"Әти-әни! Нинди олы сүзләр!"
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Хазиева Венера Мазгаровна

 

Гаилә - ул  яраткан эшеңнән кайтканнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган изге урын.  Гаилә - ул дөнья мәшәкатьләреннән, борчулардан ял итә торган урын.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme_2015.docx35.51 КБ

Предварительный просмотр:

Сәхнә төрле плакатлар, шарлар белән бизәлгән. Түрдә - бишек. Ана баласын тирбәтә. “Тал бишек” җыры яңгырый. Җырның соңгы күплетында алып баручы сүзләрен башлый. Балалар көй астында барып утыралар.

 1 алып баручы:   Хәерле кичләр, хөрмәтле кунаклар, ...

2 алып баручы:       Бүген бездә олы бәйрәм - гаилә бәйрәме

1 алып баручы.     Гаилә - ул  яраткан эшеңнән кайтканнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган изге урын.  Гаилә - ул дөнья мәшәкатьләреннән, борчулардан ял итә торган урын.

2 алып баручы.      Һәрвакытта да кешегә  кайтып сыеныр җылы учак, тыныч почмак кирәк. Ул – гаилә учагы, безнең иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Нәрсә генә булмасын, кайгыны да, шатлыкны да гаилә белән уртаклашкан очракта гына кеше үзенә тынычлык таба, рухи көч ала, күңел җәрәхәтләрен дәвалый ала.

1 алып баручы.  Гаилә җимеше -  ул балалар, сезнең нәниләрегез, сезнең, һәм безнең уртак шатлыкларыбыз. Сүзне аларга бирик әле , алар  әти- әниләрен зурлап, котлап үз фикерләрен җиткерерләр.

Нәркизә:     Шатлыклар-күңелебездә,              

                    Ал  кояш  күгебездә.                                    

                     Рәхәтләнеп  бәйрәм  итик-                        

                      Гаилә  бәйрәме  бездә.                          

 Г.Азалия:   Бүген безнең бакчабызда шундый рәхәт, күңелле,

                    Чөнки кунак булып безгә әти - әниләребез килде.

Гүзәл: Бу кичәбез гөрләп үтсен,

            Истә калсын гомергә.

            Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

            Җирнең якты йөзендә.

Айгиз:  Бәйрәмнәр  кирәк  әтигә!  

             Бәйрәмнәр  кирәк  әнигә!  

             Бәйрәмнәр  кирәк  сезгә  дә !  

             Бәйрәмнәр  кирәк  безгә  дә!  

             Кирәк  һәммәбезгә  дә.  

             Бүген  бездә  зур  бәйрәм  

             Күңел  ачыйк  бергәләп.  

Зилә:       Әти-әни! Нинди олы сүзләр!

Кадере йолдызларга җитәрлек.

Мең – мең рәхмәт сезгә, якыннарыбыз.

Алтын белән сезне тиңләрлек.

Сез бит безгә терәк һәрвакытта.

Авырлыклар килсә, шатлыкта.

Раяз:   Әле ярый сез бар җирдә-безнең иң ныклы терәк.

           Бәхетебез тулып торсын, сез безгә шундый кирәк.

Әминә:      Яшәсен әти-әниләр, сәламәт һәм шат булып,

                  Кызларынын, улларының кадерлеләре булып.

2 алып баручы. Гаилә тормышы – хисапсыз-сансыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы ул. Шул юллардан гомер буе бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп,  бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләрне күреп сокланабыз һәм алардан үрнәк алырга тырышабыз.Тормыш авырлыкларына бирешмичә, өченче балаларын тапкан күп балалы гаиләләребез бар:  Галиевлар, Галиуллиннар, Гимаевлар, Насыйровлар, Султановлар, Шайхайдаровлар, Сабировлар  гаиләләре.

1 алып баручы: Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер   шуларның кайберләре  турында табышмак әйтәбез:

•        Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакыт таш кебек каты, кайчагында баллы, кайвакытта әремнән дә әче, кылыч кебек үткен дә була. Ул нәрсә? (тел)

•        Бер байлык бар - янмый, карак та урлый алмый, төшеп тә югалмый.(белем)

•        Нәрсәне сатып алып булмый? (гомер)

•        Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк?  (сәламәтлек)

       Галиуллина Әминәнең җыры сезгә бәйрәм сәламе булып ирешсен:”Нәни музыкант” (Ә.Шарифуллина сүз., И.Гыйләҗев муз.)

