Яңа ел бәйрәме иртәсе.
материал на тему

Нуретдинова Гульзида Махсумовна

Яңа ел бәйрәме иртәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el._stsenariy_2016.docx32.42 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел тамашасы.

Алып баручы: Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа  ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Алинә Без бүген чыршы янында

             Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

             Кыш бабайны каршыларбыз

             Матур җырлар җырларбыз.

                          Нинди матур безнең чыршы,

                          Җем-җем килеп яна ул.

                          Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Бергә:               Котлы булсын Яңа ел!

Алып баручы: Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез.

       Нишләптер чыршының утлары кабынмаган, әйдәгез без аңа ярдәм итик.

(Балалар чыршыга карап өрәләр, чыршыда утлар кабына.)

Алып баручы: Менә ничек күңелле булып китте. (Балалар кул чабалар).

  • Рәхмәт сиңа, чыршыбыз, без сиңа багышлап үзебезнең шигырьләребезне сөйләп күрсәтербез.

Динар: Күрегез бу чыршыны,

              Матурланган, киенгән.

              Безгә калын урманнан

              Ул кунак булып килгән.

И.Зәлия: Әй, чыршыкай-чыршыкай

                 Үзең бигрәк купшыкай.

                  Яшел күлмәк кигәнсең

                  Күп бизәкләр элгәнсең.

Монда җылы тыш түгел,

Җилле салкын кыш түгел.

Бик күп икән дусларың,

                   Бер урын да буш түгел.

                   Кулны-кулга тотынышып,

                   Җырлыйбыз да биибез .

                   Яңа елда һәркемгә

                    Бәхет-шатлык телибез.

Н.Алинә:  У ребяток наших,

                   Елочка большая.

                   Огоньки на елке

                   Весело сверкают.

З.Зилә:       Огоньки сверкают

                     Красный, голубой.

                     Хорошо нам елка

                      Весело с тобой.

Алып баручы:  Балаларның шушы матур шигырьләреннән соң чыршыны мактап җыр да җырлап үтик.

“ В лесу родилась елочка”  җыры.

Алып баручы:  Балалар безнең бу матур чыршыбыз урманда матур каен кызлары, имән егетләре, чәчәкләр арасында яшәгән. Һәм ул бик күп матур әкиятләр ишеткән.

Чыршыкай, бәлки шул әкиятләрнең берәрсен безгә дә сөйләрсең?

(Кыңгырау тавышы ишетелә.)

Чыршы тавышы: Исәнмесез, минем нәни дусларым. Яңа ел белән Сезне!

Бу бит мин, сезнең якын дустыгыз, яңа ел чыршысы. Сезгә бик зур рәхмәт әйтергә телим. Сез мине ничек матур итеп бизәдегез, бизәндердегез, минем турыда нинди матур шигырьләр сөйләдегез. Рәхмәт сезгә! Ә хәзер мин сезгә бик кызыклы әкият сөйлим.

“Яңа ел алдыннан бик суык көннәрнең берсендә Кар кызы үзенең дусларын – гномнарны җыйган да, Кыш бабайның әмерен җиткергән: балалар өчен күп итеп уенчыклар ясарга кушкан ул аларга.Чөнки Кыш бабайның тиздән Яңа ел бәйрәмнәренә барыр чагы җитә, аның балаларга уенчыклар өләшәсе килә” дигән.

Алып баручы: Ә кар кызы кая соң әле? Биредә күренми бит! Әйдәгез бергәләп аны чакырыйк!

Балалар:  Кар кызы! Кар кызы!

Кар кызы килеп керә. Кулында кәрзин, кәрзиндә боз кисәкләре.

Кар кызы: Исәнмесез, минем кадерлеләрем! Исәнмесез, минем нәни дусларым! Яңа ел белән Сезне!

Балалар: Исәнме, кар кызы!

Гәр.Азат: Бәйрәмебез син килгәч

                  Матурланды тагын да.

                  Бик күңелле уйнавы

                  Яшел чыршы янында.

