Новогодний утренник 2015
материал (подготовительная группа) на тему

Нуреева Расима Мударисовна

Новогодний утренник для детей подготовительной группы(на татарском языке).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл novogodniy_utrennik.docx43.2 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел килә.

Кыш бабай хаты.

Балалар музыка астында залга кереп бииләр,чыршы тирәли басалар.

   Алып баручы: Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа  ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Гөлүсә   Без бүген чыршы янында

             Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

             Кыш бабайны каршыларбыз

             Матур җырлар җырларбыз

        Ангелина    

             Нинди матур безнең чыршы,

             Җем-җем килеп яна ул.

              Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Бергә:      Котлы булсын Яңа ел!

 Аделина : Күрегез бу чыршыны,

              Матурланган, киенгән.

              Безгә калын урманнан

              Ул кунак булып килгән.

Резеда: Әй, чыршыкай-чыршыкай

Үзең бигрәк купшыкай.

Яшел күлмәк кигәнсең

Күп бизәкләр элгәнсең.

Монда җылы тыш түгел,

Җилле салкын кыш түгел.

Бик күп икән дусларың,

Бер урын да буш түгел.

   Саида       Кулны-кулга тотынышып,

             Җырлыйбыз да биибез .

             Яңа елда һәркемгә

             Бәхет-шатлык телибез.

(Җыр «Яна ел»)

 

Виолетта :  И душиста и красива.

 Вся в игрушках и хлопушках

  Так нарядна и стройна.

   Но скажите, почему – же

   Без огней стоит она?

         

Алып баручы: Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә чыннанда  нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән.Ләкин утлары янмый.Әйдәгез әле бергәләп утларын кабызуын сорыйбыз.

Тышта буран, тышта салкын

Ә безгә җылы кирәк.

Кабыз чыршыкай  утларны

                      Бәйрәмне ямьләп, бизәп

   

 

(чыршы кабына)

Настя.(тат)  Өр яңа ел килә, өр яңа

                      Чынлап яңа булсын ул

                     Кояш кебек һәммәбезгә

                      Тигез көлеп торсын ул.

Гүзәл . (тат) Шатланабыз сөенәбез,

                     Зурлыйбыз яңа елны

                     Яңа елда яңа утлар

                     Яктыртсын яңа юлны.

Дамир . Собрались мы все сегодня

               Встали дружно в хоровод.

               Много радости приносит

               Каждый раз нам Новый год.

Артур. День сегодняшний чудесный

             Не растает без следа

             Мы веселый праздник этот

             Не забудем никогда!

Тимур. Будем дружно веселиться,

              Будем петь и танцевать

              А елочка зеленая –

             Нам игрушками сверкать.

(Песня «Мы пришли сегодня к елке»)

             (матур көй яңгырый.)

Алып баручы:Балалар һәр елны кар-бураннарны туздырып,безгә сиздермичә яңа ел төнендә нинди дә булса әкият кунакка килә.

(көй яңгырый.Карчәчәк чыга)

           Әйе шул мин Карчәчәк

           Кардан йолдызлар ясап

            Җир өстенә яудырам

           Каплыйм җирне кар белән.

           Яз җиткәч тә мин эрим,

            Елгада агып йөрим.

            Җиргә сеңеп югалам,

            Чәчәк булам яңадан.

            Кыш көне мин Карчәчәк

           Язга чыккач –Алчәчәк

            Яңа еллар алып килсен

           Сезгә матур киләчәк.

 Ә хәзер уңайлырак утырыгыз .Мин сезгә Кыш бабайдан  хат алып килдем.

(Ул конвертны ача башлауга ,себеркегә утырып пәри  очып керә)

Җен-Пәри:Пәри буладыр анабыз

                     Җен буладыр атабыз

                     Иске тегермән астында

                     Гөрләп яшәп ятабыз.

                    Тегермәннең асларында

                    Чишмә ага чылтырап,

                     Безнең ннан үткән чакта

                     Барда  төшә калтырап.

