Сценарий "Яңа ел"
методическая разработка (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Гатауллина Рузалия Гаптрахмановна

Балаларда Яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәеф,шатлык хисләре булдыруга шартлар тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_2017_el.docx28.24 КБ

Предварительный просмотр:

Тәр-че.Исәнмесез,барыгыз да олыгыз,кечегез,яшегез,картыгыз!Туган җиребезгәЯңа  

ел килә.                              

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,

Җитәкләгән күркәм  бәйрәмне.

Нинди бәйрәм диеп сорасагыз

Бүген бездә

Б-р.Чыршы бәйрәме.

Бик матур икән монда,
Дуслар җыелган залга.
Утырганнар тезелеп,
Безләрдән нидер көтеп.
Монда булыр күңелле,
Җыр-бию, уен-көлке,
Кыш бабай һәм Кар кызы
Аюлар, куян, төлке.
Чыршыны күрсәтеп:
Күрәсезме чыршыны?
Матур итеп киенгән.
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.

Балалар,каргыз әле Кыш бабабыз безгә нинди матур чыршы җибәргән.Матурмы?

Аңа нинди матур уенчыклар эленгән.Әйдәгез,бергәләп чыршы тирәли әйләник әле

           

 Чыршы тирәли әйләнү.Җыр “Чыршы янында”

Балалар урындыкларга утыралар. Кар кызы белән 2 чыршы кызы керәләр
Кар Кызы(Мәрьям):
Исәнмесез,  дусларым,
Исәнмесез, кунаклар.
Яңа ел белән сезне
Яңа бәхетләр белән!
Сезнең җырны ишетеп килдек.

Тәр-че: Исәнме, Кар кызы. Син безгә кунаклар белән килгәнсең. Кем соң бу сылукайлар?
1 чыршы(Алсу-тәрбиясе ярдәмчесе)
Бер гүзәл бар дөньяда,
Гашыйк аңа һәр бала.
Тик бизәнә ул менә
Бары елга бер генә. Нәрсә була ул беләсезме? (Яңа ел чыршысы)

2 чыршы(Миләүшә Минефәритовна-бакча мөдире)

Төсен үзгәртми бер дә,

Гел яшел күлмәк кия.

Кунак булып һәр елны

Безгә бәйрәмгә килә.

Кем ул?

Кар кызы: Бу кечкенә чыршылар бәйрәмне һәм бизәлгән апаларын күрәселәре килеп, боегып утыралар иде. Минем бәйрәмгә барганны белгәч, әй шатланыштылар, ияртеп килмичә булдыра алмадым.

Тәр-че: Бик дөрес эшләгәнсең, Кар кызы. Без кунакларга бик шат, түрдән узыгыз сылукайлар. Ә Кыш бабабыз кайда соң?

Кар кызы:Бер дә борчылмагыз, ул озакламый килеп җитәчәк.

Чыршылар бизәлгән чыршыны күреп сокланалар.
1 чыршы:
Нинди зур, гүзәл, биек
Тора түшәмгә тиеп.
2 чыршы:
Матур итеп бизәлгән
Баштан алып аска кадәр
Уенчыклар эленгән.
1 чыршы: (үпкәләп)
Ә безне бизәмәделәр, матур уенчыклар да элмәделәр.
 

Тәр-че:
Борчылмагыз чыршылар, безнең балалар бик булган, сезне дә төрле төскә бизәрбез,уенчыклар да эләрбез.
Әй, дуслар,аюкайлар,
Монда тизрәк килегез,
Бүләкләрне элегез.
Аюлар(  Х.Булат,Г.Булат,Сабир ,Ильнур,Юсуф,Халим)                                                

(Аю булып киенгән балалар ясалган конфетларны чыршыларга эләләр)

“Песня про медведя.”
Аюлар биюе.

Тәр-че:
Куяннарым, дусларым,
Йомшак, җитез, шукларым,
Килегез монда тизрәк.
Сездә нинди соң бүләк?
Чыршыларга элик тә,
Биик тизрәк, җитезрәк.