Алып баручы: Әйе шул, кар кызы ! Син килгәч бәйрәмебез тагын да ямьлерәк булып китте. Рәхим ит бәйрәмебез түренә!

Кар кызы, безнең бүген бәйрәмебездә чыршыбыз телгә килде һәм ул балаларга әкият сөйли башлаган иде. Анда сүз урманда яшәүче гномнар турында иде. Син шул әкиятнең дәвамын беләсеңме?

Кар кызы: Әлбәттә беләм балалар, шулай булган шул. Тик бу әкиятне дәвам итәр өчен безгә сезнең белән урманның гномнар яши торган карлы почмагына барырга кирәк. Ә анда болай гына кереп булмас. Карга батмас өчен чаңгыларны кияргә кирәк.

(Чаңгыларны киеп, чаңгыда барган хәрәкәт ясала.)

  • Менә килеп тә җиттек. Менә бит, балалар, шушы урында, җылы өйдә гномнар яшәгән. Алар балалар өчен бик күп матур уенчыклар ясый белгәннәр. Һәр ел саен Яңа ел алдыннан алар үзләренең көмеш чүкечләре белән алтын кадаклар кагып нәни дусларына уенчыклар ясаганнар.

(Кар кызы бер-бер артлы тезеп гномнарны җитәкләп алып чыга.)

1 нче гном: Исәнмесез, балалар,

                    Саумысез, кунаклар.

2 нче гном: Бүген сездә күңелле,

                      Берәр бәйрәм түгелме?

3 нче гном: Матур чыршы янында,

                      Күңелледер тагын да?

Кар кызы: Кечкенә дусларым минем! Сезгә Кыш бабай балаларга бик матур уенчыклар ясарга кушкан иде бит. Кыш бабай килеп тә җитәр, ә сезнең әле эшегез бетмәгән, бүләкләрегез әзер түгел.

4 нче гном: Хәзер чүкечләр алабыз,

                     Алтын кадаклар кагабыз.

5 нче гном: Әйдә эшкә тотыныйк,

                     Балаларны шатландырыйк.

6 нчы гном: Бер сугам, ике сугам,

                       Уенчык әзер була.

7 нче гном: Менә бит эш тә бетте,

                      Бүләкләр әзер безнең.

(Гномнар эшләгәр вакытта чыршының әле бер, әле икенче ягыннан

төлке башын тыгып карый.)

(Кар кызы гномнарның эшләре беткәч аларны ярымтүгәрәккә тезә, гномнар кулларындагы хохлама кашыклары белән оркестрда уйныйлар)

Кар кызы: Рәхмәт сезгә, гномнар, сезнең бүләкләрегезгә балалар бик шатланырлар, без аларны менә шушы матур тартмага салыйк та, матур бантик бәйләп, балаларга җибәрик. Бүләкләр белән тартмабыз тулды.

Алып баручы: Кадерле гномнар, безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез!

Төлке: Менә урман буйлап бара идем, бик каты чүкеч тукылдаган тавышлар ишеттем. Бөтен урман яңгырап торды. Мин әллә куян үзенә яңа йорт саламы дип торам. Ә монда күрәм, сез бәйрәм итеп ятасыз икән.

Кар кызы: Рәхмәт инде сиңа, Төлке-хәйләбай. Бу юлы да бер кыңгыр эш майтарып йөрмисеңме икән син? Без сиңа ышанмыйбыз.

Төлке: Юк, юк, сез нәрсә инде! Минем бары тик балалар белән бер кызык уен гына уйныйсым килә. Бөтенегезгә дә күзләрегезне йомарга кирәк, алайса тылсым килмәячәк.

Кар кызы: Ярый-ярый төлке дус. Без хәзер барыбыз да күзләребезне йомабыз, тик син безне алдама, яме!

Төлке: Юк-юк, кая ул! Сез күзләрегезне йомыгыз да санап торыгыз 1,2,3,...дип.