2 алып баручы:  Безнең төркемебез дә зур бер гаилә. Балалар да бер үк, борчулары да, шатлыклары да бер үк, эшләре дә бер үк . Үзебез дә тик тормыйбыз, сезне дә йөгертәбез, бергәләп эшлибез. Ел дәвамында бүлмәбездә “Көзге  фантазия”, “Кыш бабай остаханәсе” конкурслары булып узды. Анда актив катнашучы гаиләләрне  атап, һәркайсыбыз исеменнән рәхмәт әйтеп китик инде: Алия һәм Мирсаф Аһлетдиновлар, Ләйсән һәм Тимур Имамовлар, Таңсылу һәм Фәнил Галиевлар, Миләүшә һәм Ильназ Галимовлар, Айзат һәм Сәрия Муллаяровлар, Айгөл һәи Ирек Шайхайдаровлар, Ильсияр Давлетова, Лариса һәм Айдар Галиуллиннар, , Илсия һәм Равиль Бикбовлар,  Раушания һәм Тәлгать   Габбасовлар,  Эльвира һәм Айвар Хазиевлар,  Айгөл һәм Илһам Латыйповлар.

 Имамов Русланның җыры сезгә бүләк булып ирешсен: “Гармун сайлый бер егет” (Г.Гараева көе, М.Разов сүз.)

 1 алып баручы:  Балалар, әйтегез  әле, гаиләдә  иң  баш  кеше, гаиләнең  терәге , таянычы  - ул  кем? (әти ) Дөрес, безнең  әтиләребез  гаиләнең  башлыгы, барыбыз  турында  кайгыртучы, безне  саклаучы, яклаучылар.  Өйдәге  иң  авыр  эшләрне  дә  әти  эшли, ул  бар  нәрсәне  дә  белә. Әти  булганда  безгә  бернәрсә  дә  куркыныч  түгел. Ә  хәзер  әтиләребез  турында  өйрәнгән  шигырьләребезне  сөйләп  китик.  

Нәзилә: Әтиләр –илнең терәге, гаиләнең йөрәге,

              Авырлыкларга бирешми, әтиләрнең беләге.

Данил: Ул җирдә иң шәп кеше, шәп кеше, гаҗәп кеше.

              Кем дисезме? Ул кеше минем әти, әлбәттә

М.Азалия: Минем әти иң көчле кеше, баһадир төсле кеше.

       Ул зирәк тә, шаян да, акыллы да, әйбәт тә.

Лиана: Әти булса өйдә ешрак, өебез балкып тора.

 Әнинең дә йөзе якты, елмаеп кына тора.

Синдбад:  Әтием белән икәү без гел бергә йөрибез.

      Бергә утын кисәбез, бергә карлар көрибез

Җыр: “Мин әтине яратам” (Р.Вәлиуллина сүз., Ә.Һәдиева муз.)

Камиль:    Не терпит мой папа                                                                                                                                                                                                                                                      

                  Безделья и скуки.

                  У папы умелые, сильные руки

                  И если кому – нибудь надо помочь

                  Мой папа везде поработать не прочь.

                  Мой папа самый лучший!

Эвелина:  Нет не правда! Это мой папа самый лучший.

Ильдар:  Это почему твой папа самый лучший?

Эвелина: Да потому, что он умеет водить автомобиль. Вот!

Руслан:   Ну и что в этом такого особенного? Все папы умеют водить машину. А вот мой    

                папа самый   лучший!

Рузиль:    Мой папа самый лучший, он все может.

Мәрьям:   А что он может?

Рузиль:   Может он в футбол играть,

                Может книжку мне почитать.

                Может суп мне разогреть.

                Может мультик посмотреть.

                Может поиграть он  в шашки

                Может даже вымыть чашки

                Может рисовать машинки.

                Может собирать картинки.

                Может прокатить меня

                Вместо быстрого коня.

                Может рыбу он ловить

                Кран на кухне починить.

                Для меня всегда герой

                Самый лучший папа мой!

Әминә:  И мой папа самый лучший. Когда он приходит с работы, он меня обнимает, а вечером мы играем в разные игры.

Все вместе:   Мой папа самый лучший!

2 алып баручы:  Әлбәттә, сезнең әтиләрегез иң яхшылары. Һәм без моны хәзер тикшерәбез дә.  Уен: “Акыл гимнастикасы”

“Танк белән идарә итә...” – танкист

“Пушкадан ата...”– артиллерист

“Самолетның штурвалы артында утыра...” – летчик

“Пулеметтан ата...” – пулеметчы

“Разведкага йөри...” – разведчик

“Чикне саклый...” – чик сакчысы (пограничник)

“Парашют белән сикерә...” – десантчы

“Корабльләрдә хезмәт итә...” – моряк

1 алып баручы.Ә хәзер малайларга хәрби биремнәр тәкъдим итәбез.

