"Җиңү Салюты"
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа)

2 нче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты. Балалар җиңү бәйрәме турында белемнәрен арттыралар, башка төрле җиһаз белән рәсем ясарга өйрәнәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya.docx15.05 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче кечкенәләр төркемендә

Шөгыль конспекты

Тема: “Җиңү Салюты”

Максат: балаларда җиңү бәйрәме турында белемнәрне формалаштыру.

Бурычлар:

Белем бирү: төсләр буенча күзаллауны тирәнәйтү; балаларны бәйрәм салюты ясарга өйрәтү.

Үстерелешле: башка төрле җиһаз белән рәсем ясауны, хәтерне, игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбияви: балаларда патриотизм хисе тәрбияләү.

Сүзлек эше: тынлык, марш атлау.

Башлангыч эш:

  • Балалар белән әңгәмә: “Салют”
  • Кече яшьтәге балалар өчен аңлаешлы формада “Җиңү көне” бәйрәме турында мәгълүмат бирү.
  • Китаплар, иллюстрацияләр, фотолар карау.

Материаллар һәм җиһазлар: аудиоязма маршы, А2 форматындагы кара төстәге катыргы, кызыл, сары, яшел, зәңгәрсу төстәге гуашь, пластмасс трубочкалар.

Шөгыль барышы

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез түгәрәккә басыйк. Миңа уч төпләрегезне күрсәтегез әле. Ә хәзер учларыгызны бер-берсенә ышкыгыз. Нәрсә тоясыз?

Балалар: Учлар җылынды.

Тәрбияче: Ул сезнең йөрәкләрегезнең җылысы. Ә хәзер тотыныйк та бер-беребезгә җылыны тапшырыйк. Күзләрегезне йомыгыз, тыңлап карагыз. Нәрсә ишетәсез?

Балалар: Берни ишетмибез, тынлык.

(Тәрбияче “Җиңү көне” җырын кабыза)

Балалар тыңлый.

Тәрбияче: Сезгә ошыймы бу җыр?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Моннан берничә ел элек безнең туган җиребезгә дошманнар бәреп керә. Бөтен халык, хәтта балалар да, туган җирне якларга дип дошманга каршы көрәшәләр. Бик авыр көрәш була. Ләкин безенең армия дошманны куа – җиңеп чыгалар. Бу җиңү 9 нчы май көнне була. Нәкъ шушы көнне илебезнең һәр кешесе Бөек җиңүне билгеләп үтә. Сугышта катнашкан ветераннарыбыз медальләрен тагып, Җиңү парадына чыгалар.

Ә хәзер чын солдатлар булып карыйк әле. Шушы музыка астына марш атлыйбыз. (Балалар марш атлый). Чын солдатлар кебек атлыйсыз. Молодцы! Утырыгыз.

Тәрбияче: Ә кич белән илебез күгендә бәйрәм салюты арттыралар.

(Слайд күрсәтү)

Тәрбияче: Матурмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез, без дә бәйрәм салюты ясыйбыз. Салютны кайчан бирәләр? Тәүлекнең кайсы вакытында карыйбыз?

Балалар: Кич белән, төнлә.

Тәрбияче: Дөрес. Шуңа күрә кара төстәге катыргы кирәк булачак. Ул төнге күк йөзе сыман була. Менә шушы трубочканы гуашька манабыз да кәгазьдә эз калдырабыз (балаларга ясап күрсәтү). Карагыз, нәкъ салют кебек була.

(Балалар рәсем ясый)

Тәрбияче: Балалар, чиста, пөхтә ясарга тырышыгыз. Сезнең бик матур килеп чыга.

(Рәсемнәрне тактага элеп кую)

Тәрбияче: Балалар, сез нәрсә ясадыгыз?

Балалар: Салют.

Тәрбияче: Кайсы бәйрәмгә багышлап, салют ясадык?

Балалар: Җиңү көненә.

Тәрбияче: Сезгә ошадымы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Миңа да бик ошады эшләрегез. Молодцы!

Шөгылебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Утренник "Салют! Победа!"

Праздник, посвященный Дню Победы для детей старшего возраста...

РИСОВАНИЕ ТЕМА: «Праздничный салют»

конспект занятия в рамках работы недели по патриотическому воспитанию...

Презентация "Салют Победы"

Презентация "Салют Победы"...

"Дню Победы - наш салют!"

Это музыкально-литературная композиция посвящена великому празднику День Победы. Дети старшей и подготовительной группы знакомятся с ветеранами войны, поют и танцуют для них....

"Дню Победы - наш салют!"

Этот материал помогает детям прочувствовать всю торжественность этого великого праздника....

Проект «Салют Героям 9 мая»

Дети в дошкольном возрасте плохо ориентируются в истории нашей страны, у детей не сформированы такие понятия: ветераны, захватчики - фашисты, герои, оборона, фашистская Германия, героизм. Развитие пре...