(Кар кызы һәм балалар күзләрен куллары белән каплыйлар. Ә төлке бу вакытта уенчыклар тутырган тартманы алып кача).

Кар кызы: (күзен ача). Балалар, ә төлке кайда соң? Ә тартмабыз кайда? Хәйләбай безне тагын алдаган бит. Ә без шуңа ышандык. Нишләргә инде хәзер безгә? Кыш бабай килер вакыт та җитә. Аңа нәрсә дип җавап бирербез инде? (Кайгыра)

(Шул вакыт кар бөртекләре очып керәләр).

Кар кызы: Дусларым, күрәсезме никадәр кар бөртекләре очып керде, димәк безнең Кыш бабабыз да ерак түгелдер. Кыш бабай килеп җитсә, ул безгә нишләргә кирәклеген әйтер әле. Ә аңарчы без кар бөртекләренең күңелле итеп биегәннәрен карыйк әле.

Кар бөртекләре” биюе.

(Бию бетүгә Кыш бабай килеп керә)

Кыш бабай:   Исәнмесез, дусларым,

                       Нәни кыз һәм улларым!

                       Ерак-ерак илләрдән,

                       Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә яңа елда шатлыклар, тазалык, бәхет, мул тормыш алып килдем.

Кар кызы: Исән-саумы, Кыш бабай! Без сине бик сагындык. Синең килүеңә бик шатбыз. Кечкенә гномнар синең әмереңне үтәделәр, бик матур уенчыклар ясадылар. Тик аларны тартмасы белән төлке-хәйләбай урлап китте. Балалар уенчыкларсыз калырлармы инде? Нишләргә хәзер безгә?

Кыш бабай: Ах бу явыз төлкене! Сораусыз кеше әйберенә тияргә ярыймы инде?! Ярый, мин аны бу эше өчен нишләтергә икәнен белермен. Хәзер, хәзер... Миңа үземнең ярдәмчем Кар бабайга шалтыратып алырга кирәк. Балалар, сездә телефон бармы? Ул бөтен урман буенча йөри, бөтен тирә-юньдәге хәлләрне белә. Бәлки ул безнең уенчыкларны урлаган төлкене дә күргәндер.

Кар кызы: Кыш бабай, менә сиңа телефон. (Телефон бирә).

Кыш бабай: Алло! Алло! Бу урманмы? Миңа кар бабай кирәк иде.

Кар бабай: Әйе, әйе, кадерле кыш бабаем. Бу мин, главный кар бабай. Менә сине ишетеп килеп тә җиттем. Нәрсә булды, бәлки пожарныйларны чакырыргадыр?

Кыш бабай: Юк, юк, бернинди пожар да юк. Безгә явыз төлкене табарга кирәк. Ул безнең уенчык тутырган тартмабызны алып качты. Күрмәдеңме аны? Зинһар табып китер үзен монда!

Кар бабай: Кайгырмагыз, дусларым, мин урмандагы бөтен сукмакларны, эзләрне беләм. Хәзер чаңгыларымны киям дә, бөтен урманны әйләнәм. Мине шушында гына көтеп торыгыз. (Китә).

Алып баручы: Кыш бабай, Кар бабай әйләнеп кайтканчы без балаларның һөнәрләрен карый торыйк әле. Алар син килешкә бик күп шигырьләр, җырлар өйрәнделәр.

Г.Алинә:

Яшел чыршы тирәсендә

                                      Җыелып бертугандай,

       Әйлән-бәйлән уйный идек,

   Килеп керде Кыш бабай.

        Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

                                        Хуш киләсең, уз бире!

      Шатланышып җыр белән

     Каршылыйбыз без сине.  

Гадел:                            Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире

    Кунак булып килер дип

    Күптән көттек без сине

           

         Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

       Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез

        Безне көлдер, уйнат син.

Ләйлә:                             Үзең шаян, үзең юмарт

                Үзең һаман шулай карт

        Безнең белән бие, җырла,

   Булмәбезгә ямь тарат.

