"Авылымның нәни гүзәле"
материал (старшая группа) на тему

Багутова Назира Миннахметовна

Күңел ачу чарасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aylym_guzle.docx16.79 КБ

Предварительный просмотр:

Багутова Нәзирә Миннәхмәт кызы

Саба районы Явлаштау  “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе

“Авылымның  нәни гүзәле”

Зурлар төркеме.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Дәртле музыка астында Әкият кошы очып керә.

Әкият кошы: Тыңлагыз, тыңлагыз! Гүзәллек патшалыгы фәрман бирә! “Авылымның нәни гүзәле” дигән бәйге игълан ителә.Бәйгедә балалар бакчасында тәрбияләнүче барлык кыз балалар да катнаша ала. Кызларның  уңганлыгыклары, булганлыклары, җыр- биюгә осталыклары сыналачак. Зур уңышлар сезгә нәни кызчыклар! (Очып чыгып китә).

 

Алып баручы: (музыка астында)

                                   Бүген бакчада бәйрәм

                                   Бик күңелле көн безнең,

                                   Иртәдән үк кояш көлә

                                   Бизәп зәңгәр күк йөзен.

        Хәерле көн, исәнмесез! Әтиләр, әниләр, балалар, килгән кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм. Нинди бәйрәм дисезме? Бүген шигырь, җыр бәйрәме, уен- көлке бәйрәме, балачак бәйрәме!

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

Үзе бәйрәм - балачак!

Балачакның шат җырлары

Балачакның шат еллары

Мәңге истә калачак!

Иң шат бәйрәм балачак!

        Бүгенге бәйрәмебез “Авылымның нәни гүзәле” дип атала. Бәйрәм бәйге рәвешендә узачак. Балалар бакчасында тәрбияләнүче барлык гүзәл кызларыбыз, төрле номинацә көч сынашачаклар. Кызларның чыгышларына бәя биреп барыр өчен хөкемдарлар да сайлап китәрбез. (сайлана).

Алып баручы: Ә хәзер бәйгедә катнашучы казларыбызны, көчле алкышлар астында зал түренә чакырабыз. Рәхим итегез кызлар!

Сезнең каршыгызда  Лилия Габдрахманова, Илвина Гайфутдинова, Зәмирә Гайфутдинова, Зәринә Ахметова, Фирүзә Ярмиева, Зөлфинә Ризванова һәм Сәмирә Зиннатовалар!

Алып баручы: Борын заманда түгел,

                            Әле безнең заманда,

                            Кырлай урманында түгел,

                            Үзебезнең авылда.

Булган икән бакча- алан

“Ромашка” дип аталган.

Бакча тирәсендә үскән

Гөлҗимеш, шомырт, балан.

                            Ә эчендә ускән икән-

                            Илвина да, Лилия,

                           Зәринә, Зәмирә,

                           Фирүзә белән Зөлфинә

                            Һәм дә нәни кыз Сәмирә.

Төрле-төрле чәчәк үскән,

Берсеннән- берсе матур

Алар бик тыйнак булганнар,

Яшәгәннәр бик тату.

                        Күбәләкләр очып йөргән

                        Чәчәкләргә кунгалап,

                        Сандугачлар сайрап торган

                        Моңлы җырлар сузгалап.

Алып баручы: Шундый матур кызларны күргәч җырламый түзеп буламени егетләр шулаймы?  

 Җыр. Эх, сез матур кызлар”(П.Кубашев көе, Н. Васильев сүзе).

Алып баручы:    “Хәерле” дип бала битен юган

“Хәерле” дип туйлар уздырган,

Шуңа күрә йөзе иман нурлы

Ә эшләре һәрчак уң булган.

Әби бабай гадәтләре белән

“Хәерле” дип башлыйк эшләрне,

“Хәерле иртә” , “Хәерле көн” телик

“Хәерле” дип башлыйк кичәне.

Алып баручы: Бәйгебезне башлап җибәрәбез. Беренче нче тур. “Таныш булыйк” дип атала.  Һәр очрашу танышудан башлана бит. Кызлар да үзләре белән таныштырып китсеннәр әле. Рәхим итегез  кызлар.        ( кыскача таныштыру).

Алып баручы:    Җырлар ул- күңел көзгесе,

Җырлар ул- гүзәл бизәк,

Кадерен белеп тормышның

Җырлап яшәргә кирәк.

Җырларның була төрлесе

Моңлысы да, шаяны

Кайсыгыз башлый ярышны

Җырлап карыйк кара әле.

Алдагы турыбыз  “Нәни сандугач” дип атала. Кызлар үзләре теләгән җырны башкаралар.

                Ишектән бабай булып киенгән бер малай керә.

Бабай: Исәнмесез, саумысез?

