Күңел ачу кичәсе “Түгәрәк дөнья”
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Максат: Балаларның ел буена алган, өйрәнгән белемнәрен ныгыту, барлау, табигатькә сакчыллык, кызыксынучанлык тәрбияләү. Балаларның уйлау сәләтләрен алга таба үстерү,сөйләм байлыгын баету.

Сүзлек: “күкне кисә”,”хозурлык”, “тонык”.

Методик алымнар: сөйләү,сайлау,күрсәтү,алдан шигырьләр ятлау.

Материаллар: ел фасыллары турында тәкыя, яки рәсемнәр,Төсле кәгазьләр (алсу,сары,зәңгәр,кара)1-10 хәтле саннар,бөҗәкләр маскасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл knel_achu_kichse_tugrk_donya.docx32.33 КБ

Предварительный просмотр:

  Күңел ачу кичәсе “Түгәрәк дөнья”

Максат: Балаларның ел буена алган, өйрәнгән белемнәрен ныгыту, барлау, табигатькә сакчыллык, кызыксынучанлык тәрбияләү. Балаларның уйлау сәләтләрен алга таба үстерү,сөйләм байлыгын баету.

Сүзлек: “күкне кисә”,”хозурлык”, “тонык”.

Методик алымнар: сөйләү,сайлау,күрсәтү,алдан шигырьләр ятлау.

Материаллар: ел фасыллары турында тәкыя, яки рәсемнәр,Төсле кәгазьләр (алсу,сары,зәңгәр,кара)1-10 хәтле саннар,бөҗәкләр маскасы.

        Чара барышы:

Балалар без сезнең белән бүген үзебезнең белемнәребезне барларбыз,ел буена нәрсәләргә өйрәндек икән без.Ә менә кунак апалар безнең белемнәребезне бәяләрләр.

Балалар ел фасыллары турында шигырь юллары укыйлар,ә калганнар ел фасылына туры килүче “тәкыя” яки рәсемне табалар.

1 бала.  Бик күңелле урамда

              Тәңкә карлар яуганда

              Кар бөртекләре оча.

              Әйләнеп җирне коча.  ( кыш)

2 бала.  Бик күңелле урамда

              Кояш көлеп торганда,

              Гөрләвекләр юл яра,  

              Шатлана бала чага.  ( яз)

3 бала.  Бик күңелле урамда

              Ләйсән яңгыр яуганда

              Җирдән пар күтәрелә

              Болытка әверелә.         ( җәй)                      

4 бала.  Бик күңелле урамда

              Алтын сары бар дөнья,

             Җил яфраклар биетә.

             Көз шатлана,туй итә.  ( көз)

Тәрбияче: Балалар барлыгы ничә төрле ел фасылы булды инде?Сез кайсын яратасыз? Ни өчен? Әйе, 4 төрле ел фасылы бергә тулы бер ел хасил итә hәм вакыт беркайчан да туктами,hәр елны кыш, кыш артыннан яз, аннан җәй, көз килә. Беркайчан да киресе булмый.

Шөгыльне дәвам итәбез,тактага төсле кәгазьләр куела: хәр төс бер тәүлек бүленешенә туры килә.

1 бала.  Бар табигать уяна

             Алсу нурга буяна

             Тиз генә уяныгыз,

             Кояштан оялыгыз.(иртә,алсу төс)

2 бала.  Вакыт үтеп тә киткән.

             Төшке ашыбыз җиткән.

             Эшебез күп иде шул,

             Бик ачыктык без бүген.(көндез,сары төс)

3 бала.  Көн саен Ләйлә

              Бакчага килә.

             Соң гына кайта

             ..... белән өйгә. (кич,зәңгәр төс)

4 бала.  Төн.Әкрен генә

             Җылы җил исә.

