Выпускной
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Камалова Александра Павловна

Выпускной 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vypusknoy_2015.docx25.6 КБ

Предварительный просмотр:

Музыка яңгырый.

Музыка астында.

Айрылышу көе, тик шатлыклы көй бу

Сабыйларыбыз үсеп җиткән бит.

Үсеп, ныгып, белем дөньясына

Канатларын кага икән бит.

 - Исәнмесез, хәерле бәйрәм иртәсе белән сезне, хөрмәтле әти-әниләр, бакчабыз хезмәткәрләре, килгән кунаклар, балалар! Һәр ел саен, ямьле май аенда, чыгарылыш төркеме балаларын кызыклы да, мавыктыргыч та дөнья-белем иленә сәяхәткә озатабыз. Балаларны алда белем үрләре көтә, ә сезнең өчен, хөрмәтле әти-әниләр, җаваплы чор башлана. Сезнең барыгызны да бүгенге шатлыклы да, моңсу да балачак бәйрәме белән котлыйбыз. 2015 нче елның чыгарылыш төркеме балаларын зал түренә чакырабыз. Каршы алыгыз!(чиратлап әйтәләр) Балаларга ленталар кидерү.

                                

-Шакирова Мәликә                   -Салихов Рүзәл                     -Миргалимова Таңсылу

-Умырзаков Азамат                -Сабиров Данияр

Тәрбияче Шушы нарасыйларыбызның балалар бакчасында үткәргән көннәре, бүгенге бәйрәм көне аларның нәни йөрәкләрендә якты хатирә булып саклансын иде, дигән теләк белән, бәйрәм белән тәбрикләү өчен сүзне бакчабыз мөдире Ләйлә Ситдик кызына бирәбез.Рәхим итегез!

Ләйлә сүзе (килгән кунакларга да сүз бирелә)

Тәрбияче:

-Хөрмәтле Ләйсән Зәкәриевна, лаеклы ялда булсагыз да Сез безнең бакча сулышы белән яшисез. Безне ташламыйсыз. Бу елның чыгарылыш төркеме балаларына да әйтәтәсе сүзләрегез бардыр.  Сүзне Сезгә бирәбез, рәхим итегез!

Ләйсән апа чыгышы.

ҖЫР “БЕЗНЕҢ БАКЧА”

Балалар чыгышы.

 Маликә

Гади бәйрәм түгел бүген

Ул гомергә бер килә.

Менә бүген бакчабызга

Дуслар, туганнар килгән.

Азамат

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз

Бүген соңгы көнебез.

Рүзәл

Бакча белән саубуллашу көне-

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн ул-олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны.

Данияр

Күңелле дә, күңелсез дә

Хәлемне белмиләр шул...

Китмәс идек, зур балалар

Бакчага йөрмиләр шул.

Тансылу

Ничә айлар, ничә еллар

Кышын да һәм җәен дә

Сагынып сиңа килә идек

Бакчабыз, һәммәбез дә.

Маликә

Тик сез, берүк без китә дип,

Ямансулап калмагыз,

Без бит инде хәзер зурлар,

Без мәктәпкә барабыз.

Азамат

Анда да без сынатмабыз,

Менә күрерсез әле.

“Алар безнең бакчаныкы”,-

Диеп йөрерсез әле.

Рүзәл

Бераз гына моңсу да,

Шатлыклы да көнебез.

Балачакның иң кадерле

Баскычын бит үтәбез.

Данияр

Алда-мәктәп, кулда-чәчәк,

Куанабыз барчабыз.

Барыгызга да рәхмәт әйтеп,

Без мәктәпкә барабыз.

Тансылу

Балалар бакчасында без

Дуслар булып яшәдек,

Бик күп нәрсәләр белдек,

Бик күп җырлар өйрәндек. 

ҖЫР “ХУШЛАШАБЫЗ БАКЧА БЕЛӘН”

Уртанчылар төркеме балалары керә.

-Исәнмесез, дуслар! Сезнең бүгенге бәйрәм көнендә безнең дә әйтер сүзләребез бар.

Сез дә үсеп җиттегез,

Мәктәпләргә барасыз.

Тик менә шунысы кызганыч,

Без биредә калабыз.

Бик кечкенә булгансыз

Сез бакчага килгәндә.

Кара, ничек зур үскәнсез

Китәр вакыт җиткәндә.

Мин дә мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Венера апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.

Бакчаларда шомырт, сирень,

Күпме чәчәкләрнең төрләре.

