Әниләр бәйрәме
материал (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Шаймарданова Гульфания Гаязетдиновна

Әниләр бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nilr_byrme.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр бәйрәме.

      Зал матур итеп бизәлгән. Стеналарга плакатлар, шарлар эленгән. Балаларның рәсемнәре, өстәлләргә вазалар куелган. Матур ,талгын көй астында балалар кулларына чәчәкләр тотып бию башкаралар. Соңыннан чәчәкләрен вазаларга куялар. Ярымтүгәрәк ясап басалар.

                    Күрәсезме бүген кояш

                    Ничек назлы елмая?

                    Әниемнең бәйрәмен                     Зәлинә

                    Ул да бит көтеп ала.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген

Бүген әни бәйрәме,                                          

Кирәк чәчәк бәйләме.

         Мама, очень-очень
Я тебя люблю!
Так люблю, что ночью      И.Алина
В темноте не сплю.
Вглядываюсь в темень,
Зорьку тороплю.
Я тебя всё время,
Мамочка, люблю!
Вот и зорька светит.
Вот уже рассвет.
Никого на свете
Лучше мамы нет!

Каждый по-своему      Әбдерәхим
Маму поздравит,
Каждый таланты
Сегодня проявит.

Кто-то сготовит
Для мамы обед,
Кто-то возьмёт
Ей в театр билет.

Кто-то станцует,      Зилә
А кто-то споёт.
Кто-то порядок
И блеск наведёт.

Я нарисую
Для мамы портрет.
Ну и, конечно,
Красивый букет.

Я напишу
Для мамули стишок.
Изображу,
Как поёт петушок.

Каждый по-своему
Маму поздравит,
Каждый таланты
Поярче проявит

                  Встану утром рано                    Алисә

                  Поцелую маму

                  Подарю цветов букет                  

                  Лучше мамы друга нет!

Песня: “Пусть всегда будет солнце”

             “Һәрвакыт булсын кояш”

Борчыйсым килми әнине              Алинә

Елмаеп, көлеп торсын

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен.

       

Әнием , кадерлем!  

Син энже бөртегем.

Син хөрмә җимешем,                            ЗӘРИНӘ

Син йөрәк тибешем.

Әнием, әнием,

Иң кадерлем син минем!

           

Елмайса йөзеннән аңлыйм 
Әниемнең теләген.                                Алия
Дөнья киңлегенә тиңлим 
Әниемнен йөрәген,

Әнием, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,

Әнием, гомерләрең.

А.Б. Әниләр, әбиләр  сезнең барыгызны да шушы матур бәйрәм белән котлыйбыз! Бу бәйрәмне без сезнең өчен әзерләдек. Ә хәзер сезне балаларыгыз биергә чакыра.

БИЮ: «БУГИ, БУГИ»

(Биюдән соң әниләр дә балалар да утыралар.Көй астында Карлсон керә уртага туктый.)

Карлсон: Исәнмесез. Бу мин. Сез мине инде беләсез. Мин Карлсон. Иң шаян, дөньяда иң күп сөйләшүче. Мин тәртипле акыллы.Мин бәйрәмгә әниләрне, әбиләрне, кызларны котларга килдем. Котлыйм сезне! Күпме балалар җыелган. Кемнең минем белән дуслашасы килә.

                               (балалар җавап бирә)

А.Б. Карлсон синең варенье, шоколад, конфет яратканыңны без барыбыз да беләбез. Ә баллы әйбердән тешләр бозыла бит.Шуның өчен без йогурт әзерләдек.

УЕН: «ӘНИЕҢНЕ АШАТ » (2 ТАПКЫР)

Карлсон: Әниләр менә сезнең балаларыгыз ничек кайгыртучан. (Ишек артыннан «Бәләкәч» дигән тавыш ишетелә. Залга Фрекен Бок керә. Кулында чәйнек, бәләкәчне чакыра.)

Карлсон: Бу Фрекен Бок бәләкәчнең тәрбиячесе.

А.Б. Нәрсә булды сезнең белән?

Фрекен Бок: Бәләкәчем югалды сез аны күрмәдегезме? Гел шулай ул, хәтта иркенләп чәй дә эчеп булмый (чәйнегенә күрсәтә).

Карлсон: Менә күпме балалар, кайсын югалттың ?

Фрекен Бок: (чәйнеген өстәлгә куя. Карый) Ох, күзлегемне өйдә калдырганмын. Хәзер якыннанрак карыйм әле.(балаларга барып рәттән карый башлый) Бу зур минеке кечерәк иде. Бусы таза минеке ябык иде. Ә бу киресенчә бигрәк кечкенә.

