"Урман хужасында кунакта"
методическая разработка (средняя группа) на тему

Карамуллина Гульнар Тагировна

сценарий осеннего праздника для детей средней группы на татарском языке "Урман хужасында кунактк"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon сценарий63.5 КБ

Предварительный просмотр:

«УРМАН ХУҖАСЫНДА КУНАКТА»

(Балалар яфраклар тотып ярымтүгәрәккә басалар)

А.б: Балалар, без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле безнең залны, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган.

Килә шаулы, алтын матур көзем

Оча яфрак, исә көзге җил

Табигатең бигрәк сокландыргыч

Хуш киләсең, көзем, әйдә кил

Балалар:

Урман, кырларга килде матур көз,

Җәй үтте диеп үкенмибез без

Көз ашыга агачларга үз бизәген салырга

Урманнарны, болыннарны буяп китә сарыга.

Әллә төсле яңгыр яуган бакчабызның өстенә

Әллә инде төне буе төсле җилләр истеме?

Яфракларны алтын белән кем төнлә бизәп йөргән?

Танымыйча йөрим икән, бакчабызга көз килгән

Һәр көз үзенчә килә ул, һәр көз үзенчә  матур

Елмаешып бер биесәк, көзне ярату булыр

ҖЫР “АЛТЫН ЯФРАКЛАР”

Мы попали в лес осенний и хотим здесь погулять

А ещё повеселиться и с друзьями поиграть

Ветер с листьями играет, листья с веток обрывает

Листья желтые летят прямо под ноги ребят

Көз көннәре бик күңелле, бик күп җимешләр пешә

Помидор, карбыз өлгерә, алмалар өзелеп төшә

Көзге бакчада алмалар тан нурыдай аллана

Хәтта ачы баланнар, миләшләр дә баллана

Тыгызланып туп кебек үсеп җитә бәрәңге

Кырда, көлдә пешкәне һай, бигрәк инде тәмле

Яшел куаклар буялды ал, кызыл, сары төскә

Көз көне яңгыр артыннан яфраклар ява өскә

Яфраклар тирбәлә, кояш та сөенә

Әйдәгез, биибез, алтын көз көенә

ҖЫР “ЯФРАКЛАР БЕЛӘН БИЮ” 

А.б: Булдырдыгыз, балалар, әйдәгез көзге яфракларны матур кәрзинебезгә җыеп куябыз да урыннарга утырабыз

(яфракларны җыялар, утыралар)

А.б:   Шигырьләр дә сөйләдек, җырлар да җырладык, ләкин Көз һаман күренми. Безгә аны табырга кем булышыр микән?        

( ширма өстендә Карга күренә)

Карга (04): Кар, каррр !   Ну кто же еще, если не я!! (җырлый)

                   Я везде летаю, все на свете знаю!

                   Знаю каждый кустик я в лесу!

                   Умные даю советы, ценят все меня за это,

                   Новость  я несу, всем новость я несу!

А.б: Карга дустыбыз, син безгә булыша алмассыңмы? Без Алтын Көзне кунакка көтәбез, ә ул һаман килми.

 Карга (05): Знаю, знаю, все скажу, все сейчас вам расскажу!  

                     К вам сюда идет дружок,  Старичок – Лесовичок.

                     Танцевать его учите, да подарок подарите!

Потому что только  Старичок  - Лесовичок  знает как Волшебницу Осень к вам позвать! (звучит вступление) Ой, да вот он идет уже!  Ну, удачи вам, ребятки!

Капризный он  дедулька, вредный! Пакости делать любит!

(залга Урман Хуҗасы керә)

 У.х:(каргага) Кире…Кире… Кыш моннан, тишек авыз!

(Карга очып китә)

У.х (балаларга): Мин Урман хуҗасы, болыннарны, агачларны, чәчәкләрне, гөмбәләрне  саклыйм. Мин доньяда иң яхшы, иң чибәр. Ничек инде мин кире булыйм. Миңа урманда яшәргә бик күңелсез, бик кыен, менә шарфым да искереп бетте, тамагымны да мухоморлар ашап туйдырам (җырлаган була)  

А.б: Исәнме, Урман хуҗасы! Бүген бездә Көз бәйрәме, ә бәйрәмдә бүләкләр тапшыралар, безнең сиңа матур шарф бүләк итәсе килә. Син безгә Алтын Көзне бәйрәмгә чакырырга ярдәм ит, зинһар

У.х: (шарфны тотып карый, кия) Вот рәхмәт сезгә, балалар. Шарф бигрәк матур, миңа килешәме? (әйе) Ярар инде, мин дә сезгә булышыйм, бәйрәмегезгә Алтын Көзне чакырыйм (китә дә кинәт кире килә) Юк, чакырмыйм!!!