Куяннар(Азамат,НурисламАдыган,Наил)
(Куян булып киенгән балалар чыршыларга кишерләр эләләр).

“Ак куян”җыры.

Куяннар биюе.
Кар кызы:
Мин дусларым, Карчәчәк,
Кардан йолдызлар ясап,
Җир өстенә яудырам
Каплыйм җирне кар белән.
Дусларым, кар бөртекләрем, чыршыларга кар йолдызларын элик әле.

Кызлар – кар бөртекләре(Рәминә,Ясминә,Юлия,Ева,Әминә,Сәйлән,Мәликә)  чыршыларга кар йолдызлары эләләр.

“Кар бөртеге”җыры.

Тәр-че:
Ой, бигрәк матур булдыгыз, чыршыкайлар. Үзегезгә ошыймы матур күлмәкләрегез.
(Чыршылар сөенәләр, шатланалар, балаларга рәхмәтләр әйтәләр)
Яшел чыршы тирәсендә
Үткәрәбез зур бәйрәм.
Җырлыйбыз да биибез
Уйныйбыз әйлән-бәйлән. Әйдәгез әле бергәләп чыршы тирәли әйләник әле.

Җыр “Чыршыкай –купшыкай”.

Тәр-че:
Бәйрәмебез гөрләп бара, ләкин кемдер җитми. Кем икән ул,балалар?Әлбәттә Кыш бабай.Ә сез Кыш бабай турында беләсезме?Мин сезгә сораулар бирим әле.

1.Яңа елда кем балаларга бүләк бирә?

2.Кыш бабай усалмы әллә ягымлымы?

3.Кыш бабайның сакалы нинди акмы ,карамы?

4.Кыш бабайның башлыгы нинди төстә?

5.Кыш бабайның аягында нәрсә?

6.Кыш бабай бүләкләрен нәрсәгә салып килә?

7.Кыш бабайның кулында нәрсә?

8.Кыш бабайның оныгы кем исемле?

9.Кыш бабайның оныгы кардан ясалганмы,әллә оннанмы?

  Ат тавышлары,кыңгырау тавышы килә.

Тәр-че:Кыш бабабыз безгә керми үтеп китмәсен тагын,әйдәгез әле бергәләп Кыш бабайны чакырыйк “Кыш бабай! Кыш бабай! ”

Кар кызы чыршы артына кача.

  Күңелле музыка яңгырый, Кыш бабай керә.

Кыш бабай:
Исәнмесез, балалар,
Исәнмесез, әниләр.
Тирән карларны ерып,
Борынымны өшетеп,
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Яңа ел котлы булсын!
Бәхетләр алып килсен.
 

Тәр-че: (балалар белән)Исәнме, Кыш бабай.
Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсен, уз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине
Кыш бабай: Рәхмәт, балалар.
Һай чыршыгыз бигерәк матур!
Елык - елык яна-а-а у-у-ул?! Тик, непорядок! Чыршының утлары янмый бит. Ни эшлибез инде?
Алып баручы: Син бит тылсымчы, Кыш бабай, берәр тылсым уйлап тап.
Кыш бабай. Һай, карт хәтер, карт хәтер. Әлбәттә. (Сакалыннан бер бөртек йолкып алып нидер пышылдый.)
Чыршы, чыршы, кабын син!
Утларыңны балкыт син! (Чыршының утлары яна). Балалар, бу тылсымлы чыршы. Әйдәгез өреп карагыз әле.Балалар өрәләр – утлар сүнә, кул чабалар – кабына. (2 тапкыр).
Кыш бабай белән Кар кызы шаяруы.
Кыш бабай чыршыга эндәшә:
Җылымы сиңа, урман сылуым? - Җылы,бабакай, җылы!
Ой, беренче тапкыр мондый могҗиза күрәм. Чыршы сөйләшә!
Күңеллеме сиңа, чыршыкай? - Күңелле, бабакай, күңелле!
Күпме яшәп мондый хәлне беренче күрәм!?
Ә балалар сине рәнҗетмиләрме,чыршыкай? -Юк, бабакай, рәнҗетмиләр!
Юк, монда кемдер бар сыман!
Иелеп, чыршы артындагы Кар кызының аякларын күрә.
Кая әле, кая анда кемнең аяклары күренә? Ә кемнең күзләре елтырый?
Ә-ә-ә бу синмени әле, кызым Карчәчәк ,бабаң белән шаяручы. Чык әйдә безне балалар көтә.