     Кыш бабай, Кыш бабай,

  Кунакка килдең безгә

         Уйнадык та, җырладык та,

   Бәлки биерсең син дә.

  Кыш бабайны биетү.

С.Рүзәл:                          Әй Кыш бабай, Кыш бабай

      Күптән таныш инде син.

     Тик ни өчен Кыш әбине

    Бер дә алып килмисең?

      Безгә дигән күчтәнәчне

                                         Ул үзе тутырамы?

  Аннары сине озаткач

Гел өйдә утырамы?.

   Ул да биеп йөрер иде

       Безнең чыршы янында.

          Кыш әбине дә калдырма

       Тагын килгән чагында.

Алинә:                               Ах, какой хороший

  Добрый Дед мороз.

Из лесу нам елку

      К празднику принес.

И.Адель:                            Он весь из снега, изо льда

    И борода его седа.

                       Но каждый год его мы ждем,

                                      С ним праздник к нам приходит в дом.

                      Он всем подарки нам принес

                                             Конечно это...

             (барысы бергә): Дед мороз!

Рөстәм:                           Дед мороз, Дед мороз,

    Деткам ёлочку принес.

                                         А на ней фонарики,

                                         Золотые шарики.

Илһам:                             Кыш бабай, мине

                                           Син бүген макта

                                           Бер яшькә үстем

                                           Син килгән чакта.

Гат.Айзат:                        Дед мороз пришел на елку

           Рады мы его встречать.

              Будем весело кружиться,

             Вокруг ёлки танцевать.

«Чыршы» җыры.

Марина:                            Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырагач еракка

        Кыш бабабыз ишетеп,

      Килде безгә кунакка.

   Елмаеп ул эндәшә:

        “Исәнмесез, дусларым.

       Ямьле бәйрәм кичендә

           Яусын сезгә котлавым”.

         Нинди әйбәт уйныйбыз

        Яшел чыршы янында.

        Бүләк биреп мин сезне

              Шатландырыйм тагын да.

Гат.Айзат:                            Чикләвекләр җибәрде

Җитез тиен урманнан.

Баллы ап-ак күмәчләр

                                               Бүләк сезгә куяннан.

Дус ишләре каршында

                                              Калмас өчен көлкегә,

    Прәннекләр, конфетлар

 Төреп бирде төлке дә.

                                               Менә тагын апельсин,

   Нинди пешкән-күрегез.

    Боларны соң җәнлекләр

                                               Каян алган, белегез.

М.Ләйсән:                               Менә шатлык бүген безгә,

        Төнлә Кыш бабай килгән

                                                 Уятмаган бит мине

   Йокласын әле дигән.

     Алып килгән күп итеп

        Күчтәнәчләр, бүләкләр.

                                                  Рәсеменең астына

       Язган матур теләкләр.

              Мин һәр кичтә тәрәзәңнән

         Карап үтәрмен, дигән.

            Мин кушканны үтәмәсәң

            Керми китәрмен, дигән.

Кыш бабай:Ай, рәхмәт сезгә, балалар, бик күп икән һөнәрләрегез. Мин сезнең өчен бик сөендем.

Нишләптер Кар бабай озаклады әле. Әллә тартмабызны чыннан да таба алмый йөри инде? Ярый, балалар, кайтып җитәр ул, борчылмыйк. Ә аңарчы без сезнең белән бер уен уйнап алыйк. Бу уен бик күңелле. Ул кар боз кисәкләре белән уйнала. Уенга 2 бала чакырыла. Мин икегезгә дә таяклар куям. Шушы таякларга бер-бер артлы шушы кар бөртекләрен кертергә кирәк. Кайсыгыз тизрәк бетерә, шул җиңүче. Бу таякларны аннары Кар бабайга бүләк итәрбез.

(Уен беткәч Кар бабай ишектән кычкыра).

Кар бабай: Әй, дусларым! Кыш бабай! Таптым, таптым, тартманы. Менә бит ул! (тартманы сыпыра) Рәхмәт яугыры!

