"Нәүрүз" бәйрәме
методическая разработка по сценарий праздника на тему

Гамбарова Гульсима Рашитовна

 

Кышны озатып, Яз кызы - Нәүрүзбикәне каршылау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Nauruz54.5 КБ

Предварительный просмотр:

    Алып баручы: Хөрмәтле авылдашлар,  кадерле балалар, килгән кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн.

     Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз.

                   

                               “Шома бас” көенә балалар җырлый

    Уйнат, уйнат гармуныңны

    Авазлары чыңласын

    Нәүрүз бәйрәменең җырын

    Иптәшләрем тыңласын

               Эх шома басабыз

               Биеп күңел ачабыз.

 Әйдә, әйдә катырак бас

 Биегәнне күрсеннәр

 Баскан җирдә ут чыгара

 Бу балалар  дисеннәр.

            Эх, шома басабыз

            Биеп күңел ачабыз.

 Көн белән төн чыга.

Көн: Исәнме, төнкәем!

Төн: Ярый әле син бар, көнкәем!

Көн: Мин дә сине бик сагындым, төнкәем.

Төн: Янар йолдызларым, көмеш аемнан сиңа сәлам китердем.

Көн: Туган ягыбызга яз килә, Нәүрүз килә! Бәйрәм белән тәбрик итәм сине, төнкәем.

Төн: Бүген без вакытларыбыз – сәгатьләребез белән тигезләшәбез. Мин кыскарам, ә син озыная барасың.

Көн: Күңелләрдә сагыну хисен тагын да көчәйтәсең икән, төн дустым. Ә мин, сине сагынып, гөрләвекләрмне агызырмын. Тирә - юньне,урман буйларын кардан арындырып, сиңа беренче чәчәкләремне –умырзаяларымны бүләк итәрмен. Яз килә, яз килә! Тиздән җылы яклардан кошлар кайтып, тирә - юньне үзләренең моңлы җырларына күмәрләр.

Төн: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр.

Көн:  Еллар тыныч булсын!

Игеннәр мул булсын,

Я рабби, Ходаем!

Төн: Әйдә, көнкәем, Нәүрүзбикә килеп җитми микән, күзәтеп килик әле. (китәләр)

(Кояш чыга)

Кояш:

Мин булмасам,

Көнең матур булыр идеме, кешем!

Якты нурым сиңа бөркелә.

Колач җәеп, матурлыкка төрелеп,

Бар табигать ямьгә күмелә.

Уяна иркен болыннар,

Ачыла гөл керфекләре,

Тибрәлә яфрак өстендә,

Уйный чык бөртекләре.

Җыр:  “Яз җитә”

Бала:

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез

Әй, бабакай, бабакай

Мич башыннан төш бабай.

Биш тиен акча бир, бабай,

Нәүрүз мөбарәк булсын.

(бабай белән әби чыгалар)

Бабай: Исәнмесез, оланнарым. Мондый мөхтәрәм бәйрәм өчен биш тиен генә акчаны табабыз инде аны. Хәзерге заманда биш тиен пүчтәк бит ул. ( Янчыгын тартып чыгара да, вак акчалар сибеп җибәрә). Ягез әле, кайсыгыз өлгеррәк икән? Күрсәтегез әле җитезлегегезне!

Соңга калган бала бер концерт номеры яки мәзәк сөйли.

Әби: Әй балакайларым, күптән көтә идек сезне бабагыз белән. Күчтәнәчләремне дә әзерләп куйган идем. Иң элек сез безгә биеп күрсәтегез әле.

                                             

                                          Бию:

Әби: (Менә рәхмәт).

Алып баручы: Балалар, инде Нәүрүзбикәнең үзен чакырырга вакыт җитте.

Балалар:

Нәүрүзбикә, Нәүрүзбикә!

Кил, нәүрүз, кил!

Алып баручы: карагызчы, нинди матурлык, җиргә ямь биреп, Нәүрүз килә, Нәүрүз килә!

Барысы бергә: 

Әйдә, әйдә, Нәүрүз,

Түрдән уз!

(Нәүрүз керә.)

Кош оча, йолдызлар атыла,

Елгалар ярыннан ташына.

Шуларны күргәндә күңелем

Еракка- еракка ашкына.

Ышанып киләчәк тормышка,

Сокланып кешеләр гыйшкына

Моң тулы тынгысыз күңелем

Яшәргә, яшәргә ашкына.

Исәнмесез, дускайларым минем,

Газиз җирем, якты кояшым.

Гүзәл чәчәкләрем, бөек кешеләрем

Исәнмесез, исәнмесез!

Барысы бергә: Хуш киләсең, Нәүрүз.

