Җиңү көне
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Шайхулова Амина Галимардановна

Зурлар төркеме өчен бәйрәм сценариисы. Эчтәлекле, балаларга аңлаешлы җырлар,шигырьләр алынды. Сугыш алды көннәрен чагылдырган инценировка белән башланып китә.Үткәрелгән бәйрәмннән фотолар да куела. Бу бәйрәм балаларда Бөек Ватан сугышында туган җир өчен көрәшкән ветераннарга карата хөрмәт уяту максатыннан үткәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhinu_kone.doc75 КБ

Предварительный просмотр:

Җиңү бәйрәме.

Максат:Шигырь, җыр аша Бөек Ватан сугышы елларында туган җирен яраткан һәр кешенең батырларча сугышуы һәм илне дошманнардан саклап калуы турында күзаллауларын булдыру.

Сугыш ветераннарына карата хөрмәт уяту.

Материал: зал плакатлар белән бизәлә.

Тәрбияче: Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен дә кирәк иде.

  1. Яз алып килә дөньяга нур, ямь

Яз алып килә изге бәйрәм

Иң изге бәйрәм – Җиңү бәйрәме

Җиңү бәйрәме, кояшлы бәйрәм.

Җиңү бәйрәме – күз яшьле бәйрәм.

Тәрбияче: Әйе, бу бәйрәм күз яшьле. Чөнки сугыш күпме кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

Сугыш инде күптән бетте. Окоплар җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

  1. Әйе ул көннәр!

Йөрәк – бәгырьләрне

Өзде инде, өзде гомергә

Бу йөрәкләр ничек түзде икән

Калмаенча кара күмергә!

(Кызлар урак тотып печән чабалар, җыялар, өяләр һ.б. күренеш)

  1. Июнь ае, кызлар печән җыя

Пакуслары очсыз, кырыйсыз

Офыкларда – афәт балкышлары

Кызлар, юкка бәхет юрыйсыз.

  1. Офыкларда – афәт балкышлары

Карамагыз, кызлар ул якка

Күз яшьләре көтә сезне таңда

Аерылышулар көтә озакка.

  1. Ә бүгенгә кичке уен монда

Эшләр беткән, печән җыелган

Хуш ис бөркеп торган чүмәләләр

Кибәннәргә өеп куелган.

(Җырлы – биюле уеннар уйныйлар балалар)

1 б. Апалар, абыйлар, сугыш башланган диләр, сугыш.

1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игълан итмичә илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды.

  1. Күтәрелде халык зур көрәшкә

Күтәрелде яуга кешеләр

Очучылар, иген игүчеләр

Йортлар төзүчеләр, эшчеләр.

  1. Ирләр китте, кызлар елап калды

Шаулап калды иген өлгереп

Басу капкасына чаклы озата барды,

Яше, карты – барысы өзелеп.

  1. Ана. Фашист илбасарларын тар – мар итеп, исән сау өйләнеп кайт, балам! Сынатма, нык бул, ил язмышы синең кулларда.
  2. Улы. Нык булыгыз, сездә сынатмагыз,

                Сезгә кала бөтен авырлык.

               Безне каршы алыр көн җиткәнче

               Бирсен сезгә Ходай сабырлык.

Тәрбияче. Халкыбыз дошманны җиңү өчен бердәм булып илне саклаучылар сафына баса. Сугышта да, тылда да ягъни авылда калган кызларга, әниләргә.ю әбиләргә, балаларга да җиңел булмый. Барысы да җиңү таңы тизрәк атсын өчен тырышалар. Көнне төнгә ялгап хезмәт куялар. Хатын – кызлар кич утыралар, алар солдатларга посылка җибәрергә уйлыйлар. (оек бәйлиләр, чигү чигәләр һ.б.)

  1. (1 кыз) И-и сугыш башлануга 6 ай үтеп тә китте. Авылда хәзер картлар, хатын – кызлар һәм балалар гына калды.
  2. (2 кыз) Шулай да тормышны алып барырга кирәк. Менә җыелып сугыштагыларга гына киемнәр, оекбашлар бәйлибез.
  3. (3 кыз) Заманалар җиңелдән түгел шул. Авылда нинди эш булса да эшләрбез. Бөтен авырлыкларга да түзәрбез, тик кара пичәтле кәгазьләр генә килмәсен.
  • 1 кыз – Минем оекбашым бетте инде. Ягез, кемнәрдә төгәлләнгән эшләр бар, посылканы тутыра торыйк.
  • 2 кыз – Шушы оекбаш үземнең Кәбиремә генә насыйп булса гына ярар иде. Почмагына тамга да салдым. Кемгә генә туры килсә дә аяклары җылыда йөрсен, өшемәсен.
  • 3 кыз – Тизрәк исән – сау әйләнеп кайтсыннар.
  1. Менә шулай халык ул елларда

Ватан өчен утка атылды.

Менә шуңа күрә бу зур сугыш

Ватан сугышы дип атала.

  1. Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып – ябып йөрде капканы.

  1. Югалтулар алып килде сугыш

Күпме дуслар кайтмый калулар

Шул дусларның йокыларын саклап

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

  1. Кайтмаганнар

Уйда сакланалар

Җырда ятланалар

Кайтмаганнар,

Исемнәре данга төренгәнгә

Һәйкәл булып басты

Кайтмаганнар

Баш иябез сезгә, каһарманнар.

Тәрбияче: Сугыш тавышлары тынды, ләкин күңелләрдә шомы яши һаман. Туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды.

Ана. Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда, салкын түгелме балакаем?

Улы. (һәйкәл) Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим, миңа беркайда да салкын булганы юк. 

Ана. Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме: “Әнкәем, Берлинны гына алыйк та, кайтырмын” – дип язган идең?

Улы. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады. Дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генәме соң? Меңнәр, миллионнар илебез өчен үз – үзләрен аямыйча көрәштә башларын салдылар. Картлык көнеңдә ничек яшисең?

Ана. Барысы да җитеш, улым. Авылдан авылга кунакка гына йөрим. Улым, синең белән сөйләшкәч, күңелем бушанды. Тыныч йокла, улым.

  1. Онытмыйк җиңү батырларын

Алар өчен үлем юк җирдә

Буыннардан буыннарга күчә

Батырларның гомере җыр булып.

  1. Кирәкми безгә кан кою

Кирәкми безгә сугыш

Безнең теләк якты матур

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

  1. Җиңү килде җирне нурга күмеп

Шатлык белән күзне чылатты

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден, медальләрен чыңлатып.            

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ” Гомуми үсеш бирүче 7 санлы Актаныш балалар бакчасы”

Җиңү бәйрәме

(Зурлар төркеме өченбәйрәм конспекты )

Шайхулова Әминә Галимәрдән кызы,

югары категорияле тәрбияче