9 мая
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Камалова Александра Павловна

9 мая

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9may.docx16.09 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбияче.Хәерле бәйрәм көне белән сезне, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, килгән кунаклар! Нәниләрем, инде 70 нче мәртәбә халкыбыз җиңү көнең зурлап бәйрәм итә. Без дә ел саен, шушы һәйкәл янына киләбез. Батырлар истәлегнә чәчәкләр салабыз. Шатлыклы да, моңсу да бу көн.

Таңсылу.

-Рузәл, без бик бәхетле, әйеме?

Рузәл.

-Әйе шул, Таңсылу. Ләкин безнең бала чагыбыз матур булсын өчен күпме кан, күз яшьләре түгелгән...

Таңсылу.

-Рузәл, әгәр без иртә белән гөлләрнең чәчәк атуын күрәбез, кошлар сайравын ишетәбез; тыныч, матур йортларда яшибез икән, белеп тор-бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны, әбиләребезнең ачы тире, күз яше түгелгән...

Рузәл.

-Әйе Таңсылу. Әгәр дә безне әбиебез йомшак куллары белән башыбыздан сыйпый һәм үзенең моңсу күзләре белән безгә тутырып карый икән-ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабайларның тирән сагышы бар.

Таңсылу.

Без “тарих тәгәрмәчен” 70 ел артка тәгәрәтеп, 1941-1945 еллар фаҗигасын нәни йөрәгебез аша үткәрәбез.

(Җыр “Катюша”)

1.Һәммәбез сагынып

Көтте май килүне.

Китерә ул безгә

Иң бөек җиңүне.  

2. Авылыбыз зур,

Урмнар тигез.

Без дә зурлар күк

Аннан йөрибез.

3.Уңда – таш мәктәп

Ә клуб сулда

Дурт кырлы мәрмәр

Һәйкәл бар шунда.

4.Авылыбызның

Батыр уллары

Сугыш кырында

Куркып тормады.

5.Дошманга каршы

Алар нык торган.

Фашист яуларын

Туздырган, кырган.

6.Танкларны да

Яндырган алар

Вәсыять әйтеп

Калдырган алар:

7. “Сезнең бәхетне

Саклап калдык без

Зур җинүләргә

Юллар ярдык без.

8.Тик күпләребез

Өйгә кайтмады.

Окоплар өстен

Чирәм каплады.

9. Без һәйкәл булып

Күчтек ташларга.

Ниләр килмәде

Безнең башларга.”

Рузәл.

Кайтмый калганнар сафыдай

Йолдызлар капкаларда.

Билгесез түгел батырлар

Кайларда ятсалар да.

Таңсылу.

“Капкада йолдыз” җыры.

10. Һәйкәл төбенә

Чәчәкләр куйдык

Батырлар исемен

Йөрәккә уйдык.

11. Җир буйлап йөгерә

Җылы ай, якты ай

Чәчәкләр сибә ул

Бәйрәмле ямьле май.

12.Бизәлгән, киенгән

Матурлык көннәре

Җиңүле, горур май

Батырлык көннәре.

Таңсылу.

Ерак иде ул көн, озак көттек

Бер кайгы да урап узмады.

Мең ярым көн буе көрәш барды,

Мең ярым көн көттек без аны.

(байрак күтәреп, балалар сәхнәдән урап уза)

Рузәл.

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

Солдатлар биюе.

Тәрбияче. Бәйрәм белән сезне!Ветераннарыбыз исән-сау булсын, күкләребезне кара кайгы болытлары капламасын, балалар бәхетле үссен. Тормышның кадерен белеп яшик!  

АКТАНЫШ РАЙОНЫ КИРОВ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ

ҺӘЙКӘЛЛӘР ЯНЫНДА

ЧӘЧӘКЛӘР БӘЙЛӘМЕ...

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән һәйкәл янында митинга катнашу

А.П.Камалова

2015