Яңа ел
классный час (подготовительная группа) на тему

Бәйрэм иртәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el.docx31.91 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа    ел   белән!

( мәктәпкә    әзерлек   төркеме  балалары  өчен)

Бәйрәмчә  киенгән  балалар  музыка  астында   залга  үтәләр.  Чыршы  янында  түгәрәктә  калалар.  Алып  баручы  барысын  да   Яңа    ел   белән  котлый.

 .   Ислам 

    Бүген  бездә  зур  бәйрәм –

Бүген  Яңа  ел  килә.

Бүген  күңелләр  җырга

Һәм  биергә  ңилкенә.

Бераз  гына  моңсу  да,

Ник  икәнен  мин  беләм,

Хушлашабыз,  чөнки,  без

Бүген  иске  ел  белән.

Аяз  

Тик  кайгырмыйк  әле  без,

Шаярыйк,  көлик  кенә.

Чөнки безгә  өр-яңа,

Башланмаган  ел  килә.

  Күрегез  бу  чыршыны,

Чыршының  да  чып-чыны.

Нинди  төз,  матур,  биек,

Тора  түшәмгә  тиеп.

 

ЖЫР   Чыршыкай-  купшыкай  

Ильназ

   Кунак  булып  яшел  чыршы

Урманнан  безгә  килгән.

Ел  да  безне  шаккаттыра,

Ничек  матур  киенгән.

 Муенсаларын  да  кигән,

Сөрмәләрен  дә  сөрткән.

Чәчләренә  энҗе  сипкән,

Чулпыларын  да  теккән.

 

Зөләйха

  Менә  шулай  купшы  кыздай,

Ел  да  затлы  киенә.

Шушында  ул  балкып  торса,

Балалар  бик  сөенә.

 Көтә  ул  сабыр  гына

Безнең  җыр  җырлаганны.

Тирәсендә  әйлән-бәйлән,

Уеннар  уйнаганны.

 

 Җыр «Маленькой ёлочке”.

Айназ  

  Җырларга  да  оста  без,

Уйнарга  да  оста без.

Тыпыр-тыпыр  китереп,

Биергә  дә  оста  без.

 Бир  әле,  дускай,  кулыңны,

Минем  учка  куй әле.

Бер  парлашып  биеп  алыйк,

Чыршы,  карап  тор  әле

ПАРЛЫ  БИЮ.

Сөләйман

   Кыш җитте, карлар ява

Бөтен җирне тутыра.

Шушы кыш фасылында

Төрле бәйрәмнәр була.

Айгиз

  Елның иң матур бәйрәме-

Ямьле Яңа ел була.

Бу күңелле бәйрәмне

Балалар көтеп ала.

Данил

  Килә анда Кыш  бабай

Матур гына сакалбай.

Безгә бүләк өләшә

Бигрәк юмарт бабакай!

Камилә

 Килә тагын Кар кызы

Кыш бабайның йолдызы.

Шундый матур, бик чибәр

Әйтерсең кояш нуры!

Сөмбел

 Килә безгә бергәләп

Тагын бик күп җәнлекләр.

Шулкадәрле кунак булгач,

Күтәрелә күңелләр.

Азамат

Бергә күңел ачабыз,

Биибез дә җырлыйбыз.

Әй күңелле Яңа ел,

Уйнап һич тә туймыйбыз.

Җыр “В лесе родилась ёлочка”

 

Утыралар.  Шаяннар  һәм  аю  чыршы  янына чыгалар

 

Алып  баручы.  

  Җырлыйбыз  да,  уйныйбыз  да,

Борчылырга  урын  юк.

Ә  нишләптер,  ни  өчендер

Кар  кызыбыз  һаман   юк.

Кирәк  урманга  барырга,

Кар  кызын  эзләп  табарга.

 

Чыршы  артыннан  музыкага  шаяннар  чыга.

 

Сөләйман

   Мин  көчле,  мин  кыю,

Бернидән  дә  мин  курыкмыйм.

Урманга  үзем  барам,

Кар  кызын  эзләп  табам.

 

Айгиз  

    Мин  дә  барам!

      Мин  дә  барам!