Кыш бабай: Менә бит, насыйп булгач табылды.Мондагы уенчыкларны мин бит чыршы сылуны ясау буенча конкурста катнашучыларга бүләк итәр өчен ясаткан идем. Бар кеше дә, балалар да, әти-әниләр дә бик тырышканнар бит. Эшләгәч бүләге дә булырга тиеш. Әйдәле, Кар бабай, үзең табып алып кайткач, үзең ияләренә дә җиткер инде син бу уенчыкларны.

(Кар бабай бүләкләр тапшыра).

Кыш бабай: Ай рәхмәт инде сезгә, гномнар, бигрәк матур уенчыклар ясагансыз! Эшегез өчен рәхмәт, кулларыгыз сызлаусыз булсын.

(Кинәт буран чыга, бүлмәгә буран-кызлар очып керә).

“Буран-кызлар” биюе.

(Алар биеп бетерүгә кар бөртекләре белән бергәләп

“Кыш бабай” җыры башкарыла).

Кыш бабай: Рәхмәт, сезгә, кар бөртекләрем, буран кызларым. Сез бөтен дөньяны аклыкка күмдегез. Кар күп булса, уңыш та яхшы булыр.

Ә хәзер мин сиңа, Кар бабай, иң зур үтенечемне әйтәм. Урманның иң куе җирендә, кар көртләре астында, мин иң зур, иң кадерле тартмамны яшереп калдырган идем. Син шунда барып, безнең бәйрәм беткәнче тартманы монда алып кайт.

Кар бабай: Тыңлыйм һәм буйсынам! (Честь бирә, китә).

Алып баручы: Кадерле Кыш бабай! Әле безнең балаларыбыз үзләренең матур шигырьләрен сөйләп бетермәделәр. Кар бабайны көткән арада син аларны тыңлап, ял итеп ал әле.

Ильяс:                                   Соңлап кына көн туа,

Чәй эчкәнче төн туа.

Ай яктысы астында

                                          Балалар чана шуа.

                                          Ел ахыры икәндер

                                           Кайсы ай бу?

Бергә-Декабрь.

Алмаз:                                        Яңа елда яңа кар

             Җемелдәр дә елкылдар.

         Агачлар көмеш кенә-

                Торсын шул килеш кенә.

       Коры суык урамда,

Кайсы айда?

Бергә-Гыйнварда.

Радион:                                     Юлда җәяүле буран,

      Көрткә күмелә урам

       Кояш толыбын сала

        Бераз кар көрәп ала.

            Бетми кар көрәп кенә,

Кайсы айда?

    Бергә-Февральдә.

Рөстәм:                                 Урман буе ап-ак кар.

Кар өстендә эзләр бар.

                                              Куян качты йөгереп,

Безне бүре дип белеп.

      Кыш сафлык алып килде

    Җиргә ак нур бөркелде.

Без киттек өчәү бергә

Нурлар ярып йөрергә

                                                   Аланнары ак кына

         Җилләр исә сак кына.

                   Талгын җилле, көмеш күлле

        Безнең туган як кына.

Руслан:                                       Белый снег пушистый

         В воздухе кружиться

  И на землю тихо

    Падает, ложится.

Кар бабай: Таптым, таптым Кыш бабайның тартмасын. Ул шундый авыр!

Алып баручы: Ишетәсезме балалар, Кар бабагыз кычкыра түгелме? Аңа ярдәм кирәк ахрысы. Барыгыз әле, гномнар, юлларны яктыртып аңа бүләкләрне алып килергә булышыгыз.

(Гномнар чыгып китә).

Алып баручы: Балалар, гномнар ярдәм иткәч, тартманы авыр булса да бирегә алып килеп җиткерерләр. Ә без аңарчы шигырьләрне дәвам итик.

Н.Алинә:                       Сихри дөнья күгеннән

                                        Ап-ак карлар коела,

      Әйтерсең лә күбәләкләр

                                                Нур диңгездә коена.