Сезне көтә бары изге юллар,

Көтә, дуслар, мәктәп юллары.

Сау булыгыз, якын дуслар,

Сау булыгыз, хушыгыз,

Сезнең белән озакламый

Мәктәптә очрашырбыз.

Бик күңелле бакчабыз,

Тик сез генә китәсез.

Үзебезнең күчтәнәчне

Җырлап бүләк итәбез.

Җыр “Балалар бакчасында”

Тәрбияче. Зур рәхмәт сезгә, балалар! Зурлар төркеменә йөри башлагач та, безнең балалар кебек тырыш, тәртипле булырсыз дип ышанабыз.

Көлә-көлә “2” ле керә.

-Ай шәп булды бу! Әтисеннән менә шу-ундый озынлыктагы каеш эләкте. (Балаларны күреп, аптырап кала).

-Кая килеп эләктем мин? Әһә, болар минем булачак дусларым икән бит!

Балалар. Юк-юк!

Тәрбияче: Ничек ышанып әйтәсең әле?

-Чөнки алар шу-ундый кечкенә, бар нәрсәгә дә ышаналар. Я, дуслашабызмы? Мин сезне дәфтәрләрегезне пычратырга, ертырга өйрәтермен (балаларга кул биреп йөри).

Тәрбияче: Ялгышасың, “2”ле. Алар бик кечкенә булсалар да, бик күпне беләләр. Тыңлап кара әле.

Җыр “Алфавит”.

“2”ле. Нәрсә-ә? Нинди  алабит?

“5”ле керә (“2”ле тиз генә бер бала артына кача).

“5”ле. Исәнмесез, балалар! “2”лене күрмәдегезме? Сезне начарлыкка өйрәтер дип, бик борчылдым (“2”ле һап,-дип “5”ленең каршына чыга).

“2”ле. Күңелле түгел алар белән. Артык күп беләләр.

“5”ле. Балалар, беркайчан да “2”легә бирешмәгез, яме.

Зирәклегегез белән дә шаккаттырыгыз әле үзен. Әйдәгез әле “Парлаштык” уенын уйнап алыйк. Көй уйнаганда берсе артыннын берсе биеп барасыз,көй туктагач мин сезгә сан әйтәм (1,2,3,4,5) сез шул сан кадәр җыелышып түгәрәк ясарга тиешсез. Ә хәзер мин сезне тагын тикшереп карыйм,  табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табарга тырышып карагыз (табышмаклар әйтә, “2”ле бутарга тырышып йөри).

Тәрбияче: Тукта әле “5”ле безнен Камилланың да балаларга әйтәсе сүзе бар. 

Камилла:

Мы желаем вам учиться

На 4 и на 5

А еще есть пожеланье

Просим, нас не забывать.

Друзья, я вас всех приглашаю в хоровод.

Хороводная : «Земелюшка-чернозём».

 “5”ле. Булдырдыгыз, балалар, бик зирәк икәнсез.

“2”ле. Күңелле түгел сезнең белән. Башка балалар бакчаларында минем дусларым бардыр әле (китә).

“5”ле. Мин дә китим инде. Мәктәптәге балалар да мине көтәләрдер. Сау булыгыз, балалар, мәктәптә очрашканга кадәр!(саубуллашу) 

Тәрбияче: Балалар, ә мәктәптә нәсәләргә өйрәтәләр микән ?

Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Тәрбияче: Балалар, мәктәптә дә сезне гел яхшы билгеләр генә көтеп торсын. Нәниләрем, сезнең бүгенге шатлыкны уртаклашырга дип, мәктәптән Фәйрүзә апагыз һәм 4 нче класс укучылары килгән. Аларның да сезгә әйтер сүзләре бар. Урыннарга утырып тыңлыйк әле аларны (урындыкларга утыру).

Сүзне аңа бирик әле.( Файруза апа сүзе)

4 нче класс укучылары чыгышы.

 Тәрбияче: Рәхмәт сезгә!

Балалар, сезнең барлык якын кешеләрегез-апаларыгыз-зур дулкынлану, соклану белән карап утыра. Сезнең дә аларның һәрберсенә әйтәсе сүзләрегез бардыр. Сүз сезгә, нәниләрем!

Балалар чыгышы.

Мәликә

Кыңгыраулы зур мәктәп.

Ә бу юлга, апаларыбыз, сез бит

Чыгардыгыз җитәкләп.

Азамат.

