"Хуш киләсең, Яңа ел"
опыты и эксперименты (средняя группа) на тему
Предварительный просмотр:
"Хуш киләсең, Яңа ел!"
Музыка астында кулга – кул тотынышып, балалар залга керәләр. Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.
Тәрбияче:
Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, тәрбиячеләр, кунакларыбыз! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Киләсе еллар имин, мул, шатлыклы булсын!
Әй Яңа ел, әй Яңа ел,
Кил син безгә тиз(е)рәк.
Җыйналышып түгәрәккә
Басыйк дуслар бергәләп.
Җыр.( “Чыршы янында җырлап бию. “)
(Балалар утыралар)
Лилия:
Мамык кебек кар,
Ап-ак булганнар,
Урамнар,кырлар
Бүген бездә зур бәйрәм!
Бүген яңа ел килә.
Безнең күңелләр җырга,
Һәм биюгә җилкенә,
Бераз гына моңсу да,
Ник икәнен беләбез.
Бүген иске ел белән,
Хушлашабыз чөнки без.
Айсылу:
Яшь чыршылар киң итәкле
Күлмәкләрен кигәннәр.
Җитәкләшеп,бергәләшеп
Юл буена килгәннәр.
Энәле күлмәкләренә
Карап карадык сокланып
Тик Иляз берничә энә
Өзеп алды шукланып.
Апа әйтте:
-Болай эшләү
Начар гәдәт,бел менә:
Һәр чыршы күлмәк алыша
Җиде елга бер генә.
Без энәләрен йолкысак,
Чыршы күлмәксез калыр,
Җиде ел буена ничек
Күлмәксез яши алыр?
Ислам:
Чыршы, чыршы бизәлгәнсең,
Мәрҗәннәр элгәнсең
Бик күп шатлыклар син безгә
Алып килгәнсең.
Тәрбияче: Балалар,чыршы-гүзәлкәйгә багышлап җырлыйк әле.
Җыр.( ”Син беләсеңме чыршы”)
(Балалар урындыкка утыралар.)
Тәрбияче: Балалар, ишеттегезме нинди тавыш икән ул , тыңлагыз эле, кар шыгырдый бит. Кемдер безгә кунакка килә!
(Кар шыгырдаган тавыш.)
(Музыка астында кар бабай керә. Кулында чиләк кар йомгаклары белән.)
Кар бабай: Исәнмесез дусларым!Мине таныдыгызмы?
Мин күңелле Кар бабай,
Бик шаян һәм шук бабай.
Яратам мин уйнарга,
Җырларга һәм биергә
- Әйдәгез эле бергәләп бәйрәм итик,бергәләп биеп алыйк!
Бию .(“Үрдәкләр биюе”.)
Кар бабай:
Балалар,мин шаярырга ,уйнарга яратам, ә сез яратасызмы? Мин үзем белән кар йомгаклары алып килдем(чиләктән бушата) Әйдәгез әле,уйнап алыйк!
Кар йомарламнары белән уен.( Ә хәзер без сезнең белән кар йомарламнарын чиләккә атып уйнап алырбыз.) Уеннан соң балалар утырыша.
Кар бабай: Молодцы, балалар бик оста атышасыз. Булдырасыз.
- Бигрәк кызу булып китте бүлмәдә, эрим бугай,эрим.
Тәрбияче:
-Тизрәк салкын су бирик, эчеп ал кар бабай. (стакан белән конфетти бирә)
Кар бабай:
-Бигрәк тәмле су! Эз генә эчеп алыйм, кунакларны да коендырыйм! (конфетти чәчә)
Тәрбияче: Ах сине, кар бабай!
Кар бабай: Онытып торам эле,миндә бит сезгә хат бар!
Кемнең кигән киемнәре
Энҗе кар бөртекләре?
Кемнең көмеш күк сакалы,
Чәчләре керфекләре.
Кем соң безгә шундый ямьле
Яңа ел алып килә?
Матур-матур капчыкларга
Күчтәнәч салып килә.?
Балалар: Кыш бабай!
Кар бабай: Әйе, балалар,дөрес.Аны каршы алырга йөгердем!
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле кыш бабай килеп җиткәнче чыршы тирәли әйләнеп җырлап алыйк.
Җыр.( “Кыш бабайга күчтәнәч”)
Балалар утыра.(Тавыш ишетелә)
Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз әле ниндидер тавышлар ишетелә безгә кунакка кем килә икән?
