Уңыш бәйрәме
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Рамазанова Гульчачак Мусавировна

Уңыш бәйрәме

А.б-Балалар без бүген сезнең б-н “Сөнбелә бәйрәменә “җыелдык. Сөнбелә бәйрәме 22 сентябрдә ,көн б-н төн тигезләшкәндә  бәйрәм ителә.Бездә  бүген көз турында шигырләр ,сөйләрбез,уйнарбыз,җырларбыз,күңел ачырбыз.

монта  : 1.     Көз көннәре килеп җитте                           

Хушлашабыз җәй белән

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

2.Урман кырларга

Килде матур көз

Җәй үтте дип

Үкенмибез без.

3.   Бәйрәмне  көтеп алдык без

Җимеш ае, муллык ае ул

Келәтләргә тула саргылт төс

Безнең шатлык, безнең баю ул

4    Күңелләргә якты нур өләшеп

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә

.   Бакча-кырларда

Зур эшләр барды

Хезмәтне сөйгән

Мул уңыш алды

6. Ашлыгы  уңган ,

Җимеше мулдан

Буралар тулган

Шуңа сөенгән.

7. Көзнең иң олы бәйрәме

Икмәк тора табында

Тормышыбыз ямьле булыр,

Икмәк булган чагында

8 Кояшның җылы нурлары,

Җир җылысын саклап үзендә

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр  табынның  тора  түрендә

Ишек шакыйлар)

А.б- Керегез –кер!Кем бар анда?

(Уңыш бабай керә)

Уңыш бабай – Исәнмесез балаар!Мине таныйсызмы соң?

Балалар _юк.

Уңыш бабай-Ә сез әйбәтләберәк карагыз ,менә минем кәрзинемдә ниләр бар.

А.б-белдек ,белдек балалар,бу бит  Уңыш бабай.

Карале,  Уңыш бабай без дә бит яшелчәләр үстердек.

(балалар маска киеп чыгалар)

Уңыш бабай-     Дуслар бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез

Ниләр китердегез сез.

Сөләп бирегез безгә.

 

Кәбестә :Безнең бакча балалары

яшелчәләр үстерә

Бакчадагы туптан да зур

Мәсәлән мин кәбестә.

 

Кабак: Карагыз әле бер генә

Менә миңа кабакка,

турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәттә тугыз табакка

 

Бәрәнге:Ә бәрәнге , бәрәнге ,

Бәрәнгене күр әле.

Сап-сары бәрәнге б-н

Тирән базыбыз тулды.

 

Суган:   Минем исемем –суган

Мин Һиндстанда туган

мине бик тә мактыйлар

Шифалы дипатыйлар

Салатка да турыйлар

Тураганда елыйлар.

 

Кишер:  Минем исемем кишер

Теләсәң-болай пешер,

Теләсәң ашка –тура.

Мине яаткан бала

Озын гомерле була.

 

Чөгендер: Чөгендер булам мин менә

Мине бар халык менә

Төсем бар , үзем тәмле

Ашым була бик ямьле.

 

Кыяр:                 Тәмле салат булсын өчен

Син безне генә тура

Бәлки безне дә алырсы

Кәрзинеңә салырсың.

 

 

Уңыш бабай:     Рәхмәт сезгә балалар

Бик тырыш Һәм уңган сез .

Эш сөя Һәрберегез,

Шуңа балкый йөзегез.

(Бер ягы яшел,бер ягы кызыл помидор керә)

Помидор:     Уңыш бабай тукта әле,

Менә мине тыңла әле,

Нигә яшел бер битем?

Нигә кызыл бер битем?

Уңыш бабай: Белмим.

Помидор: Мине караучы малай

(Аның исеме Рамай)

Бакчага һич килмәде,

Минем хәлне белмәде.

Помидорның сабагын

Күтәреп бәйләмәде.

Рамай су кереп йөрде,

Бакчада эшләмәде –

Минем бер ягым пеште,

Икенчесе пешмәде.

Уңыш бабай:

Ай-яй-яй,

Ай-яй-яй.

Рамай-уңмаган малай.

Сезнең арада андыйлар,

Юктыр дип уйлыйм алай.

Балалар:Юк,юк

Уңыш бабай:

Ярый,рәхмәт,балалар,утырыгыз,бер җырлап алыйк әле.(җыр)”Яфраклар бәйрәме”

Уңыш бабай:

Җырларыгызны тыңладык,

Бик матур җырладыгыз.

Инде алга таба барыйк,

Хәзер бер биеп алыйк.

Кемне чакырыйм икән?

(Музыка уйный.Күмәк бию башкарыла) Кечкенәләр биб -Чебиләр

Уңыш бабай:

Балалар,бик оста икәнсез.Менә хәзер минем яныма 2 бала килсен әле.(Кесәсеннән кечкенә шар чыгара).

Менә хәзер мин бу шарны әнә тегендә ыргытам,кайсыгыз тизрәк китереп бирер икән?(Уен 2-3 тапкыр кабатлана).

