Хуш киләсең, Яңа ел!
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Марапова Гульшат Харисовна

Новогодний утренник во второй младшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл novogodniy_utrennik_2_ml_gr.docx32.15 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Киров районы  

81 номерлы “Карлыгач”  балалар бакчасы

Икенче кечкенәләр төркемендә уздырылган

Яңа ел тамашасы

“Хуш киләсең, Яңа ел!”

Казан   2015 ел

Күңелле көй яңгырый. Балалар бер-берсенә тотынышып, бии-бии залга керәләр дә чыршы тирәли тезелешеп басалар. Көй дәвамында урыннарында бию хәрәкәтләре ясап торалар.

1-алып баручы:

Здравствуй, праздник новогодний,

Праздник ёлки и зимы!

Всех друзей своих сегодня

Пригласили в гости мы.

Золотым дождем сверкает

Наш уютный светлый зал,

Ёлка в круг нас приглашает:

Час для праздника настал!

2-алып баручы:

Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә Яңа ел бәйрәме. Карагызчы, нинди матур безнең чыршыбыз! Балалар, әйдәгез әле бергәләп чыршы турында җыр җырлыйк.

“Чыршыкай” җыры башкарыла.

1-алып баручы:

Дети, посмотрите, ёлка замигала огоньками.

   

Чыршы утлары кабына

1-алып баручы:

Понравилась ёлочке наша песенка, которую вы ей спели, вот поэтому она и зажгла свои фонарики. Давайте с нашей ёлочкой поиграем. Мы на неё подуем, и огоньки погаснут.

Балалар чыршыга өрәләр, чыршы утлары сүнә.

1-алып баручы:

А теперь все вместе скажем: Раз, два, три

                                                  Ну-ка ёлочка гори!

Балалар кабатлыйлар, чыршы утлары кабына. Уен 2-3 тапкыр уйнала. Соңгы тапкыр чыршы утлары кабынгач, кыңгырау чыңы тавышы ишетелә.

2-алып баручы:

Ишетәсезме, балалар, кыңгырау чыңын. Чыршы кыңгырауларны алып алар белән уйнавыбызны тели.

Кыңгыраулар белән бию

2-алып баручы:

Балалар, безнең бәйрәмебез тагын да күңелле булсын өчен безнең арабызга Кыш бабай белән Кар кызы җитми. Әйдәгез әле Кыш бабайны чакырыйк.

Балалар:

Кыш бабай!  Кыш бабай!

Кыш бабай һәм Кар кызы керәләр.

Кыш бабай:

Исәнмесез, балалар! Здравствуйте, дети! Здравствуйте мамы и папы! Здравствуйте все, все, все! Шли мы со Снегурочкой мимо вашего садика и услышали звон колокольчиков. Это вы нам звонили? Звали нас на праздник?

А мы услышали и пришли к вам.

Как народу много в зале!

Славный праздник бедет тут.

Значит верно мне сказали,

Что меня ребята ждут.

Становитесь-ка ребята,

Все скорее в хоровод.

Песней, пляской и весельем

Встретим с вами Новый год!

“Кто нам ёлочку принёс?” җыры башкарыла

Балалар урыннарына утыралар.

1-алып баручы:

Дедушка Мороз,наши ребята очень хотят услышать новогоднюю сказку.

Кыш бабай:

Много у меня припасено сказок для детишек. (Думает) Какую же рассказать? Давайте про Белоснежку!

Ну, тогда слушайте. Жила в лесном домике девочка Белоснежка. Жила она не одна, а со своими братьями – гномами. Пока братья ходили на охоту, Белоснежка готовилась к празднику и наряжала ёлку.

Өйдән  Белоснежка килеп чыга. Ул  чыршы яныны бара, җырлый-җырлый аны бизи. Аннан соң өйгә кереп китә.

Кыш бабай:

А вот и братья её, гномики.

Гномнар булып киенгән малайлар чыга.

1-гном

Мы гномики из сказки,

Живём в густом лесу.

Мы очень любим пляски

И ёлочку красу

2-гном

Мы любим веселиться

И песни распевать.

Нам хочется вам пляску

Сегодня показать.

Малайлар башкаруында гномнар биюе.

Балалар утыралар. Кыш бабай һәм Кар кызы йоклап китәләр. Төлке килеп керә, барысының  да йоклаганын күрә.

Төлке:  Спят голубчики! Ух, пока спят чтобы такого натворить? Ох, какая я проказница! (Чыршыга карап тора) Ого, какие у них красивые огоньки. А вот сейчас я их возьму и украду!

Чуфара-муфара,

Хороши деньки,

Чуфара-муфара,

Гаситесь огоньки.

Төлке кулын селкеп җибәрә һәм чыршы утлары сүнә. Ул канәгать булып чыгып китә. Белоснежка керә.

Белоснежка: Ах, какое несчастье! Какая беда! Дед Мороз, просыпайся!

Кыш бабай: Что случилось?

Белоснежка: Пока вы спали кто-то украл наши новогодние фонарики.

Кыш бабай: Кто бы это мог быть? Вы не видели кто украл фонарики с ёлочки?

Балалар: Лиса

Күңелле көй яңгырый. Бии-бии төлке килеп керә.

Төлке: Ну, что расшумелись? Зачем вы меня звали?

Кыш бабай: Да вот, спросил у детей кто украл фонарики с ёлки, они говорят ты!

Төлке (аптырап) : Я?

Кыш бабай: Ты, ты!

Төлке (хәйләкәр генә): Ну хотя бы и я, что такого? Не вам же одним Новый год встречать. Мне тоже фонарики нужны.

Кыш бабай (төлкегә): Что же нам сделать, чтобы ты доброй стала, и отдала нам фонарики?

Төлке: А вы меня повеселите?