Сез бирдегез көчегезне

Һәм йөрәк җылыгызны.

Сезнең кебек апаларны

Без тагын табарбызмы?

Рүзәл

Барыгызга да зур рәхмәт,

Бакчада эшләүчеләр.

Безне шат һәм бәхетле

Үссен дип йөрүчеләр.

Данияр

Безне бик яраталар

Бакчадагы апалар.

Килгәч тә елмаеп,

Кулларын киң җәеп,

Кочаклап алалар,

Әниләр күк алар.

Таңсылу.

Тырыша Ләйлә апа

Һәр эшкә кулы ята.

Балалар дип, янып йөргәч,

Барыбыз да аны ярата.

Мәликә

Ләйлә апабыз гел кереп,

Хәлебезне белеште.

Акыллы, зирәк фикерләр,

Киңәшләрен биреште.

Азамат Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә, Ләйлә апа!

Рүзәл

Венера апа, Эльмира апа,

Зенфира апа, Шура апа!

Күңелләрдән мәңге китмәс

Биргән сабакларыгыз.

Һәр көн саен ныгый барыр

Очар канатларыбыз.

Данияр

Өйрәттегез безне бакчаларда

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Тансылу

Баш иябез бүген Сезнең алда,

Бурычлыбыз Сезгә гомергә.

Өйрәттегез: “Дус һәм тату булып,

Яшәгез,-дип, шулай гел бергә”.

Мәликә

Лениза апабыз, Дифинә апабыз, Рәмидә апабыз!

Сезне хөрмәт итәбез.

Бакчага килү белән

Сезне сагынып көтәбез.

Бер тузан юк, саф һава

Үзебез азрак булышсак,

Изге теләкләр ява.

Азамат.

Көйсезләнсәк, еласак та

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды

Сезнең йомшак кулыгыз.

Рүзәл

Гармунчы апа Илсөя

Балаларны бик сөя.

Моңлы гармунын күтәреп,

Көн дә яныбызга килә.

Данияр

Үзе уйный, үзе җырлый

Аннан күпләр көнләшә.

Сәхнәдәге балалары

Йолдызларга тиңләшә.

-Рәхмәт Сезгә, Илсөя апа! 

Тәрбияче:Үзләре бөрлегән кебек нәни генә булсалар да, бик уңган, булган алар.

Җыр “Бөрлегән”.

Таңсылу.

Өстәлебез һәрвакытта

Тәмле аштан тулы иде.

Рәхмәт Сезгә, Марина апа,

Назлыгөл апа.

Ашларыгыз тәмле булды. 

Мәликә

Яраткан шәфкать туташы,

Чибәр апа Зилә,

Көн дә иртән безгә кереп

Хәлебезне белешә,

Витаминнар өләшә.

Азамат

Кершән кебек урын-җирдә

Рәхәтләнеп йоклыйбыз.

Хания апабызны

Гомергә онытмабыз.

Рүзәл .

Иртән иртүк килә ул,

Ашамлыклар бирә ул.

Ит бетсә дә, сөт бетсә дә

Иң беренче күрә ул.

Усал түгел ул үзе,

Ягымлы һәрбер сүзе.

Элвира исемле апа,

Аны һәркем ярата.

Данияр  

Себерке, көрәк кулында,

Җан җылысын безгә өләшә.

Яраткан Ирина апабыз

Хәерле иртәләр теләп,

Бакчага безне дәшә.

Мәликә.Ләйлә апабыз

Азамат .Венера апабыз,

Рүзәл.Зилә апабыз 

Данияр.Дифинә апабыз,

Тансылу.Рәмидә  апабыз

Мәликә.Зенфира апабыз

Азамат.Лениза апабыз 

Рүзәл.Эльвира апабыз 

Данияр.Марина апабыз,

Тансылу.Назлыгөл апабыз

Мәликә.Хәния апабыз

Азамат.Илсөя апабыз,

Рүзәл.Миләүшә апабыз,

Данияр.Рәйлә апабыз

Тансылу.Эльмира апабыз

Мәликә.Ирина апабыз

Тансылу

Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен.

Безнең хисләр белән янып яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен!

Мәликә

Күзләрегез көлеп торсын гел,

Юлыгызга яусын алсу гөл.

Җырыбыз булсын сезгә бүләк,

Апаларыбыз сезгә (зур рәхмәт!)

