СЦЕНАРИИ ПРАЗДНИКОВ И РАЗВЛЕЧЕНИЙ
методическая разработка (старшая, подготовительная группа) на тему

Шакирова Альфия Рашитовна

Хуш киләсең, ямьле яз!”
(зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен музыкаль кичә)

Төзеде:

Бөгелмә шәһәренең 2нче “Батыр” балалар бакчасының

югары категорияле музыка җитәкчесе

Шакирова Әлфия Рәшит кызы

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz_byrme_na_konkurs.docx20.97 КБ

Предварительный просмотр:


“Хуш киләсең, ямьле яз!”

Максат: Бәйрәмдә катнашу, җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнү теләге тудыру.

Үстерү бурычлары:  Балаларның игътибарларын арттыру, хәтер сәләтен үстерү.

Тәрбия бурычлары: Балаларны татар халкының бәйрәме белән таныштыру , аларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү,табигатъкә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү,

Белем бирү бурычлары: Милли бәйрәмнәр турында балаларның белемнәрен системалаштыру, сүз байлыгын артыру.

1 а.б.Исәнмесез кунаклар!

        Хәерле иртә сезгә!

        Бергәләшеп күңел ачыйк.

        Зур бәйрәм бүген бездә!

ЖЫР: “Яз килә, Нәүрүз килә”

А.Шакирова көе һәм сүзләре

2 а.б.   Көн әйтердер- мин озын.

        Төн әйтердер- мин озын.

        Күктә кояш көлеп тора

        Икегез дә бер бүген.

1 а.б.   Төн белән көн тигезләшкән,

        Яз килеп җиткән икән.

        Яз килеп җиткән икән дә

        Зур бәйрәм алып килгән.

2 а.б.           Борын-борын заманнан

        Болгар белән Казаннан,

        Җаек белән Иделдән

        Бу бәйрәм безгә килгән.

Бергә: Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Балалар: Нәүрүз мөбәрәк булсын!

        залга Нәүрүз керә

Нәүрүз: Исәнмесез,балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Мин яз кызы-Нәурүзбикә

Сезгә кунакка килдем.

Барыгызга бәхет, шатлык

Гүзәллек алып килдем.

А.б.        Түрдән уз яз, кил әле

        Күңел ачыйек әле,

        Синең белән бергәләшеп

        Җырлап алыек әле.

Нәүрүз.Кыш! Син түгелме соң бу? Нишләп йөрисең монда?

Кыш. Нишләп йөри дип? Кунакка килдем. Ә син нишләп йөрисең чәчәкләр күтәреп?

Нәүрүз. И, Кыш, синең вакытың узды бит инде. Сиңа китәргә вакыт. Хәзер язның чираты, карлар эри, сулар ага, кошлар кайта. Бар, кит син, Кыш, өеңә кайт!

Кыш. Ничек инде китәргә вакыт? Әле минем китәсем килми. Әйдә без синең белән көч сынашып карыйк. Кайсыбыз җиңә – шул монда кала. Тик үпкәләштән булмасын. Беренче шартым:

Менә кашык, менә күкәй,

Тот кулыңа, чибәркәй,

Син дә йөгер, мин дә калмам.

Кашыкка йомырка салып йөгерү.

Кыш. Хәзер инде икенче шартымны тыңла:

           Бие – бие, Чибәркәй,

           Мине узалмассың син.

           Син яшь, мин карт булсам да ,

           Биюдә калышмам мин.

Бииләр, кыш хәлдән таеп егыла.

Кыш. Уф, арыдым, сусадым,

           Харап булдым, җиңелдем.

           Эредем бит, эредем,

           Яз алдында хур булдым.

Нәүрүз кызым, мин китим инде. Сиңа үземнең тылсымлы таягымны калдырам. Табигатьтә хакимлек итүне Язга тапшырам. Ә хәзергә хушыгыз, икенче кышка кадәр сау булыгыз.

Алып баручы. Салкын кышны яз җиңде.

                            Моны барчабыз күрде.

                            Кулны - кулга тотынып,

                            Без бәйрәм итик инде.