А.б: Ни өчен?

У.х: Кире булганга. Сез мине башта биергә өйрәтегез. Мин бии башласам, шунда ук киң күңелле булып китәм        

А.б: Балалар, Урман хуҗасын биергә өйрәтәбезме?

Балалар: Әйе! (түгәрәккә чыгып басалар)

БИЮ:    « СТАРИЧОК - ЛЕСОВИЧОК»

А.б: Ошадымы сиңа бию, Урман хуҗасы? (У.х. җавап бирә) Тизрәк Көзне безгә алып кил!        

У.х:  Бик күрәсегез киләме Алтын Көзегезне? (әйе) Ярар, хәзер чакырам (китә дә кинәт кире килә) Юк, чакырмыйм!!!

А.б: Ни өчен?

У.х: Кире мин, кире.

А.б: Безгә Карга синең кирелегең турында дөрес әйткән икән        

У.х: Әйе, мин шундый. Биергә өйрәтүен өйрәттегез, ә кунак итмәдегез, тамагым ачып бетте инде. Үзегезне ботка белән сыйлаганнардыр әле. Тәмле булдымы? (әйе) Ә минем кичәдән бирле ашаганым юк. Башта сыйлагыз, аннары карарбыз... Мин менә монда көтеп утырып торам

(3 бала чыга)

А.б: Кунак итәбезме, балалар? (әйе) Кая безнең күчтәнәчләр?        

(балалар “күчтәнәчләрне” алалар да, Урман хуҗасы янына барып басалар)

                   

ИНСЦЕНИРОВКА “КҮЧТӘНӘЧ”

Атрибутлар:  (2 кәрзин – алмалар һәм сливалар белән; варенье белән банка; үтә күренмәле банкада чебен гөмбәләре)

1 бала: Алмалар ут кебек, кызарып пешкәннәр

            Җәй буе кояшның ал нурын эчкәннәр (Урман хуҗасына бирә)

У.х:   Алмалар мин бик яратам (бер алманы алып  карый, шикләнә) Төсе матур булса да, әчендә кортлары да күренә... ярар инде, бир, бир! Рәхмәт!         

2 бала: Сливалар бигрәк татлы, тышы зәңгәр, эче бал

             Ниндиен телисең, шундыен сайла да ал

У.х: (бала янына килә, сливаларны ала, тагын шикләнә) Эх, бу җимешләре бигрәк нык пешкән, әллә изелеп тә беткән инде? ... Ярар, алам, алам, рәхмәт!

 

3 бала: Полную корзину ягоды малины принесем  домой!

            Наварю  варенье, будет угощенье для друзей зимой! (банка белән варенье бирә)

У.х:  Тизрәк, тизрәк миңа китер, озын кыш көннәрендә чирләсәм гел шул варенье  белән чәй эчермен! Рәхмәт, рәхмәт!

        

А.б: Күңелең булдымы инде, Урман хуҗасы?        

У.х:  Булды, булды. Хәзер мин дә сезгә күчтәнәч эзләп карыйм әле... (идәнгә утырып кәрзинен ачып карый) Мин дә сезне авыз иттерермен... о! Таптым! (чебен гөмбәләре белән банка чыгара) Менә нинди матур гөмбәләр!

А.б: Рәхмәт сиңа (банканың эчен карый)... Ой, монда бит агулы гөмбәләр! Балалар, агулы гөмбәләрне җыярга ярыймы? (юк) Әйдәгез Урман хуҗасына күрсәтик, нинди гөмбәләрне җыярга ярый        

УЕН “ГӨМБӘ ҖЫЮ”

А.б: Аңладыңмы, Урман хуҗасы, нинди гөмбәләрне җыярга ярый? (әйе). Безнең малайлар сиңа гомбәләр биюе дә әзерләделәр

БИЮ “ГӨМБӘЛӘР БИЮЕ”

А.б: (Урман хуҗасына)  Кире дә булдың син, име. Без сине биергә өйрәттекме?        

У.х: (биеп күрсәтә) Шулаймы? Әйе, өйрәттегез        

А.б: Сине кунак иттекме?        