-Кара әле,бер ел күргәнем булмады бит сезне.

- Менә сез кая?Шулай булыр дип уйлаган идем.

Әле сез бәйрәмгә җыелдыгызмы?

Балалар: Әйе.

Шушы матур чыршыга карап сокланасызмы?

Әллә, Кыш бабайдан бүләк тә көтәсезме?

Балалар: Әйе.

-Ә мин көне буе очып йөреп тә бер тапкырда бүләк алганым юк.Миңа Кыш бабагызның бер тапкырда бүләк алып килгәне  булмады!

Ә ,сез әле хатны укырга өлгермәдегез.

Бүләкләр турында да бер нәрсә белмисез.

Мин хәзер сезнең чыршыгызның утын сүндерәм.

(чыршы янына барып өрә башлый һәм ут сүнә)

Хатны да алып качам

(ул Карчәчәк кулыннан хатны алып кача)

Карчәчәк:Кара инде бу җен-пәрине  каян гына килеп чыкты да,                         хатны да алып качты.Ә мин нәрсә карап тордым инде ә? Юк,юк ул хатны урманга барып эзләп табарга кирәк. Ул бит  Кыш бабай хаты.

(Карчәчәк чыршы артына китә)

(чыршы артыннан кулларына вак чыршылар тоткан кызлар чыга)

         (   Бию чыршылар белән.)

Кызлар бер рәткә тезелгәч,аларга каршы Карчәчәк килә.

Карчәчәк:Кызлар-чыршыкайлар

                 Энәле купшыкайлар

                  Миңа җен-пәрине эзләп табарга юл  күрсәтмәссезме?

Кызлар-чыршылар:Бу серле урманда син бик күп могҗизаларга очырарсың.Бер нәрсәгәдән дә курыкма ,алга бар.

(Кызлар –чыршылар чыршы артына китә,алар артыннан Карчәчәк тә.Алар артыннан пәри балалары  бара.Кызлар-чыршылар утыралар.Карчәчәк чыршы артында кала.

         (Пәри балалары  бии башлый.)

Алар биеп бетергәч,Карчәчәк пәри балалары  янына чыга.

Карчәчәк:Юк,юк мин сездән курыкмыйм,мин бик ашыгам.Миңа җен-пәрине  эзләп табарга юл күрсәтмәссезме?

Пәри балалары:Әгәр син туп-туры юлдан барсаң бик матур аланга килеп чыгарсың.Анда гномнар яши,алар сиңа ярдәм итәрләр.

(Пәри балалары  чыршы артына китәләр.Карчәчәк чыршыны әйләнеп чыга ,аның артыннан гномиклар бара)

            (гномиклар биюе)

Карчәчәк  гномиклар  янына чыга.

Карчәчәк:Минем бәләкәй дусларым гномиклар ,сез миңа җен-пәрине  эзләп табарга булышмассызмы?

Гномиклар:Юк, Карчәчәк син анда тиз генә барып җитә  алмассың.Юлларны кар каплаган.Буранбикәне ярдәмгә чакырырга кирәк.Ул юлларны себереп , юл ачыр.

(гномиклар китә)

(аннан соң Карчәчәк чыршы тирәли әйләнеп чыга,Кашысына Буранбикә чыга)

Буранбикә: Ыззз....ыззз итәрмен,

                      Ап-ак карны тетәрмен,

                      Очыртырмын туздырып,

                      Битегезне кыздырып!

                      Ыжжж...ыжжж итәрмен,

                       Таулар аша үтәрмен,

                       Елга-суларыгызны

                       Шоп-шома боз итәрмен.

(Карчәчәк Буранбикә янына килә)

 Карчәчәк:  Буранбикә,Буранбикә

                        Син инде балаларга тимә.Миңа  юлны гына чистарт!

                       

Буранбикә:Беләм,беләм кайгыңны .Күрдем ул җен-пәрине Ләкин аны үзең генә җиңә алмассең.

