләре мәрҗән күк

          Егетләр кыздан уңсын

          Юш килсен теләгегез!

Алып баручы: -  Әйдәгез әле үзебезгә без дә парлар сайлап бер биеп алыйк.

Уен   “ Чума үрдәк, чума каз”

Кыш керә.

Кыш: - Бу нинди тавыш монда? Кем минем биләмәләренә хуҗа булган?

Алып баручы: - Кыш, юкка ачуланасың, синең көннәрең үтеп бара бит инде. Биләмәләреңне язга- Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте. Кара әле тәрәзәгә гөрләп-шаулап яз килә!

Кыш: -  Туктагыз әле, туктагыз!

            Узе белән сөйләшим.

            Сез куасыз хуҗасын?

            Юк-юк, мин китмим

            Әле мин үз көчемдә.

            Көч сынамышмыйча, тартышмыйча, язга- Нәүрүзбикәгә биләмәләремне бирү юк.

Нәүрүз: - Я нәрсәдән  башлыйбыз? Синең бөтен шартларыңа да мин күнәмен.

Кыш: - О-о-о.....матурлык белән алуым янга китә инде...бигрәк тә чибәр икәнсең бит! Я, ярар  алайса, киттек.

            Беренче шартым

            Менә кашык, менә күкәй

            Тот кулыңа чибәркәй

            Син дә йөгер, мин дә калмам

            Кем узар бу ярышта.

Кыш күкәй белән кашыкны култык астына тыгып йөгерә, качып кала. Яз килеп җитә-җиңә)

Кыш: - Икенче шартым: биюдә ярышабыз. Син яшь, мин карт. Карт булсам да биюдә калышмам   мин.

            (бииләр. Кыш егыла, балалар аны торгызмакчы булалар)

Балалар: - Әйдә тор, кыш.

Кыш: -  уф...арыдым, җиңелдем

           Эредем бит, эредем.

           Яз алдында хур булдым.

Алып баручы: - Балалар! Әйдәгез кышка тизрәк ярдәм итик. Торгызыйк аны, югыйсә эреп бетә бит  ул хәзер.

(кышны торгызып чыгарып куялар)

Нәүрүз: - Салкын кышны яз җиңде

            Моны барчагыз күрде

            Кулны-кулга тотынып

            Без бәйрәм итик инде.

Җыр: “Яз җитә”

Алып баручы: - Яз килде, кояш көлде,

             Дөньяга нур бөркелде,

             Уянды бар чәчәкләр,

             Куанды бик, балалар!

Чәчәкләр белән бию.

             Мең рәхмәт кызлар сезгә

             Ел да шулай Нәүрүзгә

             Җыр-биюләр өйрәнеп

             Гөлләр кебек бизәнеп

             Матур итеп килегез

             Бәйрәм итә белегез!

А.Б. - Су буенда җем-җем итә

             Май чәчәкләре,

             Иркәләнеп оча майның

             Күбәләкләре,сыерчыклары.

     

Җыр:   ” Сыерчык”.

Нәүрүз: - Әйе, балалар, яхшы булыгыз! Минем күбәләкләремә, кошларыма тимәгез!Чәчәкләремне  таптамагыз!

А.Б. - Балалар! Бу көнне әби-бабаларыбыз яшь чагында төрле уеннар уйнаганнар, көч   сынашканнар. Әйдәгез без дә уйнап , көч сынашып алыйк.

                 

                                                             Уеннар уйнау.

                                                           Аркан тартышу.

                                                       Капчык киеп йөгерү.

А.Б. -  Кадерле балалар! Минем сезгә бер үтенечем бар. Табигатьне  саклагыз , елгаларның суы саекмасын , урманнардан киек кошлар китмәсен!

Нәүрүз: -  Ә минем теләкләрем шундый, дөньялар тыныч булсын, зәңгәр күкне кара болытлар капламасын. Үләннәр һәрчак яшел торсын. Игеннәр мул уңыш бирсен1

А.Б.: -  Әйе. Нәүрүзбикә, бик дөрес әйтәсең .Барлык изге  теләкләр кабул булсын.

          Матур да күңелле дә

          Нәүрүз бәйрәме.

          Кулга-кул тотынышып

          Бер җырлап алыйк әле.

               

Җыр:” Бир кулыңны”.

Нәүрүз: -  Инде балалар. Миңа китәргә вакыт. Мине башка җирләрдә көтәләр. Мин башка балаларга да шатлык , бәхет алып килергә китәм. Сау булыгыз. Язлар матур, ямьле булсын! Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Балалар: - Сау бул Нәүрүзбикә!

Нәүрүз китә.

Җыр:”Кояшлы ил”.

А.Б.: -  Инде бәйрәмебез ахырына якынлашты.

           Нәүрүз әйттек без сезгә.

           Кул чабыгыз сез безгә.

           Балыгыз артсын көзгә.

           Яшегез җитсен йөзгә.

           Котлы булсын!

           Котлы булсын!

           Нәүрүзбикә!

           Хәзер инде хәзинәдә булган ризыклар белән  чәй эчәргә дә була. Рәхим  итегез.

Әлмәт муниципаль мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү идарәсе.

                               

“Нәүрүз  бәйрәме”

                                   

47 нче  “Энҗе бөртеге”

                                                                             балалар бакчасы

                                                                             татар теле тәрбиячесе

                                                                              Әсфәндиярова.Ә.Р.

                                                           

Әлмәт  2011 ел.

                                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи" Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возраста Описание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий праздника для детей старшего дошкольного возраста (5-6 лет), посвящ

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи"Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возрастаОписание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий празд...

Сценарий праздника 8 марта в детском саду. Средняя группа Праздник 8 Марта в средней и старшей группах. Сценарий

1. Создание праздничной атмосферы для детей детского сада, родителей и педагогов.2. Формировать позитивное отношение к знаниям и школе....

Сценарий праздника осени в младшей группе.Сценарий праздника « Моя мама лучше всех».

laquo;Цель: создать праздничное настроение, способствовать становлению положительных детско-родительских отношений.Задачи:Воспитывать любовь и уважение к матери и побуждать детей сделать приятно...