Региональный компонент - конспект занятий
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Галияхметова Зульфия Агзаметдиновна

Материалы для подготовительной группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_bizek.docx34.67 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Теләче муниципаль  районы  Теләче 2нче балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе.

Татарча да яхшы бел,

урысча да яхшы бел…”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү һәм сүрәтләү эшчәнлеге буенча

интеграль шөгыль  конспекты

2нче номерлы Теләче балалар бакчасының

                                                           югары кв. категорияле тәрбиячесе Галияхметова З.А.

2016-2017 уку елы.

Максат:

Балаларның тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү,  рус һәм татар – икетеллелекне үзләштерүгә кызыксыну уяту, милли киемнәрнең исемнәрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру; балаларны татарһәм рус  миллибизәкләре беләнтаныштыруны дәвам итү;

Милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Бурычлар:

  • Балаларда татар һәм рус милли киемнәренә мәхәббәт, матурлыкны күрә

 һәм аны саклый белү сыйфаты , зәвыклылык тәрбияләү. Әдәплелек кагыйдәләре тәрбияләү.

  • Балаларның акыл, хәтер, күзаллау, фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле

сөйләм телләрен үстерү. Бизәкләр сүрәтләүгә кызыксыну уяту.

  • Татарстан Республикасындагы төрле милләт халыкларының дус һәм

тату яшәүләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше һәм сәнгати- эстетик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар:сорау-җавап, сюрприз момент, техник чаралар, дидактик уен, җырлы-биюле уеннар, нәфис сүз,мактау, бәяләү.

Җиһазлау: аудиоязма,  рус һәм татар киемендәге курчаклар (Әминә һәм Алёна), балалар санынча алъяпкыч, сарафан шаблоннары, слайдлар, үрнәкләр, пумала һәм буяулар.

Алдан үткәрелгән эш: татар һәм рус музеена бару, милли киемнәр турында әңгәмә, дидактик, җырлы-биюле  уеннар уйнау.

Сүзлек: алъяпкыч, сарафан, калфак, кокошник,читек, картуз, сапожки.

Эшчәнлек төзелеше:

Психологик көйләү.

Үстерешле диалог.

 Балалар сөйләме

Слайдлар карау.

Дидактик уен

Сөенеч мизгеле.

Җырлы- биюле уен: “Чума үрдәк, чума каз...”

Сүрәтләү эшчәнлеге.

Йомгаклау.

                                        

                                    Эшчәнлек  барышы:

(  Исәнләшәләр.)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, үзебезнең сәламебезне, җылыбызны  бер-беребезгә бүләк итик әле.

Балалар:

Кулга-кул  тотындык,

Карашып  елмайдык.

Җылы китте кулларга,

 Рәхәт булды дусларга.

Тәрбияче: Балалар,  менә бу стендта сез кемнәрне  күрәсез?

Бала: Милли киемнәр кигән кешеләр.

Тәрбияче:Әйе, балалар, дөрес әйтәсез. Ә нинди милләт халыкларын күрәсез соң?

Бала: Татарлар, руслар.

Тәрбияче:Ә сез тагын нинди милләт халыклары турында беләсез?

Бала: Башкорт, чуваш, мари, удмурд, мордва.

Тәрбияче:Әйе, аларны без киемнәренә, телләренә карап аерабыз. Балалар, ә  безнең Теләче төбәгендә нинди милләт халыклары  яши соң?

Бала:Безнең Теләче районында күбрәк татарлар һәм руслар яши.

Тәрбияче: Әйе дөрес, балалар.Ә алар нинди телдә сөйләшәләр?

Бала:Татарлар татар телендә сөйләшәләр, руслар рус телендә сөйләшәләр.

Тәрбияче:Татарстанда яшәүче һәр кеше, һәрбер бала үзенең туган телен һәм рус телен үзләштерергә тиеш. Шуңа күрә безнең төбәктә яшәүче руслар да, татарлар да ике телдә дә камил сөйләшәләр, аралашалар.  Татар шагыйре Ш.Маннурның “Яхшы бел” шигырендә дә шул турыда әйтелгән.

Әйдәгез әле искә төшереп алыйк.

Бала:

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Тәрбияче:

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

Тәрбияче: Балалар, татарлар да руслар да элек-электән, әби-бабаларыбыз заманында ук, дус яшәгәннәр: бер-берсенә кунакка, бәйрәмнәргә йөргәннәр. Милли бәйрәмнәр бүгенге көнгә кадәр сакланып килгәннәр.

Искә төшереп алыйк эле:  без нинди милли бәйрәмнәрне бәйрәм итәбез ? (балалар җавабы)

Һәр милләт халкы бәйрәмнәрдә матур итеп  үзенең милли киемнәрен кигән.  Татар һәм урыс халкының милли киемнәрен искә төшереп алыйк әле. (балалар җавабы)

Слайдлар карау      -      Дидактик уен: “Нәрсә артык?”