                   

(фольгадан ясалган«боз кисәген»бирә  )

Менә син сиңа тылсымлы  боз кисәге бирәм. Аны кулыңда тотып, әйләнеп чыксаң,дусларың сиңа ярдәмгә килер.

(Карчәчәк: кулы белән алга күрсәтә)

         - Әнә ул юл!Йөгерәм!

           Хатны мин барыбер табам!.

 

(Карчәчәк чыршы артына китә, аннан җен-пәри  белән убырлы карчык балалары чыга)

      (җен-пәри  белән убырлы карчык балалары биюе)

Җен-пәри: Җитте,җитте башка биемибез,

                 Хатны укырга кирәк!

                 Кыш бабай монда бүләкләрне кайда куйганлыгын яза.

       .  

(хатны 1нче убырлыга бирә)

Саида: Мин моны ничек укыйм ,мин бит хәрефләрне гел белмим.

       

(Хатны икенче убырлыга бирә)

Алия Ш.: Ә мин бары нокталарын гына беләм.Шуңа күрә бер юлында укый алмыйм

         

(Хатны  3нче убырлыгабирә)

Виолетта: Ә мин бары себеркегә утырып очып йөри генә беләм.

Барсы бергә : Без бит укый белмибез.

                     Ярдәмгә  Шүрәлене чакырыйк.Ул бәлкем укыр..

Җен-пәри: Әгәр Шүрәлене  чакырсак,безгә бүләкләрне аның белән бүлешергә туры киләчәк.?

                 

              (як-якка карана,тыңлана башлый, )

                 -Әнә кемдер килә ахрысы,

                  Бәлкем ул хатны укып бирер?

(Чыршы артыннан кулына “боз кисәге” тоткан Карчәчәк чыга )

Җен-пәри : Син монда каян килеп чыктың?

                 Юлны ничек таптың?

Карчәчәк: Хатны эзләп ,мин бик озак йөрдем.Менә хәзер инде таптым!

                     

Җен-пәри: Юк,юк хатны без сиңа бирмибез.Хәзер без сине балалар янына бара  алмаслык итеп  сихерлибез.

                 

.

(Алар Карчәчәкне уртада калдырып әйләнә башлыйлар.. Карчәчәк кулын өскә күтәреп әйләнә башлый,һәм әйтә:

Карчәчәк: Тылсымлы боз кисәге  миңа ярдәм ит,минем дусларымны тизрәк монда чакыр!

           

 

(Җыр яңгырый. Буранбикә, пәри балалары  чыршы алдына чыгалар; Җен-пәрине уртада калдырып ,әйләндереп алалар.)

(балалар аларны уратып алалар)

Җен-пәри: Булды,булды себермәгез!

                  Хатыгызны кире бирәм!

                  (Хатны ташлый)

                  Буранбикә тынычлан,мин  үз илемә очып китәм.

             

(Җен-пәри һәм  убырлы балалары  чыршыны әйләнеп ,чыгып китә). Карчәчәк хатны күтәреп балалар белән  чыршы тирәли әйләнеп чыга.

Карчәчәк: Карагыз әле,без бергә начарлыкны җиңеп чыктык..Тылсымлы боз кисәге безне балалар бакчасына алып кайтты.

           

(барлык  балалар урындыкларына утыра)

Карчәчәк : (бөтен балаларга )

            Ә,сезнең барыгызныда дусларым яңа елны каршыларга чакырам.

            Менә инде хатны да укый башлыйм.

           

(укый)

Карчәчәк: Сезнең тавышны ишеткәч,

                    Тирән карларны ерып,

                    Озын юллар үтәрмен

                    Тәмле күчтәнәчләр  алып

                     Сезгә килеп җитәрмен

                    Уенчыклар,конфетларны

                    Эләрмен чыршыларга

                    Бирермен биючеләргә

                    Бирермен җырчыларга.

