Сценарий праздника " До свидания детский сад"
материал (подготовительная группа) на тему

Сценарий праздника разработан для детей подготовительной группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл До свидания детский сад19.62 КБ

Предварительный просмотр:

Сау бул, бакча. (Түбән Наратбаш балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе.)

Алып баручы: Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар. Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Бүген без бакчадагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

Җитте хушлашу сәгате,

И күңелле бакчабыз.

Соңгы тапкыр синең белән

Күңелләрне ачабыз.

Шатлыклар- күңлебездә

Ал кояш – күгебездә

Рәхәтләнеп бәйрәм итик

Мәктәпкә китәбез лә

Туган йорттай син кадерле

Һәм якын күңелләргә.

Ничек кенә хушлашасы

Китәсе килми бер дә.

Тик нишләргә яшең тулгач

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа.

Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да шулай

Гөрләп торсын бакчалар.

Бүтән инде бакчабызга

Әйләнеп кайтмабыз.

Һәрчак күңел түребездә

Сине без сакларбыз.

Хуш сөекле бакчабыз

Сау булыгыз апалар.

Без мәктәпкә барабыз

Безне көтә парталар.

Тик сез берүк без китә дип,

Ямансулап калмагыз.

Без бит инде зурлар булдык

Без мәктәпкә барабыз.

Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә ”  

Алып баручы: Рәхмәт балалар. Бик матур сүзләр әйттегез, матур җыр җырладыгыз.

( Ишек шакыйлар) Кем безгә кунакка килгән икән. ( Ишектән аю, куян костюмнары кигән малайлар һәм матур күлмәк кигән кызлар керә һәм урындыкларга  утыралар). Балалар болар уенчыклар бит.

Куянкай калтырама.

Куян: Зайку бросила хозяйка

            Под дождем остался зайка

            С скамейки слез не мог

             Весь до ниточки промок.

Алып баручы: Балалар кем куянны онытты икән?

Бала: Мин башка алай эшләмим. ( Куян янына килә, башын сыйпый).

Кыз: Кечкенә генә булсак та

         Сезгә кунакка килдек

          Сезгә матур теләкләр

         Җыр – бию алып килдек.

Алып баручы: Ә аю белән курчак полька биюен бииләр.

(Балалар парлашып басып бию башкаралар.)

Алып баручы: Балалалар сезне кечкенә дусларыгыз да котларга телиләр.

Безгә карагач

 Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур.

Миннән дә кечкенә булгансыз

Сез бакчага килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсез

Китәр вакыт җиткәндә.

Мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый!”

Уенчыкларыбызга да

Булыр инде бик моңсу.

Сез киткәнгә безгә дә

Бигрәкләр дә ямансу.

Алып баручы: Менә нинди әйбәт сезнең кечкенә дусларыгыз. Әйдәгез аларга рәхмәт әйтик.

Балалар: Рәхмәт.

Алып баручы: Балалар без уенчыклар белән хушлаштык инде. Мәктәптә сезнең булышчыгыз нәрсә булуы хакында сез миңа әйтеп бирә аласызмы?  Мин сезгә табышмак белән ярдәм итәм.

Агач түгел яфраклы

Тун түгел тегелгән

Балалар: Китап.

Алып баручы: Әйе, бу китап. (Әлифба китабын күрсәтә.) Ул сезнен иң зур ярдәмчегез.

Китап: Кемгә минем ярдәмем кирәк. Исәнмесез.

Алып баручы: Балалар таныдыгызмы кунакны? Бу китап.

Балалар: Исәнмесез!

Китап: Балалар! Мин монда юктан гына килмәдем. Мин сезнең балалар бакчасы белән хушлашуыгыз һәм яңа тормышка аяк басуыгыз турында ишеттем. Бу тормышта сез китаптан башка берни дә эшли алмаячаксыз. Сезнең беренче китабыгыз Әлифба булачак. Аның битләрендә сез бик матур рәсемнәр табачаксыз. Әкият китапларында Су анасы, Шүрәле белән очрашакчыз. Китаплар ярдәмендә сез диңгез төпләрен, галәм киңлекләренкүрәчәксез. ( Тавыш ишетелә. ) Залга Икеле белән Буяу килеп керәләр.

Буяу: Кая килеп эләктек инде без дустым? Кара әле монда күпме балалар җыелган.

Икеле: Болар минем булачак дусларым, икеле капчыклары.

Китап: Кем сезне монда дәште? Буяу белән Икеле балаларның дуслары түгел! Шулай бит балалар?

Балалар: Әйе!

Китап: Ишеттегезме! Китегез моннан!

Буяу: Ой-ой-ой! Курыктык! Хәзер буяу белән сипсәмме? ( Китапка буяу сибәм дип куркыта.)

Китап: Ой,ой, юк, юк. Кирәкми. ( Кача)

Алып баручы: Ни өчен сез китапны куып җибәрдегез. Кем безнең балаларыбызны  укытачак.

Буяу: Кем булсын , кем булсын, билгеле инде Мин һәм Икеле. Мәктәп сумкасы белән футбол уйнарбыз. Бер типсәм г-о-о-о-л!!!

Икеле: Дәрескә бармасаң да ярый. Китапларны ертсаң да була. Укытучы апаның сумкасына бака салсаң да ярый. Курыксын!!!

