Көз бәйрәме!
творческая работа учащихся (младшая группа) на тему

Губайдуллина Фарида Ильдусовна

Көз бәйрәмен үткәрү тантанасы. Зал төсле  яфраклар  белән бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр. балаларның кулларында яшелчәләр, җиләк-җимешләр. Балалар белән тәрбияче арасында аралашу диалог формасында бара. Шигырьләр сөйләнә, җырлы-биюле уеннар уйнатыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_beyreme.docx48.3 КБ

Предварительный просмотр:

                          Көз бәйрәме! 
     

   Зал төсле  яфраклар  белән бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр. балаларның кулларында яшелчәләр, җиләк-җимешләр. Ярым түгәрәк булып басалар. Зал уртасында кәрзин, яшелчәләрне шунда салалар.

Алып баручы. Балалар без буген сезнең белэн елда утэ торган көз бәйрәменэ жыелдык.Карагыз әле, бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар. Бүген безгә бәйрәм килгән.

Әйе, бүген Көз бәйрәме!

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр...

"Яңгыр" жыры (Р. Еникеева музыкасы , Л. Лерон сүзләре)

1. Әй, чия, чия, чия,

чия чияләнгәндә

чияләргә рәхәт була,

яңыр сибәләгәндә.

2. Әй, алма, алма, алма,

алма алмаланганда,

алмаларга рәхәт була

яңгыр тамгалаганда.

3. Әй, шалкан, шалкан, шалкан,

шалкан шалканлаганда

шалканнарга рәхәт була

яңгыр шаулап яуганда.

Кечкенәләр төркеме балалары шигырь сөйлиләр:

        1 бала 

Шатлыклар –куңелебездә

Ал кояш-кугебездә!

Рәхәтләнеп бәйрәм итик-

Алтын Көз килде безгә!

        2 бала 

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул, Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.

3бала

Көз көннәре килеп җитте

Хушлашабыз җәй белән

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

4бала

Җилдә назланып оча

Алтын,сары яфраклар.

Сокланмый мәмкин тугел,

Бигрәк матур шул чаклар.

5бала

Кояш та сурән генә

Күзәтә көзге ямьне.

Тезелеп кошлар китә,

Ә шулай да көз ямьле.

6бала

Көз һаман рәсем ясый

Төрле төсләр белән.

Сөендерә,куандыра

Мул уңышлары белән.

7 бала

Сагынып көткән, зарыгып көткән

Сөмбелә килеп җитте,

Чәчәкле, җиләкле җәйләр

Инде үтте дә китте.

 

 8 бала 

Менә көз килде

Салкынча җилле.

 Агачларда яфраклар

Саргайган инде.

        

9 бала 

Көзге урман тып-тын булган,

Агач башы ялангач.

Соңгы яфрак төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.

        

10 бала 

Көз килде, уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар,

Көзге бәйрәмгә!

                            

11 бала 

Бик күңелле урамда-

Алтын-сары бар дөнья,

 Җил яфраклар биетә,

 Көз шатлана, туй итә

        

12 бала 

Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы чаганнар

Утларда янган сыман.

13 бала 

Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

"Көз килде" жыры (Р. Еникеева музыкасы , Л. Лерон сүзләре)

 1.Көз килде үләннәр саргайды, шиңде

Сап сары яфраклар җиргә сибелде.

           Көзге яңгыр сибәли, ул бит безне иркәли

           Көзге яңгыр сибәли, ул бит безне иркәли

2. Күрегез, күрегез. көмеш тамчылар

күрегез, күрегез, җиргә тамалар.

Алып баручы.

Көзге матур бер көндэ

Куян йөгергән өенә

Аланнар буйлап та ,болыннар буйлап та

Кәрзинендә булган ди төрледән — төрле гөмбә.

Куян :Бүген иртән әни миңа

Кушты гөмбэ җыярга

Хәр гөмбәне кәрзинемә

Кирәк салып куярга.

Гөмбә булып киенгән балалар янына куян бара.

Ак гөмбә: Без-ак гөмбә

Без-батыр гөмбә,

Курыкмыйбыз беркемнән дә,

Менә нинди кыю гөмбә.