 

Карчәчәк: Дусларым әйдәгез әле бергәләп Кыш бабайны чакырыйк!

Балалар (бергә): «Кыш бабай ,кил безгә

                               Яңа ел бәйрәменә,

                               Чыршы әйләнәсендә      

                               Җыр җырлап әйләнергә»

(Музыка яңгырый,Кыш бабай керә.)

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар!Исәнмесез, әниләр! Исәнмесез, әбиләр!Исәнмесез, бәбиләр!

Яңа ел белән сезне!

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Чыршыныңда чып-чыны

Төз,матур,биек.

Тора түшәмгә тиеп.

Басыгыз чыршы тирәли –

Бер җырлап алыйк әле,

Бер уйнап алыйк әле,

Бер биеп алыйк әле,

Яшел чыршы тирәсендә

 Җилкенеп калыйк әле.

           

Карчәчәк:Туктагыз әле, туктагыз    

                  Карагыз әле безнең чыршы бик күңелсез,хәтта утлары да янмый.

.Кыш бабай:  Ә кем монда булган?

                          Кем безнең чыршыны сихерләгән?

Алып баручы :  Явыз җен-пәри  очып кергән иде .Чыршы утында ул сүндерде.

Кыш бабай: Тукта,тукта әле кызым ,

        Оныттык без бер эшне.

        Балкып торырга тиеш

        Безнең Чыршы бу кичне!

        Вакыт җитте,Кыш бабаңа ,

         Чыршы утларында яндырырга!

           Әйдәгез әле,барыгызда чыршы тирәли басыгыз   (балалар чыршы янына басалар)

     

          Балалар бергә: Чыршы ,чыршы кабын син

                                       Утларыңны яндыр син

                         

                (чыршы уты яна)

Кыш бабай: –Яшел чыршы тирәсенә якынрак басыгыз.

                           Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

                           Бүген күңел ачыгыз.

          (Песня «Шел по лесу Дед Мороз»)

Кыш бабай: Бигрәк матур җырладыгыз балалар.

        Ә хәзер кем Кыш бабайны шаккаттырып шигырь сөйли.

 

                     (шигырләр):

    Ләйсән : Әй Кыш бабай, Кыш бабай

                 Безгә якын дус бабай!

                 Көтеп алдык без сине,

                 Күңелләргә хуш бабай.

                 Ак туныңны кигәнсең,

                 Безне котлап килгәнсең.

                 Сине көтеп торганны,

                 Әллә каян белгәнсең.

        Булат :    Кыш бабай син дә,

                   Нәни булдыңмы?

                   Безнең шикелле

                   Чанада шудыңмы?

                   Кар тәгәрәтеп

                   Шар ясадыңмы?

                   Сиздерми генә

                   Кар ашадыңмы?

Мәдинә: Кыш бабайның куллары

           Салкын диеп уйладым.

            Башымнан сөйгән иде,

            Чак-чак “эреп” куймадым.

            Җылы икән, бик җылы

            Кыш бабайның куллары.

            Шуңа күрә гел актыр,

                  Аның йөргән юллары

Кыш бабай: Бәйрәмне дәвам итеп ,хәзер уйнап алабыз

     

(уен:”Кем тизрәк кар йомарлавын ала.)

Кыш бабай: Кулга кул тотынып

                        Ясыйк та түгәрәк

                         Әйдәгез балалар

                         Җырлашыйк  бергәләп.

         

(Песня «Зимушка хрустальная»)    - дети садятся

Кыш бабай : Сезнен белән кунелле
                        Булды безгә дә.
                        Бәхетләр генә телим
                         Һәммәгезгә дә

                         Безгә китәргә вакыт !

             

Алып баручы: Кыш бабай балалар матур шигырләрдә сөйләделәр,җырладылар,биеделәр.Аларга бүләкләрне өләшергәдә вакыт җиткәндер инде.

Кыш бабай: Бик күңелле үтте бәйрәм

                        Вакыт бүләк өләшергә !

