Нәүрүз бәйрәме
методическая разработка на тему

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

нәүрүз бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nauruz.docx28.13 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз бәйрәме.

  Программное содержание:

1.Приобщение детей к национальной культуре татарского народа; 2.Воспитание любви и уважения к татарскому языку и татарской культуре; 3.Ознакомление детей с татарской литературой, фольклором, татарской музыкой.

 Предварительная работа:

 Знакомство с татарским фольклором, традициями, праздниками; прослушивание народных мелодий; рассматривание иллюстраций народных костюмов; прослушивание и разучивание песен; народные игры; подбор костюмов и материала, оформление музыкального зала для проведения мероприятия.

Оборудование: ноутбук, экран, проектор, презентация: «Нәүрүз килә», татарские народные костюмы, костюмы: Убырлы карчык, Кыш бабай, Түтәй, карга, Нәүрүзбикә, угощения.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар, кунаклар! Сезне матур бәйрәмгә, Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз.

Ведущий: Здравствуйте, дети, дорогие гости! Мы вас приглашаем вместе с нами встретить праздник Науруз.

Презентация: “Нәүрүз килә”. 

Алып баручы: Борынгы заманда әби-бабайлар Яңа ел бәйрәмен 21мартта уздырганнар. Аны Нәүрүз бәйрәме дип атаганнар. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда, әби-бабаларыбыз язны - Нәүрүзбикәне  каршылаганнар. Бу көнне малайлар, кызлар өйгә кереп, хуҗаларга такмак  әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.

Ведущий: В Татарстане Науруз проходит, как праздник согласия и дружбы народов. В этот день люди ходят в гости друг к другу, угощаются самыми вкусными явствами. Науруз – это праздник Нового года по старинному календарю, проводы зимы и встреча весны, а весна пробуждение всего живого. Давайте, мы будем веселиться, песни петь, танцевать и играть. Песня: “Яз җитә”. 

Стихи о весне.

1-бала:

Ласточка родная,

 К нам домой вернулась

 Из чужого края.

Под окошком вьется

С песенкой живою:

 “ Я весну и солнце

Принесла с собою...”.

 2-бала:

Если снег повсюду тает,

 День становится длинней,

Если все зазеленело

И в полях звенит ручей,

Если стал теплее ветер,

Если птицам не до сна,

Если солнце ярче светит,

 Значит, к нам пришла весна!

3-бала:

У весны веселый старт –

На пороге стоит Март.

Весело звенит капель –

К нам уже спешит Апрель.

Май их быстро догоняет,

 Всех цветами он встречает.

 Света, радости полны

 Все три месяца Весны.

 4-бала:

Воробей взъерошил перышки –

Жив, здоров и невредим.

 Ловит мартовское солнышко

Каждым пѐрышком своим.

 5-бала:

 У весны веселый старт –

На пороге уже Март.

 Неба синяя река,

Кораблики в ней - облака,

Дружно так поют скворцы,

Они весенние певцы,

И вокруг все расцветает –

 По земле весна шагает.

 6-бала:

Проталинки, проталинки –

Веснушки на снегу!

На них подснежник маленький

Проклюнется: ку -ку!

И в роще, за околицей,

Откликнутся грачи,

Земля водой умоется,

И зашумят ручьи.

7-бала:

Как это приятно –

Проснуться и встать,

И синее небо в окне увидать,

И снова узнать,

Что повсюду – весна,

Что утро и солнце

Прекраснее сна!

 8-бала:

Первый солнечный денек,

Дует вешний ветерок.

 Воробьи развеселились

В эти теплые часы,

 А сосульки прослезились

 И повесили носы.

 Алып баручы:

Борынгы  үткән  заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән  Иделдән  

Бу бәйрәм безгә килгән.

Нәүрүз мөбарәк булсын! 2  тапкыр  (Барлык балалар белән кабатлау)

Ведущий: Праздник радостный встречаем

Мы в республике родной.

Поздравляем, поздравляем

Всех с наурузом и весной.

Кара карга очып керә. 

Алып баручы:

 Карагыз әле, дуслар  

Кара карга очып бара,

 Сез беләсезме, дуслар,

Ул да бит сөйләшә ала.

Карга:

Кар - р -р, кар - р -р!

Канатымда хатым бар,

Буең җитсә тартып ал!

Алып баручы:

 Укымый да беләбез бит

Хатыңда ни язылганын!