Җыр “ Хуш бакчам”

Тәрбияче: Шушы фәрештәдәй изге, саф күңелле сабыйларны якты дөньяга тудырып, тәрбияләп үстерүче әти-әниләрдән башка бер генә бәйрәмебезнең дә яме булмас иде. Аларны бирегә-зал түренә чакырыйк әле (алга чыгалар, стена янына тезелеп басалар).

-Хөрмәтле әти-әниләр! Уңышларыбызга шатланып, авырлыкларны бергә җиңеп, ярдәмләшеп яшәгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Сезнең дә бүгенге бәйрәм көнендә әйтер сүзләрегез бардыр. Сүз сезгә, кадерле әти-әниләр! Дәү әниләр!

Ата-аналар чыгышы.

Кыңгырау тавышы ишетелә.

БАЛАЛАРГА КЕЧКЕНӘ КЫҢГЫРАУЛАР ӨЛӘШҮ

Тәрбияче:

Тыңла әле тып-тын калып

Кыңгырау чыңлавы бу.

Бакчадан сезне мәктәпкә

Чакырып җырлавы бу.

Челтер-челтер, челтер-челтер

Кыңгырау чыңлавы бу.

Балаларның бакча белән

Хушлашып җырлавы бу.

Балалар:

Сау бул, бала чагым,

Сау бул, гамьсез чагым,

Сау бул, “Тамчым”-

Җылы кочагым!

Җыр “Сау бул, бакча!”

Тәрбияче: 

Саубуллашу минутлары да килеп җиткән. Безгә сезнең белән аерылышу никадәр моңсу булса да, сезнең үсеп җитеп, белем иленә аяк басуыгызга сөенәбез. Бүгенге шушы гүзәл мизгелләр нәни йөрәкләрегездә кадерле истәлек булып калсын иде. Сәламәт булып, тырышып укыгыз, балалар!

  Үзебезнең истәлек бүләкләрен тапшыру өчен Ләйлә Ситдиковна, сезне бирегә чакырабыз.

Ләйлә апа чыгышы.

Бүләкләү өлеше Грамоталар тапшыру.

Папкалар тапшыру.

(истәлеккә -кул эшләрегез, кадерләп саклагыз аларны)

Тәрбияче:

Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

Бәхетле булыгыз, балалар!

Җыр “ До свидания,милый садик”

Элвина:

Мы ребят своих сегодня провожаем в первый класс.

На прощанье приглашаем станцевать дошкольный вальс.

Вальс прощальный, чуть печальный нелегко кружиться в нем

Вальс прощальный, провожальный в легком платье выпускном!

(Азамат Мәликә, Тансылу Рүзәл, Данияр Элвина)

ВАЛЬС ПЕСНЯ «До свидания, детский сад» (1 КУПЛЕТ)

Кыңгырау тавышы якыная. Булат керә.

-Нәни дусларыбыз, без дә яңа гына балалар бакчасы белән хушлашкан идек. Инде 4 классны да тәмамладык.  Сезнең алдыгызда да-ачылмаган серле дөнья. Сезне белем иле үзенә чакыра(кыңгырау шалтырата).

- Хәерле сәгатьтә, балалар!

Балаларны җитәкләп зал буйлап әйләнәләр дә, чыгалар.

Тәрбияче:

-Хәерле ак  юл сезгә, балалар!

Актныш районы Киров балар бакчасы

“ХУШ,БАКЧАМ”

                                    (БӘЙРӘМ ИРТӘСЕ)

                                     Тәрбияче: Камалова.А.П.

                                           

                                                2015 уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Выпускной в ДОУ" («Емеля на выпускном балу»)

Данный сценарий разработан специально для выпускных в детских дошкольных учреждениях. «Емеля на выпускном балу» - шуточный рассказ о том, как герой русской народной сказки попал на выпускной в подгото...

Сценарий выпускного вечера "Выпускной альбом"

Сценарий написан для подготовительной группы детского сада....

Сценарий выпускного бала «Сегодня в школе Выпускной»

Цель: Развитие нравственной сферы интересов обучающихся, воспитания чувства уважения друг к другу и педагогам; формирование осознанного отношения к дальнейшей жизни....

СЦЕНАРИЙ ВЫПУСКНОГО В ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ ГРУППЕ «ВЫПУСКНОЙ БАЛ»

Сценарий выпускного в подготовительной группе...

Сценарий выпускного утренника"Выпускной экспресс" в подготовительной группе "Радуга"

Сценарий выпускного утренника"Выпускной экспресс" в подготовительной группе "Радуга"...