"Нәүрүз бәйрәме"
план-конспект занятия (старшая группа)

Гилязетдинова Гульназ Наилевна

"Нәүрүз бәйрәме"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nevruz.docx21.19 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий "Нәүрүз бәйрәме"

Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру.
Бурычлар:
-    “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,
-    фольклор запасларын арттыру,
-    ихтиярларын барлыкка китерү,
-    сәләтләрен ачу,үстерү
-    туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.
-   
Музыка әкренәя. Сәхнәга алып баручы чыга.

А.б.Көн әйтәдер-мин озын!

Төн әйтәдер-мин озын!

Күктә кояш көлеп тора-

Икебез дә бер бүген!

Көн-кояшка авыша,

Төн авыша-аена.

Көн дә,төн дә әйтә:”Әйе,

Икебез дә бер бүген.”

Көн белән төн тигезләшкән,

Яз килеп җиткән икән.

Яз килеп җиткән дә икән,

Һәм хәбәр иткән икән:

Бәрәкәтле булсын язлар,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүз мөбарәк булсын!

-Хөрмәтле балалар, тәрбияче апаларыбыз! Без бүген  язны - Нәүрүзбикәне-каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәм тамашасына рәхим итегез!Наүруз- борынгы  бәйрәм,әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.

1 бала.Әйдә,кояш,сип нурыңны,

Кызганма бер дә,

Зур бәйрәм,күңелле бәйрәм

Нәүрүз бүген бездә!

4 бала. Яз килә,яз килә.
Кояш нурларын сибә.
Тып –тып итеп тамчы тама
Инде кар эреп бетә.

2 бала.Тизрәк кил,безгә,җылы яз,

Тизрәк,тизрәк кил!

Куяннар туңып беткәндер,

Иссен җылы җил!

5 бала. Кил син, язым,тизрәк кил,
Бик сагынып көтәбез.
Җырлар җырлап сөеп, зурлап,
Сине тәбрик итәбез!

3 бала. Тизрәк кил,җылы яз,

Тизрәк-тизрәк кил!

Чыпчыкларга җырлар өйрәт,

Уйнат,сайрат,көл!

6 бала. Чэчэклэр белэн кумелсен
Без яшэгэн ил.
Тизрэк кил безгэ, жылы яз,
Тизрэк-тизрэк кил!

Музыка ишетелә (гөрләвек тавышы).

 

А.б. -Нинди серле чишмә тавышы!Балалар,кар сулары да,шушы чишмә суларына кушылып,гөрләвекләр булып агалар.Димәк,табигатебезгә яз килә.Әнә тегендә,язның килүен хәбәр итеп,беренче умырзая чәчәкләре баш калкыта.

 

                            “Умырзаялар “ биюе.

А.б. Менә нинди матур чәчәкләре белән яз килә икән.Шулай ук язның хуҗабикәсе дә килеп җитәр,Нәүрүзбикәне бергәләп чакырыйк әле.(чакыру).

Нәүрүзбикә. –Исәнмесез,кадерле дусларым!

Агымсулар кичтек без,

Сезгә килеп җиттек без,

Нәүрүз әйтеп үттек без,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

А.б.-Хуш киләсең Нәүрүзбикә.Түрдән уз.

 Кыш китте,яз килде,

Үрдәк белән каз килде.

Нәүрүз бәйрәме килә,

Безнең җырлыйсы килә.

                  Җыр  “Яз килә”(мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Нәүрүзбикә.-Әйдәгез әле балалар,уен уйнап алыйк әле.

Уеннар уткэрелэ

 Карга: (телеграмма алып керә) - Игътибар, игътибар! Хәбәр бар, хәбәр бар.
(алып баручыга бирә)
А. б: - Телеграмма? Кемнән булыр икән? (укый) “Кадерле балалар, мин юлда тиздән килеп җитәрмен. Кыш бабагыз”. Кызык, Кыш бабай киләм дигән. (мультимедиа буран, җил искән тавышлар ишетелә, Кыш бабай керә).

К.б:Бу нинди тавыш монда,кем әле минем җирләремә баш булмакчы?

А.б.Кыш бабай,юкка ачуланасың. Синең көннәрең үтеп бара бит инде. Җирләреңне язга –Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте. Кара әле тәрәзәгә,гөрләп-шаулап яз килә.

К.б.-Туктагыз әле,туктагыз.Үзе белән сөйләшим.

Миңа әйтми килгәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең,

     Бер өрермен-җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр.

Ике өрсәм-кар ятар,

Елга,күлгә боз катар.

Кит,Нәүрүз,кит!

Нәүрүзбикә.- Шып,дисәм-җилең тынар,

Елмайсам-карың елар.

Үзең кит,Кыш!

А. б: - Кыш бабай, юкка сатулашасың, балалар да беләләр бит яз килергә вакыт җиткәнен.
К.б: - Я әйтегез балалар, мин сезгә нәрсәләр алып килдем әле?
Балалар: - Кар, кышкы уеннар.
Нәүрүз: - Ә мин сезгә: җылы көннәр, кошлар, яшел үләннәр, чәчәкләр, бөҗәкләр
алып киләм. Сез алаларны сагынансыздыр инде.
Балалар: - Бик саындык
К.б: - Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзгә калдыру юк.
Нәүрүз: - Бөтен шартларыңа да күнәрмен.
К.б: Минем беренче шартым:

Менә кашык,менә күкәй,

Тот кулыңа,чибәркәй!

Син дә йөгер,мин дә калмам,

Кем  узар бу ярышта?(2 команда ярыша.,Нәүрүзбикә командасы җиңә,Кыш бабай әкрен).

К.б: - Менә хәзер карыйк әле ярышып
Бераз аркан тартышып. (аркан тартышалар Нәүрүз җиңә)
Әле минем көчем җитәрлек, булмаса биюдә карыйк ярышып. (бииләр.Кыш бабай
җиңелә)
Уф, арыдым, сусадым,
Харап булдым җиңелдем,
Сау булыгыз,дусларым,

Хушыгыз,күз нурларым.

Шатланыгыз,көлегез.

Уйнагыз.Сау булыгыз!

 (Нәүрүзнең кулын кысып, саубуллашып чыгып китә)

А.б.Салкын кышны яз җиңде,

Моны барчагыз күрде.

Кулны кулга тотынышып

Бәйрәм итик көн буе.

“Нәүрүз һәм балалар” җыры.

1.Яратыгыз жэйнедэ, яратыгыз кышныда
Яратыгыз кознодэ, яратыгыз язныда

Нәүрүз, Нәүрүз зур рэхмэт

Телисен изге телэк (2 тапкыр)

2.Яратыгыз коннэрне, айларны hэм йылларны.

Кешелэр табигэтне, саклагыз сез аларны

Нәүрүзбикә.  Балалар, миңа икенче балалар бакчасына барыр вакыт җитте. Бәйрәмегез бик күңелле булды. Зур рәхмәт! Минем сезгә зур булэгем бар.

Кояш кебек тугэрэк,
Майда ялтырап ята,
Авызга капсан эгэр
Тиздэн ашалып бетэ (Коймак)

(Коймак тарата)

 Сау булыгыз!
Алып баручы hэм балалар: - Сау булыгыз,  Нәүрүз!
Алып баручы: - Шушының белән безнең бәйрәм ахырына якынлашты.Әйтегез әле, бүген безнең бакчада нинди бәйрәм булды? (Яз бәйрәме -Нәүрүз) Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!