У.х: (уйланып тора) Хәтерләмим... (кәрзиненә карый) Әйе, әйе, кунак иттегез        

А.б: Чакыр инде Алтын Көзне        

У.х: Ә сез тылсымлы сүз беләсезме?        

Балалар: Пожалуйста!

У.х: Хәзер, хәзер чакырам (китә, кире керә) Юк, чакырмыйм

А.б: Ни өчен?

У.х: Кире мин, кире. Соңгы биремне үтәсәгез, точно чакырам. Минем бер табышмак бар, шуңа җавап табыгыз. Сез үзегез русча беләсезме соң? (әйе) Ну тогда, тыңлагыз: «Шляпка большая, на ноге сидит. В дождик вырастает, хоть совсем не гриб.

Я его беру с собой, не нужна мне шляпа. Разверну над головой, если дождь закапал» Что это такое?

Балалар: Зонтик!

 

У.х: Молодцы! Белдегез! Шуның өчен сезгә бүләк (зонтиклар бирә)  Күңел ача торыгыз, ә мин Көзне чакырып киләм (чыгып китә)   

 А.б: Безнең кызлар зонтиклар белән бию биеп күрсәтерләр

ЗОНТИКЛАР белән БИЮ

        

(утыралар, залга Алтын Көз керә, исәнләшә)

Көз: Дөньяны төрдем алтынга, сары яфраклар сибеп

        Яңгырлар ява еш кына, гөлләр дә сулды, кибеп.

        Алдым сезгә бүләкләр, теләп изге теләкләр

А.б: Исәнме, Алтын Көз, сине күптән көттек без

        Чәчәк кебек сөйкемле син, былбыл кебек моңлы син

        Таң аткач та сүнми торган, йолдыз кебек нурлы син

        Безнең бәйрәмгә рәхим ит, балалар әзерләгән җырны бергәләп җырлыйк

ХОРОВОД “ОСЕНЬ, В ГОСТИ ПРОСИМ”

А.б: Сиңа балалар матур шигырләр дә өйрәнделәр

(Балалар сөйлиләр, Көз мактый)

Балалар:                                                

«Осень» 
                     Кричит ворона в небе: -Кар-р! В лесу пожар-р, в лесу пожар-р!                                                                                                                                 А  было просто очень: в нем поселилась осень.

“Көзге яңгыр”

- Апа, безгә артыбыздан шыбыр-шыбыр кем дәшә?

- Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә

«Сладкоежка»

Я работник сладкий – целый день на грядке!

Ем клубнику, ем малину, чтоб на всю наесться зиму!

Осенью арбузы ВОТ! (руки в стороны) Где мне взять второй живот?

(Алтын Көз балаларны мактый)

ИГРА “ПЕРЕВЕЗИ УРОЖАЙ”

А.б: Алтын Көз, карале, безнең балалар нинди шалкан үстерделәр        

ХОРОВОД «РЕПКА»

Репка: Хоть я большая репка, но сидела очень крепко

           Поработали вы дружно, ведь лентяев нам не нужно!

Көз: Әй, балалар, бик уңган, үстергәннәр шундый шалкан!

        Шалкан үскән, зур булган, бөтен бакчабыз тулган

ТАНЕЦ: «ПЯТОЧКА, НОСОЧЕК»  

А.Б: Хөрмәтле Көз! Көттек без килүеңне

        Алтын көз, синнән сорыйбыз бүләкләр бирүеңне

Көз: Агачларда алтын, сары, кызыл матур төсләр бар

        Күчтәнәчкә дип үстергән минем дә шалканым бар!

(шалканны ачалар, эчендә күчтәнәчләр, Көзгә рәхмәт әйтәләр, Көз саубуллашып чыгып китә)

А.б: Җырладык та, биедек тә, шигырләр дә сөйләдек

        Матур гына уйнап алдык, бер дә читенсенмәдек

(чыгып китәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...

"Урман кырларга, килде матур көз!"

Урман, кырларгакилде матур көз.Җәй үтте дипҮкенмибез без....

Дәрес-конспект: УРМАН - ЗУР БАЙЛЫГЫБЫЗ.

Максат: Балаларны Татарстан урманнарында яшәүче җәнлекләр белән таныштыру, табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында  үз-үзеңне дөрес ...

"Урман хужасында кунакта"

сценарий осеннего праздника для детей средней группы на татарском языке "Урман хужасында кунактк"...