“Чик сакчылары” – алар чикне саклыйлар, ә аларга этләр - безнең  тугры дусларыбыз  ярдәм итә. Безнең  көчекләребез генә бар, аларны өйрәтергә кирәк әле. Сезнең бурычыгыз: каршылыкларны этегез белән бергә үтәргә һәм чикне бозучыны штабка алып килергә кирәк. (Этне тоткан килеш каршылыкларны үтәргә һәм әтине “плен”га алып “штабка” алып килергә)

2алып баручы.    В нашей армии служили наши деды и отцы.

                              Станут мальчики большими, будут тоже молодцы.

Руслан:     Я пойду служить танкистом

                  Научусь в мишень стрелять.

Ильдар:  У меня мечта простая – покорить бы высоту.

                Летчиком я стать мечтаю, но сначало подрасту.

Артур:    Я  пошел бы в капитаны.

                Плавать в реках и морях.

                Охранять Россию стану

                На военных кораблях.

Ильяр:        Будем сильными расти, чтобы Родине цвести

                    И не знать ни войн, ни бед, только мир и солнца свет.

Бергә:   Мы хотим, чтоб птицы  пели, чтобы все вокруг смеялись.

              Чтобы детям снились сны, чтобы не было войны.

Җыр:”Будем в Армии служить” (В,Малков сүз., Ю.Чичиков муз.) Малайлар вокалы.

1 алып баручы.     Халык гаиләдә атаның  урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, җаваплы, кешеләргә итагатьле булуы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек.   Ата кеше -  гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы  ул.  Киләсе концерт номерыбыз әтиләргә багышлана.  Алар улларының биюләренә карап үзләренең  малай чакларын   искә төшерсеннәр әле

“Моряклар биюе  “

2 алып баручы. Җир  йөзендә  иң  гүзәл, иң  матур, иң  әйбәт  кеше- кем  ул?(әни).  Дөрес, әннә  дип  безнең  телебез  ачылган. Иң  беренче  адымнарыбызны  да  әни  ярдәмендә  атлап  киткәнбез. Әни-  һәркемгә  якын, изге, газиз  кеше. Әниләрнең  ягымлы, йомшак  сүзләре  балага  гомер  буена  юлдаш  була. Әниләр  һәрвакыт  сезнең  янда – авырганда  да, борчылганда  да, шатланганда  да. Әйдәгез  әле , балалар , әниләрегез  турында  сөйләп  китегез  әле.  

Элида:     Ишек ачып өйгә кергәч, мин шатланам.

                 Әниемне өйдә күргәч, мин куанам.

                 Әтием дә өйдә йөргәч, канатланам.

                 Ераклардан очып кайткан кебек булам.

                 Әтиемне кочып алам, әниемне үбеп алам!

Рамазан:  Кая барма, шунда әни йөзе.

                 Кая барсам, әни күңелдә.

                 Әни генә шулай синең өчен

                 Җанын биреп йөри гомергә.

Сылу:   Мин яратам сине, әнием, 

             Матур булганың өчен.

              Мине бакканың өчен.

              Мине яраткан өчен.

Н.Таңсылу: Мин яратам сине, әнием,

                    Тәмле ашларың өчен,

                    Тәмле телле, изге җанлы,

                    Назлы булганың өчен.

Руслан:   Иң гүзәл кеше – әни,

                Иң изге кеше – әни.

                Ул безне гел юата, үстерә, кайгырта.

                 Якты кояш кебек безгә

                 Тормышта балкып тора.

1 алып баручы: Әниләрне мактап торганга,  әтиләребез,  ямансулый күрмәгез тагын! Ягез әле бер уйнап алыйк сезнең белән!

“Разведчиклар” – төп максат: безнең армияне кыен хәлдә калдырмас өчен дошманның планын белергә һәм секретлы информацияне штабка алып килергә.

Разведчикларга һәрвакытта да маскировка кирәк, бүген ул безнең өчен покрывал булыр. (Покрывал астында шуышып хатны алырга һәм “штабка” кайтырга)

Шигырьләребезне дәвам итик.

Артур:  Сөенсәк тә, көенсәк тә,

              -Әни, диеп дәшәбез.

                Һәрвакытта кирәк безгә

                Иң кадерле әниебез.

Ильмир:    Без үскәч тә әниләрне

                  Бик кадерләп яшәрбез.

                  “Әнием” дип, йомшак итеп,

                  Гел яратып дәшәрбез .

Мәрьям:   “Әни” сүзенә сыйгандыр кояшның җылысы да.