 

Җитәкләшеп  чыршыны  урап  киләләр.

 

Сөләйман

  Нинди  матурлык  монда,

Энҗе- мәрҗән  сибелгән.

Каен,  имән,  усаклар

Бар  да  актан  киенгән.

Монда  сихри  бер  тынлык,

Ул  әкияттән  күчкән.

Әйтерсең  лә,  бу  җирдән

Йокы  патшасы  үткән.

 

Айгиз

Кышкы  урман  караңгы,

Кайда  булыр  кар  кызы?

 Тукта,  тукта, тынычлан,

Бер  тавыш  килә  сыман.

Кемдер  анда  калтырый,

Ике  төймә  ялтырый.

 

                            Чыршы  артынан  аю  тавышы  килә.

 

Аю. 

Данил

        Кем  ул  анда,  урманда?

 

(Шаяннар  куркып берсе  артына  икенчесе  яшеренәләр.  Музыка  астында  аю  чыга).

 

Аю.    Данил

 Шаян  дусларым   килгән,

Курыкмагыз  сез  миннән.

Берәр  ярдәм  кирәкме,

Беләм  тик  йөрмәгәнне.

Айгиз

 Аю  дускай,  якын  кил,

Берәр  төсле  киңәш  бир.

  Без  кар  кызын  эзлибез,

Урман  юлын  белмибез.

 

Аю. Данил

Урман  юлын  мин  беләм,

Кар  кызын  көн  дә  күрәм.

Әнә  аның  боз  өе,

Яңгырый  моңлы  көе.

 

                          Кар  кызы  өе  янына  баралар.

 

Шаяннар.  Икесе бергә:      Әй,  кар  кызы,  чык  әле,

                                      Кемнәр  килгән,  күр  әле.

 

Өйдән  кар  кызы  чыга. (Кар  кызы  балалар  арасыннан).

 

Кар кызы.        Исәнмесез,  дусларым!

Ап-ак  өемдә  яшим  мин

Кыш  бабакаем  белән.

Өебездә  мич  тә  юк,

Бик  дус  без  салкын  белән.

 

Сөләйман

Кар  кызы,  сине  эзләп  килдек  без,

Синсез  бәйрәм  күңелсез.

 

Кар  кызы.        Барам,  дуслар,  берсүзсез.

 

Аю. Данил

  Инде  сезгә  серем  бар,

Сөйләп  бирим,  шаяннар.

Урмандагы  җанварлар  да,

Буран  диеп  тормыйлар,

Бүген  бәйрәм  ясыйлар.

 

                                Шаяннар  җилкәләрен  сикертәләр.

 

Кар  кызы.         Күрәм,  сезгә  бик  сәер

Җанварларның  бәйрәме.

Яңа  ел  бит  аларның  да

Көтеп  алган  бәйрәме.

 

(Шаяннар,  аю  утыралар.  Кар  кызы  бер  куянны  чакыра.)

 

Куян,  дустым,  йөгер, чап,

Җарварларны  эзләп  тап.

 

Кар  кызы  утыра.

 Куян  чыршының  әле  бер  ягыннан,  әле  икенче  ягыннан  сикереп  чыга. Каршысына  төлке  килә.

 

Куян.   Камилә

               Күзләмә  мине,  төлкекәй,

Иң  яхшысы – ярдәм  ит.

Урманда  бәйрәм  була,  дип,

Җәнлекләргә  хәбәр  ит.         (Китә.)

 

Төлке.  Сөмбел

 Зур  бәйрәм!  Нинди  бәхет!

Уен,  көлке,  тамаша.

Ул  күлмәгем…  ул читегем…

Хәтта  күзләр  камаша.

(бүре  килгәнен  күреп  ала,  качып  бармак  янап)

Әй,  син,  бүре,  туганкай,

Соңгарак  калдың  бугай.

Кызык  итәм  мин  сине.

(балаларга)      Тик  сез  сатмагыз  мине. (Кача).

 

Бүре. Азамат

               Ахрысы,  мин  соңга  калдым,

Эшләпәмне  көчкә  таптым.

Ничек  минем  камзулым,

Дөресме  галстугым?