Буяу: Менә нинди кызык тормыш көтә сезне, көлеп үләрсең. Безнең белән дус буласызмы?

Балалар: Юк

Буяу, Икеле: Ничек инде юк?

Алып баручы: Ә нигә әле без сезнең дусларыгыз булырга тиеш.

Икеле: Чөнки сезнең балалар кечкенәләр.

Буяу: Алар бер нәрсә дә эшли белмиләр. Безнең белән дә дус булмагач, кем белән дус булсын инде алар.

Алып баручы: Нигә сез алай дип уйлыйсыз? Безнең балалар төрле биюләр, җырлар беләләр.

Буяу: Көлдермәгез әле мине.

Алып баручы: Балалар әйдәгез җырлап күрсәтик әле Икеле белән Буяуга.

( Балалар хәрәкәтләр күрсәтеп җыр җырлыйлар “Кәрия-Зәкәрия”)

Буяу: Таптыгыз күрсәтер нәрсә, мин дә беләм. (Сикерә-сикерә җыр җырлый. Икеле дә аңа кушыла)

Алып баручы:  Туктагыз, туктагыз. Мондый бию белән каргалар куркытып кына була.

( Туктыйлар) Ә безнең балалар укый да беләләр.

Икеле: Фу, мин дә укый беләм.

Буяу: Мин дә беләм.

Алып баручы: Менә бу сүзне укыгыз әле.

Икеле: Мы... а... м...

Буяу: Нәрсә син ыңгырашасың соң , бир әле үзем укыйм.

Икеле: Сезнең хәрефләрегез дөрес түел. Монда нинди “ коймалар” ясалган монда.

Алып баручы: Бу  “коймалар” түгел, бу нинди хәреф әле балалар.

Балалар: М

Буяу: Мин М  хәрефен тандым инде, ләкин башкаларын белмим. Без ул дәрестә юк идек.

Алып баручы: Менә безнең балалар ничек әйбәт укыйлар, карагыз әле.

( Кубиклардан сүзләр языла, балалар укыйлар.)

МӘКТӘП                                                      БУА

КИТАП                                                           АВЫЛ

Буяу: Тапкнсыз мактаныр нәрсә. Ә мин рәсем ясау остасы.

Алып баручы: Безнең балалар да бик оста ясыйлар. Әйдәгез ясап күрсәтәбез.

Балалар: Ә нәрсә ясыйбыз?

Буяу: Әнә аны. ( Икелегә күрсәтә.)

КОНКУРС РИСУНКОВ

( Икеле уртага килеп баса, барысы да аны ясыйлар. Буяу ясап бетерә дә икелегә күрсәтә.)

Буяу: Ну ничек? ( Икеле рәсемне күргәч хушын югалтып егыла) Нәрсә булды инде моңа? Шатлыгыннан ауганыр инде.

Икеле: ( Аңга килгәч) Бу кем? (Рәсемне күрсәтә) Монда Аҗдаһа бит! Мин шулай күренәмме?

Буяу: Үзеңне танымадыңмы дустым? Мин сине шулай күрәм.

Алып баручы: ( Балаларның рәсемнәрен күрсәтә) Менә безнең балаларыбыз сине ничек күрәләр.

Икеле: Монда мин матур!.

Буяу: Ә мин матур итеп бии беләм, ә сез юк!

Алып баручы: Ягез әле балалар Буяу һәм Икелегә биеп күрсәтик әле.

( Курчаклар белән бию. Икеле белән Буяу да селкенәләр. Балалар алардан көләләр.)

Буяу: Ник сез бездән көләсез? Мин сезне буяу белән коендырам. Барыгыз да буяуга әйләнәчәксез. ( Балончик тотып балалар янына киләгәндә Китап керә. Аның кулында “ ПЯТНОВЫВОДИТЕЛЬ”. Буяу аны күргәч чыгып чаба. Аның артыннан икеле дә иярә.)

Алып баручы: Рәхмәт китап! Безнең балаларны коткардың, Буяуны юк иттең, Икеле башка монда килмәячәк инде. Рәхмәт сиңа!

Китап: Ә сез балалар Икеле һәм Буяу белән дус булмассыз дип ышанам!

Алып баручы: Ә хәзер саубуллашу җырын җырлыйбыз.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "До свиданья, детский сад!"

Сценарий выпускного праздника для детей логопедической группы ОНР.( 5 девочек и 12 мальчиков)Герои: Василиса Премудрая, Баба-Яга, Ягусик....

сценарий праздника "До свидания, детский сад!"

Хочу предложить вариант праздника для детей подготовительной к школе группы "До свидания, детский сад!". Может, найдете в нём что-нибудь интересное для своих сценариев....

Сценарий праздника "До свиданья, детский сад!"

сценарий праздника "До свиданья, детсмкий сад",  который  всело прощёл  в МДОУ № 20 "Веснушки" в 2013 году...

Сценарий праздника "До свиданья, детский сад!"

Сценарий для разновозрастной старшей-подготовительной группы  (5-7 лет)....

Сценарий праздника "До свидания, детский сад!"

Сценарий праздника "До свидания, детский сад!" с участием почтальона Печкина....

Сценарий праздника "До свиданья, детский сад"

Сценарий праздника для подготовительной группы, в который входит музыкальное творчество детей: песенное и танцнвальное, а так же содержащий стихи и инсценеровки...