Беренче кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Халитова Наиля Амирзановна

Конспект развлечения в первой младшей группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_razvlecheniya_elak_tch.docx17.74 КБ

Предварительный просмотр:

“Елак әтәч” һәм “Куян кызы” әкиятләрен сәхнәләштерү

(беренче кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе)

Бурычлар:

  1. Абдулла Алишның әсәрләренә кызыксыну уяту һәм балаларда сәламәтлекне саклау, ныгыту кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
  2. Балаларның шат һәм күңелле уйнауларына ирешү, сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау:  Әби өйе; әтәч костюмы, тавыклар маскалары, куянлар костюмы; тиен костюмы; Айболитка костюм.

Катнашалар: әби (тәрбияче), малай, әтәч, тавыклар, куян, куян кызы, тиен, Доктор Айболит (төркем балалары).

               (Балалар әби янына кунакка килгәннәр. Әби өйдән чыга, исәнләшә).

  Әби:     -Исәнмесез, балалар!

Балалар:    -Исәнмесез!

Әби: - Сез миңа кунакка килдегезме?

Балалар: - Әйе.

Әби:   - Балалар, сез әкиятләр карарга яратасызмы?

Балалар    - Әйе,  яратабыз!

Әби: - Менә хәзер мин сезгә әкиятләр күрсәтермен. Ә хәзер "Елак әтәч" турында әкият карагыз әле. (Әби янында бер ягында елак малай утыра, икенче якта әтәч, икесе дә акрып елый. Әби башыннан сыйпый).

Әби: - Ник елыйсың улым, елама, елак әтәчтән көлгән сыман тавыклар көләр үзеңнән.

   (Әби әкиятне сөйли башлый).

Әби: - Бер әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне. (Әби әтәчне жәлләп башыннан сыйпап ала).

Әби   - Нигә елыйсың, әтәчкәй?

(Әтәч томшыгын ачып күрсәтә).

Әби: - Тешләрең коелган ич.Әтәчкәй һаман елый.

Әтәч: - И-и-и, томшыгым авырта Йоклый алмыйм,ашый алмыйм, сукый алмыйм.

Әби:   - Кем койды соң синең тешләреңне, Әтәчкәй?

Әтәч: - Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин. Менә хәзер ашый алмыйм, йоклый алмыйм, томшыгым сызлый и-и-и.

Әби:    - Ә әтәчтән тавыклар көлә икән.

Тавыклар:                                                                                                                                                         - Елак-елак,елтын колак,                                                                                                                                                                        Карама таяк, карт этәч-

Гарьлек, хурлык,

Бер түбәтәй орлык.  

(Тавыклар канатларын кагып: "Ко-ко-ко". Әби елак малайга әйтә).                              

  Әби: - Менә улым, елама! Син бит әтәч түгел, конфет күп ашама, шоколад сорама. Йә, елак әтәч сыман тешсез калырсын,аннары йоклый алмассың.

Малай:   - Ярар!

(Әтәч канатларын кага-кага өенә кайтып китә).

Әби: - Менә балалар аңладыгызмы, баллы әйберләрне күп ашарга ярамый, тешсез калырсыз.

Балалар:    -Әйе!

Әби:    - Ә хәзер " Куян кызы" турында әкият карагыз әле.

(Куян баласы белән чыга. Әби әкиятне башлый).

  Әби. - Бер куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган.

      ( Куян кызын сөеп ала).

Әби: - Ул аны бик-бик ярата икән.  Көннәрдән беркөнне куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.

Куян:   - Мә, бәбкәм, аякларың туңмысын,сызламасын.

Куян кызы:   -Рәхмәт, әнием!

Әби:  -Куян кызына итекләрне кигезә.

Әби:   - Кызы бу бүләккә бик шат булган. Хәзер инде ул, яңа киез итекләрен киеп, рәхәтлшнеп йөри икән. Ләкин куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган.

(Куян баласы итекләрне сала).

Куян:    - Нигә саласың кызым, салма.

Әби:    - Әнисе кигезгән, ул салган.

Куян: - Салма кызым, салма, аякларың өшер.

Әби:     - Әнисе кигезгән, ә ул салып ташлаган, салган да әнисе тапмасын дип, аларны яшереп куйган.

(Куян кызы киез итекләрне агач төбенә яшереп куя, кар өстеннән йөгерә башлый).

Әби:   - Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне аксый-аксый әнисе янына килгән.

Куян кызы: - Әни, әни, минем аягым бик авырта!

Әби:   - Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.

Куян      - Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич. Инде нишләргә? Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга?

Әби:   - Шулвакыт нәрсәдер кычкырды.

(Тиен сикереп керә).

Әби:     - Куян тиенне күрде.

Тиен:     - Кайгырма , Куянкай, кызыңнын аягын Доктор Айболит бик тиз төзәтер.

Әби:    - Тиен Куянга чын-чынлап булышарга тотынды. Доктор Айболитның өенә юл күрсәткән.

(Тиен, куян кызы белән Доктор Айболитка бара).

Әби:    - Доктор Айболитның өенә җитәләр.

Куян, тиен, куян кызы:    - Исәнмесез, Доктор Айболит!

Доктор Айболит:    -Исәнмесез, нәрсә булды?

Куян:     - Доктор Айболит ярдәм итче минем кызымнын аягы шешкән.

Доктор Айболит:   - Хәзер, хәзер, аягына дару сөртәм.
(Доктор Айболит куян кызынын аягына дарулар сөртә).

   Доктор Айболит:     - Аягың төзәлгәч киез итекләреңне бер дә салма,сүзне тыңла, тагын чирләрсең.

Куян кызы    - Ярар!

Тиен, Куян кызы: -Рәхмәт, Доктор Айболит. Сау булыгыз!                                                                                                                               Доктор Айболит:    -Сау булыгыз!    (Җәнлекләр өйләренә кайтып китә).

Әби: - Өч көн дигәндә, Куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итекләрен бер дә салмый, киеп йөри икән.

Әби:   - Менә балалар аңладыгызмы инде, зурлар сүзен тыңларга кирәк, ә тыңламасагыз әтәч һәм куян кызы кебек чирләрсез.

Балалар:   - Әйе, аңладык.

Әби: - Эй, балалар, сезгә әкият сөйли торгач самоварым кайнап чыккан, әйдәгез балалар өстәл янына рәхим итегез, бер тәмләп чәй эчереп җибәрим әле үзегезне.

(Әби балаларны өстәл янына утырта, самовардан чәй ясый, тәм-томнар белән сыйлый. Чәй эчкәннән соң балаларны озата).

Балалар:   -Сау бул, әби!

Әби: - Сау булыгыз балалар, тагын килегез мин сезгә яңа әкиятләр сөйләрмен.

(Балаларны озатып, әби үз өенә кереп китә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

"Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Программа эчтәлеге.Белем бирү:·        сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны...

Машина һәм самолет. Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шәгыле.

Бурычлар:1)    балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү; у сузык авазын ...