 Бөтен кошлар һәм балалар

Матур язны сагынганын!

Карга:

Хәбәр бирәм яз турында.

Яз җиткәнен бөтен дөньяга

Хәбәр итәм.

Яз җитте, яз килде!

Песня: “Капель ” .Русская песня

 1 -бала:

Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде.

 Нәүрүз мөбарәк булсын!

 2-бала:

С праздником! Науруз идѐт!

Новую радость с собой несѐт.

Отложите все дела,

Весна радость привела.

 3-бала:

Эшләрегез уң булсын,

Табыныгыз мул булсын,

Күңелегез киң булсын

Нәүрүз мөбарәк булсын!

 4-бала:

Не болеть вам в Новый год,

 Собирайся народ!

 Науруз идет!

 Общий стол накроем

Всех гостей накормим.

Всех накормим, угостим,

И еще с собой дадим.

5 бала:

Нәүрүз бәйрәме котлы булсын

Эче тулы нур булсын!

Нәүрүз көен кем көйләсә,

Шул дәртле һәм бай булсын.

6 бала:

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!

Язгы яңа елыбыз,

Яңа елда туры булсын,

Нурлы булсын юлыбыз!

Еракларга яңгырасын

Бүгенге шат җырыбыз!

 Түтәй керә.

Түтәй: Исәнмесез, балакайларым.  Мин сезне күптән көттем. Нәүрүз котлы булсын!

 Алып баручы: Исәнме, түтәй?

Тизрәк бир күкәй.

 Бирсәң безгә 3 күкәй,

Тавыгың салыр 100 күкәй.

Табакка кабак кирәк,

 Май, күкәй, калач кирәк,

Күмәчен дә кызганма,

 Озак яшә, сызланма.

Ведущий:

Эй, хозяйка, поскорей,

Дай нам яйца, не жалей!

 От души дашь три яйца –

Нестись курам без конца!

Түтәй:

Исәнмесез, оланнар!

 Бирим әле сезгә күкәй,

Май бирим, күмәч, калач.

Бәйрәм көнендә шатланып,

Рәхәтләнеп күңел ач.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Мә, ал, кызым!

Сезгә күчтәнәчләр алып килдем, рәхәтләнеп ашагыз, бәйрәм итегез, күңел ачыгыз.

 Түтәй бәйрәмгә ризыклар бирә. 

Алып баручы: Рәхмәт, түтәй! Безне онытма, башка вакытта да безгә бәйрәмгә кил.

 Түтәй: Сау булыгыз, кадерле балалар, кунаклар!

Түтәй чыгып китә. 

Танец: “Русская хороводная”.

 Алып баручы: Балалар, безнең бәйрәмгә Нәүрүзбикә  киләм дигән иде. Әйдәгез, бергәләп  Нәүрүзбикәне  чакырабыз.

Балалар: Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!

Музыка астында убырлы карчык керә. 

Убырлы карчык: Ә-ә, бәйрәм үткәрергә  җыеналар икән. Ю-ук, булмас. Мин сезнең бәйрәмне бозарга  тиеш. Нәүрүзбикә  Кыш бабайны cалкын төньякка куып, үзе патша булып калмакчы. Ә минем  үземнең патша буласым  килә. Нәүрүзбикәне  үзем урлап качам. Кая ул Нәүрүзбикә?( ачы итеп сызгыра).Юк, никтер күренми әле, хәзер үзем эзләп киләм.

Алып баручы:

Әйдәгез әле, Нәүрүзбикә килеп җиткәнче сезнең зирәклегегезне сынап алыйк. Сезгә табышмаклар әйтәбез, ә сез җавап табарга тиеш буласыз.

Уен:  “Җомак әйтәм – җавап көтәм” (загадки о весне)

1.Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай.
(Боз)

2.Снег чернеет на полянке,
С каждым днем теплей погода.
Время класть в кладовку санки.
Это, что за время года.
(Весна)
3.Ала-сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.
(Яз)

4. Первым вылез из землицы
На проталинке.
Он мороза не боится,
Хоть и маленький.
(Подснежник)

5.Сикереп төшә, бозны тишә.(Тамчы)

6. В голубенькой рубашке
Бежит по дну овражка.
(Ручеек)
7. Сорыйлар, көтәләр, килсәм  качып бетәләр.
(Яңгыр)

8. Ручейки бегут быстрее,
Светит солнышко теплее.
Воробей погоде рад
— Заглянул к нам месяц…
(Март)
Убырлы  карчык керә. 