Нәүрүз: Бүген бөтен җир йөзендәге мөселманнар мине зурлый, Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бала:

Нәүрүз килде, тиз килде,

Нәүрүз килде яз килде,

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

Җыр:

Бабай: Нәүрүзбикә, кызым, безне бу язда нәрсәләр көтә? Ачлыкмы, туклыкмы, кайгы хәсрәтме, әллә бәхетле, шат көннәрме?

Нәүрүз: Хөрмәтле дуслар, сез эш сөясезме?

Халык: Сөябез.

Нәүрүз: Арагызда ялкаулар юкмы? Җир эшен яратасызмы? Кеше хезмәтен хөрмәтлисезме? Мин бик шат. Алтын куллы уңган кешеләрне шатлыклы көннәр көтә. Җирдән муллык, кояштан җылылык, күктән яңгыр иңәр.

Бабай: Рәхмәт, кызым.

Нәүрүз: Газиз балаларым, улларым, кызларым! Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер- берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар, телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә игелек нуры иңәр.

Бала:

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз язны да.

Бала:

Яратыгыз көннәрне,

Айларны һәм елларны,

Кешеләрне, табигатьне,

Саклагыз сез аларны.

(кыңгырау тавышы ишетелә, гармун тавышы).

Алып баручы: ишеттегезме, кыңгырау һәм гармун тавышы. Тагын кунаклар киләләр ахыры. Менә кем килә безгә, рәхим ит түребезгә.

Балалар: Кыш бабай, Кыш бабай, ни хәлләрең бар, бабай?

Кыш бабай: Бу нинди җыен монда? (Нәүрүзгә)

Миңа әйтми киткәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең,

Ха- ха- ха!

Бер өрермен - җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр,

Ике өрсәм - кар ятар,

Елга-күлгә боз катар,

Кит, Нәүрүз, кит.

Нәүрүз.

Шап итсәм – җил тынар,

Елмайсам – карың елар.

Үзең кит, кыш!

Кыш бабай. 

Минем җитез тайларым бар,

Гыйнвар, февраль айларым бар.

Нәүрүз.

Минем дә бит тайларым бар

Җитез апрель, майларым бар.

Алып баручы: Кыш бабай, юкка ачуланасың. Безнең балалар да беләләр бит инде, кыш артыннан яз килә. Ходай тәгалә табигатьне шулай яраткан.

Кыш бабай. Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.

Нәүрүз: Бөтен шартларыңны да үтәрмен.

Кыш бабай: Менә балалардан сорыйк әле, мәкальләрне синең турыда күбрәк беләләрме, әллә минем турыдамы?

Балалар:

Кыштан баш тартсаң, ач калырсың.

Кар күп яуса, иген уңар.

Яз языл, кыш кысыл.

Язның бер көне ел туйдыра.

Сары сулар акмый кыш булмый.

Язгы көн – яшь килен йөзе.

Алып баручы: Кыш бабай, Нәүрүзбикә, менә күрәсеңме, балалар икегезне дә яраталар.

Кыш бабай:

Рәхмәт, рәхмәт.

Менә хәзер карыйк әле ярышып,

Бераз аркан тартышып.

Нәүрүз: Мин риза.

Балалар:

Кыш бабай, ачуланма

Яратсак та үзеңне

Быелга син китеп тор,

Нәүрүзгә бир көнеңне.

Кыш бабай:

Әле минем көчем җитәрлек.

Менә кашык, менә күкәй

Тот кулыңа чибәркәй

Син дә йөгер, мин дә калмам,

Кайсыбыз алдан килер?

Алып баручы: Кыш бабай, карт булсаң да үзең хәйләкәр син. Яңа ел бәйрәмендә биегән идең, Кыш бабай биеп китә.

Уеннар уйнала.

1) “Кар бабай”га кар тидерү.(кар бабай рәсеменә туп ыргыту)

2) итек атыш

3) капчык киеп йөгерү

4) бер татар көенә 2 төрле бию.

5) чана тартыш

6)

Кыш бабай:

Уф, арыдым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым.

Нәүрүз кызым, көчле, нык бул.

Бу сабыйлар хакына.

Нәүрүз:

Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз,

Тук булсын малларыгыз.

Мул булсын балларыгыз.

Имин йортта торыгыз.

Кәеф – сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз.

Моңаеп утырмагыз.

Уйнагыз да, көлегез,

Биегез дә, җырлагыз.

Бәйрәм җыр – бию белән барлык халык катнашында дәвам итә.

Урамда зур казанда ботка пешә, шашлык кыза.Халык бәйрәм итә, күңел ача.