"Татарстан буйлап сәяхәт"
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Ибатуллина Ландыш Гафуровна

Квест-уен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvest-uen_tatarstan_buylap_syaht.docx16.86 КБ

Предварительный просмотр:

Квест - уен «Татарстан буйлап сәяхәт»

Ибатуллина Ландыш Гафуровна

воспитатель по обучению родному языку первой кв. категории

Сахабутдинова Ильсеяр Радисовна

воспитатель по обучению родному языку первой кв. категории МБДОУ«Детский сад комбинированного вида № 39 «Килэчэк» Елабужского муниципального района Республики Татарстан»

Максат: Балаларның туган ил турындагы күзаллауларын киңәйтү.

Бурычлар:

1. Туган ил турында балаларның белемнәрен системалаштыру, сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү.

2. Балаларның сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

3. Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.

4. Балаларда халкыбызның иҗатына, теленә, тарихына, мәдәниятына кызыксыну үстерү.

Интегральләштерү: танып белү, аралашу, нафәсәти үсеш, сөйләм телен үстерү, социальләштерү, матур әдәбият, музыка тәрбиясе.

Җиһазлау: 2 маршрут кәгазе, истәлекле урыннарның фотосурәтләре, сандык, атрибутлар, шакмаклар “Татармультфильм”; дидактик уеннар “Татарстан Республикасы символлары”, “Татар орнаментлары”; аудиоязма.

Барышы: Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Без бүген сезнең белән бик кызыклы, мавыктыргыч квест-уен уйнарбыз. Уеныбыз “Татарстан буйлап сәяхәт” дип атала. Бүген без ярышып көч сынашачакбыз. Татарстаныбызның иң матур,иң якын булган җәүһәрләрен җыярбыз. Тапкырлыгыбызны һәм зирәклегебезне ачыкларбыз. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. Сез командагызга командир сайлыйсыз һәм исем уйлыйсыз. Мин ике командага да маршрут кәгазе, схема бирәм. Шушы схемалар ярдәмендә тукталышларны үтәргә кирәк булачак.  Дөрес җаваплар һәм дөрес үтәлгән биремнәр өчен хәрефләр биреләчәк. Ике команда да хәрефләрне җыйгач, безнең өчен бик якын сүз килеп чыгачак. Уенны башлыйбыз!

Команданың капитаннары бирегә килеп команданың исеме белән таныштырачак һәм схемаларны алачак. Барлыгы биш тукталыш, тукталышларны сезгә бирелгән схема буенча үтәргә кирәк булачак. Һәр тукталышта сезне җаваплы апалар каршы алачак. Алар сезгә бурычларыгызны аңлатырлар һәм дөрес үтәвегезне тикшерерләр. Биремне дөрес үтәсәгез, сезгә хәреф бирелер. Игьтибарлы булыгыз, биремнәрне үтәгәндә тулы җавап бирегез! Ике командага да уңышлар телим!(Командирлар маршрут кәгазьләрен алалар һәм тукталышларга таралалар).

1 нче тукталыш “Алабуга” Бу тукталышта сез Алабуга турындагы белемнәрегезне күрсәтәсез. (Балаларга Алабуга шәһәренең төрле истәлекле урыннары төшерелгән карточкалар бирелә, дөрес,тулы җавап бирергә тиешләр)

2 нче тукталыш “Әкиятләр илендә” дип атала. Биредә сез әкиятләр буенча белемнәрегезне күрсәтәсез. (Балалар алдында сандык,сандык эчендә төрле әкиятләрдән атрибутлар,шул атрибут буенча әкиятне танырга,кыскача эчтәлеген сөйләргә кирәк.)

3 нче тукталыш “Тылсымлы хат” дип атала. Әлеге тукталышта сез шулай ук әкият, шигырьләр буенча белемнәрегезне күрсәтәсез. (Конвертта хат, хат эчендә төрле әкият, шигырьләрдән җөмләләр, балалар кайсы әсәрдән икәнен, авторын белеп, дөрес җавап бирергә тиешләр).