Убырлы карчык: Тавышланмагыз, әнә Нәүрүзбикә килә. Хи-хи-хи, мин аны тотам да, бәйлим. Бәйрәмгә җибәрмим.

 Нәүрүзбикә керә.

 - Агымсулар кичәм мин,

Урманнардан үтәм мин.

Бәйрәм күңелле булсын, дип,

 Нәүрүз әйтә киләм мин.

Әй, урман ияләре, кошлар,

Җәнлекләр, сөенегез!

 Яз җитте, мин киләм.

 Нәүрүз мөбарәк булсын!

Убырлы карчык Нәүрүзбикә каршысына килеп чыга, ямьсез итеп кычкыра. Убырлы карчык: Ха-ха-ха, менә тоттым үзеңне. Мин сине җибәрмим.Бәйрәмгә үзем барам. Кыш бабайдан тылсымлы таякны мин үзем алам,бөтен дөньяга үзем патша булам.

Нәүрүзбикә: Әбекәй, зинһар өчен, миңа тимә. Мин балалар янына ашыгам. Әйдә, безнең бәйрәмгә. Балалар белән җырларсың, биерсең, уеннар уйнарсың.

Убырлы карчык: Ярый, әйдә киттек. Мин балаларга биеп күрсәтермен. Нәүрүзбикә: Исәнмесез, балалар! Менә  мин сезнең бәйрәмгә килеп җиттем. Исәнмесез, дусларым!

Дусларым – якыннарым!

Нәүрүз котлы булсын!

 Эче тулы нур булсын!

 Нәүрүз көен кем көйләсә,

Ул дәртле һәм бай булсын!

Убырлы карчык: Балалар, мин сезгә биеп күрсәтәм.

Убырлы карчык бию башкара.

 Нәүрүзбикә: Әбекәй, бик матур биисең. Зур рәхмәт сиңа.

Убырлы карчык: Балалар, зур рәхмәт сезгә. Миңа китергә вакыт җитте.Сау булыгыз! Исән-имин яшәгез!

 Убырлы карчык китә.

Кыңгырау тавышы ишетелә.

Нәүрүзбикә: Балалар, ишеттегезме, кыңгырау тавышы. Безгә кунаклар килә. Кыш бабай  керә.

 Кыш бабай : Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнме, Кыш бабай.

Алып баручы: Исәнме, Кыш бабай! Рәхим ит безнең бәйрәмгә! Без сиңа җыр бүләк итәбез.

Җыр: “Кыш бабай”.

 Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда? Кем әле минем биләмәләремә  хуҗа булмакчы?

Нәүрүзбикә: Кыш бабай, юкка ачуланасың. Биләмәләреңне миңа тапшырыр вакыт җитте. Күз сал тәрәзәгә, тышта шаулап-гөрләп яз килә.

Кыш бабай:Туктагыз әле, туктагыз!

 Көч сынашмыйча, тартышмыйча язга

– Нәүрүзбикәгә  урынымны  бирү юк!

Нәүрүзбикә: Бөтен шартларыңа да күнәрмен, Кыш бабай!

 Кыш бабай: 1нче шартым: Менә кашык, менә күкәй, Тот кулыңа. чибәркәй, Син дә йөгер, мин дә калмам (узышалар).

2нче шартым: Бие-бие, чибәркәй,

 Мине узалмассың син,

Син яшь, мин карт булсам да,

Биюдә калышмам мин(бииләр, Кыш бабай хәлдән таеп егыла).

 Кыш бабай: Уф, арыдым ,сусадым,

 Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым.

 Нәүрүзбикә:  Салкын кышны яз җиңде,

 - Моны барчагыз күрде.

Куллар кулга тотынып

Без бәйрәм итик инде.

Кыш бабай: Кызым, син җиңдең, мин җиңелдем. Миңа китәргә  вакыт җитте. Менә сиңа тылсымлы таягым, үз биләмәләремне сиңа калдырам. Сау булыгыз, балалар!

Алып баручы: Тыныч булсын дөньялар,

Күк  йөзе  аяз  булсын!

Һәркөн  безгә  сәламәтлек,

Бәхетләр  алып килсен

Ведущий: А наш весѐлый праздник подошел к концу.  Пели мы и танцевали, как могли, вас развлекали! До свиданья, в добрый час! Ждем еще на праздник вас!