Көз бәйрәме.
материал по сценарий праздника (старшая группа) по теме

Гараева Милеуша Мунавировна

Ачык чара "Көз бәйрәме" .Әзерләде Гараева Миләүшә Мөнәвир кызы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koz_byrme.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Алтын  көз бәйрәме.

Катнаш төркем.

Әзерләде һәм үткәрде Гараева Миләүшә Мөнәвир кызы.

Митрәй авылы, Азнакай районы.

Группа бәйрәмчә бизәлгән.

Салмак кына көй уйный.

РӘИЛӘ

Кошлар инде җырламый,

Чикерткәләр чыңламый

Чебен- черки безләми

Бал корты бал эзләми.

Күбәләкләр очмыйлар

Чәчәкләрне кочмыйлар

Йөк ташымый кырмыска

Көннәр китте кырыска!

ҖЫР “ Көз”

Салкын җилләр исә

Тәрәзәгә чиртә

Сап-сары яфраклар

Очып җиргә төшә .

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган

Кояш та елмаймый

Белмим нәрсә булган?

ЛИЛИЯ

Ни арада җәй үткән?

Алтын көз килеп җиткән

Җимешләр өлгергәч бакча

Бигрәк тә матур икән!

Әй, ямьле дә урманда

Кояш карап торганда

Тиен уйный сикереп

Гөмбә утыра көлеп.

 

ҖЫР

 Урмандагы аланда

Тәмле гөмбәләр үсә.

Әйе шул, әйе шул

Тәмле гөмбәләр үсә.

Яфрак астына качып

Утыра алар посып.

Әйе шул, шулай шул

Утыра алар посып.

Әйлән-бәйлән йөрибез

Уйнап күңел ачабыз.

Әйе шул, әйе шул

Уйнап күңел ачабыз.

(зонтик тотып кечкенәләр гөмбә булып утыралар)

АЛ.б. Әнә кояш та чыкты

Болытлар ерак качты

Без килүгә бабакай

Олы капкасын ачты.

(Балалар йорт янына киләләр)

 

Ал. Б. Хәерле көн , бабакай!

Менә килеп тә җиттек.

Кичә үк килә идек көн аязганын көттек.

БАБАЙ:  Көттем. Сез киләсен сиздем.

Сез килүгә эш бетте.

Теге зур шалкан гына сезне көтте.

әкиятне сәхнәләштерү “ШАЛКАН”

Бабай   тәрбияче

ӘБИ     Рәилә

КЫЗ     Лилия

АКБАЙ   Аргам

ПЕСИ    Әдилә

ТЫЧКАН  Камил

ШАЛКАН  Айзат

Көй яңгырый,   КӨЗ кызы  керә.

МИН КӨЗ кызы киләм сезгә

Көзге байлыйк кулымда

Муллык б-н байлык  телим

Кем очраса юлымда.

БАЛАЛАР Исәнме, КӨЗ!

КӨЗ: Дуслар! Бәйрәмгә килгәнсез

Гөлдәй матур киенгәнсез

Ниләр беләсез көз турында

Сөйләп бирегезче Миңа!

Җыр “ӘЙ , кыяр ...”  Магнитофонда , балалар биеп торалар.

АРГАМ.

Әллә төсле яңгыр яуган

Бакчабызның өстенә?

Әллә инде төне буе

Төсле җилләр истеме?

Яфракларны алтын белән

 Кем төнлә бизәп йөргән?

Танымыйча да торам икән

Бакчабызга көз килгән!

ӘДИЛӘ

Үтте китте матур җәйләр

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргайдылар, киптеләр.

БИЮ “ЯФРАКЛАР”,  җыры магнитофонда.

АЛ. Б. Ә хәзер көз белән бер уен уйнап алык әле.

УЕН “ КӨЗ ҺӘМ   БАЛАЛАР”

БАЛАЛАР .  Исәнме, көз , алтын көз

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?

КӨЗ .  Саумы , нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин

Сезгә аяз көннәрдә

Яңгыр алып килдем мин.

Балалар. Яңгыр яу, яу, Яу

Бар табигать юынсын

Тирә як көлеп торсын.

Көз куа, балалар зонтик астына качалар.

АЛ.б. Күңел күгегез һәрчак аяз булсын

         Килмәсеннәр сагыш, борчулар,

         Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын

          Аннан кадерлерәк нәрсә бар!

ҖЫР “ МИН КӨЗЛӘРНЕ ЯРАТАМ”!

1. Җилдә назланып оча яфраклар , яфраклар.

Бигрәк матур , күңелле

Шул чаклар, шул чаклар.

ПРИПЕВ: Яңгыры явып торсын                                

Көннәре суык булсын

Мин барыбер яратам

Мин көзләрне яратам!

2. Кошлар да очып китте

Тезелеп, тезелеп.

Яз җиткәч кайтыр алар

Сөенеп,  сөенеп.

Припев  шул ук.