9 мая
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Рамазанова Гульчачак Мусавировна

Аларны онытырга хакыбыз юк.

                             (Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана)

                Чараның максаты: 1)  сугыш чоры вакыйгаларын балаларга анлаешлы итеп                    

                                                         җиткерү.

                                                     2) балаларнын   сэлэтен  ачу.

                                                     3) өлкән буын кешелэренэ игътирамлылык тәрбияләү.

                      Бизәлеш:   Сәхнәдә чәчәкләр һәм тасмалар .

                               “Сезнең тормыш – үзе батырлык”, “Бөек Җиңүгә -70 ел”

                                         – дип язылган плакатлар, презентация.

   Быел  Бөек җиңүнең70 еллыгы. Сезнең барыгызныда олы бәйрәм белән котлыйбыз.Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын сезгә. Матурлыгы өчен бу көннәрнең Кемнәр генә корбан булмаган! Исемнәрен тарих безгә үзе Саклап кала ерак еллардан .Бу җиңү зур корбаннар аша килде. Менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. Халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар 70 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Ка1арманнар даны мәңгелек. Туплар булып ява явызларга Халкыбызның ачы нәфрәте. Тыныч иде әле таңнарыбыз, Аяз иде әле иртәләр. Дошман басып керде илебезгә Ир-егетләр яуга китәләр.әйе  22нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмлә төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар.Бөек Ватан сугышы башланды. Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар.Күкне канлы корым каплады. Аяусыз сугыш башланды. Бөек Ватан сугышына Кадыбаш  авылдан 173 кеше ките33

 

                 

1. Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде

Туган ягым күмелде чәчәккә.

41 нең җәен халык каршылый

Зур өметләр баглап киләчәккә.

Ак болытлар өерен тирбәтеп

Җылы җилләр тагын истеләр.

Кояш нуры белән бизәлешкән

Күбәләкләр очып киттеләр.

2. Күкрәк киереп, гөлләр таҗын җилпи

Күрегез, күр безне, дигәндәй.

Тоелалар алар сәлам юллап,

Бер-берсенә башын игәндәй.

Шул иртәдә печән чабу өчен

Авыл халкы чыкты болынга

Күмәкләшеп, өмә ясап эшли-

Шундый гадәт борын-борыннан.

1. Сызганулы кулда чалгы,

Эх, ул яшел печән исләре...

Эшкә дәрт һәм кулга дәрт бирә

Туган якны ярату хисләре.

Явыз дошман килә ил өстенә,

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын,               

Халкыбызның канын коярга.

 

.  Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.                   

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.                                                                                                                          

 

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.                   

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар                        

                           

                           Булмасын ул, булмасын,

                           Кирәкми безгә сугыш!               

                           Булмасын бер куркыныч,

                           Булсын бөтен ил тыныч.

 

 

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,                       

Тыныч хезмәт һәм тормыш

 

.  Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып;

 Килде ул көн горур күкрәкләрдә          

Орден, медальләрне чыңлатып

 

Кемгә кирәк канн-яшь кою

Кем тели сугыш-афәт

Юкка чыксын җир йөзеннән!

Бары тынычлык булганда             

Җирдә яшәве рәхәт

 

Җыр:

 

-Ерак  иде  ул  көн  озак  көттек,

Бер  кайгы да  урап  узмады.

Мең   ярым  көн  буе  сугыш  барды,

Мең  ярым  көн  көттек  без  аны.

  -Ул  кйннәрне  ничек  онытасың,

Ил  язмышы  кылыч  өстендә

Ир-егетләр  китте  яу  кырына

 

 - Сугыш  бетте, илем  солдатлары.

Кабат  кайтты  туган  җиренә.

Яшьлекләре  чәчәк  аткан  илнең

Кырларында  иген  игәргә.

 

 

Шигыр  Илзирә

 Минем бабам –капитан,

Сугышта булып кайткан.

Күкрүк тулы орденнар

Медал ләр алып кайткан                             

Безнең илдә һәр бала

Уйнап көлеп йөрсен дип

Хәвеф –хәтәр күрмәсен

Тыныч булып үсен дип

Бик күп сугышкан бабай

Дошманны җиңеп кайткан

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан.

 

Татар  биюе.

 

 

Җыр “Салдатта булган диләр” Малайлар башкар

 

Шигыр  Аделина

Матурлыгы өчен бу көннәрнең                          

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!       

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар!

 

Җыр Рамил “Иң шәп бабай”

 

Шигыр Нурсултан

Бабайларның илгә тугрылыгы

Күңел б-н тойган буын без

Кирәк икән алар кебек кыю

Алар кебек көчле булырбыз.                        

Бабайларның алсу каны балкый

Җиңү кояшының нурында,

Онытмабыз –мәңге онытмабыз

Алар батырлыгы турында

 

 

Бию “Катюша”

 

Җыр Аделина һәм Илзирә (Әтәчем)

 

Шигыр  Шамил

 Туган илем имин булса

Ал чәчәкләр үсәләр

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр                    

Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз

Кирәк икән ,аны яуда

Яклаучылар булырбыз

 

Бию :Кечкенәләр(Татар бию)

 

Җыр:Бергә *Яз килә”

 

Парлы бию

 

 

 Хөрмәтле дуслар! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сугыш ялкыны безнең дөньяны Чолгап алмасын яңадан. Сакла, сакла тынычлыкны, Дан тынычлыкка , ДАН! Дан! ДАН!

 

Җыр “ Кояшлы ил безнең ил.