"Көзге бал"
материал (младшая группа) по теме

Осипова Светлана Семёновна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_bal.docx16.34 КБ

Предварительный просмотр:

Көзге бал.

(2 кечкенәләр төркеме )

                                       Катнашалар.

Алып баручы

Көз

Балалар

Борчак

Чөгендер

Кабак

Сарымсак

Кишер 

Бәрәңге

Суган

Кәбестә

Кыяр

Помидор 

Залга көздән кала барлык катнашучылар да кереп,урындыкларда урын ала.

   Исәнмесез,балалар.Менә без бүген бөтен эшләребезне бетереп,балалар бакчасына “Уңыш бәйрәме”нә җыелдык.Күптән инде уңыш җыю эшләре тәмамланса да,көзге чәчүләр бетсә дә,уңыш кибәннәргә куелып,амбар-келәтләргә тутырылып беткәч кенә бәйрәм килә икән.

Җәй үткәчтен,килә Көз.

Көзне шуннан беләбез-

Саргая куак-агач,

Кырлар кала ялангач.

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

 (Кулларына сары яфраклар тоткан балалар уртага чыга һәм   яфракларны чәчеп җибәрәләр.)

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый,

Белмим нәрсә булган.

 (Әйдәгез,балалар,көз турындагы шигырьләребезне сөйләп китик.)

1бала:Җылы якларга кошлар да китә.

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен.

Җилферди җилдә сап-сары каен.

2бала:Күрмичә дә калдык җәйне,

Үтеп киткән ни ара.

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

   3бала:Җәйне шулай озатабыз,

Торналар белән бергә.

Әйтерсең лә җәй үзе дә

Торнага әверелгән.

4бала:Каеннар бишек шикелле

Күренә туган якта.

Сары чыбылдык эчендә

Көзге моң йоклап ята.

Алып баручы:Китте җәй безнең яклардан

Диңгез,таулар артына.

Көз алтын күлмәк кидерде

Агачларның барсына.

Җылытмый инде кояш та.

Көннәр кыскара бара.

Әбиләр чуагы белән

Көз алдый безне бары.

                             Сибәли салкын яңгырлар,

Кургаш болытлар йөзә.

Җирне,хакимлек итәргә,

Тапшырган ходай көзгә.

(”Уңыш җыелды”җыры башкарыла.Нур Гайсин сүз.)

Алып баручы:Көз җитте дә,көз җитте,дибез.Ә көз үзе кайда йөри икән соң?Бәйрәмебезгә һичшиксез киләм,дигән иде бит.(шунда ул аяк астында яткан яфраклар арасында бер хат таба,ачып укый.)

 Кадерле нәни дусларым!

Тәбриклим бәйрәм белән.

Озакламый мин дә сезнең

Бәйрәмегезгә киләм.

   Бу хатны ачып укуга,

Кул чабыгыз гөр килеп.

Ишетеп шуны,бәйрәмгә

Җитәрмен мин дә килеп.

Туктале,бу бит көздән килгән хат булды.Нәрсә дигән,кул чабыгыз,дигәнме?Шунда мин дә килеп җитәчәкмен,дигән.Әйдәгез,балалар,гөрләтеп кул чабыйк әле.Бәлки,чынлап та Көз,ишетеп,килеп җитәр.(кул чабалар,ишектә Көз күренә)

Көз:Сез мине чакырдыгызмы?

Сез мине көттегезме?

Менә килдем.Исәнмесез!

Миндә сагындым сезне.

Мин башлыйм бәйрәмегезне!

Әйдә,ясап түгәрәк,

Җырлыйк,биик,шигырь сөйлик,

Күңел ачыйк бергәләп.

(“Яфраклар биюе” башкарыла)

Алып баручы:Көз килә,көзге бал була дип безнең балалар бик күп шигырьләр өйрәнде.Әйдәгез шуларны тыңлыйк әле.

Әйдәле,Көз,кил,утыр

Балаларны карап тор.

Без шигырьләр сөйләрбез,

Аннан җырлап бирербез.

1бала:Саргайды яшел бакча,

Сары яфраклар оча.

Көн дә яңгыр сибәли,

“Утырыгыз өйдә”-ди.

Болыт кашын җыерса,

Яңгыр белән куркытса,

Без анннан тиз качабыз,

Кулчтырны ачабыз.

2бала:Бүген бездә матур бәйрәм.

Бүген бездә Көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең бу зал.

Алып баручы:Бөтен җирдә яфраклар

Алтынланып яналар.

Тирә-якка хушбуй исе  

Тараталар алмалар.

Көз:Әйе,дуслар,килмәдем тик

Яфрак сибеп уйнарга.

Килдем тагын сезне көзге

Муллык белән сыйларга.

Күрәсезме,күпме байлык,

Күпме муллык табында!

Муллык булса,бәйрәмнәр бит

Күңеллерәк тагын да!

Алып баручы:Балалар,көзге муллыкның ни икәнен без беләбез бит инде.Көз көне басулардан җыеп алынган иген,бакчалардан җыелган яшелчә,җиләк-җимеш ул.Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.Безнең бәйрәмгә көзнең байлыклары үзләре

дә килде.Әйдәгез,хәзер аларны тыңлыйк.

Борчак:Мин –борчак,мине кешеләр

Кырга чәчеп үстерәләләр.

Җыеп алгач көзен,миннән

Тәмле ботка пешерәләр.

Чөгендер:Мин-чөгендер.Мин дә кирәк

Кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен .

Кабак:Таныйсыздыр инде мине.

               Әйе,әйе мин –кабак.

               Минем тәмне белим дисән,

Бәлешемне ашап бак.

Сарымсак:Аш тәмләткеч ясар өчен

Сарымсак та бик кирәк.

Кышын мине дус күрсәләр,

Чирләүчеләр бик сирәк.

Кишер:Көчле,җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер-саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

Бәрәңге:Мин-бәрәңге.Пешерсәң,

Мин тәмле булам бик тә.

Мине йөртәләр хәтта

Икенче икмәк дип тә.

Суган:Ә мин-суган.Әрчегәндә

Килә яшь күзегезгә,

Мине ашап,салкыннарда

Суык тимәс үзегезгә.

Кәбестә:Ә мин булам кәбестә.

Мин бик тәмле бәлештә.

Миннән щи пешерәләр,

Йә голубцы төрәләр

Кыяр:Кыярны һәркем таный,

Кыяр салатка ярый.

Әгәр дә куйсаң тозлап,

Кыяр саклана озак.

Помидор:Ә мин булам помидор-

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

Алып баручы:Хәзер барлык яшелчәләр

Түгәрәккә басабыз,

Әйлән-бәйлән әйләнәбез,

Җырлап күңел ачабыз.

(Әйдәгез әле,без сезнең белән бер уен уйнап алыйк әле.)

 (”Яфраклар” уены уйнала. Максат: яфракларны тизлек белән алырга өйрәтү.Барышы: уртага яфраклар чәчелә,музыка уйнап тора.Балалар биеп әйләнеп йөриләр,музыка туктагач,һәр бала берәр яфрак алырга тиешләр.Кемдә яфрак булмый,шул бала уеннан чыга.Уен шулай бер ничә мәртәбә дәвам ителә.)

Алып баручы:Көз-моңсу чак,ямансу чак,

Көн дә ява яңгырлар.

Тик безнең бакчада һаман

Яңгырый дәртле җырлар!

(”Шат балалар” җыры башкарыла.)

Бәйрәмебез шушың белән тәмам.Ә хәзер барыбыз да чәй табынына рәхим итәбез!