Бәби карау
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Ямалова Гулфара Мунавировна

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bebi_karau.docx24.65 КБ

Предварительный просмотр:

Теләкәй балалар бакчасы

 

                       

Бәби карау

Күңел ачу кичәсе

        

 

Максат: балаларны бәби карарга килү йоласы белән якыннан таныштыру. Аларда милли йолаларыбызны ярату, олылау хисе тәрбияләү.

Бизәлеше: зал түрендә өйнең эчке күренеше. Татар халкының борынгы әйберләреннән сәке, анда мендәрләр, чигүле сөлге, пәрдәләр белән бизәлгән бишек асылган, бишектә – бәби.

Әни кеше: җырлый-җырлый бәби йоклата.

Куанычларым, шатлыгым булып,

Балам-багалмам, үсәрсеңме син?

Сагынып җырлар җырына минем,

Күземнең нуры, күгәрсеңме син?

Бәхет гөленең чәчәге булып,

Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син?

Әнием диеп, кадерлем диеп,

Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?

(Р.Абдуллин көе, Т.Миңнуллин сүз.)

Алгы якта әби оекбаш бәйләп утыра. Ишек шакыйлар, балалар килеп керә.

1нче бала: Исәнмесез, саумысыз! Ак әби, без бәби күрергә килдек.

Ак әби: Әйдәгез, әйдәгез, оланнар, бәби карау – изге эш.

1 нче бала: 

Әтиләр бит ничә кабат

Алабыз дип, алдыйлар

Бердәнбер малайларына

Бер энекәш алмыйлар.

Бәби күрергә килдем.

Алгы яктан әни кеше чыга:

  • Исәнбез, саубыз

Күптән көткән кунак сез,

Күршеләрне көтә-көтә

Айнур йоклый бишектә.

Ак әби:

Менә килде кунаклар,

Аларга сый әзерлә.

Тиешенчә хөрмәтлә,

Тиешенчә кадерлә.

Әби кеше һәм балалар икенче бүлмәгә керәләр. Әни кунаклар сыйларга әзерләнә.

Ак әби: И, оланнар, бәбиебез бик каты йоклый, әйдәгез, ул уянганчы уйнап-җырлап алыйк.

Балалар Ак әби белән бергә “Без,без, без идек” дигән уен уйныйлар.

2нче бала:

Бергәләшеп уйнарга

Бер иптәш кирәк миңа

Берәү генә булса да,

Елак кына булса да

Энекәш кирәк миңа.

Ак әби: Булыр,  булыр , бәбекәем. Әнә безнең Айнурыбыз да йокыдан уянды бугай, елаган тавышы ишетелә. Әби коймак әзерләргә чыга.

Балалар белән әни кеше бәби янына киләләр.

Әни кеше:

Елама, бала, елама,

Тирбәтсәнә апасы

Авызына каптырырга

Юкмы шунда       ?

Тор, тор, тургай,

Йокың туйган бугай,

Сине         күрергә

Дусларың килгән бугай.

Ак әби чыгып, бәбигә корым сөртеп куя. Ят күзләрдән, авырулардан сакла!

3нче бала:

Һай, бу бала бал кебек,

Сыгылып торган тал кебек

Авызы-борыны уймактай,

Өсте утырган каймактай.

(Бәбине кулы белән сыпыра, өстенә бүләген куя)

4 нче бала:

Соры була сандугач,

Кара була карлыгач,

Галим килсә, ишек ач,

Надан булса – чыгып кач.

(карый, бүләген куя)

5 нче бала:

Яман күзләр сиңа тимәсен

Намуслы бул, тырыш, гади бул.

Туры куллы, күндәм, сабыр бул

Сабыр булу үзе бәхет ул.

6нчы бала:

Матур булып ус син,

Батыр булып үс син,

Илгә хезмәт итәрдәй

Лачын булып җитеш син.

(бүләген куя)

Әни кеше:

Рәхмәт сезгә, балалар.

Насыйп булсын сезгә хәләл ризык,

Харам ризык сезгә ят булсын.

Кеше бәхетеннән көнләшмәгез,

Күңелегез сөттәй ак булсын.

  • Сезгә бәби үзенең күчтәнәчләрен дә әзерләп куйган, карагыз әле.

Әни кеше кәрзин белән алма күрсәтә. Татар халык җыры башкарыла.

Әни кеше балаларга алма тарата: алма кебек матур, шомырт кебек таза, нык булыгыз; тәгәрәшеп, көчле булып үсегез!

7нче бала: Рәхмәт сезгә, рәхмәт!

Ак әби керә.

Коймак пеште,

Табадан төште.

Кунакларга сый-хөрмәт

Якты чырай, такта чәй.

  • Әйдәгез, балалар, табын янына рәхим итегез!

Әни кеше табын янына бәби белән утыра.

Җыр:

Әби чәй ясый, бергәләп табын янында чәй эчәләр.

7нче бала:

Чәй эчәбез бал белән,

Бала-чагалар белән,

Бала-чага тугыз җан:

Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан,

Гөлшат, Гайшә, Рәшидә,

Айнур, Булат, Сәгыйдә.

8нче бала:  Рәхмәт сезгә, Ак әби, рхмәт, сыйладыгыз.

Бишектә ятмасын Айнур

Алып чыгыйк урамга

Бу батыр малай була, дип

Күрсәтербез буранга.

Ак әби: Икенче кышка, балалар, ул да сездән калышмас әле, уйнарга чыгар, менә күрерсез.

Ак әби: (балаларны озата) Тагын килегез! Үзегезгә дә теләкләр телим.

Үсеп буйга җитегез,

Галим булып китегез!

Газиз туган илебезгә

Тырышып хезмәт итегез!

Әни кеше: (бәбине йокларга сала)

Текер-текер йөресен,

Әткә-әнкәсен сөйсен.

Күп кшеләр үзен сөйсен,

Күзләр генә тимәсен!

“Бишек җыры” ның көе ишетелә. Әни кеше бәби йоклата, күңел ачу тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Бәби карау" шөгеленә план конспект.

Балаларга татар халкының гореф гадәтләрен өйрәтү.                              ...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне эколого-валеологик яктан карау

Эколого-валеологическое воспитание дошкольников — новое, но уже широко распространенное направление в педагогике. Все больше появляется детских садов, которые работают по разным программам, основанным...

Боз карау

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение«Детский сад №338»           «Боз карау»(Сценарий праздника)...

Татарский национальный праздник "Боз карау" (проводы льда)

Стихи, песни, хороводы к проведению национального праздника "Боз карау"...