       Могҗизалы бу күренеш

                                                 Куандыра күңелне.

                   Кыш бабайның йомшак атлап

     Килүе шул түгелме?!

Миләүшә:                               Тәрәзәгә күз салдым

      Тордым да бүген иртән.

          Күргәч, аптырап калдым

          Кем җирне ап-ак иткән?

       Урамда нишләгәннәр:

        Әллә он сипкәннәрме?

         Әллә зур мичкәләрдән

                Бик күп сөт түккәннәрме?

             Бөтен җирдә ак юрган...

                 Белдем, белдем – кар яуган!

                     Әй шәп булган, шәп булган –

                 Без шуарбыз таулардан.

Гөлназ:                                     Кил әле, Кыш бабай!

Кил безгә кунакка.

      Шатлыклар, бәхетләр

 Алып кил бу якка.

       Бигрәк тә мулрак ал

    Хөрмәсен, алмасын,

  Тик шуны онытма,

       Чыршы да калмасын.

   Җигеп ал атыңның

      Шәбрәген,җитезен.

         Син биргән хәбәрне,

         Җитез җил китерсен.

          Көтәбез, Кыш бабай!

         Көттермә, сынатма!

         Иң өлгер кош кебек

       Очып кил бу якка.

З.Зилә:                                    Кем чанасы шәп җилдерә,

  Кем шуарга остарак?

             Кем курыкмый биеклектән?

  Ә кем йөри астарак?

          Кемнәр кышны яраталар?

        Кемнәр курка суыктан?

              Кемнәр карны билдән ера?

      Ә кем йөри тубыктан?

                  Кем егылмый бер тапкыр да,

      Кем ята гел мәтәлеп?

          Кемнең авызы өшегән?

      Кемнеке тора көлеп?

          Монда бар да ачыклана

      Монда бар да беленә.

          Иренмичә, чана тартып

         Безнең тауга кил генә!

Альмир:    Менә нинди кар яуды

                    Ап-ак булды җир өсте.

                     Чаңгыларга, чаналарга

                     Җиткереп булмый эшне.

                                             Тау башыннан төшкәндә

                                              Мәтәлеп тә китәләр.

                                               Ничек итсә итәләр,

                                              Барыбер төшеп җитәләр.

Марат:               Кыш бабай кардан өеп

                          Тау ясап бирде безгә.

                          Бик матур чыршы кертеп,

                           Утырттык өебезгә.

                            Һәркемгә дә бер яшь өстәп

                            Көткән яңа ел килде.

                            Тагын да мул, бәхетле

                           Итәргә туган илне.

Ш.Зәлия:          Яңа елны каршыларга,

                          Без җыелдык бу залга.

                          Исән-саумы, Яңа ел,

                          Хуш киләсең, уз алга.

                          Килде безгә яңа ел,

                          Бүген шундый яңа ул.

                          Яшел чыршы өстендә,

                          Йолдыз булып яна ул.

Г.Ләйсән: Бәйрәм бүген – Яңа ел,  

                   Бөтен җиргә кар яуган.

                   Яңа елны каршыларга

                    Балалар да җыелган.

                    Куяннар һәм аюлар,

                     Кунак булып килгәннәр.

                     Шук малайлар һәм кызлар

                     Матур кием кигәннәр.

А.Зилә: Котлы булсын Яңа ел,

               Матур узсын кышыгыз.

               Безне котлаган өчен,

               Рәхмәт, сиңа, чыршыбыз.

Булат:   Каршылыйк, дуслар, бергәләп,

               Яңа ел килә безгә.

               Әнә күпме дуслар килгән.

               Әйләнә-тирәбезгә.

                Йолдызлар төшеп кушылган,

                 Чыршыдагы утларга.

                 Кыш бабай белән Кар кызы

                 Килгән безне котларга.

(Төлке, гномнар һәм кар бабай чана тартып килеп керәләр.(тартма эчендә убырлы.)).