 

Алып  баручы. Бар  да яхшы,  матур.

 

                                  Чыршы  артыннан  әтәч  кычкырган  тавыш  килә.

 

Бүре.   Азамат  

 Бу  нинди  җыр?  Кем  көйли?

Мине  сыйларга  тели?

Әтәч  ашыйсым  килә,

Үзе  авызга  керә.

Чыршының  бер  ягыннан  барып  карый,  төлке  икенче  яктан  бәрән  булып  кычкыра.

 

Бүре. Азамат

   Чү,  бу  бит  бәрән  тавышы,

Әнә  тояк  кагышы.

Бәрән  ите  яратам,

Хәзер  сикереп  тотам.

 

Алып  баручы.  Бүре  дускай,  бу  бит  төлке  сине  шаярта.

 

                                                       Кылтаеп  төлке  чыга.

 

Төлке.  Сөмбел 

Ачуланма,  туганкай,

Шаяртып  алдым  шулай.

Бик  тиз  хәзер  дуслашабыз,

Бергәләп  биеп  алырбыз.

Бүре  белән  төлке  бииләр.

Утыралар.  Музыкага  куяннар  чыгалар.

 

Камилә 

Без  кыюлар,  уңганнар,

Кыска  койрык – куяннар.

 Без  күңелле  җәнлекләр,

Җитезләр  һәм  өлгерләр.

  Урман –  безнең  калабыз,

Без  дә  биеп  алабыз.

 

Куяннар  биюе

                                              Кар  кызы  чыга.

Кар  кызы.         Кыңгыравымны  алам,

Урманга  хәбәр  салам.  (Шалтырата).

Очыгыз,  кар  бөртекләрем,

Минем  янга,  сеңелләрем. (Шалтыратып  тора).

Кар  бөртекләре  музыка  астында  әкрен  генә  «очып»  чыгалар,  чыршы  алдына  басалар.

 Элвина

 Без  кышның  бизәкләре,

Энҗе   кар  бөртекләре.

Илина

  Без  җитезләр,  без  уйчан,

Без  моңлылар,  без  җырчан.

Айсылу 

Көне-төне  биибез,

Һич  аруны  белмибез.

Ләйсән

Без – көмеш,  без  серле,

Дуска  дус,  игелекле.

Зөләйха

 Без  кышның  зур  яме,

Икмәктә  кар  тәме.

Менә  без  ниндиләр,

Сөйкемле  бөртекләр.

 

Кар  кызы.          Очыгыз,  кар  бөртекләрем,

Минем  газиз  сеңелләрем,

Бергәләп  күңел  ачыйк,

Уйнап,  әйләнеп  очыйк.

 

Кар  кызы  һәм  кар  бөртекләре  биюе.

 

Кар  бөртекләре “ утыралар”.

 

Кар  кызы.           Безне  балалар  чакырды

Яңа  ел  бәйрәменә.

Әйдәгез,  киттек,  дусларым,

Чыршы  әйләнәсенә.

 

Җәнлекләр  барысы  да  чыршы  артына  китәләр.  Бүләкләр  алып,  марш  астында,  чыршы  алдына  чыгалар. (Аю – бал,  бүре –  бөреләр,  тиен – гөмбә, куяннар – кишерләр, төлке – балык  тоткан).

 

Барсы  бергә.     Исәнмесез!

 

Кар  кызы.         Соңарсак  та, буш  килмәдек,

Бүләкләр  алып  килдек.

 

Бүре.  Азамат                 Бүредән –  бөре.

Аю.    Данил       Аюдан –  тәмле  бал,     Рәхмәт  әйтеп  ал.

Тиен.    Илина              Мин  тиеннән – гөмбәләр,Тәмле,  майлап  бирсәләр.

Куян.  Камилә                Без – куяннар  тыйнак  халык, Сезгә  менә  кишер  алдык.

Төлке. Сөмбел                Ә  төлкедән  бүләк – балык,  Телегезне  йотарлык.

 

Кар  кызы.          Миннән – зәңгәр  кыңгырау,

Аның  белән  уйнарсыз,

Мине  искә  алырсыз.

