"Каз өмәсе"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Ситдикова Гульчачак Раифовна

Праздничный сценарий осеннего утренника "Каз өмәсе". Стихи, песни,шутки, инстенировки, сюрпризные моменты. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_baylyk.docx20.94 КБ

Предварительный просмотр:

Көзге байлык ! Көзге муллык !

Авылда каз өмәсе.

Яше-карты, бала-чага,

Шау-гөр килә һәммәсе.

 Гөлчәчәк. Хәерле көн барыгыз да. Каз өмәсенә җыелдыгызмы?  Бик яхшы! Каз өмәсе бит ул –халкыбызның иә күркәм йолаларыннан берсе. Элек-электән халкыбыз күп хезмәт  сорый торган эшләрне җыелышып, бергәләп эшли торган булганнар. Ә инде каз күп асраган гаиләләрдә каз өмәләре оештыруны тормыш үзе таләп иткән.

    Авылда каз өмәләре Гөлҗамал әбиләрдә, Фәимә апаларда, Сәлимә әбиләрдә үтте инде. Ә бүген каз өмәсе бездә-Әсма апаларда. Әсма апаның кызы, ягъни мин Гөлчәчәк балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Үземә булышырга дип кызларымны да чакырдым. Өйрәнә торсыннар. Эшләгәннәре кеше өчен булса, өйрәгәннәре үзләре өчен булыр.

(Шаулаша-гөрләшә “казлар” күтәреп Әсма әби белән Шакир бабай, кызлар керәләр)

Шакир . Әйдәгез, кызларым, әйдәгез.

Әсма. Менә шулай башлана инде ул каз өмәсе.

Гөлчәчәк. Бик тиз кердегез әле сез. Мин дә казан астына ягып җибәрдем, урыннар әзерләдем.

Әсма.Кызым , алайса  кызларны җайлап утырт әле. Казларны йолка башлыйк.

Гөлчәчәк.  Ярый, әнием.Кызларым әйдә утырышыгыз әле. Казларны менә болай тотыгыз. Иң элек култык астыннын харам канатларын йолкып яндырыйк. Хәзер калган канатларын йолкыйбыз, аларны өмәгә килгән апаларга бири. Сыдыра торсыннар. Менә шулай йолка башлыйбыз

( Бөтен эшләрне дә күрсәтә, кызлар ул әйткәнчә эшлиләр.)

1нче кыз.   Казларыгыз чиста, матур,

                  Таза булып үскәннәр.

                  Ә йоннары, каурыйлары,

                  Мамыкланып беткәннәр.

2 нче кыз. Шулай булмый, Әсма әби,

                   Ник карады аларны.

                   Язын тилегән һәм каргадан,

                   Көне буе саклады.

3 нче кыз. Үсә төшкәч су буйларын

                   Бигрәк якын иттеләр.

                   Күрше казлар белән бергә,

                  Дуслашып та беттеләр.

Гөлчәчәк.  Кызлар,ә сез беләсезме?

                   Каз ярата елганы.

                   Йөзә дә ул, чума да ул,

                   Су үстерә бит аны.

Әсма. Картым ал әле гармуныңны, кызлар җырлый-җырлый эшләсеннәр.

Шакир. Була ул.”(Каз канаты” җыры башкарыла)

Шакир. (Кызлар янына килеп)Карчык, кара әле бу кызлар бәләкәй генә булсалар да ничек шәп итеп эшлиләр, ә. Кая мин дә йолкыштырып алыйм әле.

1 нче кыз. Ай-һай , Шакир бабай, ите белән йолкыйсың бит.

Әсма. Кит инде карт юләр, ир-ат эшемени инде ул. Кызлар кулы бит ул каз өстендә      йөгереп кенә йөри.

Шакир. Бетте, бетте. Урамга чыгып керим әле.

Әсма. Кызлар казларның мамыгын аерым, каурыйларын аерым салыгыз.Аллаһы боерса быел каз мамыгыннан гана мендәр ясыйм әле. Кызларыбызны кияүгә биргәндә дә кирәк булыр.

Гөлчәчәк. И әни, балалвр алдында андый сүзлзр сөйләмиләр инде.

Әсма. Бер ояты да юк аның, кызым. Балалар да белеп торсыннар. Кыз бала кияүгә чыкканда элек, әти-әниләре юирнәгә түшәк-ястыкны каз мамыгыннын гына ясап биргәннәр. Хәзер ястыклар ясамыйлар инде, ә шулай да җыйнак кына 2 мендәр ясый алсам бик әйбәт булыр иде.

      Кызлар йолкып бетергәч казларны әнә теге өстәлгә китереп куярсыз, үзем эчләрен алып пешекләрмен.