             Нигә кәҗә саумыйсыз

             Әтәчегеә күкәй салган

             Нигә чыгып алмыйсыз?

Музыка тавышы ишетелгәч керергә булдым әле, мөмкинме?

Алып баручы:    Рәхим ит, түрдән уз бабай.  Бездә бит зур бәйрәм. Ул “Авылымның нәни гүзәле” дип атала. Кызларыбыз көч сынаша. (Бию көе уйный башлый, бабай бии, кызып китә, такмак әйтә).

Бабай: Тыпыр- тыпыр тыпырдатып,

            Бергә басаек әле,

            Уйнап- көлеп, җырлап – биеп,

            Күңел ачаек әле.

(Азрак биегәч, бабайның киемнәре чишелә, сакалы төшә, бабай-малайга әйләнә.)

Алып баручы:    

Куанычлар һәм бәхетләр

Сыймый күңелгә,

Биемичә утырырга

Без карт түгел лә.

Буыннар әле катмаган...

Бер биеп калыйк

Хәтта бии белмәсәктә,

Бер биеп карыйк.

Алып баручы:    Алдагы турыбызны игълан итәм . Ул “Кем биюгә иң оста” дит атала. Кызлар үзләре теләгән биюләре башкаралар. Кызлар рәхим итегез сәхнәбез түренә! (кызлар чыгышы).

Алып баручы:    Мода, мода. Ә нәрсә соң ул мода? Мода ул зәвык белән киенү дигән сүз. Кеше дөньяга килгәннән бирле гүзәллеккә, матурлыкка омтылган. Шушы гүзәллеккә омтылышын үзенең киеме, бизәнү әйберләре аша күрсәтә килгән. Киемнәрне тегәр өчен төрле тукмалар-  капрон, ситса, ефәк, атлас файдаланганнар. Төрле беләзекләр, муенсалар, брошкалар, алкалар такканнар. Чәчләрне төрлечә үзгәрткәннәр.

Ә хәзер нәни гүзәлләребезне подиумга чакырабыз. Алар үзләре  иҗат иткән модаларны тәкъдим  итәләр.(кызлар чыгышы)

Алып баручы:    Күреп торасыз, кызлар ничек сәләтлеләр, җырга , биюгә, нәфис сүзгә.Аларның үзләренең яратып башкара торган шөгыльләре яки хоббилары бар.

Алдагы тур  “Минем хоббием”

                              Җырларга да мин оста,

Биергә дә мин оста

Әти- әни эшкә кушса

Мин авыру, мин хаста.

        

Бу такмак  безнең кызларның берсенә дә кагылмыйдыр мөгаен. Карап карыйк. Ә хәзер сүз кызлар сезгә. (кызлар чыгышы).

Алып баручы:    Татар халык әкиятендәге кызларны күз алдына китерик әле.Айсылу, Зөһрә, Гөлчәчәк, Үги кыз. Буйлары зифа, йөзләре тулган айдай, тешләре энҗе-мәрҗәндәй, ә чәчләре...

Чыннан да чәчләре нинди соң әле? Кыска итеп киселгән бугай, бөтеркәле химияле түгелме соң? Иңнәренә төшкән “каре” прическасымы әле? (кызлар җавабы).  Аларның чәчләре толым- толым. Әкияттә чәчтарашханә булмаганга күрә генә устергәннәрдер инде... Бәлки...

Ә хәзер әкият иленнән кунакка килгән кызларыбызны зал түренә чакырабыз. Рәхим итегез! “Озын толым” бәйгесе.

Алып баручы:    Бәйгебезнең иң дулкынландыргыч мизгеленә дә килеп җиттек. Без барыбыза хөкемдарларның нәтиҗә ясауларын зур түземсезлек белән көтәбез.

 (Хөкемдарлар йомгак ясый. Балаларга “Иң сөйкемле бала”, Иң шаян бала”, “Иң тапкыр бала” кебек исемнәр бирелә.)

        Музык яңгырый. Әкият кошы очып керә. Ул “Авылымның нәни гүзәле” исемен яулаган кызга  “корона” кидерә. Бәйгедә катнашучыларга бүләкләр өләшә.)

Әкият кошы: Бүгенге бәйрәм бик күркәм булды.

“Ромашка” балалар бакчасы кызлары чын артислар икән. Бик матур чыгышлар ясадылар, җыр- биюгә оста булулары,  үзләренең булганлыкларны белән таң калдырдылар. Рәхмәт кызлар. Алга таба да уңышлар сезгә! (Әти- әниләргә сүз бирелә.)

“Әйлән- бәйлән” җыр башкарыла. (Ф. Әбүбәкеров көе, Р.Миңнуллин сүзе)