Барысы  да  баш  ияләр.

 

Алып  баручы.    Бүләкләрегез  өчен  зур  рәхмәт.  Безнең  бәйрәмгә  рәхим  итегез.

 

Кунаклар  бүләкләрен  чыршы  төбенә  куялар.  Утыралар.  Чыршыда  утлар  сүнеп  яна.

Алып  баручы.     Утлар  да  яна  чыршыда,

Бар  кунаклар  да  монда.

Кыш  бабай  ник  килми  икән,

Әллә  онытты  микән?   (Утлар  сүнә.)

Балалар,  чыршыбызның  уты  сүнде.  Димәк,  Кыш  бабай  якында  гына.  Чакырыйк  аны.

 

Балалар:  Кыш  бабай!..   Без  сине  көтәбез!

 

Кыш  бабай (ерактан).  Килә  алмыйм.  Шаян  җил  миңа  күрсәтмәс  бүреген  кидерде  һәм  җибәрми.

 

Алып  баручы. Ә  без  нишлик?  Сиңа ярдәм  итеп  буламы?

 

Кыш  бабай.      Була!  Балалар  минем  якка  карап  өрсеннәр. Көчле  җил  күтәрелер  һәм  ул  күрсәтмәс  бүрекне  алып  ташлар.

 

Алып  баручы.    Балалар,  әйдәгез,  Кыш  бабайга  булышабыз.  Нык  итеп  өрәбез. (Өрәләр).

 

Кыш  бабай.     Булдырасыз.  Тагын  әзрәк,  көчлерәк.  Һе-һе-һей!  Нинди  көчле  җил  чыкты,  күрсәтмәс  бүрекне  алып  ташлады.

 

Марш  астында  Кыш  бабай  керә.

 

Кыш  бабай.          Саумы,  көтеп  алган  бәйрәм?!

Саумы,  чыршыкай?!

Саумы,  саумы, олы  кунак,

Нихәл,  минем  оныгым?

Исәнмесез,  бар  кунаклар,

Сезне күреп  шатландым.

Бу  хәерле  сәгатьтә,

Бәйрәм  теләге  сезгә,

Шат  яшәгез  гомергә.

 

Алып  баручы.      Әй,  Кыш  бабай, Кыш  бабай,

Туңдырма  безне  болай.

 

К. бабай.                Юк, юк,  суык-салкыннарны,

Җилләрне,  бураннарны,

Барысын  калдырып  килдем.

Бары  йөрәк  җылысын

Сезгә  бүген  китердем.

 

Рөстәм

Рәхмәт  сиңа,  Кыш  бабай,

Чыршы  китергән  өчен.

Яңа  елга  һәммәбезне

Матур  бизәгән  өчен.

 

Кыш  бабай.      Чыршыгызның  уты  янмый  икән,  балалар, бергәләп  яндырыйк  әле.

 

Балалар.               Чыршы,  чыршы,  кабын  син,

Утларыңны  балкыт  син!   (Утлар  яна).

 

Кыш  бабай.         Чыршы  янына  чакырам,

Матур  итеп  басыгыз.

Яңа  елда  әйлән-бәйлән

Җырлап-биеп  алыгыз.

 

«Яңа  ел  җыры» ( И. Шәмсетдинов  муз. Г. Латыйп  сүзләре. «Үз  җырыбыз булсын  әле»  җыентыгыннан).

 

Кыш  бабай.          Түгәрәктә  каласыз,

Бер-бер  артлы  барасыз.

Кыланыгыз  минемчә,

Тырышыгыз  ничек  тә.

 

Кыш  бабай  төрле  хәрәкәтләр  күрсәтә. Балалар аны  кабатлыйлар. Ни  эшләгәнне  әйтеп  бирәләр.

(Чаңгыда  йөрү,  конькида  шуу, кар  ату,  кар  чистарту  һ.б.)

 

Алып  баручы.        Кыш  бабай,  безнең  балалар  уйнарга  бик  яраталар.

 

Алмаз

 Кыш  бабай, Кыш   бабай,

Хәзер  син  безне  тыңла.

