Әдәби виктормна
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Әдәби виктормна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_viktormna.docx13.81 КБ

Предварительный просмотр:

Әти - әниләр белән әдәби викторина

 “Булсаң зирәк – әйт тизрәк”

1 нче алып баручы:        Хәзер була ярышу-

                                Үзара көч сынашу.

                                Әти – әниләр көч сынашса,

                                Менә булыр тамаша.

2 нче алып баручы:        Бар чагында буш вакытлар,

                                Табылды бу табышмаклар,

                                Эзлик әле җавабын да.

                                Бергәләп җыенганда.

1.Әкиятләр гадәттә ничек башлана? -Борын – борын заманда...

2. Нинди кошлар бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр? –   Казлар – Аккошлар.

3. Чуар тавыкның әби белән бабай биргән вәгьдәсе   -  Елама, бабай, елама, әби,   сезгә әле мин тагын салырмын. Алтынны түгел – гади йомырка.

4.Кәҗә белән сарыкның капчыгындагы әйбер – Бүре башы.

5. Эт белән тычкан арасында шалкан тартырга булышучы – Песи.

6. Алтын таракның төшеп калган урын   -Басма.

7. Торна төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган   -   Тар авызлы тирән чүлмәккә.

8. Бер әби әтәчләренең сугышуына түзә алмыйча берсен берничә көнгә күршеләренә кертеп торган. Ул әдәби әсәрнең исеме ничек? – Тукмар белән Чукмар.

9. Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп бер – ике уч он белән нәрсә пешереп була? – Йомры икмәк.

10. Шалкан әкиятендә ничә кеше бар? – 3 кеше катнаша.

11. Әби белән бабай шалкан тартырга булышучы этнең исеме – Акбай.

12.Бу өзек кайсы әкияттән: “Елга, елга, әйт әле казлар кайсы якка очтылар?”  - Казлар – Аккошлар.

13. Бу эзек кайсы әкияттән: “Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым, бар чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та бар...” -  “Төлке белән бүре” татар халык әкияте.

14. Бу өзек кайсы әкияттән: “Әйдә, без бу алма агачын селкетик тә алмасын коеп ашыйк” – “Ике ялкау” А.Алиш.

15. Бу өзек кайсы әкияттән: “Китсен бездән чыгып болар. Ашап ята бушка гына азык алар” – “Кәҗә белән сарык” Г.Тукай.

Ял минуты.          “Кара каргалар килде”:

                        Түбәдән тамчы тама:

                        Көндез көн җылы була

                        Суыта кичкә таба

                        Тамчылар бии тып та тып

                        Тамчылар сикерешәләр.

16. Әкияттә аларны ничек атыйлар? Уйла һәм әйт: Бака ... – Бакылдык; Тычкан... – Чыелдык; Куян... – Куркаккай; Төлке... – Хәйләбай; Бүре... – Соры колак; Аю... – Камыт аяк.

17. Әкият геройларын исегезгә төшерегез. Хәзер “Нәрсә артык?” дигән уен уйныйбыз:

а)  йомры икмәк, тиен, бүре, аю.

б) чуар тавык, әби, абый, тычкан.

в)  төлке, торна, чүмеч, тәлинкә.

г)  куян, төлке, әтәч, торна.

д) шалкан, песи,бабай,аю.

е) кәҗә, сарык, аю, бүре.

18. Мәкальләрне дәвам ит:

а)  Тырышкан табар – ташка кадак кагар.

б)  Кош канаты белән – кеше дусты белән көчле.

в)  Ялгыз агачны – җил сындыра.

г)  Аз сөйлә – күп эшлә.

е)  Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың.

ж) Калаган эшкә – кар ява.

з)  Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.

19.  Әкияттәге геройлар турында нинди табышмыклар беләсез?

а)        Ул өстенә җәй дә кыш та

        Энәле күлмәк кия.

        Шулай да әнкәсе

        Йомшагым диеп сөя.  (Керпе)

б)       Алгы тәпие кыска

        Чабарга ул бик оста.

        Соры тунын сала да

        Ак тунын кия кышка.  (Куян0

в)      Урманнан чыгар

        Корсак асты чуар.

        Койрыгы сырлы

        Хәйләсе күптөрле.  (Төлке)

г)       Башы тарак,

Койрыгы урак.

        Кычкыртып быргысын

        Уята барысын.  (Әтәч)

д)       Сорыдыр төсе,

        Үткендер теше.

        Урманда яши

        Бозаулар эзли. (Бүре)

е)       Җәен урманда патша,

Кышын кардан да аста.  (Аю)

Сакалы бар,

Акылы юк.  (Кәҗә)

20. Әкиятләр гадәттә ничек тәмамлана?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Виктормна для детей старшего дошкольного возраста "В мире искусства"

Материал содержит задания для детей по различным направлениям искусства (музыкальное, изобразительное, художественное слово). В игровой форме  педагог уточнит и закрепит знания детей по художеств...