Куян керә. -Исәнмесез балалар!
Тәрбияче: -Исәнме куянкай! Син безгә килгәндә Кыш бабайны күрмәденме?
Куян: Юк!
Тәрбияче: Ярар алайса, кыш бабай безгә килеп җиткәнче куянкай белән чыршы тирәли җырлап алыйк.
Җыр. (“Кышкы бию”)
Куян: -Мин сезгә буш кул белән килмәдәм, менә сезгә күчтәнәчкә уен алып килдем.
Уен. (“Ачык авыз”)
Тәрбияче: Балалар! Безнең бәйрәмебезгә кемнәр җитми әле?
Балалар: Кыш бабай, кар кызы!
Тәрбияче: Әйдәгез әле аларны чакырыйк.
Балалар: Кыш бабай, кар кызы! Кил тизрәк! Ау!!!!
Кыш бабай:
Исәнмесез, балакайлар,
Юксынмагыз килдем мин.
Миннән башка бәйрәм булмас,
Көтәсездер, дидем мин.
Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,
Сез дә үсеп җиткәнсез.
Рәхмәт сезгә, балалар,
Мине сагынып көткәнсез.
Әйдә, килегез тизрәк.
Ясыйк матур түгәрәк!
Сезгә кунаклар килгән,
Уйныйк, җырлыйк бергәләп!
Җыр.(” Кыш бабай белән күмәк җыр.”)
Кар кызы :
Кар буранда тудым мин,
Кар биләүдә үстем мин
Кар биләүләрдә үстем мин,
Кар сулары эчтем мин.
Карлы-бозлы күлмәгем,
Капрон челтәр итәгем.
Ап-ак, ап-ак кар чәчәкләр
Сезгә бүләк итәрмен
Җыр.(”Кар кызы белән бергәләп җыр”.)
Тәрбияче: Күңеллесен күңелле! Балалар, шулай да бәйрәмебезгә нидер җитми кебек. Бәлки сез әйтерсез ни җитмәгәнен?
Балалар:
Чыршыбызның уты янмый.
Тәрбияче: Кыш бабай! Кыш бабай!
Безгә ярдәм ит, бабай!
Чыршы уты кабынсын!
Безнең бәйрәм нурлансын!
Кыш бабай: Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм әле. (Таякка колагын куеп тыңлагандай итә.) Әйе-әйе. Ә-ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытканбыз бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик!
Кыш бабай:
Чыршы, чыршы, кабын син!
Утларыңны балкыт син!
(Балалар кабатлыйлар.)
Кыш бабай: Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таягымнан сорыйм инде. Ә-ә, кемдер дәшми калган икән, әйдәгез тагын бер кабатлыйк әле!
(Өч тапкыр кабатлагач кына чыршы утлары кабына.)
Тәрбияче: Бигрәк күңелле булып китте. Әйдәгез, чыршыбызны мактап, тагын әйлән-бәйлән уйнап, җырлап алыйк.
Җыр. (“Безнең чыршы” )
Кыш бабай, Кар кызы. Ай-яй, бигрәк матур җырладыгыз. Рәхмәт, балалар!
Кар кызы. Әйдә әле, бабакай, без дә бер биеп алыйк булмаса.
Җыр.(“Түгәрәк”)
Бир кулыңны, бир кулыңны
Булсын әле түгәрәк
Әйе шул, әйе шул,
Булсын әле түгәрәк.
Күтәреп кулларыбызны,
Чәп-чәп итеп кул чабыйк.
Әйе шул,әйе шул,
Чәп-чәп итеп кул чабыйк.
Ягез,хәзер бергәләшеп,
Тыпырдап биеп алыйк.
Әйе шул, әйе шул,
Тыпырдап биеп алыйк.
(Кыш бабай арый, егыла.)
Кыш бабай: -Уф, ардым! (Тәрбияче урындыкка утырта.)
Тәрбияче: -Без бик күп шигырләр, җырлар өйрәндек, әйдәгез әле, балалар сиңа үзләрнең һөнәрләрен күрсәтеп китәрләр.
Алисә:
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Рүзәл:
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
Райнур:
Яшел чыршы төбендә
Керпе елап утыра.
Чыршыныкы шикелле
Күлмәк сорап утыра.
Нияз:
Ә кыш көлә-көлә,
Битебездән үбә.
Алсу була безнең
Битләр шуңа күрә.
– Мин, – ди, – сезгә тиздән
Ёлкагызга киләм,
Яңа елны котлап,
Бик күп бүләк бирәм.