                   Йомшак җилләрнең назы да, тулы ай яктысы да.

Нәркизә:    Иң кадерле кешебез син, сөекле әниебез.

                   Син булганга, без бәхетле, тыныч, рәхәт яшибез.

Н.Таңсылу:   Рәхмәт яусын безнең әниләргә,

                      Аларгадыр бөтен авырлык.

                      Әниләргә якты йолдызлардан,

                      Я кояштан һәйкәл салырлык..

Ильсияр:   Күңелдәге җылы хисләр сезгә нур булып барсын.

                  Безнең җиткергән теләкләр, әниләр, чынга ашсын.

Х.Таңсылу:  Сәламәтлек, зур шатлыклар

                      Юлдаш булсын һәрчак сезгә.

                      Бервакытта да сүнмәсен

                      Елмаюлар сезнең йөздә.

Данил:   Тәбриклибез әниләрне иң җылы сүзләр белән.

                Сөендерик әле тагын бик матур җыр белән.

Җыр:”Мамочка моя”

2  алып баручы: Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр, гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, хәтердә калдыру, урынлы файдалана белү сөйләмебезне баета, эзлекле фикерләвебезне үстерә, камилләштерә, халыкка, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.  Безнең гаиләләребез  мәкальләрне белә микән? Хәзер, шуны ачыклау максатыннан,  “Мәгънәсе буенча парын табыгыз” бәйгесе оештырыла.

  • Улның  ояты – атага, кызның ояты – анага.
  • Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч – йөрәккә  авыр.
  • Ата – беләк,  ана – йөрәк.
  • Ата – анага кадер күрсәткән,    бала – чагадан кадер күрер.    
  • Ата – ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган- әрәм булган.
  • Оясында ни күрсә, очканында шул булыр.
  • Ана өйрәтсә, балалар җитез булыр; ата өйрәтсә, балалар  акыллы булыр.
  • Әткәй -  шикәр, әнкәй – бал.
  • Ата телен ул ала, ана телен кыз ала.
  • Ата – ана догасы утка – суга батырмас.

1алып баручы: Әйтегез әле акча янчыгы кемдә саклана?   Яки гаиләдә кем финансист.   Шуларны киләсе конкурска чакырабыз. Алдагы эстафетабыз әниләр өчен, аның тәртибе болайрак була. Идәнгә чәчелгән тиен акчаларны йон бияләй киеп жыярга. Кем күбрәк жыя. Бер, ике, өч.. башладык

2 алып баручы: Блиц – турнирны башлыйбыз. Сораулар:  

1.        Асты диңгез, өсте ай. Ул кем? (бәби)

2.        Тату гаиләдә нәрсә ял итә? (җан)

3.        Бала кайчан агрессив була? (көндәлек режим үтәмәгәндә)

4.        Бу дөньяда кем миллионер булырга тели?(хыялланырга яратучы)

5.        Баланың иң беренче мәгънәле сүзе (әннә мәммәм)

6.        Ата-ананың көзгесе ул нәрсә? (бала)

7.        Иң иманлы китап (Коръән)

8.        Иң яхшы тәрбия чарасы (баланы аңлап елмаю)

9.        Гаиләнең алтын баганасы (әти)

10.        Гаиләнең иң бәхетле көне (бәби туган көн)

11.        Матчага кыстырылган тәрбия коралы (тал чыбык)

12.        Нәрсәне күрү иң җиңел? (кеше гаебен)

13.        Патша  кемгә баш ия? (балага)

14.        Борынгы тәрбия чарасы(кычыткан)

1 алып баручы: Әти-әниләр ял итеп алсын, ә хәзер кызларга  уен тәкъдим итәбез.

   “Кайсыбыз өлгер соң безнең?”- идәндә яткан кулъяулыкны  музыка туктауга җитез генә кайсыгыз күтәрә?

2 алып баручы.      Ата-анадан башка  бар нәрсә дә табыла,

                                Һәр бала ата-анага   изге итеп табына.

Эвелина:   Әти, әни, сездән башка тагын

                   Кем бар шундый бала бәгырьле.

                   Кояш сыман әни берәү булса,

                   Син дә әти безгә кадерле.