(күлмәк-ыштан, алъяпкыч, калфак, читек, камзул, түбәтәй).

(сарафан, рубаха, кокошник, картуз, красные сапожки)

 (Сюрприз -  татар курчагы-“Әминә”, рус курчагы-“Маша” керәләр)

Тәрбияче:  Балалар, карагыз эле безгә кунак кызлары килгән.

-Исәнмесез, балалар. Мин татар кызы, исемем Әминә.( Исәнме, Әминә.)

-Здравствуйте, ребята. А я русская девочка, меня зовут Маша. ( Здравствуй, Маша.)

Тәрбияче:

- Балалар, кунак кызларының киемнәренә игътибар итик әле.

 -Аларның киемнәре  бер-берсенә ошаганмы?

 -Кайсы яклары белән ошаганнар?

- Ә кайсы яклары белән аерылып торалар?

 (Балалар өс киемнәрен һәм баш киемнәрен чагыштыралар)

Тәрбияче: Татар кызының киеме  турында кемнең сөйлисе килә?

Бала: Татар кызы Әминә өстенә күлмәк белән  алъяпкыч кигән. Башына калфак белән яулык япкан.  Татар хатын-кызларыбыз шулай киенеп йөргәннәр. Аларны төрле чәчәкләр(ләлә, кыңгырау), яфраклар белән бизәкләп чиккәннәр.

Тәрбияче: Рус кызының киеме турында кем сөйли?

Бала:  Русская девочка Маша  одела  сарафан, на голову кокошник. Это русский женский  национальный костюм.

Тәрбияче: Балалар,  әйдәгез әле кунак кызлары белән  “Чума үрдәк, чума каз” дигән татар халык уенын да уйнап алабыз.

                                              Уен уйнау.

Ә хәзер өстәлләр янына утырып, Әминәнең дусларына  алъяпкыч,  Машаның дусларына  сарафан бизәп бирик.

Сүрәтләү эшчәнлеге. “Алъяпкыч һәм сарафан бизәү.”(татар көе астында)

 (Балаларэше, аларның эшенә бәя бирү.)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.Сез алъяпкычны да, сарафанны да бик матур итеп милли бизәкләр белән бизәдегез.  

Ә хәзер Әминәгә алъяпкычларны күрсәтик.

Бала:

Алъяпкычның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Матур ләлә чәчәге

Бик ошады үземә.

“Әминә”: Рәхмәт, балалар. Алъяпкычлар бик матур булганнар. Сез үзегез дә миңа бик ошадыгыз.

Тәрбияче: Машага сарафаннарны күрсәтик.

Бала:

Длинный сарафан для Маши,

Чтоб была всех в мире краше,

А короткий для Алёнки,

Маленькой ее сестренки.

“Маша”: Спасибо, ребята. Сарафаны очень красивые. Они мне очень понравились. Молодцы.

Тәрбияче: Балалар, без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? (балалар җавабы)

 Нинди яхшылык эшләдек? (балалар җавабы).

Бу шөгыль турында өйләрегезгә кайткач, кемгә сөйлисез? (балалар җавабы).

Балалар, сез тагын башка шөгылләрдә нинди милләт халыклары турында белергә теләр идегез? (балалар җавабы)

Рәхмәт, балалар, барыгыз да актив булдыгыз, сорауларга матур итеп җавап бирдегез.

Сезнең белән  эшләү миңа бик ошады. Рәхмәт.

“Әкияттә – кунакта”

Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән түгәрәк эшчәнлегенең  перспектив – тематик планы

Максат:  Әкият тыңларга өйрәтү.

Бурычлар:

  • Балаларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү.
  • Балаларны укыган әкиятне тыңларга өйрәтү.
  • Балаларның сөйләм телен үстерү.

                                                                                                                           Түгәрәкнең җитәкчесе

                                                                                                                           югары  кв. категорияле тәрбияче

                                                                                                                            Галияхметова З.А.

Эчтәлекнең тәртибе

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти-әниләр белән балаларның бердәм эшчәнлеге

1.

Матрешка уенчыгы белэн танышу

Балаларны халык иҗат иткэн уенчыклар  белэн таныштыруны дәвам  итү. Матрешканы ачарга, дорес итеп җыярга өйрәтү. Сүз байлыгын киңәйтү, активлаштыру. Игътибарны, хәтерне, сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирә белүләрен үстерү.

Балаларның үзләренә әйтелгән (мөрәҗәгать ителгән) сүзләрне тыңларга күнектерү.

Өйдә, әти-әни белән баланың Матрешка белән уйнавы.

2.

Матрешка белән бергә җырлыйк.

