Театрализованная постановка по сказке Абдулла Алиша "Каз белән Аккош" подготовительная группа
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Театрализованная деятельность. Сценарий для подготовительной группы, по сказке А.Алиша "Каз белән Аккош"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Театрализованная постановка по сказке А.Алиша

“Каз белән аккош”

Бурычлар:Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү, аларда спортка мәхәббәт, сәләмәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү.

КАТНАШАЛАР:

  1. Автор.
  2. Әни Каз.
  3. Әни Аккош
  4. Аккош бәбкәсе
  5. Каз бәбкәсе
  6. Сатучылар
  7. Башка персонажлар.

Автор:

Борын-борын заманда

Зәңгәр күлле аланда

Яшәгән ди, булган ди

Кош-кортлар авылында,

Ике гаилә, ике кош

Киек каз белән аккош.

Булган ди балалары,

Алма кебек уллары.       (каз, аккош әниләре, балалары чыга, үз-үзләрен күрсәтәләр)

Бию “Чума үрдәк-чума каз”

Автор:

Җәйнең матур бер көнендә

Ике күрше сөйләшкән.

Әни каз:

Тәмле-тәмле балыклар

Берсе дә файда итми.

Улым бер минутка да,

Планшет яныннан китми.

Көн дә уен уйный ул,

Авырмаса ярый шул.

Аккош әни:

Минем улым бик тырыш,

Көн дә күнегү ясый.

Саф һавада уйный ул.

Яхшы итеп ашый ул.

Берәр нәрсә уйларбыз,

Бик борчылма күршекәй,

Чыгу юлын табарбыз.

Автор:

Менә беркөнне шулай

Аккош чыккан урамга,

Дусты казны әйдәләп

Чакырган ул уйнарга.

Аккош:

Әйдә, дустым, чык әле син,

Бергәләп йөгерербез,

Футбол уйнап керербез.                     (аккош туп белән уйный)

Каз:

Юююк, минем чыгасым килми,

Мин компьютерда уйныйм.

(аккош узе генә футбол уйный, кояш белән ай алышына)

Автор:

Икенче көнне шулай

Киек казның малаен

Аккош тагын чакыра...

Аккош

Дустым, чык әле әйдә,

Су керергә барабыз.

Чалкан ятып йөзәрбез,

Зәңгәр күлне “сөзәрбез”

Кояшта кызынырбыз,

Балыклар кыздырырбыз.

Каз:

Ююююк, мин бармыйм,

Минем барасым килми,

Өйдә уйныйм планшетта,

Иң кызык уен шунда!

(Аккош канатын селтәп китеп бара, каз планшет уйный, ай белән кояш алышыны)

Автор:

Таң аткан да, кич булган,

Аккош бик шәп ял иткән.

Башта ул нык туп типкән,

Аннан елгага киткән,

Су кергән рәхәтләнеп,

Йөзгән ул тәмен белеп.

Тагын беркөнне шулай

Аккош казны чакыра:

Аккош:

Әйдә, дустым, балыкка,

Зур-зур балыкларны

Каптырабыз кармакка.

Каз:

Ююююк, бармыйм,

Мин компьютерда уйныйм

Аккош:

Нинди кызык уен таптын?

Өйдән дә чыкмый яттың.

Каз:

Кер, күрерсен.

(аккош керә, бергә уен уйный башлыйлар)

Аккош:

Юююююк, бу уен түгел (сикереп тора)

Саф һавада йөрмәгәч,

Уйнап-көлеп, шатланып,

Рәхәт яши белмәгәч.

Менә велосипед белән,

Юлдан җилдерсәң икән

Тимер атка атланып,

Урам әйләнсәң икән.

Автор:

Шунда алар йөгереп,

Барганнар әниләргә.

Велосипед алыйк диеп.

Әйткәннәр үзләренә.

Аккош, Каз.

