Уңыш бабайда кунакта
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Субаш балалар бакчасы
Уңыш бабайда кунакта!
Бәйрәм сценариесе.
2 квалификацион категорияле тәрбияче
Николаева Венера Николаевна
Залда йорт. Йорт алдында агачлар, бабай агачлар янында эскәмиядә утыра. Залның уртасында болын, яфраклар коелган. Тәрбияче һәм балалар чыгалар, түгәрәкләнеп утыралар.
Тәрбияче:
Балалар карагыз әле,
ничек күңелле монда
көзге матур болында
кошлар да сайрамыйлар
хәтта бераз моңсу да
күмәк җыр: “Көзге моң»
Көз турында әңгәмә үткәрү.
Җыр « Көз »
Тәрбияче: Әнә кояш та чыкты,болытлар ерак качты. Әйдәгез бабай белән әбигә кунакка барабыз.
( Балалар килә, бабай каршы ала )
Хәерле көн бабакай! Менә бездә килеп җиттек.
Бабай: Хәерле көн балалар! Көттем, сезнең киләсен сиздем
Сез килүгә эш бетте ,әнә теге зу-у-у-ур шалкан сезнең килүне көтте.
Шундый зу-у-у-ур булып үсте. Ә тартып чыгарырга үзебезнең көч тәмам бетте
Бала: Әйдәгез бабай бергәләп тартып чыгарып карыйк.
( Шалканны тарталар, тартып чыгара алмыйлар )
Бабай: Әллә әбине чакырып карыйк мәллә.
Бергә: Әби,әби кил әле, безгә ярдәм ит әле.
( Әби чыга)
Әби : Ятып кына торыйм дисәм ,тагын нигә чакыра?
( Балаларны күрә)
Исәнмесез балаларым, нәрсә булды? Әллә миннән башка шалкан да тартып чыгара алмыйсыңмы бабай?
Бабай: Без бергәләп шалканны тартып карадык,ә шалкан һаман чыкмый.
Әби: Әйдәгез мин дә булышам,
( Шалканны тарталар Һәм тартып чыгаралар, барысы да егылалар, ә шалкан торып баса)
Шалкан: Бабай чәчте орлыгын
Сулар сибеп үстерде.
Витаминлы бик файдалы
Тәмле булып өлгердем
Тәрбияче: Шалкан чыкты чыгуын,ә хәзер нишләтәбез.
Балалар: Шул шатлыктан җырлыйбыз,җырлыйбыз һәм уйныйбыз.
Бабайның бакчасында
Шалкан зур булып үскән.
Менә шундый киңлектә
Менә шундый биектә
Шалкан,шалкан әйдәле
Бер биеп күрсәт әле.
(Шалкан бии,балалар кул чаба)
Бабай: Балалар сез детсад бакчасында нинди яшелчәләр үстердегез? Нинди яшелчәләр беләсез, әйтеп күрсәтегез әле.
(балалар яшелчә исемнәрен әйтәләр)
Бабай,әби: Әйдәле балаларны тикшереп карыйк әле, ничек итеп яшелчә җыйдылар икән.
Уен: “Кем тизрәк җыя”
(бәрәнге, кишер җыялар)
Молодцы балалар,бик булдырасыз икән. Әйдәгез кишер белән биеп алыйк.
Бию.” Кем тизрәк ала”
Тәрбияче: Әби,бабай безнең балалар бик уңган,барысыда тырыш.Хәзер балалар
әби белән бабайга җыр җырлап күрсәтик әле.
Җыр: “Уңыш җыябыз”
Сөмбелә керә,яфраклар сибә.Кулында кәрзин,анда алмалар.
Исәнмесез балалар,исәнмесез кунаклар,исәнмесез әби-бабай.
Исәнмесез Сөмбелә.(Сөмбелә котлый теләкләр әйтә)
Сөмбелә: Агачтагы бар яфракны
Чәчәкләр,үләннәрне
Сап-сары төскә керттем
Басуда игеннәрне.
Менә сезгә күчтәнәчем
Сыйланырбыз утырып
Алмалар алып килдем
Кәрзинемне тутырып.
Тәрбияче: Рәхмәт Сөмбелә!
Балалар әйдәгез Сөмбеләгә җыр җырлыйбыз.
Җыр: “ Көз һәм балалар җыры”
Сөмбелә: Мин сезгә уеннар, табышмаклар да алып килдем әле.
Тәрбияче: Сөмбелә,балалар да сиңа шигырьләр җырлар әзерләделәр.
(Балалар тезелеп басалар һәм шигырьләр сөйлиләр)
Җыр: “Сөмбелә
Сөмбелә уен уйната.Җиләк-җимеш,яшелчә рәсемнәре күрсәтә.Балалар исемнәрен атыйлар.
Уен : “Кем тизрәк җыя”
(балалар бер чиләккә җиләк-җимеш рәсемнәре,икенче чиләккә яшелчәләр рәсемнәре җыялар)
Уен : “Матур яфраклар”
(балалар идәндәге сары,яшел, кишерсары яфракларны аерып җыялар)
Сөмбелә табышмаклар әйтә.
Җыр: “ Мин көзләрне яратам”
Тәрбияче:Сөмбелә балалар биюләр әзерләделәр әле.
(Кызлар татар биюе, малайлар моряк биюе бииләр)
Сөмбелә: Рәхмәт сезгә балалар, Бик тырыш, уңган балалар икәнсез. Менә сезгә бер кәрзин күчтәнәчем . Ә хәзер мин китәм Сау булып торыгыз. ( Саубуллашу)
Әби,бабай :
Балалар без дә сезгә рәхмәт әйтәбез. Менә сезгә безнең күчтәнәчебез. Әйдәгез бергәләп чәй эчик.