4 нче тукталыш “Күңелле балачак”дип атала. Биредә сез шакмаклардан әкият җыярга тиеш. (Һәр командага аерым бер әкият җыярга тәкьдим ителә)

5 нче тукталыш “Республикабыз җәүһәрләре” дип атала. Биредә сез татар орнаментлары буенча осталыгыгызны күрсәтәсез. (Балаларга читек,  камзул, альяпкыч, кәләпүш рәсемнәре кискәләп бирелә. Алар бу рәсемнәрне дөрес итеп җыярга тиеш, нинди орнамент булуын аңлатырга тиеш.)

Менә балалар, әфәрин, сез барлык тукталышларны да уңышлы гына уздыгыз. Хәзер инде җыйган хәрефләрегездән сүз төзегез. Нинди сүз чыкты? ТАТАРСТАН!

Балалар ә бу сүз нәрсә дигәнне аңлата соң ?

Балаларның җаваплары.

Әйе балалар бик дөрес, Татарстан безнең Республикабыз. Без Татарстанда яшибез. Татарсанда яшәвебез белән горурланабыз. Әйдәгез бергә Татарстан флагын һәм гербын җыябыз. Ә хәзер бергәләп Татарстан гимнын тыңлыйбыз.

Әфәрин балалар, шуның белән безнең квест-уеныбыз тәмам. Без сезнең белән бик мавыктыргычлы сәяхәткә бардык. Менә нинди бай икән бит безнең Татарстаныбыз. Сезгә сәяхәтебез ошадымы? Балалар, өйгә кайткач безнең сәяхәтебез турында әти-әниләрегезгә дә сөйләрсез, бәлки алар сезгә башка шәһәрләр, әсәрләр турында мәгьлүмат бирерләр. Уен барышында алган белемнәрегез киләчәктә дә сезгә ярдәм итсен. Татарсанда яшәвебез белән горурланыйк, туган телебезне онытмыйк, саклыйк!

Кулланган әдәбият.

1.М.Гыйльманова. Иң татлы тел-туган тел. “Мәгариф”журналы №12,2006

2.Ф.Йосыф, Гөлназ Йосыф, Ф.Хәмид “Балалар бакчасы”,2003

3.К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”,2013

4.К.В.Закирова, Л.Р.Мортазина “Әй уйныйбыз,уйныйбыз...”,2013

https://nsportal.ru/shkola/rodnoy-yazyk-i-literatura/library/2020/08/28/kvest-uen-min-hterlim-min-gorurlanam-zhinunen-75


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"

Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту,  авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн  белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....

"Татарстан - туган җирем, Татарстан - Ватаным"

Безнең 53 нче “Светофорик” катнаш балалар бакчасы әхлакый – патриотик тәрбия буенча максатчан эш алып бара. Без балаларга кечкенәдән үк туган җир, туган як, туган ил төшенчәләрен биреп, ан...

"Тукай эзләре буйлап"

Балаларны  Г.Тукай  иҗаты белән таныштыру...

«Татарстан елгалары буйлап»

Максат: Татарстан җөмһүрияте аша ага торган елгалар турында мәгълүмат бирү.Бурычлар:Елгаларыбызда суның чисталыгын саклау, әйләнә-тирә мохитка сак караш тәрбияләү.Табигать байлыгы – елгаларыбызн...

Сценарий развлечения, посвященный дню Республики Татарстан "Мой Татарстан, ты лучше всех!"

Сценарий развлечения, посвященный  дню Республики Татарстан, для детей подготовительной к школе группы....

Ватаным Татарстан!- Моя Родина -Татарстан!

laquo;Региональный компонент в содержании музыкального воспитания дошкольников»Ватаным Татарстан! - Моя Родина -Татарстан!Конспект мероприятия в подготовительной группе....

Татарстан буйлап сәяхәт

Мәктәпкә әзерлек тәркемендә шөгыль конспекты...