Әниләр, безгә велосипед алыгыз әле, зихар өчен.....

Каз әни, Аккош әни:

Ярый, барсак, барыйк

Алсак,алыйк.

Автор:

Аккош велосипед белән

Җилдереп кенә киткән.

Аны күргән сатучылар:

1 сатучы

Булдыклы, тырыш икән.

Тамагына ашаган,

Вакытында йоклаган

Урамда да күп йөргән,

Суларда да күп йөзгән

Молодец егет икән!

Автор:

Ә киек каз.....

Булдыра алмаган,

Ашамагач, эчмәгәч,

Саф һавада йөрмәгәч,

Буе кечкенә калган.

 2 сатучы:

Син, акыллым, ашны бик аз ашыйсың

Вакытында йокламыйсың,

Һавада уйнамыйсың,

Син бик ябык, кечкенә,

Сиңа бераз көч кирәк.

Аккош:

Дустым, бер дә борчылма!

Мин сиңа булышырмын!

Чын спортсмен булыр өчен

Үзең дә тырышырсың.

(музыка яңгырый, каз белән аккош күнегүләр ясый, каз сатучы янына бара, сатучы велосипед бирә, каз йөреп китә)

Рус телендә шигырьләр яңгырый

1 бала:

Спорт нам плечи развивает,

Силу, ловкость нам дает.

Он нам мышцы развивает,

На рекорды нас зовет!                                                   2 бала:

                                                            Чтобы каждый стал сильней,

Чтобы каждый стал смелей

И хорошими делами

Помогал стране своей.

3 бала:

Мы будем очень стараться,

Спортсменами лучшими стать.

Учиться и тренироваться,

Татарстан на весь мир прославлять.

4 бала:

“Сәләмәтлек- зур бәхет “, - дип,

Юкка әйтмиләр.

Балалар таза, нык дип

Сөенсеннәр әти-әниләр.

5 бала

Шундый матур бакчабызда

Сәламәт үсик.

Илебездә тыныч булсын,

Бәхетле яшик!

Җыр:

Р.Губаева: “Тормыш ул хәрәкәт”

Саф һава, су, кояш                                                     Тормыш ул хәрәкәт

Һәм рәхәт җил исә.                                                     Күңелле һәм рәхәт

Урамда узышып,                                                         Утырмыйк гел өйдә

Уйнауга ни җитә.                                                         Уенда бәрәкәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий театрализованной постановки по сказке В.Сутеева «Под грибом» для детей старшей группы

Ведущий: Мы приветствовать вас рады,В стенах нашего детсада!Собрались мы не напрасно,В этом зале здесь с утра.Ведь любимым делом нашим,Заниматься нам пора! Занавес открывается. Дети входят в...

Сценарий театрализованной постановки по сказке В. Сутеева "Под грибом" для младшей группы

Сценарий театрализованной постановки по сказке В. Сутеева  "Под грибом" для  детей младшей группы...

Театрализованная постановка по сказке К.И. Чуковского «Чудо-дерево» старшая группа

Театрализованная постановка по сказке К.И. Чуковского «Чудо-дерево»                           старшая группаЦель: Созд...

Сценарий театрализованной постановки пасхальной сказки "Красная шапочка" для детей подготовительной к школе группы

Цель развлечения: познакомить воспитанников с традицией празднования Пасхи; расширить представление о народной культуре; привлечь внимание современных детей к истории и культуре русского народа....

Сценарий театрализованной постановки по сказке В.Сутеева «Под грибом» для детей подготовительной группы

Сценарий театрализованной постановки по сказке В.Сутеева «Под грибом» для детей подготовительной группы...

Сценарий театрализованной постановки по сказке В. Сутеева «Под грибом» для детей подготовительной группы

Сценарий театрализованной постановки по сказке В. Сутеева «Под грибом» для детей подготовительной группы.Группа №14 «Капитошки» МБДОУ №14 «Радуга»Московская область...