Кунаклы өй - күркәм өй
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Ибрагимова Энже Юнисовна

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен кунакларны каршы алу, әдәплелек кагыйдәләре белән танышу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunakly_oy_konspekt.docx22.1 КБ

Предварительный просмотр:

"Баланың сәләтен үстерү үзәге 4 нче "Дружба" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"

Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче татар балалары өчен

“Кунаклы өй – ямьле өй” темасына

ачык шөгыль конспекты.

                                                                                                       Төзеде;

                                                                1нче категорияле татар теле тәрбиячесе

                                                                 Ибраһимова Энҗе Юнис кызы

Әлмәт шәһәре

2022 ел

  Тема: Кунаклы өй – ямьле өй.

  Максат: балаларны татар халык ашлары,  кунакчыллык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру.

  Тәрбия бурычы: татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү; үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен , кунакчыллык, чисталык, ризыкка карата хөрмәтле караш тәрбияләү.

  Үстерү бурычы: балаларның сөйләм телләрен камиллщштерү, тулы җөмләләр белән җавап бирүне үстерү.

  Белем бирү бурычы: халык әйтемнәрен, сүзлек запасын баету, кунакны матур итеп каршы ала һәм сыйлый, табын артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү.

  Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

  Интегральбелем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, музыка, иҗади эш.

  Методик алымнар һәм чаралар: җырлы- биюле уеннар,  сөенеч мизгеле, сорау бирү, нәфис сүз, иҗади хезмәт, мактау, бәяләү.

  ҖиҺазлау: интерактив тактада милли ризыклар күренеше, кунакны сыйлау өчен чәй өстәле, эт, песи уенчыкларытозлы камыр, такталар һәм кечкенә пычаклар.

  Сүзлек өстендә эш: кунак, бәлеш, өчпочмак. кыстыбый, кош теле,  

  Алдан үткәрелгән эш: «Кунак каршылаганда», «Табын әдәбе» дигән темаларга әңгәмәләр үткәрү, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү, «Татар халкының милли ашлары» исемле альбом карау.

Шөгыль барышы

1. Кереш өлеше

- Исәнмесез, дусларым. Хәлләрегез ничек?

-Әйбәт рәхмәт. Сезнең хәлләр ничек?

- Әйбәт, рәхмәт. Карагыз әле, буген безгә дустыбыз Мияу килгән. Әйдәгез әле аның яраткан уенын уйнап алыйк.

Хәерле көн, күзләр!

Хәерле көн, колаклар!

Хәерле көн, борын!

Хәерле көн, авыз!

Хәерле көн, куллар!

Хәерле көн, аяклар!

Хәерле көн, бармаклар!

Хәерле көн, кояш!

Хәерле көн  барыбызга да! (Балалар һәр нәрсәне хәрәкәт ярдәмендә күрсәтәләр)

2. Төп өлеш

 - Дусларым, мин бүген сезне кунакка (в гости) чакырам (приглашаю).  Скажите, как мы приветствуем гостей на татарском языке?

- Исәнмесез, рәхим итегез, түрдән узыгыз кунаклар.

- Әфәрин. Әйдәгез, кунакларым, рәхим итегез, түрдән узыгыз. Менә мин сезгә нинди тәмлүшкәләр (вкусняшки) пешердем. Таңсылу, өстәлдә нәрсә бар?

- Өстәлдә тәмле, зур бәлеш бар.

- Азат, өстәлдә тагы нәрсә бар.

- Өстәлдә кечкенә, тәмле өчпочмак бар.

- Мин тагы кыстыбый, кош теле (хворст) пешердем. Кайтаваз уенын уйнап алыйк әле.

- Кыстыбый (туп ярдәмендә  балалардан кабатлатабыз)

- Кош теле (туп ярдәмендә  балалардан кабатлатабыз)

- Дуслар, безнең Мияу нишләп утыра?

- Мияу битен юа.

- Безнең әбиләр әйтә иде (говорили) “Песи битен юса, кунак каршыла” “Кошка возле порога умывается- значит гость появиться”

- Дусларым, Мияу нишли?