Кар кызы: Ну, конечно же, повеселим! Какой же праздник без веселья!

Чыршы янында җыр “Яшел чыршы”

Кыш бабай: Ну как, лиса, повеселили мы тебя?

Төлке: Ну мне, конечно, понравилось как ребята поют, танцуют, но все равно фонарики я вам не отдам.

Кыш бабай: Ах, ты, проказница! Вот сейчас как заморожу тебя!

Кар кызы: Ой,  ребятки, прячьте скорее свой ручки, а то и нас Дед Мороз заморозит.

 

“Туңдырыш” уены

Төлке: Ой, не морозь меня, Дед Мороз! Отдам я вам все фонарики.

Чуфара-муфара,

Хороши деньки,

Чуфара-муфара,

Гаситесь огоньки.

Төлке кулларын селкеп җибәрә, утлар кабына. Төлке залдан чыгып йөгерә.

Кыш бабай: Ну вот и убежала лиса.

Белоснежка: Спасибо вам, ребята, что помогли нам.(Китә)

2- алып баручы:Кыш бабай, безнең балалар сине бик көттеләр. Сиңа сөйләр өчен күп итеп шигырьләр өйрәнеп куйдылар.

Балалар өйрәнгән шигырьләрен сөйлиләр.

1-бала: Күрәсезме чыршыны?

 Матур итеп киенгән.

Безгә калын урманнардан

Ул кунак булып килгән.

2-бала:  Күрегез бу  чыршыны,

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

3-бала: Бүлмәдә чыршы агачы,

 Ул яшелдән киенгән.

 Чыршы да урманнан безгә

 Бәйрәм итәргә килгән.

4-бала: Урманнан безгә бәйрәмгә

 Ямь – яшел чыршы килгән,

 Яңа елны каршыларга

 Матур күлмәген кигән.

 

5-бала: Исәнме, чыршы, исәнме!

 Яңа ел килеп җитте.

 Күңелле чыршы бәйрәмен

 Балалар күптән көтте.

6-бала: Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып – чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

 

7-бала: Ботак саен утлар яна,

Йолдыз балкый очында

Матур чыршы горур басып

Тора зал уртасында.

8-бала: Салкын саф һава

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң

Битләр кызара.

9-бала: Кар бөртекләре

Өстеңә куна.

Үзләре матур

Һәм салкын була.

10-бала: Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

11-бала: Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән.

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң өшетә

Битне чеметә.

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

12-бала: Яңа ел килә диеп,

Урман, кыр куана.

Чыршылар, усаклар,

Ак карга коена.

13-бала:  Юеш көннәрдә

Зарыгып беттек.

Кыш бабабызны

Сагынып көттек.

 14-бала: Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

15-бала: Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә.

Кунак булырсың,

Кер өебезгә.

Кыш бабай,мине

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

16-бала: Бүген бездә зур бәйрәм

Бүген Яңа ел килә.

Безнең күңелләр җырга

Һәм биюгә җилкенә.

17-бала: Яшел чыршы тирәсендә

Үткәрәбез зур бәйрәм.

Җырлыйбыз да биибез

Уйныйбыз әйлән – бәйлән.

18-бала: Яңа бәхет,яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел.

Яңа җиңүләре белән

Котлы булсын Яңа ел.

19-бала: Бераз гына моңсу да

Ник икәнен мин беләм.

Хушлашабыз, чөнки без

Бүген иске ел белән.

20-бала: Кыш бабай, кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал – мыек ап – актан

Килгән безгә ерактан.

21-бала: Безгә конфетлар бирә,

Үзе елмая, көлә

Кыш бабай безгә тагын,

Яңа ел алып килә.

22-бала: Кыш бабай ,кыш бабай.                        

Хуш киләсең уз бире.                              

Шатланышып җыр белән                        

Каршылыйбыз без сине.

                       

23-бала: Ак таягың кулыңда

Ап- туның кигәнсең

Бөтен җирең бәсләнгән

Күп җирләрдән килгәнсең.

24-бала: Бәйрәмебез син килгәч

Матурланды  тагын да

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

 1-алып баручы: Дедушка Мороз! У тебя посох то наверное волшебный?

Кыш бабай: Ну конечно, вон видите конфетки висят? Сейчас посохом махну и конфетки в пляс пойдут.

«Яңа ел конфетлары” биюе.

Кар кызы: Дед мороз, а ты ведь можешь волшебным посохом настоящие конфетки детям подарить.

Кыш бабай: Я сейчас взмахну моей  волшебной палочкой и сделаю вот из этой маленькой конфеты большую.  Но мне нужна и ваша помощь, ребята. Подуйте посильнее на конфету. Чем сильнее будете дуть, тем больше конфета станет.

На конфету мы подуем,

Вместе свами поколдуем,

Ты, конфеточка, расти,

Всем подарки принеси.

(Кыш бабай чыршы тирәли йөри. Чыршы артыннан зур конфет алып чыга)

Посмотрите, ребята, какая большая конфета получилась.

2-алып баручы: Балалар, карагызчы, нинди зур конфет. Барыбызга да җитәчәк. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай!

Кыш бабай: А сколько у меня в мешке подарков. Сейчас всем раздам.

 

Балаларга бүләкләр өләшенә.

Кыш бабай: Бу әле бөтен сюрпризлар да түгел. Бүген безнең бәйрәмдә әти-әниләр дә бар. Безнең бергәләп беренче тапкыр бәйрәм итүебез. Шулай булгач, әйдәгез, барыбыз өчен дә бәйрәм булсын. Хөрмәтле әти-әниләр, сез дә безнең янга чыгыгыз, барыбыз да биибез.

Әти-әниләр белән бергәләп “Ёлочка” җырын биеп башкару.