(Сумкасыннан көзге яфраклар,гөмбәләр чыгара).

Бу яфракларны җил төрле якка менә шулай сипкән иде,мин аларны сезгә җыеп алып килдем. Гөмбәләр урманда үскәннәр,күркәләр чыршыдан коелганнар!Хәзер берегез күркә,берегез гөмбә,ә берегез яфраклар җыяр. (Уен 2-3 тапкыр кабатлана,кемнең күпме әйбер җыйганын саныйлар).

Алып баручы:

Әйдәгез әле, балалар бер җырлап алык “Безнең бакча” Аделина б-н Илзирә

Уңыш бабай :

Әйдәгез әле, бер уен да уйнап алыйк.(уен әниләргә)  1.Балан ,алма,гөлҗимеш  күз бәйләгән килеш танырга.

2.Шырпы б-н “Алтын кәз” “Сары яфрак “ дип язырга.

Алып баручы:

Балалар,без күп яшелчәләр үстерәбез,төрле тәмле ризыклар пешерәбез.Ә иң тәмле, иң кирәкле ризык нәрсә ул,шуны беләсезме?

Балалар:Икмәк

Уңыш бабай:

Бик дөрес.Иң кирәкле,иң кадерле,иң тәмле ризык ул-икмәк.Ипи басуда үсә,ә аны игенче үстерә.

1 нче бала:

Ботканың ла тәме юк,ашның да тәме юк,хәтта чәйнең дә тәме юк,табынның да яме юк.Ә табында ни  генә юк,бер ипи генә юк.

2 нче бала:

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә күп көч өстәргә.

Ипи булса табында-

Булдырам мин барын да.

3 нче бала:

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да,

Җитми калды аз гына,

Җитми калды  тагын да.

4 нче бала:

Һәркемгә ипи кирәк,

Һәркөнне ипи кирәк,

Шуңа күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк.

Бергә: Игенчене хөрмәт итәргә кирәк!(Сөмбелә керә.Ул чиккән сөлге куелган подноста түгәрәк ипи)

Сөмбелә:

Исәнмесез,кунаклар!

Сөмбелә мин, Сөмбелә,

Мине һәркем дә белә.

Илгә байлык китерәм,

Җиргә муллык китерәм.

Менә чәчем дә алтын,

Көз төсендә,тук башак төсендә.

Алып баручы:

Әйе,сез чынлап та гүзәл.Сез байлык,муллык,китерәсез,табынга ямь өстисез.

Безнең балалар да бик зирәк,алар күп нәрсәгә өйрәнделәр.

Эйдәгез әле,балалар,Сөмбеләгә уен уйнап күрсәтик.

Алып баручы:
1.     Ачыдыр теле,

Кыллыдыр төбе. (Суган)

2.     Гәүдәсе бар, җаны юк,

Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә)

3.     Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

4.     Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

5.     Үзе кызыл, үзе буялмаган. (Чөгендер)

6.     Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)

7.     Эсселәгән саен кат-кат тун кия. (Кәбестә)

 

Балаларыбыз бик күп табышмаклар да беләләр.

Уңыш бабай:ә хәзер балалар бер биеп күрсәтерләр (Мари)

Уңыш бабай .Әйдәгез хәзер бергәләп “Шалкан”дигән әкият карыйк.(“Шалкан”әкияте күрсәтелә)

Уңыш баба:Зәмирә җыр (Күбүләк)

Алып баручы:Ә хәзер без  биеп күрсәтик  күрсәтик Сөмбеләгә. “Каратышки”

Сөмбелә:

Сез мине бик сөендердегез:матур итеп биедегез ,бик күп табышмаклар да беләсез.Менә бодай күмәчен сезгә тапшырам.Күчтәнәч бу,чәй эчәрсез бергәләп. Ә мин китим,ә сез зур,акыллы,хезмәт сөючән булып усегез.Сау булыгыз!(Китә)

Алып баручы:

Бик күңелсез булып калды бит.Уңыш бабай,ни әшлисез инде хәзер?

Уңыш бабай:Ни дисәм дә белмим инде,балалар,зиһенем таралды әле.

Уңыш бабай:

Чынлап та онытканмын икән.Кая калдырдым икән?Әһә,исемә төште,тик алып кермим әлегә.Бер табышмак әйтәм,җавабын әйтсәгез,ул әйбер сезнеке.

Үзе шардай,эче кандай,тәме балдай,

Нәрсә ул?

Балалар:Карбыыыз!

Уңыш бабай:

Булдырдыгыз,балалар!(Карбыз алып керә).Бик зирәк икәнсез барыгыз да.Бергәләп бүлешеп ашагыз.Ярый,балалар,мин китим инде.

Балалар: Рәхмәт,Уңыш бабай,сау бул!

Уңыш бабай:

Сау булыгыз!

Җыр :Җырыбыз булсын бүләк.