"Әби...Әби...Әбикәй!"
материал (старшая группа)

Хазиева Айгюль Минниязовна

Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, яраткан әбиләребезгә мәхәббәт тәрбиләү. Балаларны татар халкының рухи мирасы, күңел җәүһәрләре белән таныштыру.  Балаларда матурлыкны күрә һәм саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ebiem_2018_beyrem.docx17.4 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан республикасы Саба муниципаль  районы Олы-Нырты «Милэшкэй» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе»

I квалификацион категорияле тәрбияче

Хаҗиева Айгөл Миннияз кызы.

Әби...Әби...Әбикәй!

                                          3-7 яшькә кадәр (катнаш төркем)

 

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Сөйкемле, ягымлы, йомшак кунелле әбиләребез! Бүгенге кичәдә сезнең барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, кунелегез белән яшьлек елларыгызга кайтара алсак , без бик шат булыр идек.

Бу очрашу сезнең кунелләрегездә матур истәлекләр калдырсын иде. Сезне ихлас кунелдән бугенге бәйрәм белән котлап җыр буләк итәбез.

 

            Жыр: “Әбием-әбекәем”. Рөстәм Бакиров сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы.

 Алып баручы: Ак яулыклы көләч йөзле,

Шат күңелле, әйбәт тә.

Кем ул, диеп сорасагыз –

Минем әби, әлбәттә.

 

Тәмле бәлеш пешеруче

Дәу әни безнен өйдә.

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә.

 

Ә хәзер бергәләп без дә узебезнең матур шигырьләребезне әбиләргә бүләк итик әле.

 

Балалар шигырләрен сөйлиләр:

 

Минем әби гомер буе (Ильяс)

Авыр эштә эшләгән.

Авырлыклар күп күрсәдә

Күңелен төшермәгән.

Сарай алдына баруга,

Сыеры дәшә аңа.

Маэмай да аны күрүгә,

Койрык болгый, шатлана.

 

Өйгә кайтсам, өй балкыган – (Камил)

Өйгә нур ингән!

Ерак җирне якын итеп

Әбием килгән.

 

 Яратам әбиемне, (Әмир)

Укыганын да курмим,

Миннән кубрәк белә.

Аңламасам анлата

Татлы тел белән генә.

Яхшы йөр, кеше бул,

Иреш , ди, теләгеңә.

 

 Зәңгәр күгемдә ал кояш (Динэ)

Сүнмәсен, балкып торсын

Әбиләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

 

Минем әби бик әйбәт (Инзилэ)

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

 Әбием hәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнен күнелне күрә.

 

Без әбине яратабыз,(Рәниф)

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда.

Тәмле бәлеш пешеруче (Мэликэ)

Дәу әни безнен өйдә.

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә.

Пусть моя милая бабуля (Азамат)
Живет как можно больше лет,
Пусть не грустит и не болеет,
Родней ее на свете нет!

Бәлки, минем әбине (Айзат)

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

 

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, – диләр.

 

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек менә әбинм күк

Җылы, якты буласы?!  

Әби күзлеген эзли,(Самат)

Кайда икәнен белми.

Күзлеге бит кулында,

Әмма ул аны сизми.

 

-Әби, әби,-дим аңа,

Каршысына ук килеп,

Җайлы булыр эзләргә,

Күзлегеңне ки элек.

 

Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә.

–Рәхмәт, табып бирдең,-ди,

Аркамнан сөя-сөя.

Ак яулыклы көләч йөзле,(Ислам)

Шат күңелле, әйбәт тә.

Кем ул, диеп сорасагыз –

Минем әби, әлбәттә

 

Ә хәзер әбиләребез сезне яшь чакларыгызга алып кайтыйк әле.

Балалар белән бергәләшеп “Чума үрдәк, чума каз” уены.

Әбекәйләребез, яшь чакларыгызга кире кайткандай булдыгызмы? Яшь чакларыгызны, аулак өйләргә йөргән чакларыгызны искә төшердегезме?

Әйдәгез әле, берсен искә төшерик.

 

Йөзек салыш уены.

Йөзек салынган әбигә бирем бирелә. Шул биремне үтәргә кирәк. Мәсәлән, бәйрәм белән котларга, балаларга үгет-нәсыйхәт әйтергә, җыр җырларга һәм башкалар.

(Ромашка чәчәге ясала, шуннан биремнәр алына)

 

Чәчәк бәйләме сузсак,

Үрелеп ала алмассыз.

Жыр бәйләме бүләк итсәк,

Кабул итми калмассыз.

 

         Жыр: “Дустым бар” Л. Хикматуллина сүзләре һәм музыкасы.

 

Балалар, әбиләребезнең куллары җылы, йомшак, алай гына түгел, алтын да!

Алар үзләренең күңел җылыларын кушып бияләй, оекбашлар бәйлиләр. Шул оекбашларның җылысы аша әбиләребезнең җан җылысы безгә дә күчә. Шуңа да нинди суыкларда да безнең аяк-кулларыбыз туңмый. Без аларга барысы өчен дә бик зур рәхмәт әйтәбез.

Сабыр, йомшак кунелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп озак яшәгез,

 ә б и л ә р е б е з! ! !

 

Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итә.