Тукай абый
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Гильмутдинова Илсояр Тафкиловна

Тукай абый - развлечение для детей дошкольного возраста

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_abyy.docx23.16 КБ

Предварительный просмотр:

Без – Тукай оныклары.

Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән. Г.Тукай портреты эленгән. Ишек алды күренеше.

        “Шүрәле” әкиятеннән өзек укыла.

Кыз чыга: Хәерле иртә! Нинди матур көн бүген! Гали, әйдә чык уйнарга!

Гали чыга: Исәнме матур кыз!

Песи чыга: Мияу!

Гали: Песием, йомшагым да торган икән.

Гали “Безнең гаилә” шигырен сөйли.

Гали: Кәҗәкәем, әйдә әле, мин сине үлән белән сыйлыйм.

        1 бала “Гали белән Кәҗә” шигырен сөйли.

        Акбай йөгереп чыга, өрә.

Шәкерт: Кая йөгерәсең? Тукта, Акбай!

Акбай: Син мине тагын өйрәтә башлыйсың инде.

        “Кызыклы шәкерт” шигыре.

Кыз: Гали, әйдә урманга барабыз. Урман буенда су бар. Су керербез.

Гали: Әйдә барыйк! Акбай, әйдә безнең белән.

Урман күренеше.

“Чәчәкләр биюе” ( Р. Еникеев “Вальс”)

Күбәләк очып керә.

        “Бала белән күбәләк” җыры.

Кыз: Бигрәк матур бу урманда! Тукта, нинди ямьсез тавыш ишетелә?

Гали: Әллә бу урманда җеннәр бар микән?

    М. Яруллинның “Шүрәле” балеты яңгырый.

Шүрәле чыга: Минем рөхсәтемнән башка урманда кем йөри? Нишләп йөрисез?

Кыз: Кем син?

Шүрәле: Мин – Шүрәле. Тукай әкиятеннән мин.

                Бигрәк озын бармакларым,

              Күзләрем йөреп тора.

              Минем сезне күргәч,

              Кытыклыйсы килеп тора.

              Әйдә, уйныйк бераз кети-кети.

Балалар: Шүрәле абзый, тукта әле без синең турында җыр беләбез. Җырлап күрсәтикме?

Шүрәле: Әйдә, җырлап карагыз.

   Җыр: “Шүрәле”( З.Хөснияр сүз., А.Имаев муз.)

Шүрәле: Бигрәк матур җырладыгыз! Рәхмәт сезгә, мин сезгә тимим. Эшләрем күп, китим әле.

Балалар китә.

Уртада казан эленгән. Кәҗә белән сарык ботка ашап утыра.

Кәҗә: Тәмле булган боткасы!

Сарык: Әйе, тәмле!

        - Гали, кара әле, ниндидер ут күренә.

        - Әйдә, барып карыйк.

Балалар килә.

  • Исәнмесез, Кәҗәкәй, Бөдрәкәй!
  • Исәнмесез, дуслар!
  • Без су керергә килгән идек, күлне таба алмыйбыз.Сез белмисезме ул күлне?
  • Беләбез, әйдә күрсәтәбез.

Күл күренеше. Бакалар бакылдый.

 “Су анасы” җырына су анасы һәм бакалар бии.

   Балалар качып тора.

Су анасы :   Суларга карыйм әле,

                Чәчемне тарыйм әле.

                Чумып, бакалар белән

                Бер уйнап алыйм әле.

(Су анасы суга чума, тарагы кала)

Кыз: Бу тылсымлы күлгә ошаган.

Гали: Кара әле, су анасының тарагы калган бит. Тарак таптым! Алтын тарак!

- Алма таракны. Ул синеке түгел бит.

- Мин таптым бит аны. Әйдә киттек тизрәк.

    Су анасы артыннан куа:

- Качма, качма, тукта,тукта, и карак!

  Ник аласың, ул бит минем алтын тарак!