(Кызлар  ярар,ярар,куярбыз диешәләр. Тышта тавышлар ишетелә.”Шакир бабай гармуныңны алып чык әле,җырлыйк әле “диешәләр.Шакир бабай гармунын алып чыгып китә. Җырлый-җырлый егетләр керә)

  Егетләр. Шыгыр- шыгыр капканы,

                  Шыгырдатмый япмагыз.

                  Каз өмәсе булган җирдән

                  Беребез дз калмабыз.

Барысы бергә. Исәнмесез барыгыз.

1 нче егет. Бездән сәлам алыгыз.

2 нче егет.Сәлам Әсма әбигә.

3 нче егет. Сәлам Шакир бабайга.

4 нче егет. Гөлчәчәк апа,кызларга.

Бергә. Өмә күрке-казларга.(Көлешәләр)

Шакир. Ай-һай телгә оста икәнсез.

Әсма. Безнең замандагы егетләр түгел инде болар.Үтегез балакайларым.

Гөлчәчәк.  Әтием, әнием, мин бит аларны үзем чакырган идем, онытмаганнар, килгәннәр. Кызлар казларны йолкып бетерделәр инде әнием, эчләрен алганчы әйдәгез уйнап-биеп алабыз.(Казларны өстәлгә куялар, урындыкларны як-якка куялар)

Шешә тәгәрәтешле уены

1 нче егет. Каз өмәсе бик шәп бәйрәм,

                   Күңел ачаек әле.

                  Тыпыр-тыпыр,тыпыр-тыпыр,

                  Бергә басаек әле.                     ( Парлы татар  биюе.)

Әсма. Балакайларым, казлар әзер, барыгыз су буена төшеп казларны юып кайтыгыз.

(Казларны көянтәләргә элеп күтәрәләр. Түгәрәккә басып баралар, су буена төшәләр.Малайларга каз каурыйлары бирелә.)

Гөлчәчәк. Каурыйлары,каурыйлары,

                 Сибелсен су буена.

                 Казларыбыз шулай уңсын,

                 Киләсе ел буена.

(Килеп җиткәч кызлар каз чайкыйлар)

2 нче егет. Каз чайкыйлар безнең кызлар,

                   Куллары эшкә ята.

                   Мактаудан башка бер сүз юк,

                   Бу кызларга карата.

Кызлар. Туңдыра башлады бит әле,уйнап алый булмаса.(Казларны бәке читенә куеп уен уйныйлар)

Татар халык уены” Капкалы”

Гәлчәчәк. Казларыбыз да чистарды, былынып та алдык,әйдәгез кайтабыз.(Җырлап кайталар)

                    Каз канаты каурый-каурый.

                    Хатлар язарга ярый.

                    Уйнамагач та көлмәгәч,

                    Бу дөнья нигә ярый.

Әсма.(Каршы ала.)Кайтып та җиттегезмени,балакайларым.Кая казларыгызны, алып куйыйм әле. Бигрәк уңган балалар булдыгыз, мин әле коймакларымны да пешереп бетермәдем.

Гөлчәчәк. Ярар, әнием, борчылма,без уйный торабыз.

Шакир.Карчыккаем,коймагыңны соңыннан пешереп бетерерсең, әйдә әле балаларның уеннарын карыйк.

Әсма. Яш чакларны искә төшерик дисеңмени,карткаем.Ярар, ярар.Балалар,” Чума үрдәк, чума каз” дигән уенны уйный беләсезме соң?Сезнең кебек чакта бик яратып уйный идек без аны.

  “Чума үрдәк, чума каз “уены

Гөлчәчәк. Канат сатабыз, канат.

Егетләр. Канатыгыз кыйбатмы?

Кызлар. Канатыбыз бер алтын.

Егетләр. Кыйммәт икән бер алтын,

                Канатлар сездә калсын.

Кызлар. Егет саран булмасын,

               Акча җәлләп тормасын.

Егетләр. Әйдә сезнеңчә булсын,

                Акчабызда юк югын.

Кызлар. Ник аптырап торырга,

              Җырлап түләп алырсыз.

Җырлы-биюле уен “Челтәр элдем читәнгә”.

1 нче егет. Гөрләп үтте,шаулап үтте,

                  Авылда каз өмәсе.

                  Бу айларны, бу көннәрне,

                  Көтеп ала һәммәсе.

1 нче кыз. Менә шулай каз өмәсен,

                  Татарда үткәргәннәр.

                  Ә яшь кызлар күңел биреп,

                  Бу эшкә өйрәнгәннәр.

2 нче егет. Изге йола, изге бәйрәм,

                   Ел саен кабатлансын.

                   Һәрбер кеше бу бәйрәмдә,

                  Чын күделдән шатлансын.

Әсма. Коймагым да пеште. Әйдәгез,каз майларына манып коймак белән чәй эчик әле.