Балаларга карап соклана.
Ай-яй, зур үскәнсез түгелме соң сез. Үткән ел кечкенә идегез бит. Кая мин сезне үлчәп китәм әле.
(Балалар чыршы алдында түгәрәккә басалар.Бабай таягы белән берничә баланыүлчәгән була.)
Зур үскәнсез икән шул.Әйдәгез бергәләп чыршы тирәли әйләник.

                 Җыр “Кыш бабай”.

Кыш бабай:

 Балалар,хәзер мин сезне сынап карыйм әле:
- Бакчага ничек барасыз? (урында атлыйлар)
- Иртәнге гимнастиканы ничек ясыйсыз? (зарядка ясап күрсәтәләр)
- Бит-кулларыгызны ничек юасыз?
- Ничек ботка ашыйсыз?(ашауны күрсәтәләр)
- Ничек рәсем ясыйсыз? (һавада рәсем ясау)
- Ничек йоклыйсыз? (ике кулны кушып, беряк битләренә куеп, күзләрен йомалар)
- Апалар күрмәгәндә нишлисез?(шаулашалар)
- Ничек өйгә йөгерәсез? (йөгерү хәрәкәте)
- Ай-яй, барысын да булдырасыз икән, молодцы!

Тәр-че:
Хәзер Кыш бабайның биюен сорыйк.

     Кыш бабай бии.
Кыш бабай: Бик эссе була башлады бит әле, кызым Карчәчәк.
Кар кызы:
Якын дусларым!
Ак чәчәк кебек
Челтәрле карлар!
Бире очыгыз,
Җиргә төшегез!

Кар бөртекләре биюе

Кыш бабай, әле без шигырьләр дә өйрәндек. Син бераз ял ит, балалар сиңа шигырләр сөйләп күрсәтерләр.
Балалар шигырьләр сөйлиләр

1. Күрегез,бу чыршыны,
Чыршының да чып – чыны!
Ниндитөз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.
2. Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
3. Кыш бабай, Кыш бабай,
Безгә бик таныш бабай.
Сакал-мыекап-актан,
Килгәнбезгәерактан.
4. Бүләкләр алып килгән.
Бүреген кыек кигән.
Әйлән-бәйләнуйната
Биетә һәм җырлата.
5. Әй! Кыш бабай, Кыш бабай!
Безгә якын дус бабай.
Көтеп алдык без сине
Күңелләргә хуш бабай.
6. Безгә Кыш бабай килгән,
Яңа ел алып килгән,
Капчыгына күп итеп
Бүләкләр салып килгән.
7. Көттек сине сагынып,
Исән-саумы, Кыш бабай.
Өләш бүләкләреңне,
Капчыгыңны чиш, давай!
8. Уянып бүген иртән,
Карасам тәрәзәгә
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
9. Кыш бабай килгән
Ап-ак тун кигән.
Көтә кем генә
Чыгар дип өйдән.
10. Чыксаң чеметә,
Битне өшетә.
Менә шул аның
Бөтен эше дә.
11. Кыш бабай, Кыш бабай
Безне бик ярата.
Ул безгә Яңа ел
Бүләге тарата.
Кыш бабай:
Булдырдыгыз, балалар.
Бигрәкләр дә уңганнар.
Чыршыбызга да күңелле,
Җем-җем яна утлары.

Кар кызы:
Әйдәгез, басыйк әле,
Бер уйнап алыйк әле.
Уен “Паровоз”
(Кыш бабай паровоз, аңа Кар кызы һәм балалар вагоннар булып тагылалар.)