Без  нишлибез,  әйтеп  бир,

Җавабын  бик  нык  уйла.

 

Балалар  күрсәткән  хәрәкәтләргә  Кыш   бабай  бик  дөрес  җавап  бирми.  Алып  баручы,  балалар  төзәтәләр  (дөреслиләр).

                                               Балалар  курайда  уйнауны  күрсәтәләр.

Кыш бабай.   Белдем,  белдем,  сез  бутылкадан  сөт  эчәсез.

                                               Балалар скрипкада  уйныйлар.

Кыш  бабай.   Сез  минем сакалымны  тарыйсыз.

                                               Балалар  барабан  кагалар.

Кыш  бабай.   Тузанланып  беткән  мендәрләрне  кагасыз.

Балалар  балалайкада   уйнауны  күрсәтәләр.

Кыш  бабай.     Ашап  туйгач, корсагыгызны  сыпырасыз.

 

Алып  баручы.   Кыш  бабай,  берсен  дә  белмәдең.  Булмаса,   безнең  балалар белән ярышып  кара,  җиңә   алырсың  микән?

 

«

»  уены.Балалар  утыралар. Чыршы  артында  куян,  төлке,  аю,  тиен  калалар.

 

Кыш  бабай.               

  Җиңә алмадым  сезне,  балалар,

Аякларым  талганнар.

Кая,  бераз  ял  итим,

Картайдым,  ни  хәл  итим.

Радмир

Без  яңа  елга  килдек,

Чыршыга  шарлар  элдек.

Айлар,  йолдызлар  тактык,

Көмеш  тасмалар  тарттык.

Аннан  килде  Кыш  бабай,

Безгә  бүләкләр  алып.

Сокланып  тордык  карап

Чыршыбызга  таң  калып.

Динислам

Кыш  бабай  ясыйм  диеп,

Кар  тәгәрәтеп  киттем.

Шикәр  кебек  ак  карны

Чак  кына  авыз  иттем.

Тәмле  иде  ап-ак  кар,

Сусауларым  басылды.

Бүген  менә  мендәремнән

Күтәралмыйм  башымны.

Айсылу

Кыш  бабай  килде  выжлап,

Урман- кырлар  буйлап.

Ул  бик  шат  йөри  дулап,

Карлар  белән  уйнап.

Ак  тунын  киеп,

Тик  йөри  биеп.

Рүзәл

Кыш  бабай,  Кыш  бабай,

Безгә  бик   таныш  бабай.

Сакал-мыек  ап-актан,

Килгән  безгә  ерактан.

Бүләкләр  алып  килгән,

Бүреген  кыңгыр  кигән.

Әйлән-бәйлән  уйната,

Биетә  дә  җырлата

ҖЫР  “Кыш бабай”

(Утыра,  як-ягына  карана).

Ә  кая  соң  капчыгым?

Әллә  инде  югалттым?

Ай,  хәтерем,  хәтерем,

Әллә  нәрсә  эшләдем.

Капчыкны  мин  бит  үзем  ботакка  элгән  идем. Сездә  телефон  бармы? (Телефон  бирәләр).

Алло!  Алло!  Урман!?  Кем  телефонда?  Төлкебикә?  Менә  миңа  син  кирәк  идең.  Син  минем  капчыгымны  күрмәдеңме?  Күрдең!?  Ботакка  эленеп  тора,  мине  көтә?  Куянкайга  әйт  әле, алып  бирсен  капчыкны.  Сикереп  карады?  Ала  алмады?Аюга  әйтер  идең.  Менде?  Агачтан  егылып  төште?   Маңгае  шеште?  Ай-яй-яй!  Ә  тиен  андамы?   Нәрсә  дисең?  Ботакка  сикерде,  койрыгы  белән  селкетте? Капчык  җиргә  төште?  Ай,  рәхмәт.  Дүртәүләп   алып  килегез  әле. (Тиен, куян,  төлке,  аю  капчыкны  алып  киләләр).  Капчыгымда  тәм-томнар,  барыгызга  да  җитәр.  Бабагызны  сөендереп,  сөйләгез  сез  шигырьләр.