Кар бабай: Кыш бабай, мин тартманы гына түгел, безнең уенчыкларны урлап качкан төлкене дә таптым. Менә шушы тартма

янында елап утыра иде. Балаларның уенчыкларын сорамыйча алып киттем, миңа бик оят, ди.

Кыш бабай: Ярый-ярый, менә монысы бик әйбәт, үз гаебен үзе таныганнарны без гафу итәбез. Бүтән алай эшләмәссең бит, төлке?

Төлке: Юк, юк, балалар. Мин сезнең алда бик гаепле, зинһар кичерегез мине! Бүтән беркайчан да кеше әйберенә сораусыз тимәм.

Кыш бабай: Ай, булган да инде бу, Кар бабай. Менә тапкансың бит минем тартмамны, рәхмәт инде сиңа, балалар бүләкләрне бик көтәләр иде.

(тартманы ачып җибәрә, ә аннан убырлы килеп чыга. Төчкереп җибәрә: әп-чхи!)

Кыш бабай: (куркып китә) Син ничек монда эләктең? Мин бит сиңа әйттем: “Быел мин сиңа отпускы бирәм, чыршы бәйрәмнәренә килеп, кеше көлдереп йөрмә, җылы якларга ял итәргә бар” , дидем.

Убырлы: Ак бабаем, суык бабакаем

                  Ниндидер әшәкелек эшләр өчен,

                  Мин ашыкмадым монда.

                   Убырлы ул- әшәке,

                   Убырлы ул-явыз,

                   Яхшылыкны уйламый,

                   Кемгәдер комачаулый, дип

                   Уйлыйсыздыр минем турыда.

                   Мин бит әле бик дәртле,

                    Балаларны шатландыра да алам.

Кыш бабай: Син Убырлы, безне алдалап, бәйрәмне бозмакчы буласыңмы? Юк, юл куймыйбыз сиңа.

Убырлы: Мин урманда йөз ел яшәп,

                  Күп кешегә әшәкелек эшләп,

                  Күрмәдем мондый матур чыршыны.

                  Ой, сез мине гафу итегез,

                   Чыршы бәйрәмегезгә кертегез!

Кыш бабай:  Кертикме, бабайлар?

Балалар:        Кертик! ( Убырлы тартмадан чыга, матурлана, көзгесенә карый).

Убырлы: Яулыкны селки-селки : биермен чыршы, биермен!

       (Убырлы бии.)

Яңгырасын матур көйләр,

Чыксын минем сюрпризлар.

(Көй астында убырлы өе чыга, ко-ко-ко диеп. Көй туктагач туктый, гырылдап йоклый.)

Убырлы: Бигрәк арган мескенкәй,

Әшәке итеп: Әйдә, тор!   Ко-ко-ко.

Әшәке итеп, аяк тибеп: Тор дип әйттем.

Кыш бабай: Тукта әле, Убырлы, алай әшәке итеп кычкырма аңа!

Убырлы: Бир тизрәк сюрпризны, әле соң түгел.

Кыш бабай: Туктап тор, Убырлы карчыгы. Мин үзем сөйләшим өең белән.

(кыш бабай өйнең тирәсендә йөри, эчләрен карый.)

Ай, матур өй,

Бизәкле өй.

Йөрисең ялан тәпи.

Йомшак Кукмара итеген киеп,

Килгәнсең тәпи-тәпи.

Синең өең прәннектән

Түбәләрең конфеттан.

Тәрәзәсе шикәрдән,

Ә хуҗасы тәч балдан.

Әйдә, ачып тәрәзәңне.

Күрсәт безгә сюрпризыңны.

(Кыш бабай тәрәзәгә шакый, тәрәзә ачыла, шуннан бүләкләр чыга).

- Менә бит балалар, минем сезгә дигән бүләкләрем бар да исән-имин килеш табылдылар. Мин аларны сезгә бүләк итәм. Сыйланыгыз! Сөенегез, балалар! (Бүләкләрен өләшә).