Гәреҗдә : Без гәреҗдә гөмбәләре

Бертөсле бөтенебез.

Безне табу кыен түгел

Урман юлыннан эзләгез.

Баллы гөмбә:Мин баллы гөмбә

 Үсәм көндез һәм төнлә.

Куян: Ай, нинди сез матур бүген урман да ,

Мин телим хәзер барыгызны да җыярга.

Гөмбәләр биюе

Алып баручы.  Менә безгә кунаккка  Куян да килеп китте. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.

Көз, көз, алтын Көз,

Без сине бик көтәбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче тизрәк безгә, Көз!

       

Матур көй яңгырый. Залга Алтын Көз керә

Көз. Мин Көз Килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белэн байлык телим

Кем очраса юлымда.

 

Алып баручы. Килә шаулы, алтын матур көзем

Оча яфрак ,исә көзге җил

Тәбигатең бигрәк сокландыргыч!

Хуш киләсен, әйдә кил!

       

18 бала 

Көз, көз, көз!

Сине көттек без

Алма,кавын һэм карбызлар

Өлгерми синсез.

       

 19 бала 

Көз,көз,көз,

Көзсез күңелсез,

Алтын сары яфраклар да

Коелмый синсез.

        

20 бала 

Көз килде дә бөтен җирне

Сары төскә буяды

Яшелгә дә буяр иде

Юктыр ахры буявы

       

 21 бала 

Кай ара җылы җил

Көньякка йөгерде?

Алмалар өлгерде

Бакчага көз керде.

"Кызыл калфак" биюе башкарыла.

Көз. Саумы, нәни дусларым!

 Сезне сагынып килдем мин,

 Сезгә аяз көннәрдә

 Яңгырда алып килдем мин.

 

"Яңгыр"  татар халык  уен җыры башкарыла

         

22 бала 

Моңлы, гүзәл, матур аяз көннәр,

 Мул игеннәр- синең бүләгең

Сокландыргыч синең тәбигатең,

Бигрәк матур ,ай-хай ,күлмәгең.

        

23 бала 

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә

Көз: Рәхмәт матур сүзегезгә. Хәзер мин сезгә табышмаклар эйтэм ,ә сез җавап бирерсез.

 1.Кат-кат тунлы,

Карыш буйлы.

2. Җир астында җиз бүкән.

3.Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

 Эче тулы халык.

4. Кечкенә сары карт,

  Кигән туны тугыз кат.

5. Кечкенә генә йорт,

  Эче тулы корт.

6.Үзе шардай,

  Эче кандай,

  Тәме балдай.

 Көз.Булдырдыгыз, бик әйбәт белдегез.Ә менә хәзер

             «Тәме буенча яшелчәне таны» уены уйнап алыйк.

Көз. Бигерәк куп беләсез икән .Менә минемдэ сезгә бүләкләрем  бар. Тәмле итеп бергәләшеп ашарсыз.

       

 24 бала 

Ямьле кояш, нурлар чәчеп

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнечләр

Көз алып килгән безгә.

 

25 бала 

Алтын яфраклар очалар,

Безнең башларга тиеп

Саубуллаша кыр казлары

Язын кайтырбыз диеп.

        

26 бала 

Җырладык та ,биедек тә,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Матур гына уйнап алдык,

Бер дэ читенсенмәдек.

Алып баручы: Көз-моңсу чак, ямансу чак,

Көн дә ява яңгырлар.

Тик безнең бакчада һаман

Яңгырый матур  җырлар!

Гөрли дәртле биюләр.

Заманча бию

Бәйрәмебез шушың белән тәмам.

 1 бала 

Шатлыклар –куңелебездә

Ал кояш-кугебездә!

Рәхәтләнеп бәйрәм итик-

Алтын Көз килде безгә!

 2 бала 

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул, Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.

3бала

Көз көннәре килеп җитте

Хушлашабыз җәй белән

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

4бала

Җилдә назланып оча

Алтын,сары яфраклар.

Сокланмый мәмкин тугел,

Бигрәк матур шул чаклар.