Балаларның уенчыкның (Матрешка) исемен дөрес әйтергә, яулык, сарафан, зур, кечкенә сузләре исәбенә сүзлекне активлаштыру. “Матрешка” җырына кушылып хәрәкәтләр ясау.

Балаларның мөстәкыйль рәвештә: төсне, зурлыктагы аермалыкны күрә белүләре.

Өйдә әти-әни ярдәме белән кәгазъдән Матрешкага яңа күлмәк кисеп алып килү.

3.

Бармак уены белән таныштыру. “Йорт хайваннары” уен күнегүе.

Халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү, йорт хайваннарының исемен ныгыту, хәтерне, кабул итү сәләтен үстерү.

Балаларның халык авыз иҗаты белән кызыксынуы. Йорт хайваннарын тануны узләштерүе. Әдәпле карап утыру, кушылып уйнау.

Әти-әни бала, берлектә бармаклар ярдәмендә рәсем ясап алып килүләре.

4.

“Чуар тавык” әкиятен уку.

Авазларны әйтү, тавык булып кыткылдау, тычкан булып чиелдау. Төп геройлар белән танышу, табышмакларга җавап, рәсемнәр карау. “Әтәчем” җырын тыңлап, көйгә хәрәкәтләр ясау.

Тәрбияче укыганны тыңлап утыру. Җырга кушылу.

Өйдә әкиятне берничә кат уку.

5.

Рәсем ясау “Тавыкка җим”

Чуар тавык әкиятен искә төшерү, табышмакка җавап эзләү. Рәсем ясау. Уен уйнау “Тавыкны сыйлыйбыз”.

Уен уйнау “Тавыкны сыйлыйбыз”.

Әти-әни белән берлектә пластилиннан “Бодай” әвәләү.

6.

“Йомры икмәк” рус халык әкиятен уку.

Төп геройлар белән танышу, эчтәлеген аңлау. Шар әвәләү күнекмәсен ныгыту. Әкияткә туры килгән рәсемнәр карау.

Тәрбияче укыганны тыңлап утыру.

Өйдә әкиятне берничә кат уку.

7.

“Йомры икмәк” бармак курчак театрын карау.

Әдәпле итеп, игътибар белән карап утыру.

Баланы өйдә йомры икмәк белән сыйлау.

8.

“Теремкәй” рус халык әкиятен уку.

Яңа әсәр белән таныштыру, рәсемнәр карау, сүзлекне активлаштыру. “Бака” җырын тыңлау, көйгә кушылып хәрәкәтләр ясау.

Игътибар белән тыңлап утыру, биюдә катнашу.

Өйдә әкиятне берничә кат уку.

9.

“Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерү.

Әкиятләр белән танышуны дәвам итү.

Әдәпле, кызыксынып карап утыру.

Әти-әни белән Теремкәй ясап алып килү.

10.11.

Кәрзин тулы күчтәнәч “Әкияттә – кунакта”.

Укыган әкиятләрне искә төшерү. “Ак куянкай” уенын уйнау.

Актив катнашу. Әдәпле итеп тыңлап утыру.

Әкиятләр уку. Китаплар карау. Балаларны бәйрәмгә әзерләү.

“Әкияттә-кунакта” күңел ачу иртәсе.

Зал бизәлеше: Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бер кырыйда китаплар, бармак һәм курчак театры күргәзмәсе. Икенче якта балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе.

Катнашалар: Тәрбияче, Әкиятче, Куянкай, Бабай, Әби, Чуар тавык.

Күңелле музыка астында балалар залга керәләр, алдан әзерләнгән урындыкларга уныралар.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, карагыз әле, безгә бүген күпме кунак килгән. Әйдәгез әле, без аларга уйнап, җырлап, биеп күрсәтик. Тыссс... Балалар кемдер килә бугай. Мин ниндидер тавыш ишетәм.

Көй янгырый, залга Әкиятче керә, кулында кәрзин белән йомгаклар.

Әкиятче: Исәнмесез.

Балалар: Исәнмесез.

Әкиятче: Мин сезгә әкиятләр иленнән килдем. Үзем белән сезгә күчтәнәчләр алып килдем. Карагыз әле минем кәрзинемә,анда әкияти йомгаклар бар. Алар могҗизалы, тәгәрәтеп карыйк әле аларны.

Әкиятче йомгакны тәгәрәтә, шул вакыт көй яңгырый, йомгак эченнән Куянкай килеп чыга. (Үзе дерелди)

Куянкай: Ай-ай, мин монда каян  килеп эләктем? Кем чакырды мине монда?

Әкиятче:Куянкай, курыкма. Монда сине мин чакырдым. Бүген “Кояшкай” исемле балалар бакчасында әкият бәйрәме.