       (Эт өрә. Су анасы китә)

Малай: Әни, алтын тарак таптым!

        Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым.

Әнисе: Әйдә, кер улым. Йокларга вакыт.

        Әлли – бәлли итәр бу,

          Мәдрәсәгә китәр бу.

          Тырышып сабак укыгач,

        Галим булып китәр бу.

Су анасы килә, ишек шакый.

Әнисе: Ни кирәк, кем бу?

          Кара төндә вакытсыз кем йөри?

- Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир! Бая көндез качты синең угълың, карак?

      (Әнисе таракны бирә)

Әни: Нигә сораусыз кеше әйберләренә тиясең?

Бүтән алай эшләмә, аңладыңмы?

Малай: Аңладым, әни. Башка иясе юк дип кеше әйберләренә тимәм.

    “Тукай маршы” яңгырый.

Тәрбияче “Сабыйга” шигырен сөйли.

   1. Илдә кояш, җирдә кояш,

      Тукай көне канат җәйгән.

       Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген,

       Тукай көне – безнең  бәйрәм.

 Җыр “Бәйрәм бүген”.

2.      Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син,

И моңлы, нурлы Тукай!

3.        Тылсымлы шигырьләреңне

Укыйбыз кабат – кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.

4.        Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә!

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй тоннәрендә.

5.         Әле укый белмәсәк тә,

“Туган телне” җырлыйбыз.

Бу – Тукай абый буләге

Иң гүзәл бер җыр дибез.

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап

Телләребез ачыла.

“ Су анасы”, “Шүрәлеләр” –

Безнең дуслар барсы да.

 6.      Кирәк икән җырлыйбыз,

Кирәк икән сойлибез.

Тукай абый шигырьләрен

Бик яратып укыйбыз

7.        Тукай абый шигырьләрен

Өйрәнәбез дәрестә.

Тырышлык һәм зирәклеккә

Өйрәтә ул хезмәткә.

8.        Туган телем – татар теле,

Җырга – моңга, шигырьгә бай.

Шушы телдә иҗат иткән

Бөек шагыйребез Тукай.

9.        Туган телне яттан сөйләп;

Үсеп җитәрбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай.

10.      Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне,

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган телеңне”.

     “Туган тел” җыры.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Без Тукай абый иҗатын яратабыз”

«Без Тукай абый иҗатын яратабыз” (             Воспитатель по обучениюродному языку МБДОУ«Детский сад №6 «Колосок» Хафизова Гульус...

«Без Тукай абый иҗатын яратабыз”

«Без Тукай абый иҗатын яратабыз” ( ...

Муса абый-балаларның якын дусты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...

Муса абый балаларның якын дусты

Тема: Муса абый балаларның якын дусты     Максат: Муса Җәлил иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, шагыйрь турындагы белемнәрен киңәйтү;     Тәрбия бурычы: табигат...

«Иэхэй» фольклор абылаҥа

laquo;Иэхэй» фольклор абылаҥаТөрөөбут тыл киһи үэрэҕи-билиини кэбэҕэстик ылынар, өйө-санаата туругурар, майгыта-сигилитэ ситэр, иһирэх иэйиитэ уhуктар, өлбөт уйэлээҕи айар-тутар дьо...

Чөл санаалаах, бигэ туруктаах буоларга дьулуһабыт.

Оҕону кыра эрдэҕиттэн үтүө майгыга - сигилигэ иитии, сиэр майгы өттүнэн ыраас, чэбдик буоларыгар болҕомто ууруу биһиги барыбыт сорукпут....

«Лабыҥкыр күөлгэ умнуллубат абылаҥнаах айан» саҥа дьыллааҕы бырааһынньыгын торума.

Улахан бөлөх оҕолоругар аналлаах «Лабыҥкыр күөлгэ умнуллубат абылаҥнаах айан» саҥа дьыллааҕы бырааһынньыгын торума....