Кыш бабай: Ох, сусадым, кызым.
Тәр-че  зур чынаяк бирә.
-Эч, Кыш бабай.
Кыш бабай эчкән булып өрә, аннан кар бөртекләре (ваклап киселгән салфеткалар) оча.
 Тәр-че: Менә нинди безнең Кыш бабабыз, суны да туңдырып, кар бөртекләре очыра.

Кыш бабай:

Ә сез суыктан куркасызмы соң?

Балалар: Юк
Кыш бабай: Яле басыгыз түгәрәккә “Өшетәм” уеннын уйнап алабыз.

                 Уен “Өшетәм”. (Татар бию көе)
Кыш бабай: (Китәргә җыена)
Бик күңелле үтте бәйрәм

Миңа кирәк китәргә
Тәр-че: Тукта, тукта, Кыш бабай, балаларга бүләкләр бирергә оныттың бит.

Кыш бабай:
Ай минем тишек башым!
Бөтенләй онытканмын,
Капчыгымны кайдадыр
Югалтып калдырганмын!( Кар кызы белән чыршы тирәли эзлиләр.
Ике капчыкка кар йомарламнары тутырылып чыршы төбенә куелган була. Кыш бабай бүләкләрне эзли, чыршы төбеннән бер капчыкны алып килә.)
Кыш бабай: Менә, менә минем бүләкләрем.

(Капчыкны төбеннән тотып, селкеп кенә бушата, кар йомарламнары сибелә, аптыраган булалар). Балалар кар йомарламнарын капчыкка җыялар.

                   Уен “ Капчыкка кар җыю”
Кыш бабай: Кызым, тагын эзлик әле кайда китте соң капчыгым?

Кар кызы: Менә бабакай тагын кар көрте, карап карыйк әле, шуның астында түгелме икән бүләкләр?

Икенче капчык белән дә шулай ук була.

Тәр-че: Бүләкләр булмады бу, бабакай.
Тагын эзлиләр өченче капчыкны табалар, анда күчтәнәчләр.
Балаларга тараталар.
Кыш бабай: Менә, балалар, күчтәнәчләр сезгә . Зур уңышлар, яңа бәхетләр сезгә. Ә безгә китәргә кирәк. Сау булыгыз!
Кыш бабай:
Бик күңелле үтте бәйрәм ,
Безгә китәргә кирәк.
Телим сезгә яңа елда
Тагын да зур үсәргә.
Сау булыгыз балалар!
Кыш бабай, Кар кызы саубуллашып чыгып китәләр.
 

Тәр-че: Менә бәйрәмебез дә ахырына якынлашты, сезгә исәнлек, саулык, бәхет телим, сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Үрүҥ уолан" күрэх сценарийа

Сценарий развлечения посвященный ко Дню защитников отечества...

«Шагаа-2014» тураскааткан байырлалынын сценарийи

«Аленушка» аттыг уруглар садынын«Шагаа-2014» тураскааткан байырлалынын сценарийи.            Сорулгалары: Уругларга чаа чылдын шагаазынын дугайында билиндирер. Тыва улуст...

Өлкән төркөм өсөн көҙгө байрам иртәлегенең сценарийы "Йырлап уҙғарған йәй"

Нисек итеп сиңерткәнең йәй буйы йырлап,аҙаҡ ҡырмыҫҡаларға ярҙам һорап килеүе тураһында...

« Ҡарға бутҡаhы » фольклор байрамы. (байрам сценарийы ) - «Воронья каша» народный праздник (Сценарий праздника)

« Ҡарға бутҡаhы » фольклор байрамы. (байрам сценарийы ) - «Воронья каша» народный праздник (Сценарий праздника)Маҡсат: Халыҡтыӊ боронғо йолаларын ҡыҙыҡhыныу уятыу, тирə-яҡ мөхиткə hөйөʏ həм hаҡсыл мөн...

Байанай бырааhынньыгын сценарийа

Сыала: Байанай ыйыгар анаан ыытыллыбыт улэни тумуктээьин . Саха киьитин торут       дьарыга булт  туьунан о5олор билиилэрин  чинэтии, обугэлэр угэстэрин, булт с...