"Нәүрүз" бәйрәме
материал (старшая группа)

Юзаева Эльмира Рашитовна
Балаларны татар халык гореф-гадәтләренә һәм милли мәдәнияткә җәлеп итү.
    Бәйрәм культурасын формалаштыру, балаларда көнчыгыш халыклары бәйрәмнәренә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
     Балаларның бәйрәмнәрдә актив катнашырга омтылуларын үстерерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл navruz.docx18.6 КБ

Предварительный просмотр:

“Нәүрүз” бәйрәме

Алып баручы: Исәнмесез кадерле балалар, хезмәттәшләр! Котлыйм сезне Нәүрүз бәйрәме белән. Элек-электән, көннең тәнне куып җиткән вакытында, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең бабайларыбыз язны- Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Кешеләр матур теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга тырышканнар, өйдән –өйгә кереп, теләк теләп, сый җыеп йөргәннәр.

 Без дә бүген язны – Нәүрүзбикәне каршы алырга җыелдык. Ә ул килгәнче балалар яз турында нинди шигырьләр беләләр икән, тыңлыйк әле.

Регина: Кыш китте, яз килде

               Үрдәк белән каз килде.

               Былбылдан аваз килде

                Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Илсия: Абзый эшең уң булсын

             Теләгәнең юш булсын.

             Күңелләрең хуш булсын

             Нәүрүз мөбәрәк булсын.

Илнара: Нәүрүз хакы биш алтын

                Бирсәң, ярар ике алтын

                Карама ялтын-йолтын

                Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Татар халык биюле-җырлы уен “Күрсәт әле үскәнем”

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар бергәләп Нәүрәзбикәне чакырыйк. Нәүрүз-би-кәү!

Нәүрүзбикә. Агымсулар кичтем мин

                        Сезгә килеп җиттем мин

                        Нәүрүз әйтеп үттем мин

                         Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Алып баручы: Исәнме Нәүрүзбикә! Без сине зарыгып көттек, балалар шулаймы?

ДаринаЗ. Весна, весна красная

                   Пришла весна ясная!

                   Птицы громко поют-

                   Долго спать не дают.

Раяна:      Всю зиму, белый снег белел

                   А в марте взял и почернел.

Кира:       Я сосульку не сосу

                 Я её домой несу.

                  Стало ей от солнца жарко-

                   Мне её ужасно жалко,

                    Пусть всё лето, целый год

                    В холодильнике живёт.

 “Яз килә җыры” (2 группа)

Нәүрүзбикә. Әйдәгез әле, берәр уен уйнап алыйк.

“Чума үрдәк, чума каз” уены(4группа)

(Кыш бабай керә)

Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда? Кем әле минем җирләремә хуҗа булмакчы?

Алып баручы: Кыш бабай юкка ачуланасың. Биләмәләреңне язга тапшырыр вакыт җитте бит инде. Тәрәзәгә күз сал, тышта шаулап – гөрләп яз килә.

Кыш бабай. Туктагыз әле, туктагыз. Көч сынашмыйча, тартышмыйча, язга – Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк!

Нәүрүзбикә. Ярый, Кыш бабай, бөтен шартларыңа да ризамын.

Кыш бабай. 1шартым: Менә кашык, менә күкәй

                                           Тот кулыңа чибәркәй.

                                            Син дә йөгер, мин дә калмам.

                       2 шартым: Бие, бие чибәркәй

                                            Мине узалмассың син

                                            Син яшь, мин карт булсам да

                                             Биюдә калышмам мин.

(Кыш бабай белән Яз бииләр, Кыш бабай егыла)

Кыш бабай. Уф, арыдым, сусадым

                        Харап булдым, җиңелдем.

                        Эредем бит, эредем.

                         Яз алдында хур булдым.

  Кызым Нәүрүз, бик булдыклы, зирәк, уңган икәнсең.Инде мин тыныч күңел белән калдырып китәм. Имин яшәгез, бәхетле булыгыз! Сау булыгыз!(Чыгып китә)

Алып баручы. Салкын кышны, яз җиңде

                            Моны барчагыз күрде.

                            Куллар кулга тотынып

                            Без бәйрәм итик инде.

“Яз, яз, яз җитә” җыры.

Алып баручы. Нәүрүзбикә, синең килүеңне түземсезлек белән көттек, шигырьләр, җырлар, биюләр һәм уеннар әзерләдек. Тыңлыйсыңмы?

Нәүрүзбикә. Бик теләп. Я, кем башлый?

Эмилия.Туктап сана, тамчы тама

                Тып, тып, тып

                 Төшә, төшә, бозны тишә

                  Тып, тып, тып.

                  Яз бу, ишет, кага ишек: Тып, тып, тып.

Илназ. Тышта яз әле

            Яңа башлана

            Тамчылар тып-тып

            Түбәдән тама.

Энҗе. Хуш киләсең гүзәл Нәүрүз

            Язгы яңа елыбыз.

            Яңа елда туры булсын

            Нурлы булсын юлыбыз.

Әдилә. Яз килә! Яз килә!

              Сыерчыклар килә.

              Гөрләшеп сайрашып

              Җырчы кошлар килә.

1.“Матрешкалар” җыры(2 группа)

2.Танец с цветами.

3.Игры: «Бег в мешках», «Бег с ложками».

Нәүрүзбикә. Балалар, Нәүрүз бәйрәмендә сорауларга җавап алу гадәте булган. Минем дә сорауларга җавап ишетәсем килә.

  1. Нәүрүз – нәрсә дигән сүз?(Яңа ел, яңа көн)
  2.  Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм?(Милли бәйрәм, яз бәйрәме, кышны озату һәм язны каршы алу бәйрәме).

Минем сезгә табышмакларым да бар әле. Тыңлагыз әле:

1.Ул булса көн була, ул булмаса төн була(кояш).

2.Тама – тама таш яра(тамчы).

3.Яз килсә киенә, көз җитсә чишенә(агач).

4.Өй артында дөп, дөп кое казый(тамчы).

Нәүрүзбикә. Афәрин, барлык табышмакларга да җавап таптыгыз. Кадерле балалар! Минем сезгә зур үтенечем бар: табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын, ә үләннәр һәрвакыт яшел булсыннар. Ә хәзер мин сезне карга боткасы ашарга урамга чакырам. Рәхим итегез!