А.Б. Кечкенә булсада бик оста.

Фрекен Бок: Ышанмыйм!

Бик зур үстем инде мин

Әниемә булышам

Иртән иртүк торам мин               Самира

Кульяулыклар юам мин.

Җыр: Ничек тизрәк үсәсе. №124

Карлсон:Менә балалар ничек булганнар. Ә хәзер ял итсәң дә була. Кем дөньяда яхшы ял итүче. (балалар җавап бирә.) Мин Карлсон. Люстрада атынсаң иде?! (түшәмгә карый). Ә сезнең люстрагыз бәләкәй, түшәмгә үзе ябышкан (кәефе төшеп) Алай кызык та түгел инде.

Фрекен Бок: Беләм мин ничек кызык икәнен! Бөтен өйнең астын өскә китерәсең.

Карлсон:Юк инде, син бигрәк тагын. Алай да ярамый бит әйеме балалар. (балалар җавабы).

Карлсон: Балалар сезнең әниләрегез, әбиләрегез нәрсә ярата? (чәчәк)

Фрекен Бок: Бар хатын – кызлар да чәчәк ярата.

А.Б. Әйдәгез уйнап алабыз «Әниеңә чәчәк җый»

                            (4 бала катнаша: 4 төсле чәчәк зәңгәр, кызыл, сары, яшел. Барысыда 5 таҗдан тора һәм уртасы. Идәнгә таҗлар чәчәләр, балалар бер төстәге чәчәкне җыярга тиешләр.)

Фрекен Бок: Карагыз әле, әбиләребез безне оныталар дип борчыла башладылар.

Карлсон: Кем әбине бик ярата? Бу мин Карлсон. Ох, мин әбиемне ничек яратам. Ә сез яратасызмы?

Без әбине яратабыз

Ул да безне ярата

Якты йөзе, йомшак сүзе                    Данил

Барысы безгә карата.

Жыр: “Әбием” №6   Зилә

Әниемнең әнисе                   Тәмле ашлар пешерә       Зилия

Әбием була минем               Матур гөлләр үстерә

Әби генә түгел әле               Өебезнең яме ул                  

Ул минем дәү әнием.           Барыбыздан олы ул.

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар        Дилә

Без идән дә юабыз

Без керләр дә уабыз

Гөлләргә су сибәбез

Менә шундый уңган без

Менә шундый булган без.

Түтәлләрнең чүбен, утап,           

Бер читкә куйдым, өеп.                       

 Түтәлләрдән кыяр җыйдым,

Кәрзингә өеп-өеп.

Әниемә кертеп бирдем:              Ралинә

-Үзем үстердем!- диеп.              

 

Карлсон: Ә кем дөньяда иң әйбәт биюче. (балалар җавап бирә) Әлбәттә инде Карлсон. (Фрекен Бок әйтә) Мин сезне биергә чакырам.

 БИЮ: Татар халык биюе. (4 кыз бии)

Украин халык биюе. (Дилә, Зәлинә)

Фрекен Бок: Әниләребезне дә шатландырыйк әле.

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы                       Энже

Нинди бәхет - һәр баланың

Үз әнисе булуы! 

 Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, өй җыешам,           Алмир

Кер юышам әнигә.

 

Әни таңнан эшкә киткән

Бөтен эшне эшләп киткән

Нәрсә эшлик икән дип без,

И баш ваттык, баш ваттык.                  Исламия

Ахырдан җаен таптык –

Банкадагы вареньены

Ялт иттердек бергәләп.

Чүлмәктәге каймакны да

Табадагы коймакны да

Ашап куйдык бүлгәләп.

Зилия шигырь: Ял ит әнием! (М. Садри)

Диләрә шигырь: Дәү әнигә барабыз! (Р. Вәлиева)

Энҗе бию “Шәрык биюе”

ҖЫР   “Рәхмәт әнием” №104

А.Б. Бу көннәрдә балалар ял итте дип уйламагыз. Алар сезгә искиткеч бүләкләр әзерләделәр. (балалар бүләкләрен бирәләр)

Фрекен Бок: Сезнең бәйрәмдә бик күңелле булды. Ә мин бәләкәчем турында онытканмын. Тиздән аның әти-әниләре эштән кайта, ә ул каядыр югалган. Миңа аны тизрәк табарга кирәк.

Карлсон: Ә мин сезгә булышырмын. Сез каршы килмәсәгез. Саубуллашыр алдыннан без балаларга шарлар бүләк итик. (Карлсон: белән Фрекен Бок залга шар бәйләме алып керәләр).

А.Б. Менә бәйрәмебез дә бетте. Кадерлеләребез сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз һәм саубуллашабыз.