Тәрбияче: Безгә бәйрәмгә кечкенә гномнар кунакка килгән. Әйдәгез әле аларны карап китик.
Бию.( “Гномики”)
Азалия:
Ап-ак карлар
Әкрен генә явалар.
Чаналар тартып балалар
Тау шуарга баралар
Мәдинә:
Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Яңа яуган кар шыгырдый,
Өстенә баскан саен,
Курыкмыйча каршылыйбыз
Салкын кыш аен.
Румия:
Урамга чыктык шаулашып,
Йортлардан чана тартып;
Уйныйбыз учта йомарлап,
Юеш кар тубы атып.
Самат:
Суык бабай кил безгә
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә
Х. Зилә.Н:
Тәрәзәгә күз салдым,
Тордым да бүген иртән,
Күргәч аптырап калдым:
Җирне кем ап-ак иткән?
Урамда нишләгәннәр:
Әллә он сипкәннәрме?
Әллә зур мчкәләрдән ,
Бик күп сөт түккәннәрме?
Бөтен җирдә ак юрган...
Белдем-белдем кар яуган!
Әй шәп булган, шәп булган-
Без шуарбыз таулардан.
Рубин:
Уянып, бүген иртән ,
Карасам тәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай,
Кар алып килгән безгә.
Әйдәгез тауга барыйк,
Чанада шуып калыйк.
Бер тузан юк, саф һава,
Җиргә ап-ак кар ява.
Алмаз:
Чыршы килгән бүлмәбезгә,
Тәмле исләр аңкытып.
Тора залның уртасында.
Нурлы йөзен балкытып.
Хамидуллина Зилә
Юеш көннәрдә,
Зарыгып беттек,
Кыш бабабызны,
Сагынып көттек.
Без нәниләрне,
Кыш та сагынган,
Төнлә килеп ул,
Карлар яудырган.
Лилия:
Кар яуган! Яуган.
Мамык кебек кар,
Ап-ак булганнар,
Урамнар , кырлар
Бүген бездә зур бәйрәм!
Бүген яңа ел килә.
Безнең күңелләр җырга,
Һәм биюгә җилкенә,
Бераз гына моңсу да,
Ник икәнен беләбез.
Бүген иске ел белән,
Хушлашабыз чөнки без.
Әминә:
Исәнме чыршы, исәнме,
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен,
Балалар күптән көтте.
Юлия:
Кыш бабай, кыш бабай,
Безгә бик таныш бабай,
Сакал-мыек ап-актан,
Килгән безгә ерактан,
Бүләкләр алып килгән,
Бүреген кыңгыр кигән.
Әйлән-бәйлән уйната,
Биетә һәм җырлата.
Айсылу:
Яшь чыршылар киң итәкле
Күлмәкләрен кигәннәр.
Җитәкләшеп, бергәләшеп
Юл буена килгәннәр.
Энәле күлмәкләренә Карап тордык сокланып.
Тик Иляз берничә энә
Өзеп алды шукланып.
Апа әйтте:
-Болай эшләү
Начар гадәт, бел менә:
Һәр чыршы күлмәк алыша
Җиде елга бер генә.
Без энәләрен йолыксак,
Чыршы күлмәксез калыр,
Җиде ел буена ничек
Күлмәксез яши алыр?
Аделина:
Матур чыршыны,
Күреп туймыйбыз,
Чыршы янында
Җырлап уйныйбыз.
Индира:
Исәнме кыш, саумы кыш,
Буранлы кыш, салкын кыш,
Син килгәнсең ерактан,
Бик ерактан, төньяктан.
Мәликә:
Җәй көне җиләк җыярга
Урманга барган идек:
“ Яшел чыршы ,Яңа елга
Кунак булып кил”-дидек.
Тәрбияче: _Әйдәгез әле балалар, Кыш бабай белән бергәләп уйнап алыйк. Уен(“Өшетәм уены”)
Кар кызы:
Берүземә бик күңелсез,
Кайда минем дусларым?
Килегез чыршы янына,
Килегез, матурларым,
Энҗе кар бөртекләрем!
Бию.(Кар бөртекләре биюе).
Ата-аналар белән бергәләп чыршы тирәли әйләнеп җырлау.
Җыр. (“Маленькой елочке”, “В лесу родилась елочка”)
Тәрбияче:
Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен,
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Кыш бабай бүләк тарата.
Балалар белән саубуллаша.