Илзат

Тәгәрәтеп  ак  карны,

Ясадык  кар  бабайны.

Куйдык  кишердән  борын,

Ясадык  ике  кулын.

Күзләре  кара  күмер,

Дидек:  "Син  урам  себер".

Зур  себерке  тоттырдык,

Көлешеп  карап  тордык.

Элвина

Әй,  кыш  бабай,  кыш  бабай,

Бик  ерактан  килдең,

Ракетага  утырып

Айдан  килдеңме?

Айда  кар  яумый  икән,

Җилләр  дә  исми  икән.

Безнең  яшел  дустыбыз

Чыршы  да  үсми  икән.

Ләйсән

Ак  таягың  кулыңда,

Ап-ак  туның  кигәнсең.

Бөтен  төшең  бәсләнгән,

Күп  җирләр  гизгән  икәнсең.

Бәйрәмебез  син  килгәч,

Матурланды  тагын  да.

Бик  күңелле  уйнавы

Яшел  чыршы  янында.

Балалар  шигырьләр  сөйлиләр.  Шигырьләр  сөйләнеп  бетүгә,  чыршы  артында  шаяннар  төчкерәләр.

 

Кыш  бабай:    Бу  нәрсә?

 

Алып  баручы:    Кемдер  төчкерә.  Әй,  Кыш  бабай,  балаларга  салкын  тидердең бит.

 

Кыш  бабай:  Булмас,  мин  бүген  бик  күңелле, балалар  белән  бик  дус, (чыршы  артыннан  ялтыравыклар  белән  бизәлгән  бау  ташлыйлар).  Ә  бу нинди бау? Карап  карыйк  әле.   (Тарта,  бауга  ияреп  шаяннар  чыгалар).  Әй,  шаяннар,  шаяннар.  Кыш  бабагыз  белән  шаярасыгыз  киләме?  Менә  минем  капчыгымда  сезгә  дигән  уенчыклар,  бер  биегез  әле.  (Шалтаравыклар  бирә).

Шаяннар  биюе.

 

Кыш  бабай:     Бигрәк  матур  биедегез,

Мин  дә  киттем  җилкенеп.

Уйна,  дустым,  «Әпипәне»,

Тыпырдап  китәм  биеп.

 

Кыш  бабай  биюе.

 

Кыш  бабай:    Туктый  алмыйм  биюдән,

Биимен  чын  күңелдән.

 

Алып  баручы:  Без  дә  хәзер  басабыз,

Җырлап  күңел  ачабыз.

 

Балалар  түгәрәккә  басалар.  «Әпипә»  көенә  » Кыш  бабай»  җыры  ялганып  китә.  ( Л. Хәйретдинов  муз.  Ә. Рәшит  сүзләре).  Кыш бабай,  балалар  полька  бииләр.

 

Полька:  1-8  такт.  Парлашып  түгәрәктә  баралар.

9-12  такт.  Кара-каршы  басып  кул  чабалар.  Ике  тапкыр  үз  кулларына,  ике  тапкыр  иптәшенекенә  чабалар.

13-16  такт.  Бер-берсенә  карап  торган  килеш  чигенәләр,  тыпырдап  куялар.  (Коридор  ясыйлар).

1-8  такт.  Балалар  кул  чабып  торалар,  Кыш  бабай  «Коридор»дан  үтә.

9-16  такт.  Балалар  кара-каршы  килеп, «Көймә»  ясап  әйләнәләр.

 

 Балалар  утыралар.  Ут  сүнә.  Себеркегә  атланып Убырлы  керә. Пыранлап  чыршыны  әйләнеп  чыга.  Ул  чыршы  янына  килеп  баскач  ут  яна.

 

Убырлы:  Ә-ә,  менә  мин.  Көтмәдегезме?  ( Кыш  бабайга)  Ә  син  монда  бәйрәм  үткәреп  ятасыңмы?

 

Кыш  бабай:  Нәрсә  булган,  үткәрсәм.