Тәрбияче: Куянкай, син курыкма, балалар сиңа тимәсләр. Балалар, без Куянкай белән ниндиәкиятләрдә очраштык әле?

Балалар: “Теремкәй”, “Куян кызы”, “Төлке”, “Куян һәм әтәч”.

Куянкай: Әле мина күп әкиятләрдә очратырга була. Балалар, әйдәгез әле минем белән җырлап, биеп, уйнап алыйк әле.

“Куянкай” уены башлана.

Куянкай: Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай.

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

Куян тагы да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Әкиятче: Балалар, тагын бер йомгакны тәгәрәтеп карыйк әле. Ул безгә кунакка кемне чакырыр икән?

Әкиятче йомгакны тәгәрәтә, шул вакыт көй яңгырый, йомгак эченнән Әби белән Бабай чыга, кулларында зур шалкан.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә кунакка тагын кемнәр килгәннәр, алар кайсы әкияттән.

Балалар: Әби белән бабай. Алар “Шалкан” әкиятеннән.

Бабай: Монда нинди акыллы балалар җыелган икән. Әкият укырга яратканнары күренеп тора.

Әби: Бабакай, әйдәле без дә балаларның белемен тикшереп карыйк. Чыгар әле табышмак китабыңны.

Бабай зур китап чыгара.

Бабай: Әбисе кызны яраткан,

Бүләк иткән аңа калфак.

Кыз оныткан аның төсен,

Нинди икән аның төсе?

Балалар: Кызыл, “Кызыл калфак” әкияте.

Әби: Бар миндә дә бер сорау. Бир әле, бабай китабыңны. Нинди тавык әби белән бабайны елаткан да куандырган да?

Балалар: Чуар тавык.

Шулвакыт әкиятче тагын йомгакны тәгәрәтә, йомгак эченнән Чуар тавык чыга.

Чуар тавык: Кем монда мине искә алды? Кем монда мине чакырды?

Әкиятче: Чуар тавык, бездә бүген бәйрәм, әкиятләр иртәсе.

Тәрбияче: Балалар белән без менә әкияти табышмаклар чишәбез.

Чуар тавык: Ә, мин ишеткән идем инде “Кояшкай” исемле балалар бакчасында әкият яратучы балалар гына йөри дип.

Дөрес икән, мин аларга әкият алып килдем.

“Чуар тавык” әкияте бармак курчак театры ярдәмендә күрсәтелә.

Тәрбияче: Балалар, сезгә әкият ошадымы? Әйдәгез әле, без килгән кунакларга рәхмәт әйтик.

Балалар: Рәхмәт.

Әкиятче: Балалар, безгә китәргә вакыт җитте инде, сау булыгыз.

Куянкай: Без сезнең белән әкият китаплары битләрендә гел очрашып торырбыз.

Чуар тавык: Ә хәзергә сау булыгыз.

Балалар: Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Региональный компонент. конспект занятия "Наш город"

Привить любовь к родному городу, ознакомиться с достопримечательностями нашего города....

Использование национально – регионального компонента на занятиях по аппликации.

Задачи.Воспитывать у детей интерес к произведениям мордовского декоративно-прикладного искусства.Учить выделять изделия мордовского декоративно-прикладного искусства из группы изделий и предметов быта...

Региональный компонент - конспект интегрированного занятия "Люблю березку русскую"

Цель: Формирование у детей патриотических чувств, любви к родной природе.Задачи:Образовательные: обобщить знания детей о берёзе – символе России;- формировать эмоциональные восприятие образа рус...

Национально - региональный компонент Конспект занятия "Мой город Канск"

Конспект занятия "Мой город Канск" для детей 5-6 лет...

Региональный компонент. Конспект занятия по рисованию в младшей группе на тему: "Украсим сапожок."

Научить детей украшать сапожок  знакомым  башкирским  орнаментом - полоской.Познакомить с новым орнаментом – ромб (в форме печатки).Совершенствовать умение рисовать полоски, учить...

Конспект непосредственно образовательной деятельности по физическому развитию детей старшего дошкольного возраста МБДОУ д/с №2 «СКАЗКА» (региональный компонент) Сюжетное занятие по теме: «Только смелым покоряются моря»

Конспектнепосредственно образовательной деятельностипо физическому развитию детейстаршего дошкольного возраста МБДОУ д/с №2 «СКАЗКА»(региональный компонент) Сюжетное занятие по теме: ...

Конспект интегрированной образовательной деятельности: старшего дошкольного возраста МБДОУ д/с №2 «Сказка» приоритетное направление: физическое развитие детей (региональный компонент) Сюжетное занятие по теме: «Путешествие по Сахалину»

Конспектинтегрированной образовательной деятельности:старшего дошкольного возрастаМБДОУ д/с №2 «Сказка»приоритетное направление: физическое развитие детей (региональный компонент)Сюже...