Театрализованная постановка татарской народной сказки «Три дочери» с детьми старшей группы.
материал (старшая группа)

Камальтдинова Ильсэяр Миназимовна

Театрализованная постановка татарской народной сказки «Три дочери»  с детьми старшей группы.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл skazka_tri_docheri.docx16.75 КБ

Предварительный просмотр:

Театрализованная постановка татарской народной сказки «Три дочери»  с детьми старшей группы.

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык үстерү; ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Кичәгә әзерлек: балалар белән татар телендә әни турында җырлар өйрәнү.

Җиһазлау: кичәдә куллану өчен дисклар, тиен, әни, аның кызлары.егетлер өчен татар халык киемнәре.

 

(Өй күренеше, әни кызлары белән өйдә)

Алып баручы: Борын – борын заманда яшәгән ди бер әни. Аның булган ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, алар тук булсыннар, матур киенсеннәр өчен көне – төне эшләгән (Кызлар һәрберсе үз эшләре белән шөгыльләнгәннәр).

 Олы кыз Алия

 Әнием минем, кадерлем,

Миңа тормыш бүләк иткән.

Сөеп, иркәләп үстергән,

Ул кочаклап мине үпкән.( энисен кычаклап ала)

Уртанчы кыз Алсу

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

Кече кыз Азалия

 

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

Алып баручы: Әниләре кызларын бик иркәләгән, сөйгән. Алардан бер эш тә эшләтмәгән, тик кече кыз гына әнисенә булышкан. Менә шулай кызлар бик матур булып үсеп җиткәннәр, әниләре яныннан әкренләп таралыша башлаганнар.

Беренче егет( машина тытып чыга)

Икенче егет(атка утырып)

Эченче малай(туп уйнап кере)

 – Әйдәгез, кызлар, биергә.биеп алыйк.

 

Бию “Керия Зекерия”.

Алып баручы: Кызлары киткәч, әниләре аларны бик сагынган, елаган, көткән. Шулай өч ел вакыт үткән һәм көннән – беркөнне әниләре чирләп киткән (Әни караватта ята, авырый). Әнинең күрше урманда тиен дусты бар икән. Әни тиенне үз яныны дәшкән.

Әни: Тиен, дускай, кил монда. Мин бик авырыйм, хәлем авыр, кызларымны чакыр минем яныма.

Тиен: Ярар, ярар, борчылма, хәзер аларны чакырам. Алар килеп җитәрләр.

 

 

Алып баручы: Тиен шунда ук чыгып чапкан. Ул урманнар аша үтеп, кырларны узган һәм олы кыз яшәгән йортка килеп җиткән. Олы кыз тазлар чистарта икән.

Тиен: Матурым, әниең бик авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

Олы кыз: Ай – яй, яй! Бик барыр идем, тик менә вакытым юк, тазлар чистартасым бар.

Тиен: Ай – яй, яй! Юньсез кыз! Кал шул тазларың белән.

Алып баручы: Тиеннең шулай дип әйтүе була, олы кыз бакага әйләнә.(Олы кызга бака маскасы киертелә).

 Бака

Су буенда бакалар
Баталар да, калкалар.

Бата – калка, бата – калка

Сикерә – сикерә чабалар.

Эх, бак – бак – бак – бак

Сикерә – сикерә чабалар.

 

Алып баручы: Тиен шуннан соң уртанчы кыз янына чыгып чапкан. Уртанчы кыз бу вакытта жеп эрли икен.

Тиен: Матурым, әниең авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

Уртанчы кыз: Ай – яй, яй! Бик барыр идем, тик вакытым юк. Жеп эрлисем бар.

Тиен: Ай – яй! Юньсез кыз! Кал шул жеплерен белән.

Алып баручы: Тиеннең шулай, дип әйтүе була, уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелгән.

 

Үрмәкүч 

Жеп эрлим.жеп эрлим

Арды инде беләгем.

Тиз генә эш бетерергә

Иде минем теләгем.

 

Алып баручы: Тиен бик аптыраган бу хәлгә һәм өченче кыз янына чыгып чапкан. Кече кыз бу вакытта камыр баса икән.

Тиен: Матурым! Әниең бик авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

Кече кыз: Әнием авырый? Мин хәзер аның янына барам. Әнием, әнием…(Кече кыз әнисенә килеп хәлләрен сорый).(Кече кыз әнисен,алып уртага баса).

 

 Иң кадерле, якыным

Ул бит минем әнием.

Иң яраткан кешем ул

Алтыным син әнием.

 

Алып баручы: Кече кыз бик бәхетле гомер кичергән, кешеләр дә, әнисе дә аны бик яраткан, хөрмәт иткән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий татарской народной сказки «Три дочери» для детей подготовительной группы

Программное содержание:- Приобщать к культуре и традициям народов Поволжья через знакомство с татарской народной сказкой и музыкой.- Продолжать работу над развитием музыкальных и творческих способност...

Проект «Мультфильм своими руками» по мотивам русской народной сказки «Заюшкина избушка» (С детьми старшей группы)

Данный проект раскрывает секреты детской анимации в технике пластилинография на примере русской народной сказки "ЗАЮШКИНА ИЗБУШКА"....

Театрализованная постановка бурятской народной сказки «Легенда о Байкале и дочери его Ангаре»

Цель: развитие творческих способностей детей дошкольного возраста средствами театрализованной деятельности.Задачи:развивать воображение, фантазию, внимание, самостоятельность мышления;совершенств...

Сценарий театрализованной постановки русской – народной сказки «Репка» для детей 2 младшей группы с участием родителей.

Сценарий театрализованной постановки русской - народной сказки "Репка" для детей 2 младшей группы с участием родителей....

Конспект театрализованной постановки «Красная шапочка и серый волк» с детьми старшей группы

Конспект театрализованной постановки по экологическому воспитанию...

Сценарий театрализованной постановки русской - народной сказки "Репка" для детей 1-младшей группы

Инсценировка сказки "Репка" в 1 младшей группе "Пчелки".Цель:Продолжать знакомить детей с русским народным творчеством-сказкой.Побуждать детей использовать в собственной речи отрыв...

Адаптированный сценарий театрализованной постановки татарской народной сказки "Три дочери"

Приобщаем детей старшего дошкольного  возраста к культуре и традициям народов Поволжья через знакомство с татарской народной сказкой и музыкой,работая над развитием музыкальных и творческих спосо...