             Тонык кына ай яктысы

             Караңгы күкне кисә.(төн,кара төс)

Тәрбияче: Димәк, балалар тәүлек озынлыгы 4 өлештән тора икән. Кабатлыйк әле. Иртә,көндез, кич, төн –бу бер тәүлек хасил итә, hәм вакыт беркайчан да туктамый, hәр көнне иртә, көндез, кич, төн була, ләкин алар бер вакыттада урыннарын алыштырмыйлар.

Ял сәгате: Без инде хәзер зурлар

                   Зур үсте безнең буйлар.

                   Саннар үсә бару тәртибендә

                   Тезелеп карыйк бездә.

Уен: 1-10 хәтле цифрлар таратыла, саннар үсә бару тәртибендә тезелеп басарга кирәк.(шулай ук киресенчә)

Физминутка: Хәзер бераз ял итик,

                        Тәнебезгә көч кертик.

                        Бер урында таптаныйк

                        Сикергәләп тә алыйк.

                        Күк йөзен карап алыйк

                        Уңга,сулга күз салыйк.

                        Кулларны алга сузыйк

                        Үткен кайчылар булыйк.

                        Артка да карап алыйк

                        Бер чүгәлик,бер басыйк

                        Тиз армаска тырышыйк

                        Арганнарга булышыйк.

(сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясала)  

Тәрбияче: Хәзер мин сезгә берничә кызыклы, көн күрештән сораулар бирермен, сез шуңа җитез генә уйлап җавап бирергә тырышыгыз.

1.Күктә ничә кояш бар?

2.Светофорның ничә күзе бар?

3.Урындыкның ничә аягы бар?

4.Мендәрнең ничә корсагы бар?

   Ничә колагы бар?

5.Кулда ничә бармак бар?

6.Сезнең гаиләдә ничә кеше бар?

7.Кешедә ничә аяк,кул,күз бар?

 Безнең алда хәзер җәй фасылы башлана,без җәй көне буе урамда , табигать кочагында уйнарга яратабыз, ләкин табигатьнең юмартлыгыннан балалар уссалларча файдаланырга ярамый.Табигатьне яратырга, аны сакларга, аның матурлыгына сокланырга кирәк. Менә хәзер түгәрәккә басыйк та”бөҗәкләрнең”сөйләшүен тыңлап карыйк:

Балалар чикерткә, кырмыска, күбәләк маскалары киеп үзара сөйләшәләр.

  • Чикерт – чикерт, Чикерткә,

Сине нәрсә сикертә?

-Синең кебек малайлар,

Тотарга чамалыйлар.

    -Әй,кырмыска,кырмыска,

    Хәлләр ни хәл тормышта!

-Тормыш ансы ярыйсы,

Тик...кай яктан карыйсы?

Кайчак урманга чыгып,

Өнемә таяк тыгып,

Малайлар туздыралар-

Ярышлар уздыралар-

Их,бер ярыш уздырсаң-

Үз өйләрен туздырсаң?!

       -Әй,Күбәләк,Күбәләк...

       Синең тормыш,түгәрәк...

  • Тормыш ансы ничава,

Тик бозылды бит hава!

Даруны да сибәләр,

Сибәләр дә сибәләр!

Безнең җаннар кибәләр.

     - Үзең ни хәл, Мөбәрәк?

  • Минем дөнья түгәрәк!

Аккошлар бетеп бара,

Әрәмәләр,сазлыкларны

Елганы киптерәләр

Колхозлар бетеп бара

Кырга су сиптерәләр.

Тавымны да җимерәләр-

Казылма су эзлиләр-

Җир белән тигезлиләр.

Шулай, дустым Күбәләк,

Дөньям тигез, түгәрәк!

Бүгенге иртәне төгәлләп, балалар, мин сезгә шундый сүзләр әйтәсем килә:

     Табигать ул – чиксез табышмак,

      Табигать ул – бетмәс әкият.

      Табигатьне hэр мизгеле гүя

      Сокландыргыч матур шигърият.

      Табигатьнең барлык хозурлыгы

      Җир анада,зәңәэр hавада

      Табигать ул – чиксез табышмак

      Ачыласы серләр бар анда.