 ТАТАР ХАЛЫК БИЮЕ “Әйлән-бәйлән”

Нәүрүз  Тыпыр-тыпыр итәсез,

        Җилдәй җитез үтәсез.

        Сөбханалла, күз тимәсен

        Бигрәк булган икәнсез.

А.б. Нәүрүзбикә, безнең балалар яз турында шигырьләр дә беләләр.

Балалар яз турында шигырьләр сөйли

1бала: Умырзаялар уянды

              Язның башы шул булды

              Агачлар  яшел күлмәген

               Тиз генә киеп куйды

2бала: Язның дәртле көйләренә

              Кушылды җырчы кошлар

              Сибелде бөтен дөньяга

              Кояштан җылы нурлар.

ҖЫР: “Кил син язым”

М.Минһаҗев көе, Р.Вәлиева сүзләре

А.б. Ямьле яз көннәрендә, элекке заманнарда авыл халкы бергә җыйналып бәйрәм итә торган булган. Бергәләп күңел ачканнар, уйнаганнар, җырлаганнар. Ахырдан, барысы бергә утырып, ботка ашаганнар. Ә сез бу бәйрәмнең ничек килеп чыкканын беләсезме соң?

Нәүрүз. Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар язны кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Әйдәгез, без дә сый җыярга барабыз.

 Балалар: Өйдәме, түтәй?

                   Бир зинһар күкәй.

                   Бирсәң безгә өч күкәй,

                   Тавыгың салыр йөз күкәй.

Өйдән әби чыга.

Әби. Менә, балалар, бар да бар, май да, сөт тә. Ботка бик тәмле булыр. (балалардан җыялар).

Нәүрүз. Безне сөендергән өчен сезне ходай сөендерсен.

А.б.: Әбикәй, безнең балаларның да әбиләре бар, алар әбиләрен бик яраталар,хөрмәтлиләр. Әбиләр турында матур шигырьләр,җырлар беләләр.

Әби: Әйдәгез,әле сөйләп бирегез.

Балалар әби турында шигырьләр сөйли.

Бала: Һәр иртәне иркәлә

           Дәү әнием уята.

           Көләч йөзле әбиемне,

           Курчагым да ярата.    

           Курчагым белән без аңа,

           Матур җырлар җырлыйбыз.

            Уйнап аргач, дәү әнинең

            Әкиятләрен тыңлыйбыз.

 ҖЫР: “Чәй әчәбез бергәләп”

   Р.Сәрвәров көе   А.Мипһаҗев сүзләре

Әби: Бик матур итеп җырлыйсыз. Мин  ботка пешерә торам, ә сез  балакайларым, уйнап алыйгыз.

Уеннар: “Чума үрдәк”

татар халык уены

“Самовар”

татар халык уены

“Кульяулыклар белән уен”

татар халык көе, А.Шакирова сүзләре

Әби:. Һай, егетләр, кызлар, кунаклар.

           Апа, абый, әби, бабайлар.

           Ботка пеште, ботка бүләбез.

           Авыз итми кала күрмәгез.

 

Балаларны һәм кунакларны ботка белән сыйлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарии праздников и развлечений для детского сада

В данном разделе будут представлены авторские разработки сценариев праздников и развлечений для дошкольников...

Сценарии праздников и развлечений.

Папка содержит сценарии физкультурных праздников и развлечений для разных возрастных групп. Материал использованный разработке из разных источников, в том числе и из Инета, спасибо всем за идею!...

Сценарии праздников и развлечений

Здесь представлены сценарии музыкальных праздников и развлечений для дошкольников...

Сценарии праздников и развлечений

здесь представлены сценарии праздников до дошкольников...

Сценарии праздников, познавательных развлечений

В данном разделе представлены познавательные развлечения: 1. «ИЗ ГЛУБИНЫ ИСТОРИИ ДАЛЁКОЙ» (по правилам дорожного движения)2. «ТАЙНЫ ОГНЯ» (по правилам пожарной безопасности) 3. «Мой папа – защитник От...

Сценарии праздников и развлечений.

Данный материал полностью подготовлен к использованию в работе....