- Гость приглашает.Кунак чакыра

- Дусларым, идәндә (на полу) нәрсә ята (лежит)?

- Кашык

- Нинди кашык?

- Пычрак, зур кашык.

- Әйе, пычрак кашыкны юарга кирәк (надо помыть). Безнең әбиләр әйтә иде (говорили) “Идәнгә кашык төшсә, кунак килә”, “Уронить на пол ложку- жди гостей”. Бүген безгә мөгаен (наверника) кунак килер. Дусларым, шакылдаган тавыш ишетәсезме (стук слышате)?

- Әйе.

- Кем шакый анда? (стучит) (Балалар әзли)

- Вон воробей в окошку стучит, оказывается.

- Әйе шул, дусларым, чыпчык тәрәзә шакый икән. Безнең әбиләр әйтә иде (говорили) “Тәрәзәңне чукыса чыпчык, кунагыңны көт”, “Воробушка постучал в окно, принимай гостей”. Балалар, без бүген күпме әйтемнәр белдек (поговорки узнали). Дусларым, өйгә кунак килгәч, нишлиләр?

- Җырлыйлар, бииләр, уйныйлар.

-Дөрес, әйдәгез, бездә уйныйк. Но чтобы начать игру вы должны отгадать загадку (табышмакны белергә)

 Плоская шляпка на блюдце похожа.

Носят татары, узбеки тоже,

А также киргизы, казахи, башкиры.

Расшита узором она непременно.

- Түбәтәй.

-Әйе, дөрес дусларым. Это головной убор мужчин, когда приходит гости, на голове мужчин должен быть түбәтәй, а у женщин - калфак. Хәзер сезнең белән “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк. Түбәтәйне бер – беребезгә җырлый - җырлый бирәбез. (поя, передаем друг- другу)

Түп, түп, түбәтәй

Түбәтәем әйләнә,

Түбәтәем әйләнгәндә,

Мичтә нәрсә өлгерә? Түбәтәй кемдә кала, шул бер милли ризыкны атый, (у кого остается түбәтәй,  тот должен сказать какое - нибудь татарскую национальную блюду).

Уен 2-3 тапкыр уйнала.

Ишек шакыган тавыш.

- Дусларым, кемдер ишек шакый. Кунак килде бугай. Әйдәгез, бергә сорыйбыз (вместе спросим)

- Кем бар анда?

- Бу мин, әби. Бу мин, бабай.

- Исәнме, әби. Исәнме, бабай. Рәхим итегез, түрдән узыгыз.

ӘБИ. Рәхмәт, балалар, исәнмесез. Менә сезгә күчтәнәчкә, чәк чәк.

Бабай. Исәнмесез, балалар. Хәлләрегез ничек?

- Әйбәт, рәхмәт, әби - бабай.

- Балалар, давайте их пригласим к столу. Тимур, әбине чакыр.

- Әби, кил монда, утыр.

- Сабина, бабайны чакыр.

- Бабай, кил монда утыр.

- Дусларым, давайте, их угостим. Алсу, әбине сыйла.

- Әби, мә өчпочмак аша.

- Назар, бабайны сыйла.

- Бабай, мә, кыстыбый аша.

- Ясминә, әбине сыйла.

- Әби, мә, чәй эч.

- Самат, бабайны сыйла.

- Бабай, мә, компот эч.

Әби. Чәй тәмле, өчпочмак тәмле, рәхмәт. Зур үсегез, матур булыгыз.

Бабай. Кыстыбый тәмле, компот тәмле, рәхмәт. Акыллы булыгыз, батыр булыгыз. Саубулыгыз.

- Сау бул, әби, сау бул, бабай.

3. Рефлексия

- Дусларым, бүген сезгә нәрсә кызык булды?

- “Түбәтәй” уены, әби – бабайны сыйлау.....

- Нәрсә белдегез?

- Песи бит юса, кунак килә.

- Кашык төшсә, кунак килә

- Чыпчык тәрәзә шакыса, кунак килә.....

- Кемгә сөйләрсез?

-Әнигә, әтигә, әбигә....

- Рәхмәт, дусларым, саубулыгыз.