5бала

Кояш та сурән генә

Күзәтә көзге ямьне.

Тезелеп кошлар китә,

Ә шулай да көз ямьле.

6бала

Көз һаман рәсем ясый

Төрле төсләр белән.

Сөендерә,куандыра

Мул уңышлары белән.

7 бала

Сагынып көткән, зарыгып көткән

Сөмбелә килеп җитте,

Чәчәкле, җиләкле җәйләр

Инде үтте дә китте.

 

 8 бала 

Менә көз килде

Салкынча җилле.

 Агачларда яфраклар

Саргайган инде.

        

9 бала 

Көзге урман тып-тын булган,

Агач башы ялангач.

Соңгы яфрак төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.

        

10 бала 

Көз килде, уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар,

Көзге бәйрәмгә!

                            

11 бала 

Бик күңелле урамда-

Алтын-сары бар дөнья,

 Җил яфраклар биетә,

 Көз шатлана, туй итә

        

12 бала 

Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы чаганнар

Утларда янган сыман.

13 бала 

Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

Куян :Бүген иртән әни миңа

Кушты гөмбэ җыярга

Хәр гөмбәне кәрзинемә

Кирәк салып куярга.

Гөмбә булып киенгән балалар янына куян бара.

Куян: Ай, нинди сез матур бүген урман да ,

Мин телим хәзер барыгызны да җыярга.

Ак гөмбә: Без-ак гөмбә

Без-батыр гөмбә,

Курыкмыйбыз беркемнән дә,

Менә нинди кыю гөмбә.

Гәреҗдә : Без гәреҗдә гөмбәләре

Бертөсле бөтенебез.

Безне табу кыен түгел

Урман юлыннан эзләгез.

Баллы гөмбә:Мин баллы гөмбә

 Үсәм көндез һәм төнлә.

18 бала 

Көз, көз, көз!

Сине көттек без

Алма,кавын һэм карбызлар

Өлгерми синсез.

       

 19 бала 

Көз,көз,көз,

Көзсез күңелсез,

Алтын сары яфраклар да

Коелмый синсез.

        

20 бала 

Көз килде дә бөтен җирне

Сары төскә буяды

Яшелгә дә буяр иде

Юктыр ахры буявы

       

 21 бала 

Кай ара җылы җил

Көньякка йөгерде?

Алмалар өлгерде

Бакчага көз керде.

         

22 бала 

Моңлы, гүзәл, матур аяз көннәр,

 Мул игеннәр- синең бүләгең

Сокландыргыч синең тәбигатең,

Бигрәк матур ,ай-хай ,күлмәгең.

        

23 бала 

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә

24 бала 

Ямьле кояш, нурлар чәчеп

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнечләр

Көз алып килгән безгә.

 

25 бала 

Алтын яфраклар очалар,

Безнең башларга тиеп

Саубуллаша кыр казлары

Язын кайтырбыз диеп.

        

26 бала 

Җырладык та ,биедек тә,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Матур гына уйнап алдык,

Бер дэ читенсенмәдек.

Көз. Мин Көз Килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белэн байлык телим

Кем очраса юлымда.


Көз. Саумы, нәни дусларым!

 Сезне сагынып килдем мин,

 Сезгә аяз көннәрдә

 Яңгырда алып килдем мин.

 

Көз: Рәхмәт матур сүзегезгә. Хәзер мин сезгә табышмаклар эйтэм ,ә сез җавап бирерсез.

 1.Кат-кат тунлы,

Карыш буйлы.

2. Җир астында җиз бүкән.

3.Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

 Эче тулы халык.

4. Кечкенә сары карт,

  Кигән туны тугыз кат.

5. Кечкенә генә йорт,

  Эче тулы корт.

6.Үзе шардай,

  Эче кандай,

  Тәме балдай.

 Көз.Булдырдыгыз, бик әйбәт белдегез.Ә менә хәзер

             «Тәме буенча яшелчәне таны» уены уйнап алыйк.

Көз. Бигерәк куп беләсез икән .Менә минемдэ сезгә бүләкләрем  бар. Тәмле итеп бергәләшеп ашарсыз.