1 алып баручы:  Блиц-турнирны дәвам итәбез

  1. Бу экспонат футбол тубын алыштыра ала. (иске консерва банкасы)
  2. Борынгы заман сәгате. (Әтәч)
  3. Уйларны еракка тапшыру жайланмасы. (конверт)
  4. Фотоларны тиз ясый торган автомат. (көзге)
  5. Нәрсә өстәл янында бигрәк тә кирәк? (авыз)
  6. Кешегә иң якын әйбер нәрсә? (күлмәк)
  7. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була (төшне)
  8. Куян чаба-чаба да ник артына әйләнеп карый? (артында күзе булмаганга)
  9. Нәрсә өстән аска таба үсә. (сакал)
  10. Алманын яртысы нәрсәгә охшаган (икенче яртысына)
  11.  Нинди сорауга бервакытта да «Әйе» дип җавап биреп булмый? (йоклыйсынмы?)
  12. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып булмаганга)
  13. Юләр кайчан акыллы була (тик торганда)
  14.  Тугай кайчан сайрый (Р хәрефе өстәгәч)

Камиль: Әниләр белән бергәләп озак- озак яшәгез,

               Шатлык килсен өебезгә, борчу-хәсрәт күрмәгез.

Сылу:  Якты булсын көннәрегез,

            Озын булсын гомерегез.

            Әтиләр белән бергәләп

           Тормыш юлын үтегез.

Нәзилә:  Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

               Өлеш чыксын Сезгә шул гына.

               Без телибез Сезгә ак бәхетләр,

               Шатлыкларга илткән юл гына.

Гүзәл: Сезгә булган безнең хөрмәтебез

           Урын алсын йөрәк түрендә.

           Шатлык-куаныч, зур бәхетләр

           Юлдаш булсын гомер-гомергә

2  алып баручы.Ә хәзер малайларга тагын хәрби бирем тәкъдим итәбез.

“Саперлар”  - аларның эшләре катлаулы һәм куркыныч: миналарны табарга, зарарсызландырырга. Безнең “миналар” - шешәләр, аларны күзләрне бәйләгән килеш табарга  , ә зарарсызландыру өчен бөкесен борып алыга кирәк була. (Максат – кем күбрәк һәм тизрәк)

Г.Азалия:  Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

                   Килә Сезгә бүләк итәсе.

                 Дөньядагы матур сүзләрнең дә

                 Иң җылысын Сезгә әйтәсе.

Мәрьям: Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,

               Көнегезне шатлык бизәсен.

               Сәламәтлек-ярты бәхет, диләр,

                Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Ильмир:  Биедек тә, җырладык та,

                Шигырьләр дә сөйләдек.

                Бәйрәм итеп уйнап алдык.

                Матур көйләр көйләдек.

Ильсияр:  Бәйрәм киче бетеп килә.

                  Кунакларга әйтик шуны.

                  Сәламәтлек, бәхет телик,

                  Һич белмәсеннәр борчуны

М.Азалия:   Бәйрәмнәр гел дә кабатлана,

                     Ләкин кабатланмый үткәне.

                     Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

                     Килеп торсын иде көткәне.

1 алып баручы:  Гаилә бәхете – ул уртак бәхет. Гомер юлыгызны парлап, тигезлектә үтегез. Бер – берегезне саклап-яклап, авыр сүзләр белән рәнҗетмичә тату яшәгез! Барыгызга да исәнлек- - саулык, эшегездә зур уңышлар, балаларыгызның эшчән, намуслы, кыю, зирәк булып үсүләрен, аларның сезгә шатлыклар гына китерүен телибез. Гаилә учагыгыз сүнмәсенһәм сүрелмәсен!

2 алып баручы: Гомер юлларыгыз озын булсын,

                           Тигез тормыш аны бизәсен

                           Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

                           Авырлыклар мәңге килмәсен.

                                Барыгызга да тынычлык, иминлек, гаилә бәхете телибез!

Җыр:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кайсы транспорт нинди хезмәт күрсәтә

Кайсы транспорт нинди хезмәт күрсәтә - презентация. Балалар өчен күрсәтмә материал...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Әдәпле кеше нинди була?

Бу соравның җавабы бик күп тәшенчәләргә ия. Әдәпле кеше дибез икән, ул безнең күз алдына барыннан да бигрәк, тәрбияле, инсафлы булып килеп баса. Ул — кешелекле дә, белемле дә, укымышлы да һәм ал...

Балагыз нинди төс ярата?

Бер төркем галимнәр, кызлар һәм малайлар ясаган рәсемнәргә карап, тикшерү үткәргән. Алар, сүрәтләрендә нинди төсне күбрәк куллануына карап, балан...

Дидактическая игра "Нинди төс?”

УМК "Говорим по -татарски"...

Мультимедийная дидактическая игра "Бу нәрсә?", "Нинди ?" ,"Ничә?"для детей старшей группы

Мультимедийная дидактическая игра "Бу нәрсә?", "Нинди ?" "Ничә?" для детей имеет развивающее значение. Она способствует развитию познавательных процессов. Тренирует наглядно-образное мышление, словесн...