 

Убырлы:  Ә  нигә  мине  чакырмыйсың?  Карале  мин  нинди  чибәр!  Матур,  сөйкемле.  Соңгы  мода  белән  күлмәк  тектердем. ( Зур рогатка  тартып  чыгара).Менә  рогаткадан  атып,  чыршыгыздагы  бөтен  уенчыкларны  ватып  бетерермен  әле. Балаларыгызның  матур  киемнәрен  ертырмын.  Ә  синең  арка  чокырыңа  бака  җибәрермен.  (Бака  чыгара).  Күчтәнәчләреңне  дә  үзем  ашап  бетерәм,  берсенә  дә  бирмим.

 

Кыш  бабай:  Туктале,  Убырлы,  үзең  генә  ашагач,  нинди  бәйрәм  була  инде  ул?

 

Убырлы:  Ә  нигә  миңа  бәйрәм?  Главный  минем  тамак  тук.  Башкаларда  минем  эшем  юк.

 

Кыш  бабай:  Эх,  син,  балалар  шундый  матур  итеп  Яңа  ел  бәйрәме  үткәрәләр…..(исенә  төшеп).  Туктале,  тукта.  Ә  минем  балаларга  дигән  күчтәнәчемне  син  алдыңмы  әллә?

 

Убырлы:  Капчыкта  ул  синең  күчтәнәчләр  идемени?

 

Кыш  бабай:  Кайда  ул?

 

Убырлы:  Йоклаган,  син  бит  аларны  төшереп  калдыргансың.  Ә мин  таптым  да  алачыгыма  кертеп  бикләдем.(Сикергәли).  Алачык  минеке, күчтәнәчләр  дә  минеке  (көлә).

Ә  бүген  Яңа  ел.  Бөтенесе  дә  киресенчә  булачак.

Яле  кер  син,  алачык,  яле  күрсен,  алачык.

Бер,  ике,  өч…Атлап  түгел,  йөгереп  чык.

Алачык  керә.

 

Алып  баручы:  Карагыз  әле,  тавык  тәпиендә  алачык  килә.

 

Алачык  Кыш  бабай  белән  Убырлы  арасында  кала.

  

Кыш  бабай:  Алачык,   миңа  алдың  белән,  Убырлыга  артың  белән  бас.

 

Убырлы:  Миңа  алдың  белән!  ( Сүз  көрәштерәләр.  Убырлы  хәле  бетеп  егыла.  Алачык  кытаклый-кытаклый  бии  башлый.  Убырлы  да   аңа  иярә.  Башта  әкрен,  аннан  тиз-тиз   бииләр). 

 

Кыш  бабай:  Җитте,  Убырлы,  әйдә  балаларны  сыйлыйбыз.

 

Убырлы:  Алачык,  булса  булган,  шатландыр  балаларны.  (Алачык  капчык  ташлый.  Убырлы  капчыкны  алып  кага.  Кыш  бабай  төчкерә.) Тузанланган  әзрәк.  Будь здоров,  Кыш  бабай!(Өстәге  капчыкны  салдыра,  матур  капчыкта  күчтәнәчләр).  Мә,  Кыш  бабай,  күчтәнәчләреңне  башка  ташлап  йөрмә.  (Бирә).

 

Кыш  бабай.       Менә  сезгә  бүләкләр,

Телим  яхшы  теләкләр.

Матур-тыныч  яшәгез,

Кайгы-хәсрәт  күрмәгез.

Әти-әниегез  сүзен

Һәрвакытта  тыңлагыз.

Тагын   бер елдан  килермен,

Шунда  барысын  белермен.

 .

Илина

Яңа елда безгә кирәк:
Бәхет-шатлык булсын күбрәк.
Чынга ашсын бар хыяллар,
Кайгы-хәсрәт үтсен читләп.
Елмаегыз, шатланыгыз,
Иске елда калсын узган,
Бәйрәм итик бергә-бергә,
Өр-
яңа ел белән, дуслар.   Кыш  бабай,  Убырлы  саубуллашып  китәләр.

 

ҖЫР “ ЯҢА ЕЛ”

Алып  баручы.     Каршылыйбыз  Яңа  елны

Шатланып,  горурланып.

Килсен  Яңа  ел  илемә

Тынычлык, бәхет  алып.

 Музыка  астында  балалар  чыгып  китәләр.