                      - Әйдә, әле кызым, алып кил “серле боз”кисәген!

                     “Боз кисәге әйлән син,

                     Бүләкләргә әверел син.

                   

(2 тапкыр әйләндерә, аннан 1 Бүләк чыга)

Алып баручы: Бу бик әз булды бит әле,кыш бабай .Аны барлык балаларга ничек бүләрбез икән?

       

Кыш бабай: И,кызым,әллә оныттыңмы? Мин бит серле Кыш бабай .Хәзер менә чыршы тирәли әйләнеп,тылсымлы сүзләремне әйтсәм.Нинди генә могҗиза булмас.

         

  (Кыш бабай белән кызы чыршы тирәли йөри башлый, ут сүнә, чыршы ут гына яна)

         Балаларны шатландырып

         Боз кисәгем үс тизрәк

        Безнең балаларга бик күп

       Тәмле бүләкләр кирәк.

       

 

  (тылсымлы таягын шакылдата)    Менә,менә !

                                                                  Безнең боз кисәге дә үсә!

(Кыш бабай белән Карчәчәк бәләкәй боз кисәге тотып чыршы алдына чыгалар)

 

Кыш бабай: (шаккатып)

                   Кара әле, бу бит гел   үсмәгән.

                   Безгә  кем булышыр икән?

Балалар:  Без булышабыз !

Кыш бабай: Әйдәгез бергәләп тагы бер тапкыр бергәләп кабатлык!

       

Бергә:    Боз кисәгем зурайсын,зурайсын

                Тәмле  бүләкләр белән тулсын

               

(чыршыны әйләнеп чыга, «Зур боз кисәген»алып чыга,аннан бүләкләрне чыгара.)

Бүләкләр өләшү.Кыш бабай Карчәчәк китә.

         Сукты китер сәгатьләр,

         Хушыгыз инде.
         Яна елнын таннары
         Гел аяз тусын.
         Ул тарихка бәхет елы
         Булып язылсын!

Алып баручы : Әйдәгез әле балалар чыршы тирәли тагын бер йөреп калыйк.Аның белән саубуллашыйк.Киләсе елда без аны инде мәктәптә күрербез.

       

                    Төзеделәр:Антипова Лилиана Шарифҗан кызы.

                                       №26 “Ләйсән” балалар бакчасы  музыка җитәкчесе.

                                      Нуреева Рәсимә Мөдәрис кызы.

                                      №26 “Ләйсән” балалар бакчасы  тәрбиячесе.

                                      Нәҗипова Минзилә Хакимулла кызы.

                                     №26 “Ләйсән” балалар бакчасы  тәрбиячесе.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

СЦЕНАРИИ НОВОГОДНИХ УТРЕННИКОВ 2015

Вашему вниманию предлагаю 6 сценариев новогодних утренников, которые проводились в этом году. Все они очень замечательныеи такие разные!...

Праздники и развлечения в детском саду(новогодний утренник 2015 для подготовительной группы)

https://yadi.sk/i/LNm5vp6_eeK2N (презентация загруженна на яндекс диск, к сожалению не могу выложить ее сюда, в связи того что ее вес превышает норму в 3 мб)...

Сценарий новогоднего утренника на 2015 г. для второй младшей группы

Сценарий разработан с учётом возрастных особенностей каждого ребенка....

«Как Гномик ёлочку искал» 2014-2015 год. Новогодний утренник гр.№ 1 (ясли)

Звучит музыка, дети заходят в зал и подходят к ёлке. Воспитатель:...

«Мульт-шоу» под.группы 2014-2015 год. 7гр. Новогодний утренник

В центр зала под фанфары выходят девочка и мальчик. Девочка:                    Внимание всем, кто н...

Сценарий новогоднего утренника 2015 год "Зимний лес"

[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"9665866","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"360","width":"480"}}]]...

Сценарий новогоднего утренника 2015 г.

Сценарий новогоднего утренника 2015 г....